Конспект занятия в подготовительной группе "Яхшылык-җирдә ятмый"
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

Галиакберова Ильмира Музаккировна

конспект занятия

Скачать:


Предварительный просмотр:

Конспект: “Яхшылык- җирдә ятмый”.

Максат: Балаларда яхшылык һәм явызлык турында күзаллау булдыру; яхшылыклар эшләргә омтылыш тәрбияләү;балаларның фикер йөртү сәләтләрен һәм куелган сорауларга тулы җөмләләр белән җавап бирүне үстерү.

Җиһазлау: телеграмма, конвертлар бирем белән; уенчыклар; үлчәү; рәсемнәр;сүзләр язылган карточкалар, кәрзин.

Алдан эшләнгән эш: әкиятләр, мәкальләр уку. Интернет челтәреннән, китаплардан кирәкле материаллар эзләү, булдыру, слайдлар карау.

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар!

Балалар: Исәнмесез.

Тәрбияче: Карагыз әле тәрәзәгә, бүгенге кышкы көн нинди матур. Мондый матур көнне безнең кәефләребез дә яхшы, күтәренке. Әйдәгез әле, кулны кулга тотынышып, бер-беребезгә карап елмаябыз һәм үзебезнең яхшы күтәренке кәефебезне бер-беребезгә бирәбез.

-Балалар, тыңлагыз әле, бүген иртән безгә телеграмма килде! Ләкин мин монда нәрсә язылганын аңлый алмадым һәм тылсымчыдан ярдәм сорадым.

Һэм без аның белән мондый сүзләр укыдык:

“Кадерле балалар! Безнең патшалыкны явыз тылсымчы Марабу сихерләде. Безнең патшалыктагы кешеләрне бәхетсезлек һәм моңсулык урап алды, ярдәм итегез безгә. Ләкин бу җиңел эш түгел. Сезгә авыр биремнәрне үтәп тылсымлы сүзнең хэрефләрен табарга кирәк. Барлык 7 хэрефне табып, алардан сүз ясап, шул сүзне әйтсәгез безнең патшалык тылсымнан арыныр”.

-Балалар, ничек уйлыйсыз, ярдәм итәбезме бу бәхетсез патшалыкның кешеләренә?

Балалар:Әйе, ярдәм итәбез.

Тэрбияче:Менә, минем кулымда биремнәр белән конвертлар, һәр биремдә бер хәреф. Аларны  үтәгән саен тылсымчы безгә хәрефләрне ачыр.

1.Тәрбияче:Әйдәгез, беренче конвертны ачыйк һәм биремне тыңлыйк.“Ягымлы сүзләр”уены. Ягымлы, матур итеп сөйләшү ул зур байлык.Без сөйләмебездә матур сүзләрне куп кулланабыз. Ягез, исегезгә төшерегез әле, ул нинди сүзләр?

Балалар түгәрәк ясап баса.  Һәрберсе, матур сүз әйтеп кәрзинне бирә.

-Зинһар өчен,исәнмесез, хәерле көн, сау булыгыз, рәхмэт, хәерле иртә, рәхим итегез, бик зур рәхмәт, тыныч йокы, хәерле кич, гафу итегез, мөмкин булса, молодец, акыллым, үскәнем, чибәрем,  ......

Тәрбияче:Булдырдыгыз, балалар! Сез бик куп матур сүзләр беләсез икән һәм беренче хәреф(К) ачылды.

2.Тэрбияче:Икенче конвертны ачабыз. Бирем-рәсемнәр буенча. Балалар, мольберта рәсемнәр бар, анда яхшы һәм начар эшләр курсәтелгән. Сез, ничек уйлыйсыз, начар эшләрне нинди төс белән курсәтеп була?

Балалар:Кара яки караңгы төсләр белән курсәтеп була.

Тәрбияче:Ә яхшы эшләрне?

Балалар: Ак һәм ачык төсләр белән.

Тәрбияче:Өске юлга, кара квадрат янына начар эшләр төшерелгән рәсемнәрне куярбыз. Ак квадрат янына яхшы эшләрне куербыз һәм ни өчен икәнен аңлатырбыз.

1)Рәсем.-Бу рәсемдә яхшы эш күрсәтелгән. Малай елаган кызга курчагын алып бирә.

-Кая куябыз? -Ак квадрат янына.

2)Бу рәсемдә начар эш күрсәтелгән. Малай рогаткадан кошларга ата, алай эшләргә ярамый.

-Кая куябыз? -Кара квадрат янына.

3)Бу рәсемдә яхшы эш күрсәтелгән.Кыз әбисенә чәй алып килеп бирә.

 -Кая куябыз? -Ак квадрат янына.

4)Бу рәсемдә яхшы эш күрсәтелгән.Балалар кыш көнне кошларга җимлекләр куйганнар һәм ашарга бирәләр. Бу рәсемне ак квадрат янына куябыз.

5)Бу рәсемдә начар эш күрсәтелгән. Автобуста малай әбигә урын бирмәгән, алай эшләргә ярамый олы кешене  һәрвакыт хөрмәт итәргә кирәк. Рәсемне кара квадрат янына куябыз.

