“Табигать — тиңсез хәзинә”
проект по развитию речи (младшая, старшая группа) на тему

Хайруллина Гулина Гумаровна

Эшчәнлекнең масаты: Балаларда туган җиргә, суга, һавага, андагы тереклеккә, үсемлекләргә сакчыл караш, кайгыртучанлык, мәхәббәт хисе тәрбияләп, аларның социаль-үсеш юнәлешен ныгыту. 

  Балаларны табигать һәм андагы үзгәрәшләр белән, галим-укытучы Каюм Насыйри курсәткән, шифаларын дәлилләп аңлаткан, дару үләннәре белән таныштырып, аларның танып-белү  эшчәнлеген камилләштерү.

Балаларга, бөек галим өйрәткәнчә, үз җиребезнең дәвага яраклы үсемләкләренең  кыйммәтен күрсәтеп, үз иленең патриоты булып, туган ил байлыкларыннан дөрес файдаланып, үз сәламәтлекләре турында кайгыртып яшәргә кирәклеген аңлату.

Танып белгән, күзәтелгән мәгълүматларларга нигезләнеп, аларның сөйләм телен, хәтер сәләтен, шул ук вакытта экологик аңнарын үстереп, сәламәт, хезмәт сөючән, аралашучан, ярдәмчел  шәхес формалаштыруны дәвам иттерү.

Алдагы эш:

-         паркларга экскурсиягә бару;

-         җир, су, һава турында әңгәмәләр уздыру;

-         дару үләннәре белән танышу; аларның битлекләрен ясау;

-         кош тавышларын тыңлау, алар тормышын өйрәнү; кирәкле тавышлар язылган аудиотасмалар әзәрләү.

-         туган як, табигать турында җырлар, шигырьләр өйрәнү, сүзләрен ятлау;

-         эшчәнлек  өчен күренеш һәм киемнәр әзерләү;

-       әти-әниләргә чакыру кәгазьләре бирү;

-       Каюм Насыйри иҗаты белән таныштыру,

-       “Шифалы үләннәр” альбомы карау.

 

Эшчәнлек барышы:

(Зал урман аланына охшатып бизәлә, аланга балалар утырышкан, берничә бала зур-зур чәчәк бәйләмнәре тотып, залга керә һәм зал уртасында туктап кала)

 

1бала: Инде шактый җир үттек, арыдык,әйдәгәз, утырып ял итик,

чәчәкләребезне чирәмгә куябыз. Малайлар, нигә басып  торасыз? Сез

дә минем янга утырыгыз.

2 бала: Бигрәк күп чәчәк җыйдык. Өйгә алып кайтып җиткерә алырбызмы икән инде без   аларны?

3 бала: Әйе, өебез бик ерак шул, чәчәкләрнең яртысын калдырмыйча да булмас.

(Менә аланда малай күренә, тиз генә агач янына барып, аның ботагын сындыра һәм шуның белән куакларга суккалый башлый. Шулчак кошчык булып киенгән бала куак артыннан күтәрелеп очып китә)

1 бала: Нишлисең син, әнә кошчыкны куркыттың. Әкрен генә йөрсәң ни була?

2 бала: Аның әле йомыркалары да бардыр. Әйдә, карыйбыз.

(Барлык балалар да йөгереп куак янына киләләр. Яфракларын аралап, оя эзлиләр)

1 бала: Әнә ул оя! Таптым, таптым

2 бала: Кагылма ояга!

1 бала: Ничек инде кагылма? Әнә йомыркалары нинди кечкенә, матур. Хәзер мин аларны  алам. (Кулын суза)

Тавыш ишетелә:

Кем  әле анда кош оясын туздырырга җыена? Күпме чәчәкләрне әрәм иттегез, агачларны сындырдыгыз.

2 бала: Чу! Кем тавышы соң бу?

