Бары тик уен гынамы?
консультация по развитию речи (старшая группа) на тему

Әти-әниләр һәм тәрбиячеләр өчен консультация

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bary_tik_uen_gynamy.doc105.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                          Бары тик уен гынамы...?

                                                                 (әти-әниләр һәм тәрбиячеләр өчен консультация)

Бала туган көннән үк әти-әниләре, якыннары аның теле ачылу өчен шартлар тудырырга, сөйләм аппаратының формалашуына ярдәм итәргә тиешләр. Кызганычка каршы, кайбер әти-әниләр баланың сөйләменә, авазларның дөрес әйтелешенә игътибар итмиләр. Киресенчә, авазларны бозып әйтелгән сүзләрне ишетеп, шатланалар. Әти-әниләр авазларны дөрес итеп әйтергә өйрәтү турында оныталар. Бала да дөрес әйтелмәгән авазга күнегә һәм шулай әйтелергә тиеш, дип уйлый.

Үз вакытында күрсәтелгән педагогик ярдәм баланың гомуми үсеш алуына, сөйләм мөмкинлекләре ачылуга китерә.

Ата-аналар һәм тәрбиячеләр, иң беренче чиратта, баланы ишетергә өйрәтергә тиешләр. Баланың ишетү сәләтен үстерү өчен аның игътибарын үстерергә, тирә-юньдә ишетелгән тавышларны танырга өйрәтергә кирәк.Мәсәлән, ”Бу нәрсә тавышы?”, “Нәрсә мияулый?”, “Нәрсә ява?”, кебек сораулар биреп, баланы тыңларга, ишетергә өйрәтергә мөмкин. “Нинди уенчык?”, “Кем кычкыра?”, “Көчле – әкрен”, ” Кыңгырауны тап”, “Кояш - яңгыр”, “Кибеттә” кебек уеннар ишетү игътибарын үстерә.

Бала үз туган телендә саф, матур итеп бары тик яхшы ишеткәндә, авазларны дөрес ишетеп аерганда гына сөйләшә ала. Шуңа күрә баланың ишетү сәләтен, сөйләм авазларын дөрес ишетеп аеру күнекмәләрен үстерергә кирәк. Аның өчен түбәндәге уеннар тәкъдим ителә.

“Нинди уенчык?”. Бала каршында: бубен, шалтыравык. Балага күрсәтеп һәрберсенең тавышы тыңлатыла. Тәрбияче уенчыкларны ширма артына качыра һәм нинди уенчык тавышы ишетелүен сорый. Уенчыклар саны арттырыла бара.

“Кем кычкыра?”. Балалар каршына төрле хайван рәсемнәре яисә уенчыклары куела. Тавыш чыгаруларына карап, кайсы хайван икәнен әйтергә кушыла.

“Кыңгырауны тап!”. Бүлмәнең төрле ягына кыңгыраулар тотып зур кешеләр утыра. Сигнал буенча алар күрсәтмичә генә бер - бер артлы кыңгырауларын шалтыраталар. Бала кем шалтыратуын табарга тиеш.

“Кояш - яңгыр”. Балаларга яңгыр явуны бубен тавышы белән күрсәтегез. Бубен тавышы ишеткәч бала “яңгырдан” качарга тиеш (урындык артына).

“Аю - куян”. Шалтыравыкны әкрен генә шалтыратканда, бала аю кебек алпан-тилпән йөри, ә көчле шалтыратканда куян кебек сикерә. Тавыш көченә карап, бала хәрәкәтне үзгәртергә өйрәнә.

“Тынычлыкны тыңлау”. Тынычлыкны тыңларга кушып, баланың игътибарын өйдәге тавышларга (бу суыткыч, кер юу машинасы, тузан суыргыч, телефон шалтыравы, дип ), урамдагы тавышларга (яңгыр яву, җил исү, машина йөрү, самолет очу, һ.б.) юнәлтегез.

“Бу кем?”. Балаларга таныш булган әкият геройларының (“Шалкан”, “Теремкәй”) сүзләрен әйтегез. Баладан: “Бу кем?” – дип, сорагыз. Әкият героен рәсемнән табарга кушыгыз.

 Балаларга сөйләм вакытында дөрес сулыш алырга өйрәтү дә бик әһәмиятле. Сөйләшкәндә һаваны авыз аша салмак кына чыгара белергә кирәк. Сөйләм вакытында дөрес суларга өйрәтү өчен түбәндәге күнегүләрне тәкъдим итәргә мөмкин.

