Йомгаклау шөгыле конспекты Яхшылык дөньяны саклый
календарно-тематическое планирование (подготовительная группа) на тему

Сибгатуллина Гульназ Шамилевна

Йомгаклау шөгыле  конспекты

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yomgaklau_shogele_yahshylyk_donyany_saklyy.docx21.55 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ТҮБӘН КАМА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫНЫҢ “МӘКТӘПКӘЧӘ  МӘГАРИФ  ИДАРӘСЕ” МУНИЦИПАЛЬ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

Йомгаклау шөгыле  конспекты

Яхшылык дөньяны саклый (Яхшылык атнасы )

                (Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен )

                                                                       

ТАТАРСТАН  РЕСПУБЛИКАСЫ

ТҮБӘН КАМА ШӘҺӘРЕ    

Тема: Яхшылык дөньясы. әңгәмә.

Максат: Балаларда  яхшылык һәм начарлык турында күзаллаулар тудыру.Җәмәгать урыннарында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре(тыйнак булу, кычкырып сөйләшмәү, транспорттта өлкәннәргә һәм үзеңнән кечкенәләргә урын бирү һ.б)белән таныштыру эшен дәвам итү.Кешеләргә карата хөрмәт һәм ярдәмчеллек тәрбияләү.

 Җиһазлау:  рәсемнәр.

Сүзлек өстендә эш: Әссәламүгаләйкем, Вәгаләйкөм Әссәлам

Методлар һәм алымнар: күрсәтү, аңлату

Тәрбияченең алдан эшләнгән эше: әдәби әсәрләр уку,әңгәмә үткәрү рәсемнәр карау.

Кулланылган әдәбият: “Әдәп-матур гадәт” Зарипова З. М.

Шөгыльнең структурасы:

  1. Әңгәмә  

     II. Җырлы-биюле уен “Куш кулым”

    III . “Кәрия-зәккәрия” уены.

Балаларны оештыру:

Балалар ярымтүгәрәк ясап утыралар.

Барышы:

-Балалар әйтегез әле кешеләр белән ничек матур итеп исәнләшеп була?

- Хәерле иртә, хәерле көн, хәерле кич.

-Ә тагын, балалар, мөселман кешеләре Әсәламүгаләйкем дип исәнләшәләр. Бер юлы кеше белән исәнләшү, җавап алу- Вәгаләйкөм Әссәлам.

Балалар тыңлагыз әле мин сезгә бер шигырь укыйм.

                                  Мин татар егете.          Рәшит Бәшәр.

Һаваның да ае бар,

Мәчетнең дә бар ае,

Үземнең дә аем бар.

Айнур минем исемем-

Мин бит татар малае.

Ялкауларны гел сөймим,

Әти түбә япканда

Тотып торам калайны,

Әти кадак какканда

Биреп торам кадакны-

Мин бит татар малае.

- Балалар, нинди малай турында укыдым мин

- Яхшы малай турында.

- Ни өчен яхшы соң ул?

- Әтисенә булыша, тәртипле.

- Сезгә шундый кешеләр ошыймы?

- Әйе.

-Ә яхшы кеше тагын нинди була? Нинди кешеләр турында шулай дип әйтә аласыз?

-Әти-әнисен тыңлаган, начар сүзләр әйтми торган, начар эшләр эшләми торган, кеше әйберенә тими торган.

-Бик дөрес. Балалар мин автобуста бер малайны күрдем  Ул утыргычта утыра иде, бер тукталышта карт бабай керде һәм малай утырган  төшкә килеп басты.Ул малай бабайга урын бирмәде.Бу малай турында нәрсә әйтә алабыз без?

- Тәртипле бала булса, олы кешегә урын бирер иде.

- Әйе, балалар, андый кешене бик үк яратып бетермиләр. Ә яхшы кешене бөтен кеше ярата, хөрмәтли – дуслары да, әти-әнисе дә, тәрбияче апалар да. Ә бу – зур бәхет- кеше хөрмәтенә лаек булу.Әйдәгез әле, балалар, без дә туган илебезне, туган телебезне яратып, кешеләрне хөрмәтләп, дусларның кадерен белеп яшик.

Җырлы-биюле уен “Куш кулым”

-Балалар, әйтегез әле, безне кем тәрбияли соң, кем безне яхшы булырга өйрәтә?

Әтиләр, әниләр, әби-бабайлар, тәрбияче апалар...

- Ә әкиятләр, шигырьләр- алар да бит безне тәрбиялиләр, яхшылыкка өйрәтәләр.

“Өч кыз” татар халык әкиятеннән рәсемнәр күрсәтү.

- Бу нинди әкият?

- Кем аны язган?(татар халык әкияте)

- Нәрсәгә өйрәтә безне бу әкият?

- Әниләрне хөрмәт итәргә, аларга булышырга һ.б.

-Ә менә бу ике әтәч кайсы әкияттән икән? (рәсем күрсәтү)

- “Тукмар белән Чукмар” әкиятеннән.

- Кем язган аны?

- Татар балалар язучысы Абдулла Алиш.

- Ә бу әкият нинди булырга өйрәтә безне?

- Дус булырга, сугышмаска, бер-береңнен кадерен белергә...

-Балалар, безнең бит әле элек-электән әйтелеп килгән, әби-бабаларыбыздан калган бик күп акыллы, гыйбрәтле мәкальләр бар.

1. Кеше хөрмәтләү-үзеңнебәяләү.

2.әти-әнисен тыңлаган-адәм булган, тыңламаган-әрәм булган.

3. Әткәй-шикәр, әнкәй-бал.

4. Ипи-тоз-якты йөз.

5. Тәүфыйк- изге юлдаш.

6. Күңелең саф булса, көннәрең шат булыр.

-Балалар сезнең барыгызның да әбиләре бар.Сез аларны хөрмәт итәргә, олыларга, тыңнарга тиешсез.Олы кешеләрнең акыллы сүзләрен тыңласак, яхшы кешеләрдән үрнәк алып яшәсәк, без бик бәхетле булачакбыз.

“Кәрия-зәккәрия” уены.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Памятка для родителей."Кануннар бала тормышын яклый һәм саклый"

Памятка для родителей о правах ребенка на татарском языке....

“Дөньяның матурлыгы – әнкәйләрдә!” (мәктәпкә әзерлек төркеме)

Әнилəргə, əбилəргə карата шəфкатьлелек, мəрхəмəтлелек, мəхəббəт хислəре тəрбиялəү; аларны ихтирам итəргə, алар белəн горурланырга өйрəтү; балаларның сəнгатьле сөйлəм күнекмəсен үстерү....

Проект "Ватанны кемнәр саклый?"

Проектная работа, которая проводилась с детьми подготовительной к школе группы....

“Яз килде” темасын йомгаклау буенча уртанчылар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты

Максат - Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.- Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.- Фикерләү сәләтен арттыру.- Сүзлек запасын арттыру....

“Ноябрь – көзнең соңгы ае” темасын йомгаклау буенча зурлар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты

Максат - Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.- Фикерләү сәләтен арттыру.- Сүзлек запасын үстерү....