6)Бу рәсемдә начар эш күрсәтелгән.Малай бөтен уенчыкларны үзенә алган, иптәшләренә бирмәгән. Алай ярамый уенчыкларны бүлешеп уйнарга кирәк.

-Кая куябыз? -Кара квадрат янына.

-Булдырдыгыз, балалар! Экранда икенче хәреф(Ы) барлыкка килде.

3.Тэрбияче:Өченче конверны ачабыз. Бирем әкиятләр буенча. Балалар, сез әкиятләр яратасызмы?(Әйе).Әкиятләрдә дә начар һәм яхшы геройлар очрый. Әйдэгез уен уйнап алабыз. Мин сезгә әкият геройлары күрсәтәм, ә сез җавап бирерсез әйбәтме ул ,начармы. Әгәр әйбәт икән кул чабарсыз, начар булса куллар белән битегезне капларсыз.(Кызыл калфак, алтын балык, доктор айболит, шүрәле, карабас-барабас, көлчэчэк, үги кыз, убырлы карчык, крокодил Гена).

-Ә сез кайсы әкият героена охшарга телисез? Ни өчен?

Балалар: - Мин доктор Айболитка охшар идем, чөнки ул хайваннарны терелтә, зур үскәч минемдә врач буласым  килә.

-Мин үги кызга охшар идем, чөнки ул бөтен кешегәдә ярдәм итә, шуңа күрә аның үзен дә хормәт итәләр, яраталар.

-Мин кызыл калфакка охшар идем, чөнки ул әбисен нык ярата.

-Мин крокодил Генага охшар идем, чонки ул яхшы эшләр генә эшли, шуңа күрә дусларыда куп.

Тәрбияче:Булдырдыгыз, балалар! Экранда өченче хәреф(Л) килеп чыкты.

4.Тэрбияче: Дүртенче конвертны ачам. Балалар, без Җир дип аталган зур планетада яшибез. Җирдә яхшылык һәм начарлык бар икән,димәк кешеләр яхшылык та, начарлык та эшли алалар.Ә нәрсә күбрәк микән: яхшылыкмы, әллә начарлыкмы? Безгә моны белергә менә шушы үлчәү ярдәм итәр. Аның бер тәлинкәсенә без начарлыкларны, ә икенчесенә яхшылыкларны салырбыз.

-Мин “Начарлык” тәлинкәсенә “Саран”, “Ялкау”, “Ялган”, “Тупас”, “Көнчелек”, “Сугыш” сүзләре язылган карточкаларны салдым, ә сез “Яхшылык” тәлинкәсенә үзегез эшләгән яхшылыкларны салыгыз.

(Балалар, үлчәү янына килеп, үзләренең эшләгән яхшылыклары турында әйтәләр һәм үлчәүгә салалар-алдан кечкенә уенчыклар, карточкалар әзерләнә).

Балалар:-Мин әниемә тузаннар сөртергә булышам; Мин өйдә уенчыкларымны үзем җыям; Ринатка уйнарга машинамны биреп тордым; Апаема аяк киеме кияргә булыштым; Әниемә идәннәр юыштым; Әти белән кошларга җимлеккә ашарга салдык; Алиягә ручкамны биреп тордым; Азалиянең югалган уенчыгын табып бирдем;

-Булдырдыгыз! Димәк яхшылыклар эшләп начарлыкны җиңеп була икән! Әйдәгез, балалар, һәр көнне яхшылык эшләргә тырышыйк! Экранда дүртенче хәреф.(Ы) ачылды.

5.Тэрбияче: Бишенче конвертны ачам. Бирем мәкальләр буенча. Балалар, әйдәгез мәкальләрне искә төшерәбез! Мин сезгә мәкальнең башын укыйм,ә сез азагын әйтерсез.

-Татлы тел аюны да ......(биетә);

-Теле татлының дусты.....(куп);

-Өлкәннәргә хөрмәт-үзеңә .....(хөрмәт);

-Яхшы кеше-көмеш кашык, яман кеше-......(китек кашык);

-Ялган җиңмәс, дөреслек .....(җиңәр);

-Акыллы кеше башкаларга иткән ярдәме белән .....(мактанмас).

-Булдырдыгыз, балалар! Экранда бишенче хәреф(Ш) барлыкка килде.

6.Тэрбияче:Алтынчы конвертны ачам. Бирем кәефләр буенча. Балалар, кешенең нинди тойгы кичергэнен, без каян беләбез?

Балалар: Кешенең битенә(йөзенә) карап белә алабыз.

Тэрбияче:Дөрес. Менэ миндә төрле тойгы кичергэн кеше фотолары  бар. Әйдәгез кешенең  нинди тойгы кичергэнен билгелик әле.(Тэрбияче фотолар күрсәтә балалар җавап бирәләр.)

-Нинди тойгы кичерә?

Балалар: -Күтәренке кәефле кешенеке.

- Кайчан сезнең күтәренке кәефегез була?

Балалар: Бер-беребез белән дус булып уйнаганда;

-Әни, тәрбияче апа мактаганда;

-Бәйрәм булганда;

-Гаиләбез белән кунакка барганда.