(Барысы да, куркып, артка чиченә. “Урман хуҗасы” чыга)

Урман хуҗасы:          Бу мин, табигать сакчысы – Урман хуҗасы. Явызлардан, усаллардан табигатьне саклыйм. Гөмбә, җиләк һәм чикләвекләрне дә. Бу урманда барлык табигать хәзинәләренә мин хуҗа. Әгәр хәзер таягымны

селкеп җибәрәм икән, сез өегезгә юлны бөтенләй тапмасыз. Аңладыгызмы?

Балалар: Урман хуҗасы, зинһар, кичер безне. Без беркайчан да алай эшләмәбез.

Урман хуҗасы:          Бу юлга гафу итәм, тик бер шартым бар, шартымны үтәрсезме?

Балалар: Үтәрбез, бабакай. Шартыңны әйт.

Урман хуҗасы: Шартым шундый. Әнә теге агачлыкны күрәсезмә?

Балалар: Күрәбез, күрәбез.

Урман хуҗасы:          Шул агачлык артында алан бар. Анда  быел балалар ял итәләр, ә  алар – табигатьнең чын дуслары. Урманны чүп-чардан арындаралар, кош оялары ясыйлар. Су буйларын чистартып, агачлар утырталар, үзләренә су коену урыны да ясадылар. Әйдәгез, алар янына барабыз, алар сезне дә чын табигать сакчылары булырга өйрәтерләр.

(“Урман хуҗасы” белән әлеге балалар залны әйләнеп чыгалар һәм аланга килеп туктыйлар)

Урман хуҗасы:          Исәнмесез, балалар!

Балалар: Исәнмесез!

Урман хуҗасы:          Менә сезгә кунаклар да алып килдем.

А.б.: Узыгыз, рәхим итегез! Сез менә урман аланына килеп җиттегез. Урман сезне үзенең җыры белән каршы алды. Тыңлап карагыз әле аның җырын (кош тавышларын тыңлау) кошлар сойраша, бөҗәкләр безелди, яфраклар үзара шыбыр-шыбыр нидер сөйләшә. Инде тирә-ягыбызга игътибар итегез: күпме хуш исле үләннәр, чәчәкләр үсеп утыра. Алар кешеләргә бик күп файда китерәләр.

Әйе, балалар, урманның матурлыгы-искиткеч. Нинди генә тәмле җиләкләр пешми анда. Төрледән – төрле гөмбәләрен әйтеп тә торасы юк. Әле ул  үзенең дару үләннәре белән күпме авыруларны да дәвалый?! Бу турында Каюм бабагыз да бик күп мәгълүмат язып калдырган, шифаларын күрсәткән.

(Башларына төрле чәчәк битлекләре, дару үләннәре битлекләре кичән балалар чыга, алар ярым түгәрәк ясап балалар)

Каен: Өстемдәге ак күлмәгем ак кына

Кара парча бизәге бар, вак кына.

Искән җилләр кагылдымы чак кына,

Челтәр шәлемне җилтим мин сак кына.

Миннән такта яралар,

Дарулар да алалар.

Кычыктан: Шат булырсыз һәрвакыт

Ашасагыз кычыктан.

Витамин ул – кычыктан,

Авырмассыз һичкайчан.

Тузганак:           Яратам мин таң нурын...

Дару минем тамырым.

Шикәре дә җитәрлек,

Чәй ясасаң кыздырып,

Тәме исең китәрлек.

Балан: Суымны эч авыртсаң:

Йөткерсәң йә карлыксаң –

Шәп дару юк миннән дә

Дару ясыйлар минем

Хәтта кабыгымнан да.

Гөлҗимеш: Әрәмәдә үсәм мин

Җимәш тә мин, гөл дә мин.

Витаминның оясы –

Барасы да җыясы.

Мәтрүшкә: Мин – мәтрүшкә, тыйнакмын

Зәңгәр чәчәк атамын.

Җанга, тәнгә ләззәт биреп,

Хуш исләр таратамын

Дәвалыймын ютәлләрне.

Татлы хуш исем белән.

Авырудан арынуның

Мең төрле серен беләм.