“Кем ераграк?”. Бала белән бергә өстәл өстендә яткан мамык шарга өрегез. Бала һаваны авыз аша салмак кына чыгарсын. Сулыш борын аша алына.

“Фокус”. Борын очына мамык куярга. Телне чыгарып борын очына өрергә һәм мамыкны өскә таба очырырга.

“Давыл”. Сок шешәсенең эченә кечкенә мамык шарлар тутырырга. Шешәнең бөкесен тишеп көпшә тыгарга. Бала борыны белән сулыш ала һәм көпшәгә өрә.

“Энә карагы”. Кәгазь битенә энә карагының гәүдәсен ясагыз. Канатларын юка кәгазьдән ясап, гәүдәгә тоташкан өлешен генә беркетегез. Бала салмак кына, яңакларын кабартмый гына “энә карагына” өрә, “энә карагы” канатларын җилпи.

“Кар бөртеге”. Җепкә кәгазьдән киселгән кар бөртеге беркетелә. Бала салмак кына “кар бөртегенә” өрә. Кар бөртеге оча.

“Җил һәм яфраклар”. Юка кәгазьдән тасмалар кисеп таякчыкка беркетегез. Болар аз селкенәләр.

“Көймә”. Тәбәнәк савытка су алына. Кәгазьдән ясалган көймә су өстенә куела. Балаларга көймәгә өреп, аны суда әкрен, тиз, тагын да тизрәк йөздерергә кушыла. Балалар көймәнең йөзүен күзәтәләр.

Сулыш күнегүләрен озак үткәрергә кирәкми, чөнки ул балаларны ялыктыра, җиңелчә генә баш әйләнергә дә мөмкин. Берничә минутлык өрү күнегүләреннән соң ял итәргә кирәк. Балаларны дөрес сөйләм сулышы алырга күнектерү өчен сузык – тартыклар, фразалар, тизәйткечләр, кыска шигырьләрне бер сулышта әйтү файдалы.

                                                                    еdurt.ru сайтыннан алынды

Әти - әниләр өчен анкета сораулары.

  1. Гаиләдә балаларның уены өчен нинди шартлар тудырылган?
  2.  (уен почмагы, уенчыклар, алар баланың яшенә туры киләме, уйнар өчен урын һәм вакыт)

  1. Гаиләдә бала белән кем күбрәк уйный? Авырлыклар бармы?

  1. Гаиләдә абый яки апалар бармы, балаларның уйнавын күзәтәсезме, зур балалар уеннар оештыралармы?

  1. Балагыз күпчелек нинди уеннар уйный?

  1. Балагызның яраткан уеннарын атагыз?

  1. Буш вакытта һәм ял көнне бала белән ничек, нәрсә белән  шөгыльләнәсез?

  1. Өегездә өстәл уеннары бармы? Ниндиләр?

  1. Төрле уеннар белән танышырга теләгегез бармы, кирәксенәсезме?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Диңгезгә бару"

Балаларны физик яктан ныгыту,тизлекләрен арттыру,чыныктыру....

"Диңгезгә бару"

Балаларны чыныктыру,физик яктан ныгыту,тизлекләрен арттыру....

Әтәч Универсиадага бара!

(Әтәч иртән йокысыннан уяна:”Кик-рикү-ү-ү-үк”дип бар җиһанга сөрән сала.Аннан соң “бер-ике,бер-ике”дип зарядка ясый,гер күтәрә.Шулвакыт  радиодан тавыш ишетелә:”Тыңлагыз,тыңлагыз!Ише...

Мәңгелеккә үтеп бара торган дан

Балаларда тарихка карата кызыксыну уяту....

Сценарий праздника "Үрнәк булып яшик җир йөзендә,калдырыйк без бары яхшылык!"

В этом семейном концерте основном участвуют дети и родители....

Тақырыбы: Құстар алаңына бару.

Білім беру саласы: Таным.¥йымдастырылған оқу ic –әрекеттінің түрi: ЭкологияТақырыбы: Құстар алаңына бару.Мақсаты: Балалардың қораз, тауық, балапан сияқты үй құстары туралы білімін кеңейту,- құстардың ...

Памятка для родителей "Тары-бары-тарары, Мы - мультипликатор-р-р-ры!"

Памятка поможет родителям ребёнка, посещающего группу компенсирущей направленности, закреплять его речевые умения и навыки дома с удовольствием и радостью....