Сценарий праздника "Үрнәк булып яшик җир йөзендә,калдырыйк без бары яхшылык!"
материал на тему

Гайнуллина Раушания Мударисовна

В этом семейном концерте основном участвуют дети и родители.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urnk_bulyp_yashik_zhir_yozend_3.docx35.64 КБ

Предварительный просмотр:

“Үрнәк булып яшик җир йөзендә,калдырыйк без

                  бары яхшылык!”

             

            Гаилә концерты өчен сценарий

1нче алып баручы.

Исәнмесез, диеп сүз башлыймын,

Танышулар шулай башлана.

Исәнмесез, диеп сүз башласам,

Бәхетем арта, күңел шатлана.

      2нче алып баручы.

Яшәсәгез сез гел муллыкта,

Гел тыныч булсын галәм.

Кадерле тамашачыларыбызга Ялкынлы... .

Икесе бергә: Кайнар сәлам!

1нче алып баручы:

Шатлыклар — күңелебездә,

Ал кояш — күгебездә.

Рәхәтләнеп бәйрәм итик —

Гаилә бәйрәме бездә.

2 нче алып баручы:

Бу кичәбез гөрләп үтсен,

Истә калсын гомергә.

Бәйрәмнәрсез яшәп булмый

Җирнең якты йөзендә...

1 нче алып баручы. Хәерле кич, нәниләребез—безнең кадерлеләребез, әти-әниләребез,әби-бабайларыбыз, хөрмәтле кунакларыбыз!

2 нче алып баручы.

Сезне бүгенге гаилә бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик итәргә рөхсәт итегез. Бәйрәмнәребез күңелле үтсен!

Кояшлы көннәре белән

Ямьле яз килеп җитте.

Бу җырны безгә бәйрәмгә Яшел яз бүләк итте.

Җыр:

1 нче алып баручы.

Күңелләр шатлыклы булганга,

Без җыелдык бүген бу залга.

- Кадерле кунаклар, карагыз,

Ничек без бергәләп күңел ачабыз.

2нче алып баручы.

Матур җырлар өзелмәс,

Шатлык өстәр гармун да.

Күмәк бию, уен-көлке,

Кызык булачак монда

1 нче алып баручы.

Аяклар тими идәнгә

 Дәртләнеп биегәндә.

Йөрәкләр җырлый берләшеп,

Дәртләнеп биик, әйдә!

Бию:

Нәфис сүз:

1 нче алып баручы.Гаилә - ул бик яраткан эшеңнән кайтканнан соң, йөрәгеңә тынычлык, шифа бирә торган изге урын

2нче алып баручы.Гаилә - ул дөнья мәшәкатьләреннән, борчулардан ял итә торган урын

  1. нче алып баручы.Гаиләнең ныклыгы, татулыгы бик күп нәрсәләргә бәйле.

2нче алып баручы.Дөньяда 3 нәрсә юк: диңгезгә - капкач, күккә - баскыч, мәхәббәткә - дару. Мәхәббәтне алтынга да сатып алып булмый. Мәхәббәт - табигать бүләге. Эчкерсез, ихлас, саф һәм ышанычлы мәхәббәт никахлашуга, гаилә коруга китерә.

  1. нче алып баручы.Гаилә кору - нәселеңне арттыру, бала үстерүнең иң гүзәл юлы, ата-ана хисенең һәм тойгысының бары тик гаиләдә генә барлыкка килүен күрсәтүче, җаваплылык, рәхимлек- шәфкатьлелек кебек уңай сыйфатлар тәрбияләүдәге җитди адым
  2. нче алып баручы.

Гаилә бәхете язгы ташу түгел,

Үзе килми, юллар ярмыйча

Аның өчен бергә җиң сызганып,

Көрәшергә кирәк армыйча!

Ә хәзер сезнең игътибарга бию тәкъдим итәбез.

Зонтиклар белән бию

 Юмор

1нче алып баручы. Гаилә — ул тормышның нигезе. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар — гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәргә кирәк.

2нче алып баручы. Гаилә ул — җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була.Без бәйрәмебездә катнашу өчен учак җылысы бөркелеп торган,гаиләләрне чакырдык.

  1. нче алып баручы. Әгәр бүген сезнең йөзләрегез балкый һәм кәефләрегез яхшыра икән, иртәгә эшегез дә җиңелрәк барыр. Бу залда кабынган елмаю йортларыгызда да дәвам итсен.