Гөлбадран: Чәчәкләрем түм-түгәрәк,

Җете сары үзләре.

Әйтерсеңлә, карап тора.

Аннап җәйнең күзләре

Дәвалыймын буыннарны,

Сызлансалар, һәммәсен.

Табам тик ярдәмдә генә

Яшәвемнең мәгънәсен

Ромашка: Сары күзле, ак керфекле

Ромашка да бар әле.

Тәкыя бик матур булыр

Кочагыңа ал әле.

Сукыр кычыткан: Мин кычыткан чакмыймын,

Шуңа да сукыр, диләр

Тик шулай да миннән бик күп

Дарулар әзерлиләр.

Бака үләне: Исемем сәер булса да

Мине бик хөрмәтлиләр

Киселсә дә, канаса да

Иң әйбәт дару диләр.

Менә күрдегезме! Каюм бабагыз да үз җиребезнең дәвалары бар нәрсәдән дә кадерле кыйммәт дип әйткән бит. Чит җирләргә, илләргә барып эзләп йөрисе, сатып аласы да юк. Бары тик аларны белергә, табарга, сакларга гына кирәк!

(“Су кызы” киеменнәге бер кыз керә. Аның киеменә төрле чүп-чар эленгән.

Ул авыр ынгыраша, уфылдый)

Су кызы: Уф... Уф... үләм бугай.

А.б.: Кем син чибәр кыз, нигә уфылдыйсың?

Ни булди, сөйлә тизрәк.

Су кызы: Мин сезгә хезмәт итмәдем, кешеләр?

Мин сулыш бирдем, сусавын бастым, сусыл иттем,

Юдым сезне, тазарттым, иркәләдем,

Назладым сезне, хушландырдым,

Агымсуларда агуларыгыны агыздым.

... Инде хәер, Су була торып,

Үзем пычрандым, шакшыландым, тәмам агуландым.

Ишетәсезме? Мин – су,

Су – кранып яшим,

Су – лкылдап елыйм,

Су – садым чисталыкка –

Ничек чистарыныйм?!

Мин – су, тончыгам,

Су – лышым кысыла.

Су – кыр булмасагыз, коткарыгыз!

(“Су кызы” егыла)

А.б.: Чынлап та, балалар, суны тизрәк коткарырга кирәк. Күрәсезме, аңа әллә ниләр ябышып беткән. Менә агу савыты, бусы иске күгәргән чиләк, чери башлаган агач кисәкләре, хәтта бер кисәк сабын да.

(Суны чуп-чардан арындыралар)

Су кызы (җиңел сулап куя, торып баса): Рәхмәт сезгә! Мине шакшыдан чистарттыгыз. Хәл дә кереп китте. Әйдәгез әле, шул шатлыктан һәммәбез бер биеп алыйк (Күмәк бию).

А.б.: Су кызы, син утырып ял ит, ә без сиңа “Сандугачлы Ак инеш” дигән шигырь сөйләп китщрбез.

Бала: Исәнме, Ак инеш!

Аптырап калдың мәллә,

Бу, дип, нинди кунаклар?

Ярыңа утыртырга

Алып килдек куаклар.

Юкса тирә ягыңда

Агачлар бетеп бара,

Сулыклар кибеп бара.

Казларың бөтенләйгә

Очып китсә, нишләрсең?

Балыкларың диңгезгә

Качып китсә, нишләрсең?

Сандугачлар кунарга

Яшел талың калмаса,

Керәшәле ярларга

Ак дулкының какмаса,

Син дә кибеп бетәрсең,

Кешегә үпкәләрсең.

Ә син агарга тиеш,

Ә син чабарга тиеш,

Сабантуйлар каршына

Бары тик ап-ак килеш,

Сандугачлы Ак инеш.

А.б.: Шулай, балалар, суны, җирне, һаваны пычратмаска, аларның кадерен белергә кирәк.

