Итоговое занятие в средней группе по развитию речи "Тылсымлы урман"
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа) на тему

Закрепление пройденного материала по развитию речи с элементами ФЭМП.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл itogovoe_zanyatie_golnaz.odt16.14 КБ

Предварительный просмотр:

                    Муниципаль автономияле   белем бирү оешмасының

                               23 санлы”Нурчәчәк” балалар бакчасы

     

 

      Икенче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү буенча йомгаклау  шөгыле

                                     

                                      Тема” Тылсымлы урман”

                                                                                 Үткәрде:Валиева Г.А.

                                                          2.

                                                                                   

Максат :

 ел фасыллары билгеләрен , йорт һәм кыргый хайваннарны төркемләп,атау,балаларын әйтү һәм төсләрне ныгыту;

 балаларның сүз байлыгын активлаштыру,киңәйтү,җөмләне грамматик яктан дөрес төзелешенә игътибар итүне дәвам итү;

 татар әкиятләренә кызыксыну,табигатькә,хайваннарга карата сакчыл караш тәрбияләү.

Алдан үткәрелгән эш:

 эндәшне бергәләшеп өйрәнү:”Кояш чык,чык!”,татар халык уены”Җиләк җыям,как коям”уенын өйрәнү,дидактик уеннар”Минем әнием кайда?-йорт һәм кыргый хайваннар,”Төсләре буенча аер”,”Бу кемнең өе?”.

Сүзлек эше:йорт,кыргый,көчек,сабак.

Индивидуаль эш:төсләрне подгруппалап аеру,хайваннарның балаларын атаганда авазлар әйтелешен ныгыту.

Материаллар һәм күрсәтмәлек:

урман күренеше-зур рәсемнәр;шәмәхә,сары ,ак,кызыл чәчәкләр; йорт һәм кыргый хайваннар;әкият атрибутлары- алтын тарак,гармун,бодай бөртекләре,итекләр,

шалкан,камыр,туп,аудиоязма,кәрзин,буяу өчен җиләк рәсемнәре.

                                         

                                         

                                              Шөгыль барышы

1.Оештыру моменты.

-Балалар,карагыз әле,нинди матур көн.Сезнең кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек!

-Балалар,ә сез кунакка йөрергә яратасызмы?

-Әйе.

2.Төп өлеш.

-Алайса,калын курткаларны,җылы шапкаларны,бияләйләрне киегез дә,нинди төстә соңкитәбез.

-Юк,кимибез!

-Ни өчен?

-Чөнки хәзер яз.

-Ә яз көне нинди киемнәр киябез соң?

-Җиңелчә киемнәр.(Санап чыгалар).

 -Ә кунакка нәрсә белән баралар соң?

-Автобус белән,поезд белән,трамвай белән.

                                                   

                                                          3.

-Ә болар бергә ничек атала соң?(Транспорт)

-Автобуска утырып, без кунакка урманга барабыз.

   Без барабыз,барабыз

   автобуста барабыз

   бип-бип-бип-бип

-Менә килеп тә җиттек.Тыңлагыз әле,нинди тылсымлы тавышлар ишетелә(аудиоязма:кошлар тавышы,су тавышы һ.б.)Тирән сулыш алыгыз да,иснәгез.Нинди исләр сизәсез?

-Балалар,ә урманда нәрсәләр үсә,нәрсәләр яши?(Һәрберсенә аерым җавап бирәләр-индивидуаль җаваплар алына).

-Менә болынга да килеп җиттек.Нинди матур чәчәкләр үсә монда.Алар күпме,азмы?

-Күп.

-Һәрберегез бер чәчәк алыгыз әле.(Берничә баладан ничә чәчәк алганын сорыйсың)

-Алсу,ә синең чәчәгең нинди төстә соң?(Берничә баладан чәчәкнең нинди төстә икәнлеге сорала).

                                                                 

-Тыңлагыз әле мине,кемдә сары чәчәк югары күтәрегез.

Шушы рәвештә барлык төсләрне кабатлап чыгабыз.

-Иснәп карагыз әле,хуш исләр киләме чәчәктән?

Сулыш алу гимнастикасы.

-Балалар,чәчәкнең сабагын,яфрагын,таҗларын күрсәтә аласызмы соң?(индивидуаль җаваплар алына).

-Дусларым,урманның эченәрәк керик әле.Ай-һай, еракка карагыз әле.Кем монда үзенең әйберләрен онытып калдырган?

Өстәлдә әкият геройлары предметлары:

тарак- “су анасы”

бодай белән савытлар-”Тукмар белән Чукмар”

шалкан-”шалкан” әкияте

камыр-”камыр малай” әкияте

туп-”Әминә” шигыре

гармун-”Төлке белән Каз”

Индивидуаль җаваплар алына-нинди әкияттән,ул әкияттә кемнәр бар?

.Кәҗә керә.

  • Балалар,зинһар өчен,миңа ярдәм итегез.Мин кәҗә бәтиләремне югалттым.
  • Ярдәм итәбезме?
  • Әйе.

Өстәлдә урман күренеше,йорт һәм кыргый хайваннарны төркемләп аерабыз һәм икенче өстәлдә авыл күренеше,анда йорт хайваннарын алып куябыз.

  •                                               4.
  • Менә мин дә кәҗә бәтиләремне таптым.Рәхмәт,балалар!

Хайваннарны төркемләп аерганда,әниләрен,балаларын атыйбыз.

Кәҗә: Балалар,телисезме мин сезне җиләк җыярга алып барам.Аю,бүре тота күрмәсен сезне.

Уен “Җиләк җыям,как коям”

 Балалар,инде кәҗәгә китәргә кирәк,безгә дә кайтырга кирәк.Караңгы да төшә,автобуска утырабыз,киттек.

Кәҗә:

  • Балалар,менә сезгә миннән бер кәрзин җиләк.

Кайтабыз :

 Без кайтабыз,кайтабыз

  автобуста кайтабыз

  бип-бип-бип-бип

Рефлексия  

  • Балалар, сез кайда бардыгыз?Кемнәрне күрдегез,нәрсәләр эшләдегез?

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект НОД по развитию речи "Признаки весны" (итоговое занятие в средней группе)

Конспект НОД по развитию речи "Признаки весны" (итоговое занятие в средней группе)...

Итоговое занятие в средней группе по речевому развитию

Итоговое занятие содержит презентацию...

Итоговое занятие в средней группе по развитию речи

Конспект по развитию речи на тему: "В гости к смешарикм"...

Конспект итогового занятия в средней группе по развитию речи « По лесным тропинкам».

Цель: выявить уровень  знаний детей средней группы.Задачи:1.Развивать связную речь детей.  2. Упражнять в изменении  слов при помощи суффиксов.3. Закреплять умение детей использовать в ...

Итоговое занятие в средней группе по развитию речи

Цель: выявить уровень знаний детей, обобщить знания детей по темам, пройденным за учебный год....

Конспект итоговое занятие в средней группе по развитию речи « Путешествие в сказочный лес»

Конспект предназначен для использования в работе с детьми средней группы .Для закрепления полученных знаний по развитию речи детей....

Итоговое занятие в средней группе по развитию речи.

Конспект итогового занятия по развитию речи в средней группе с применением игровой технологии.Тема: «Знакомство детей с обобщающим понятием «Посуда»...