Җыр:

“Лирик бию” сөлгеләр б-н

Нәфис сүз

2нче алып баручы. Бер булып типкән ике йөрәкнең ярату җимеше булып дөньяга бала туа.

Бала — җаның,

Бала — уртак каның —

Буыннарга барыр киләчәк.

Бала — назың,

Бала — гүзәл язың,

Бала — ачылачак ут чәчәк.

  1. нче алып баручы.

.

Бапа — бәгырь,

Бала — татлы сөенеч,

Бала — күтәрүче күкләргә.

Кулдан китсә, кайчак — кайгы-хәсрәт,

Күз яшьләре була күпләргә.

2нче алып баручы. Бала — җылың,

Бала — йөрәк җырың,

Гасырларга барыр тавышы,

Бала, бала!

Барлык аналарның Бәхете һәм... ачы язмышы.

  1. нче алып баручы

Бар матурдан матуррак,

Кыйммәтледән кыиммәтлерәк,

Үз җаныннан газизрәк

Бала тудырды Ана.

Җыр:

  1. нче алып баручы. Әти - әниләр баласы, йөрәк парәсе өчен вакытын гына түгел, җанын да җәлләми инде ул. Тикмәгә генә аны шагыйрьләребез шигъри тезмәгә салмаганнардыр.
  2. нче алып баручы

Бар хәсрәтем минем - балам өчен, •

Хөрмәтем дә, хезмәтем дә - балам өчен,

Үкенүләр, үтенүләр - балам өчен,

Утка-суга тукталуым - балам өчен,

    1нче алып баручы.

Таңнан әүвәл кайнар аш та - балам өчен

Тәгәрәгән кайнар яшь тә - балам өчен

Янам, көям, күнәм - балам өчен

Горур башны түбән иям... - балам өчен.

2нче алып баручы

һәр ата-ана үз баласы турында минем балам игелекле, шәфкатьле булыр, таянычым булыр дип өметләнә. Өметләр аклансын.Балаларыгыз сезне матур эшләре белән куандырсыннар, ягымлы сүзләр әйтеп сөендерсеннәр.

 Җыр:

Юмор

1нче алып баручы.

Гаиләдә ана - иң изге, хөрмәтле кеше. Ана газаплар белән баласын тудыра, аны аякка бастыру өчен сәламәтлеген дә, вакытын да кызганмый. Гаиләдә ананы изгеләштерү баласының бөтен язмышы, олы тормыш юлында үз кыйбласын таба алырлык булып үсүе өчен җаваплылык тою баласы - йөрәк парәсе өчен һәрчак җан атуы, аның бәхете хакына бөтен авырлыклар алдында үзен аямыйча көрәшүе белән аңлатыла.

2нче алып баручы.

Җир йөзендә иң гүзәл, иң олы сүз, иң матур сүз — әни! Әни дип безнең телебез ачылган. Иң тәүге адымнарыбызны да әни ярдәмендә атлап киткәнбез.

1нче алып баручы.

Сиңа ничә генә яшь булмасын —биш яшьме, әллә иллеме, һәрвакыт әни, аның назлы карашы,кайгыртуы кирәк. Әниеңне яратуың никадәр зур булса, яшәвең шулкадәр якты, шатлыклы булыр.

2нче алып баручы.

Әйе, әни - һәркемгә якын, изге,газиз кеше. Әниләрнең ягымлы, йомшак сүзләре балага гомер буена юлдаш була. Әниләр һәрвакыт сезнең янда — авыргандада, борчылганда да, шатланганда да.

1нче алып баручы. Баланың иң якын киңәшчесе, хәленә керүче, кайгы-шатлыгын үз йөрәге аша үткәрүче кеше дә әни. Татар халкында шундый мәкаль бар: «Уч төбеңдә тәбә пешереп ашатсаң да, әниең каршында изге бурычыңны үти алмыйсың». Бу сүзләрне беребез дә истән чыгармасак иде.Әниләргә кылган гамәлләребез балаларда чагылыш табып,үзебезгә әйләнеп кайтуын да онытмыйк!

Юмор:

2нче алып баручы.

Сез “Хатын үзебезнеке” дигән юмор карадыгыз.

Ә хәзер сезнең алда җырлый әтиле-уллы ....

1нче алып баручы.

Ана мәктәбе- тәрбиянең гомерлек изге чишмәсе.Тәрбия кешелек белән, ана белән бергә туган. Ананың көче - аның зиреклегендә, гаиләдәге барлык мөнәсәбәтләрне җайга сала белүдә, һәрбер ана колагына түбәндәге гомуми кагыйдәләрне җиткерәсе килә.