Су кызы: Әйе, суны пычрату – бик тә зарарлы. Агулы, пычрак суны эчеп, кеше үзе дә, бар тереклек тә үләргә мөмкин.

А.б.: Ә хәзер бергәләшеп “Чишмәне кем тизрәк чистарта?” дигән уен уйнарбыз.

Уен: “Чишмәне кем тизрәк чистарта?”

(Уен барышы:Ике командага бүленәләр. Һәр командага сулык һәм чүп-чарларның икенче яртысы ясалган рәсемнәр җыелмасы бирелә. Сулыкта чүп-чарларның ярты рәсеме генә сурәтләнгән. Балалар чүп-чарның икенче яртысын алып, рәсемдәге чүп-чарны тулыландырып, аларны алып куярга тиешләр.) 

А.б.: Ә хәзер балалар  сезгә “Болын” дигән шигырь сөйләрләр. Аны аларга бабалары өйрәткән.

Бала: Авылның ике башында

Ямь-яшел болын иде,

Мин анда һич гамь белмәүче

Бер иркә колын идем.

Яз җиттеме шул болында

Тургайлар җырлый иде,

Җанны иркәләүче моңнар

Көн буе тынмый иде.

Төн бөеклы тугаенда

Аккоштай йөзә идек,

Уха ашыйсы килгәндә,

Балык та сөзә идек.

Бала: Ул болынны тракторлар

Ертып үткәннәр иде

Балачагым эзен алар

Күмеп киткәннәр инде.

Тигәнәк, шайтан таягы

Болынны баскан инде,

Күзеңнең явын алырлык

Ямьнәре качкан инде.

Бала: Тургайлар да килми хәзер

Җыр сузарга бирегә,

Яргаланган туфракны

Кояш кына көйдәрә.

Нигә шулай табигатьнең

Ямен тетәбез икән?

Кызыл китапка үзебез

Килеп кермәбез микән?!

А.б.: Табигатьне кадерләп, саклап тормасаң, ул бозыла, ямен югалта. Менә безнең балалар шул урманда ял итәләр. Бер үк вакытта файдалы эш тә башкаралар. Әйдәгез әле, туган җиребезне мактап, бер җырлап алыйк.

Җыр: “Гөлләрем-гөлкәйләрем”.

А.б.: Инде уңганлыгыбызны тагын бер кат раслап, яңа утырткан агач үсентеләренә су да сибәп алыйк.

Уен: “Кем суны тизрәк сибеп бетерә?”

(Уен барышы: Шулай ук командаларга бүленәләр. Ике командага да савыт белән су һәм кашык  бирелә. Алар чиратлап, каршы якта торучы агачка, кашык белән түкмичә су сибәргә тиеш булалар.)

А.б.: Җиребез, суыбыз, һавабыз да безнең яхшы эшләребезгә яхшылык белән җавап кайтаралар. Агачларда тәмле җимешләр пешә, тутәлләрдә төрле яшелчәләр, кырларда мул игеннәр, бакча, болын һәм урманнарда хуш исле чәчәкләр үсә. Без аларга карап сокланабыз.

Урман хуҗасы: Ничек соң, бәләкәчләрем, бу уңган балалар сезгә ошадымы соң?

Балалар: Бик тә ошады.

Бала: Мин дә үз ялгышымны аңладым. Чынлап та, әгәр мин теге агачны сындырмаган булсам, киләсе елда аның чикләвеге тагын да күп булыр иде.

Бала: Без дә чәчәкләрне алай күп итеп җыймабыз. Хәзер без дә сезгә шигырьләр сөйлеп күрсәтәбез.

Туган як күгендә йолдызлар

Тоныкланса бер көн, нишләрмен?

Мин үскәч корыса соңгы тал,

Серемне кемнәргә сөйләрмен?

Сандугачлар бизсә бакчамнан,

Ят күрсә җиремне торналар,

Нишләрмен кипсәләр күлләрем,

Корыса күкеле урманнар.