Тэрбияче:Әйдәгез, әле бездә бүген, безгә ничек күңелле икәнлекне күрсәтик әле.

-Бу кеше нинди тойгы кичерә?

Балалар:-Гаҗәпләнү, таң калу, шаккату.

-Без кайчан шаккатабыз?

-Гадәттәгечә булмаган әйберне күреп алсак.

Тэрбияче:Нинди тойгы кичерә?

-Ачулы, усал.

- Кайчан сезнең усал кәефегез була?

-Минем кулдан уенчыкны тартып алсалар;

-Малайлар кызларны рәнҗеткәндә;

-Әти-әни сүккәндә.

Тэрбияче: Әйдәгез, әле ачуланып күрсәтик әле.

-Нинди тойгы кичерә?

Балалар:Җирәнүчән кеше.

-Без, кайчан андый тойгы кичерәбез?

-Тәмсез әйбер ашасак;

-Ошамаган кешене күрсәк.

Тэрбияче: Нинди тойгы кичерә?

Балалар: -Күңелсез, моңсу.

-Сезгә кайчан күңелсез була?

-Әнием эшкә киткәндә;

-Өйдә берүзем калсам;

-Иптәшләрем мине уйнатмаса.

Тэрбияче:Балалар, ә безнең кәефләребез әйбәт булсын өчен нэрсә эшлэргә кирәк?

Балалар:Күңелле музыка тыңларга;

-Яраткан мультфильмны карарга;

-Кызыклы вакыйганы искә төшерергә;

-Үзең яраткан эш белән шөгыльләнергә.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар! Экранда алтынчы хәреф(Х) барлыкка килде.

7.Тэрбияче:Җиденче конвертны ачам. Биремдә сезнең кәефегезне тикшереп карарга кушылган.Аның өчен сезгә битлекләр ясарга туры килер. Әйдәгез өстәлләр янына барыгыз. Алдагы дәрестә без сезнең белән кэгазьне икегә бөкләү юлы белэн битлекләргә кузлэр ясаган идек, ә хәзер шул ук юл белән битлекләргә нинди тойгылар кичергэнен күрсәтик.(авыз).

-Балалар, битлекләрегезне киеп күрсәтегез әле! Сезнең барыгызның да кэефлэрегез әйбәт икэн. Ләйсән, син ни өчен буген шат?(шатланасын, күтәренке кәеф).

Балалар:-Бүген мин матур күлмәк кидем.

-Чөнки, бүген безгә күп кунаклар килгән.

-Бүген миңа шөгыльдә битлек ясавы охшады.

-Бүген әтием миңа уенчык машина ала.

-Чөнки, бүген мин дустым Илвирга кунакка барам.

Тэрбияче:Булдырдыгыз, балалар! Экранда соңгы хәреф(Я) ачылды.

-Менә, балалар без сезнең белән биремнәрне үтәдек. Ә хәзер әйдә, сүзне төзеп укыйк инде. (ЯХШЫЛЫК)

-Булдырдыгыз, патшалыкны явыз тылсымчы Марабудан коткардыгыз. Киләчәктә дә  һәр көнне яхшылык эшләргә тырышыйк! Бер-беребезгә гел елмаеп кына торыйк!

Дәрес ахырында Р.Ахиярованың Р.Харис сүзләренә “Елмай” җырын жырлау. 

Уяндыңмы, елмай —
Көнне башла шулай.

Елмай сәбәпсезгә,

Яхшы,әйбәт сүзгә!

Изгелекләр артыр,

Явызлыклар качыр

Һәрбер кылган эшең

Изге булсын, кеше!

Елмай, елмай, елмай,
Елмай, елмай, елмай.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект занятия в подготовительной группы педагога-психолога со слабослышащими детьми

Дата проведения:  21  февраля  2012  г. Участники:   дети подготовительной группыПроводит:  педагог-психолог Панова  М.М.Цель:способствовать формиров...

Конспект занятия в подготовительной группе «Зимующие птицы» для детей подготовительной группы

Программное содержание: закрепить знания детей об известных им зимующих птицах, изучить их особенности и особенности поведения в зимнее время, развивать у детей наблюдательность, воспитыват...

Конспект занятия в подготовительной группе по окружающему миру и развитию речи (подготовительная группа)

МБДОУ ВМР «Васильевский детский сад общеразвивающего вида»Конспект занятия по ознакомлению с окружающим и развитию речи с детьми подготовительной группы.Воспитатель: Смирнова М. Б., март 2...

Конспект занятия в подготовительной группе: Развитие эмоционального интеллекта «Театр эмоций» для детей подготовительной группы.

Конспект занятия в подготовительной группе: Развитие эмоционального интеллекта «Театр эмоций» для детей подготовительной группы. Подготовила Педагог-психолог:Винничук Ирина Мирославовна Цель занят...

Конспект занятия в подготовительной группе «Зимующие птицы» для детей подготовительной группы

Конспект занятия в подготовительной группе «Зимующие птицы»для детей подготовительной группы...