2нче алып баручы.

  1. Үз балаңны ярат, ләкин аны узындырма, иркәләп бозма.
  2. Эшләтмәү, эштән азат итү - аны киләчәктән мәхрүм итү була.
  3. Баланы рәхмәтле булырга өйрәт.
  4. Балаларга гына түгел, сиңа - анага да уңай, яхшы булсьн. Синең кайгыларьң аларны да борчысын.
  5. Балаларыңны байлыкка тугел, яхшылыкка шатланырга өйрәт.

1нче алып баручы.

Кая барма шунда әни йөз Кая барсам әни күңелдә.

Әни генә шулай синең өчен Җанын биреп йөри гомергә.

2нче алып баручы.

Рәхмәт яусын безнең әниләргә,

Аларгадыр бөтен авырлык Әниләргә якты йолдызлардан Я кояштан һәйкәл салырлык.

1нче алып баручы.

Җан җылысын тоя күңелебез

Әни көчен тоя кулыбыз

Үпкәләмәсеннәр

Әниләргә гел изгелек кенә кылыгыз.

Бала:

Җырым бүләк итәм, әнием, сиңа,

Онытылмас гомер-гомергә.

Бу җырымны сиңа багышладым,

Җырлыйм аны сиңа бүген дә.

Җыр:“Әнием-бердәнберем”

1нче алып баручы. Халык гаиләдә атаның да урынын югары бәяли. Әти кешенең сабырлыгы, һәр сүзен уйлап сөйләшүе, җаваплы, иҗтимагый активлыгы игътибарга лаек. Халык авыз иҗатында һәм педагогикасын дә ата кеше гаиләне яклаучы, туендыручы, булдыручы һәм гаилә камусын саклаучы итеп күрсәтелә.Ата кешенең күп вакыты йорттан читтә - хезмәттә үтә.

2нче алып баручы. Гаиләдә иң зур, баш кеше —әтидер, дип уйлыйм мин. Чөнки ул гаиләнең барлык башкакешеләре турында кайгырта. Өйдәге иң авыр эшләрне дә әтиэшли. Ул — өйнең терәге, таянычы. Әниегез сезне ягымлы сүзләре, мөлаемлыгы белән шатландырса, әтиегез үзенең акыллылыгы, дөньядагы бар нәрсәне белүе белән сөендерә.

1нче алып баручы. Әтиләр дә, әниләр кебек үк, балаларын чиксез ихлас күңелдән яраталар. Вакытлары булганда, алар һәрчак балалары янында. Кулларына алып иркәләүчеләр дә, төрле шаян сүзләр әйтеп уйнатучылар да — әтиләр.Әтиләрне хөрмәтләп җырлый....

Җыр:

Бию:

Юмореска :

2нче алып баручы.

Ата — аек акыл иясе дә әле ул .Ул булмаса тормышның рәте китә.Әти кешенең һәр сүзне уйлап, төпле, саллы итеп әйтә белүе, кылган гамәлләргә җавапчыл, үзеннән өлкәннәргә итагатьле булуы, хезмәт сөюе, бигрәк тә ир бала өчен алыштыргысыз үрнәк булырга тиеш.

1нче алып баручы.

“Аталар сүзе-акылның күзе” дип, тикмәгә генә әйтмәгән борынгылар.

Чыннан да, аталар сүзе көчне арттыра, зиһенне баета. Шулай булса да хөрмәтле әтиләр, сезгә әйтәсе килгән киңәшләребез дә бар әле безнең:

2нче алып баручы.

  1. хатынга карата игелекле булу - ирләр өчен иң кирәкле

сьйфатларның берсе;

  1. хатынга һәм балаларга битарафлык олы хата;
  2. хатынның хаталарын бик еш табу, эшләренә ризасызлык белдерү, балалар алдында әрләшү ир-атның дәрәҗәсен төшерә;
  3. ир белән хатын каршылыкларны бергәләп җиңәргә, аңлашып яшәргә тиеш.

2нче алып баручы.

Җырлар көне буена җыелган ыгы-зыгылардан арындырып, тынычландырып ял иттерсә, бию кәйләре үзеннән-үзе аякларны биергә мәҗбүр итүчән дәртле, күңелле.

Чулпыларын чылтыратып

Кем бии, әнә кара:

Аягүрә баскан килеш                                                                                                                                    Әйтерсең йөзеп бара.

Төрле милләт биюләреннән поппури

Нәфис сүз                                                                                                                                    Җыр

1 нче алып баручы.