Бала: Тургайлар очмаса биектә,

Тозланса саф сулы чишмәләр,

Саекса илемдә елгалар,

Киләчәк буыннар нишләрләр?

А.б.: Саф җилләр сыйпасын чәчемнән,

Саф һава аллатсын битемне,

Юлымда чирәмнәр үсеннәр,

Бергә: Кешеләр, саклагыз җиремне!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кулланылган әдәбият:

 

1.     “Мәгариф” журналы;

2.     Энҗе Мөэминова, Р. Гыйләҗева, Х. Халипов, Рахман Хисмәтуллин, Р.Бәшер,

      Ә. Габиди,  Гөлназ Набиуллина шигырьләре.

3.   К.Насыйриның “Шифалы үләннәр” китабы.

“Җырлыйк та, биек тә.” М. Кәшәпов

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Проект58 КБ
Файл proekt.docx22.33 КБ
Файл kurchak_teatry.docx15.64 КБ
Файл milli_kiemnr.docx16.07 КБ

Предварительный просмотр:

Күгәй башлангыч мәктәп – балалар бакчасы

“Табигать — тиңсез хәзинә”

(Зурлар төркемендә оештырылган чара)

        

                                                  Йомгаклау чарасы

 .

Тәрбияче:   Г.Г. Хайруллина

                     

 

Эшчәнлекнең масаты: Балаларда туган җиргә, суга, һавага, андагы тереклеккә, үсемлекләргә сакчыл караш, кайгыртучанлык, мәхәббәт хисе тәрбияләп, аларның социаль-үсеш юнәлешен ныгыту.  

  Балаларны табигать һәм андагы үзгәрәшләр белән, галим-укытучы Каюм Насыйри курсәткән, шифаларын дәлилләп аңлаткан, дару үләннәре белән таныштырып, аларның танып-белү  эшчәнлеген камилләштерү.

Балаларга, бөек галим өйрәткәнчә, үз җиребезнең дәвага яраклы үсемләкләренең  кыйммәтен күрсәтеп, үз иленең патриоты булып, туган ил байлыкларыннан дөрес файдаланып, үз сәламәтлекләре турында кайгыртып яшәргә кирәклеген аңлату.

Танып белгән, күзәтелгән мәгълүматларларга нигезләнеп, аларның сөйләм телен, хәтер сәләтен, шул ук вакытта экологик аңнарын үстереп, сәламәт, хезмәт сөючән, аралашучан, ярдәмчел  шәхес формалаштыруны дәвам иттерү.

Алдагы эш:

  • паркларга экскурсиягә бару;
  • җир, су, һава турында әңгәмәләр уздыру;
  • дару үләннәре белән танышу; аларның битлекләрен ясау;
  • кош тавышларын тыңлау, алар тормышын өйрәнү; кирәкле тавышлар язылган аудиотасмалар әзәрләү.
  • туган як, табигать турында җырлар, шигырьләр өйрәнү, сүзләрен ятлау;
  • эшчәнлек  өчен күренеш һәм киемнәр әзерләү;
  • әти-әниләргә чакыру кәгазьләре бирү;
  • Каюм Насыйри иҗаты белән таныштыру,
  • “Шифалы үләннәр” альбомы карау.

Эшчәнлек барышы:

(Зал урман аланына охшатып бизәлә, аланга балалар утырышкан, берничә бала зур-зур чәчәк бәйләмнәре тотып, залга керә һәм зал уртасында туктап кала)

1бала: Инде шактый җир үттек, арыдык,әйдәгәз, утырып ял итик,

чәчәкләребезне чирәмгә куябыз. Малайлар, нигә басып  торасыз? Сез

дә минем янга утырыгыз.

2 бала: Бигрәк күп чәчәк җыйдык. Өйгә алып кайтып җиткерә алырбызмы икән инде без   аларны?

3 бала: Әйе, өебез бик ерак шул, чәчәкләрнең яртысын калдырмыйча да булмас.