Кеше исемен йөртүче һәр изге зат өчен балаларыбыздан да газиз, тормыш йөген бергәләп тартучы ирләребез, хатыннарыбыздан да кадерлерәк, безгә өлге булырдай өлкәннәребездән дә якынрак кешеләребез юктыр бу дөньяда. Ә балаларыбыз өчен иң мөһиме

безнең исәнлегебез, кайгыртуыбыз, тигезлектә яшәвебез.

2нче алып баручы. Әйе, әти - әни тигез, балалар тәгәрәшеп үссә, гаилә дә түгәрәк һәм бәхетле була.

Пар чәчәкләр кулда.

Пар аккошлар күлдә,

Пар сандугач булса - җыр матур.

Ярыңнан аерылып.

Канатың каерылып

Гаилә учагыгыз сүнмәсен, сүрелмәсен!

1 нче алып баручы.

Ә хәзер, хөрмәтле әти-әниләр, балаларыгызның сезгә булган рәхмәтен, җылы хисләрен җыр аша кабул итеп алыгыз.

 Җыр

Юмор

Нәфис сүз.

1нче алып баручы. Гаилә ул — бик олы сүз. Әти-әни,әби-бабай — гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре. Чөнки алар һәрвакыт безнең турыда уйлап, борчылып яшиләр.

2нче алып баручы. Тату гаиләдә һәр кеше бер-берсен ихтирам итә, кайгырта. Шуңа күрә андый гаиләдә яшәве дә күңелле.

1нче алып баручы.

Үрнәк гаиләләрдә өлкән буын вәкилләренең урыны түрдә. Апарның тормыш тәҗрибәсе, зирәк киңәшләре тормыш дигән олы юлда якты сукмак булып тора. Әби-бабаларның хәер-фатихасын алган бер дә югалып калмас.

2нче алып баручы. Матур итеп бишек җырлары җырлаучы,оныкларым-минем дип, өзелеп торучы әби- бабаларыбызны яратмый мөмкинме соң? Хәзер башкарылачак биюебез кадерле әби-бабаларыбызга рәхмәт хисләре белән сугарылган.

 Бию

Нәфис сүз

Җыр                                                                                                                                    

1нче алып баручы.                                                                                                                                          Безнең арабызда сәнгатькә гашыйк гаиләләр бар. Бу—......... гаиләсе .Алар  бакча тормышында бик актив катнашалар Балаларның музыкаль гаиләдә үсүләре әллә каян күренеп тора. Инде хәзер сүзне үзләренә бирик.

2нче алып баручы. Авылыбызда 2-3 бала табучы гаиләләрнең ишәюе куанычлы хәл.Шуларның берсе ......гаиләсе.Бу гаилә авылыбызда 3 бала тәрбияләп үстерүче бердәнбер яшь гаилә. Апарның 2 уллары безнең бакчага йөри.

Тиздән өченчесе дә килер, дип көтәбез.

Хәзерге тормышның кыенлыкларылнан курыкмыйча 3 бала тәрбияләп үстерүче ......  гаиләсен бәйрәм белән котлап,тигез гомер,сәламәтлек,уңышлар теләп алар хөрмәтенә бию тәкъдим

итәбез.

Моряк биюе

Нәфис сүз

 1нче алып баручы:Гаилә-җылы оя дидек,әти-әнинең җан җылысын тоеп үскән бала балалар бакчасына юл ала.

2нче алып баручы.Балалар бакчасы... Бик мәгънәле уйланылган үзе.

1нче алып баручы.Тиктормас балалар,җор күңелле,көлешеп, төрткәләшеп торалар...үзләре елап та алалар.

2нче алып баручы.Әти-әни! Нәсел-ыруның дәвамчысы булган балаларда сезнең чагылыш...Сезнең уңышларның дәвамы күренә аларда.

1нче алып баручы.Шушы урында безгә теләктәшлек белдереп,ярдәм кулы сузган гаиләләргә рәхмәт әйтеп үтәсе килә.Бүгенге кичәбездә сез моның ачык мисалын күрдегез.Эшебездә зур ярдәмче , көчсез чакта дәрман биреп,авырлыклар килгәндә терәк булганыгыз өчен рәхмәт сезгә.Балаларның нәни генә осталыкларына

        •        

сокланып,кыенлыклар булганда уртак фикергә килеп чишелеш табарга булышу безнең өчен бик кирәк.

2нче алып баручы.Урынсызга бер-беребезне

рәнҗетмик,ялгышларны танып,үзара аңлашып эшлик һәм яшик!