(Менә аланда малай күренә, тиз генә агач янына барып, аның ботагын сындыра һәм шуның белән куакларга суккалый башлый. Шулчак кошчык булып киенгән бала куак артыннан күтәрелеп очып китә)

1 бала: Нишлисең син, әнә кошчыкны куркыттың. Әкрен генә йөрсәң ни була?

2 бала: Аның әле йомыркалары да бардыр. Әйдә, карыйбыз.

(Барлык балалар да йөгереп куак янына киләләр. Яфракларын аралап, оя эзлиләр)

1 бала: Әнә ул оя! Таптым, таптым

2 бала: Кагылма ояга!

1 бала: Ничек инде кагылма? Әнә йомыркалары нинди кечкенә, матур. Хәзер мин аларны  алам. (Кулын суза)

Тавыш ишетелә:

Кем  әле анда кош оясын туздырырга җыена? Күпме чәчәкләрне әрәм иттегез, агачларны сындырдыгыз.

2 бала: Чу! Кем тавышы соң бу?

(Барысы да, куркып, артка чиченә. “Урман хуҗасы” чыга)

Урман хуҗасы:         Бу мин, табигать сакчысы – Урман хуҗасы. Явызлардан, усаллардан табигатьне саклыйм. Гөмбә, җиләк һәм чикләвекләрне дә. Бу урманда барлык табигать хәзинәләренә мин хуҗа. Әгәр хәзер таягымны

селкеп җибәрәм икән, сез өегезгә юлны бөтенләй тапмасыз. Аңладыгызмы?

Балалар:         Урман хуҗасы, зинһар, кичер безне. Без беркайчан да алай эшләмәбез.

Урман хуҗасы:         Бу юлга гафу итәм, тик бер шартым бар, шартымны үтәрсезме?

Балалар:         Үтәрбез, бабакай. Шартыңны әйт.

Урман хуҗасы:        Шартым шундый. Әнә теге агачлыкны күрәсезмә?

Балалар:         Күрәбез, күрәбез.

Урман хуҗасы:         Шул агачлык артында алан бар. Анда  быел балалар ял итәләр, ә  алар – табигатьнең чын дуслары. Урманны чүп-чардан арындаралар, кош оялары ясыйлар. Су буйларын чистартып, агачлар утырталар, үзләренә су коену урыны да ясадылар. Әйдәгез, алар янына барабыз, алар сезне дә чын табигать сакчылары булырга өйрәтерләр.

(“Урман хуҗасы” белән әлеге балалар залны әйләнеп чыгалар һәм аланга килеп туктыйлар)

Урман хуҗасы:          Исәнмесез, балалар!

Балалар:         Исәнмесез!

Урман хуҗасы:         Менә сезгә кунаклар да алып килдем.

А.б.:         Узыгыз, рәхим итегез! Сез менә урман аланына килеп җиттегез. Урман сезне үзенең җыры белән каршы алды. Тыңлап карагыз әле аның җырын (кош тавышларын тыңлау) кошлар сойраша, бөҗәкләр безелди, яфраклар үзара шыбыр-шыбыр нидер сөйләшә. Инде тирә-ягыбызга игътибар итегез: күпме хуш исле үләннәр, чәчәкләр үсеп утыра. Алар кешеләргә бик күп файда китерәләр.

Әйе, балалар, урманның матурлыгы-искиткеч. Нинди генә тәмле җиләкләр пешми анда. Төрледән – төрле гөмбәләрен әйтеп тә торасы юк. Әле ул  үзенең дару үләннәре белән күпме авыруларны да дәвалый?! Бу турында Каюм бабагыз да бик күп мәгълүмат язып калдырган, шифаларын күрсәткән.

(Башларына төрле чәчәк битлекләре, дару үләннәре битлекләре кичән балалар чыга, алар ярым түгәрәк ясап балалар)

Каен: Өстемдәге ак күлмәгем ак кына

Кара парча бизәге бар, вак кына.

Искән җилләр кагылдымы чак кына,

Челтәр шәлемне җилтим мин сак кына.

Миннән такта яралар,

Дарулар да алалар.

Кычыктан: Шат булырсыз һәрвакыт

Ашасагыз кычыктан.

Витамин ул – кычыктан,

Авырмассыз һичкайчан.

Тузганак:         Яратам мин таң нурын...

Дару минем тамырым.

Шикәре дә җитәрлек,

Чәй ясасаң кыздырып,

Тәме исең китәрлек.

Балан: Суымны эч авыртсаң:

Йөткерсәң йә карлыксаң –

Шәп дару юк миннән дә

Дару ясыйлар минем

Хәтта кабыгымнан да.

Гөлҗимеш: Әрәмәдә үсәм мин

Җимәш тә мин, гөл дә мин.

Витаминның оясы –

Барасы да җыясы.

Мәтрүшкә: Мин – мәтрүшкә, тыйнакмын

Зәңгәр чәчәк атамын.

Җанга, тәнгә ләззәт биреп,

Хуш исләр таратамын

Дәвалыймын ютәлләрне.

Татлы хуш исем белән.

Авырудан арынуның

Мең төрле серен беләм.

Гөлбадран: Чәчәкләрем түм-түгәрәк,

Җете сары үзләре.

Әйтерсеңлә, карап тора.

Аннап җәйнең күзләре

Дәвалыймын буыннарны,

Сызлансалар, һәммәсен.

Табам тик ярдәмдә генә

Яшәвемнең мәгънәсен

Ромашка:         Сары күзле, ак керфекле

Ромашка да бар әле.

Тәкыя бик матур булыр

Кочагыңа ал әле.

Сукыр кычыткан: Мин кычыткан чакмыймын,

Шуңа да сукыр, диләр

Тик шулай да миннән бик күп

Дарулар әзерлиләр.

Бака үләне: Исемем сәер булса да

Мине бик хөрмәтлиләр

Киселсә дә, канаса да

Иң әйбәт дару диләр.

Менә күрдегезме! Каюм бабагыз да үз җиребезнең дәвалары бар нәрсәдән дә кадерле кыйммәт дип әйткән бит. Чит җирләргә, илләргә барып эзләп йөрисе, сатып аласы да юк. Бары тик аларны белергә, табарга, сакларга гына кирәк!

(“Су кызы” киеменнәге бер кыз керә. Аның киеменә төрле чүп-чар эленгән.

Ул авыр ынгыраша, уфылдый)

Су кызы: Уф... Уф... үләм бугай.

А.б.: Кем син чибәр кыз, нигә уфылдыйсың?

Ни булди, сөйлә тизрәк.

Су кызы: Мин сезгә хезмәт итмәдем, кешеләр?

Мин сулыш бирдем, сусавын бастым, сусыл иттем,

Юдым сезне, тазарттым, иркәләдем,

Назладым сезне, хушландырдым,

Агымсуларда агуларыгыны агыздым.

... Инде хәер, Су була торып,

Үзем пычрандым, шакшыландым, тәмам агуландым.

Ишетәсезме? Мин – су,

Су – кранып яшим,

Су – лкылдап елыйм,

Су – садым чисталыкка –

Ничек чистарыныйм?!

Мин – су, тончыгам,

Су – лышым кысыла.

Су – кыр булмасагыз, коткарыгыз!

(“Су кызы” егыла)

А.б.: Чынлап та, балалар, суны тизрәк коткарырга кирәк. Күрәсезме, аңа әллә ниләр ябышып беткән. Менә агу савыты, бусы иске күгәргән чиләк, чери башлаган агач кисәкләре, хәтта бер кисәк сабын да.

(Суны чуп-чардан арындыралар)

Су кызы (җиңел сулап куя, торып баса): Рәхмәт сезгә! Мине шакшыдан чистарттыгыз. Хәл дә кереп китте. Әйдәгез әле, шул шатлыктан һәммәбез бер биеп алыйк (Күмәк бию).