Нәфис сүз:

1нче алып баручы. Тормышта төрле гыйбрәтле хәлләр ишетелеп тора. Республикабызда картлар һәм ятим балалар йортларының саны арта бара. Балаларын язмыш кочагына ташлаучы әти-әниләр турында гел ишетеп торабыз.Бу —бик кызганыч хәлләр. Сабыйларыбызга тигез гаиләдә, сәламәт булып үсәргә, ә безгә—әти-әниләргә— гомер буе балаларыбыз янәшәсендә яшәргә язсын, һәр ата-ананың изге теләге кабул булсын! Бер-беребезгә ягымлы булыйк, матур сүзләр генә әйтеп яшик.

2 нче алып баручы:

Тик бу сүзләрне,ни кызганыч, бик аз әйтәбез, бик аз ишетәбез.

Ә бит ягымлы, җылы сүзләрдән канатлар үсә.Бер-беребезгә авыр сүзләр әйтүдән сак булыйк.

Яраламыйк күңелләрне!        

Нинди олы бәхет! Җыелышып

Уйнау, көлү, бию гел бергә.

Насыйп булсын иде, сөенешеп,

Шатланышып яшәү гомергә

Җыр:

1 нче алып баручы:

Биедек тә. җырладык та,

Шигырьләрьдә сөйләдек.

Бәйрәм итеп уйнап алдык

Матур көйләр көйләдек.

2 нче алып баручы:

 Бәйрәм киче бетеп килә.

Кунакларга әйтик шуны Сәламәтлек,бәхет телик,                                                           Һич белмәсеннәр борчуны.

1 нче алып баручы:

Гаилә бәхете - ул уртак бәхет. Кошлар да бит ояларын парлап ясыйлар. Гомер юлыгыз парлап, тигезлектә үтсен Бер-берегезне авыр сүзләр белән рәнҗетмичә тату яшәгез! Балаларыгызның зирәк булып үсүләрен, аларның сезгә шатлыклар гына китерүен телибез Гаилә учагыгыз сүнмәсен һәм сүрелмәсен,                                                                                                                 2нче алып баручы. Безнең бүгенге бәйрәмебез ахырына якынлашты. Аны без юкка гына “Үрнәк булып яшик җир йөзендә, калдырыйк без бары яхшылык!” - дип атамадык. Амин, барчабызга да шулай яшәргә язсын! Ходай тәгалә тарафыннан бирелгән санаулы гомерне мәгънәле итеп, үрнәк булырдай эшләр кылып үткәрик.                                                                                                                                  

1 нче алып баручы.Бүгенге көн тормыш дисбесен тагын бер көнгә күчереп куйды. Кичәбездә алган кичерешләр һәркемнең күңеленә онытылмас истәлек булып кереп калыр дип ышанабыз. Алдагы көннәрдә дә матур очрашулар, күрешүләр насыйп булсын.

2нче алып баручы. Сезгә алдагы көнегездә гаиләләрегезгә иминлек, хәерле озын гомер теләп саубуллашабыз. Бу дөньяда кемдер бәхетне зур акчада, кемдер саулыкта, кемдер байлыкта күрә. Бүгенге көннән һәркемгә үзегез көткән бәхет килсен, тыныч, матур гаиләләр булып яшәгез!

                                Күмәк җыр:



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әйдәгез дус яшик

Әйдәгез  дус  яшик...

"Давайте жить дружно"(«Әйдәгез дус яшик»)

Открытое занятие с родителями в подготовительной группе. Цель:  воспитывать интерес и уважение к людям разных национальностей, к их деятельности, культуре, бережное отношение к языку и его н...

Яшик без дус булып бу җирдә

Катнаш  төркемдә уздырылган дуслык бәйрәме...

Балалар бакчасының уртанчылар төркеменә “Яхшылык җирдә ятып калмый” темасына интеграцияләнгән шөгыль эшкәртмәсе.

Тема: Яхшылык җирдә ятып калмый.Максат: Татар- башкорт язучысы Ризаэтдин Фахретдинов белән таныштыру. Бурычлар:-язучыларга карата кызыксыну уяту, алар аша эхлакый сыйфатлар тәрбияләү. Уй- фикерләү сәл...

Сценарийпраздника «Осень в гости к нам пришла» для детей первой младшей группы

Под музыку в зал заходят дети, садятся на стулья, их встречает Осень. Ведущая: Всем сегодня весело, Очень хорошо. Праздник к нам осенний В детский сад пришел. Поздравляю я детей, Дорогих н...