А.б.: Су кызы, син утырып ял ит, ә без сиңа “Сандугачлы Ак инеш” дигән шигырь сөйләп китщрбез.

Бала: Исәнме, Ак инеш!

Аптырап калдың мәллә,

Бу, дип, нинди кунаклар?

Ярыңа утыртырга

Алып килдек куаклар.

Юкса тирә ягыңда

Агачлар бетеп бара,

Сулыклар кибеп бара.

Казларың бөтенләйгә

Очып китсә, нишләрсең?

Балыкларың диңгезгә

Качып китсә, нишләрсең?

Сандугачлар кунарга

Яшел талың калмаса,

Керәшәле ярларга

Ак дулкының какмаса,

Син дә кибеп бетәрсең,

Кешегә үпкәләрсең.

Ә син агарга тиеш,

Ә син чабарга тиеш,

Сабантуйлар каршына

Бары тик ап-ак килеш,

Сандугачлы Ак инеш.

А.б.: Шулай, балалар, суны, җирне, һаваны пычратмаска, аларның кадерен белергә кирәк.

Су кызы: Әйе, суны пычрату – бик тә зарарлы. Агулы, пычрак суны эчеп, кеше үзе дә, бар тереклек тә үләргә мөмкин.

А.б.: Ә хәзер бергәләшеп “Чишмәне кем тизрәк чистарта?” дигән уен уйнарбыз.

Уен: “Чишмәне кем тизрәк чистарта?”

(Уен барышы:Ике командага бүленәләр. Һәр командага сулык һәм чүп-чарларның икенче яртысы ясалган рәсемнәр җыелмасы бирелә. Сулыкта чүп-чарларның ярты рәсеме генә сурәтләнгән. Балалар чүп-чарның икенче яртысын алып, рәсемдәге чүп-чарны тулыландырып, аларны алып куярга тиешләр.)  

А.б.: Ә хәзер балалар  сезгә “Болын” дигән шигырь сөйләрләр. Аны аларга бабалары өйрәткән.

Бала: Авылның ике башында

Ямь-яшел болын иде,

Мин анда һич гамь белмәүче

Бер иркә колын идем.

Яз җиттеме шул болында

Тургайлар җырлый иде,

Җанны иркәләүче моңнар

Көн буе тынмый иде.

Төн бөеклы тугаенда

Аккоштай йөзә идек,

Уха ашыйсы килгәндә,

Балык та сөзә идек.

Бала: Ул болынны тракторлар

Ертып үткәннәр иде

Балачагым эзен алар

Күмеп киткәннәр инде.

Тигәнәк, шайтан таягы

Болынны баскан инде,

Күзеңнең явын алырлык

Ямьнәре качкан инде.

Бала: Тургайлар да килми хәзер

Җыр сузарга бирегә,

Яргаланган туфракны

Кояш кына көйдәрә.

Нигә шулай табигатьнең

Ямен тетәбез икән?

Кызыл китапка үзебез

Килеп кермәбез микән?!

А.б.: Табигатьне кадерләп, саклап тормасаң, ул бозыла, ямен югалта. Менә безнең балалар шул урманда ял итәләр. Бер үк вакытта файдалы эш тә башкаралар. Әйдәгез әле, туган җиребезне мактап, бер җырлап алыйк.

Җыр: “Гөлләрем-гөлкәйләрем”.

А.б.: Инде уңганлыгыбызны тагын бер кат раслап, яңа утырткан агач үсентеләренә су да сибәп алыйк.

Уен: “Кем суны тизрәк сибеп бетерә?”

(Уен барышы: Шулай ук командаларга бүленәләр. Ике командага да савыт белән су һәм кашык  бирелә. Алар чиратлап, каршы якта торучы агачка, кашык белән түкмичә су сибәргә тиеш булалар.)

А.б.: Җиребез, суыбыз, һавабыз да безнең яхшы эшләребезгә яхшылык белән җавап кайтаралар. Агачларда тәмле җимешләр пешә, тутәлләрдә төрле яшелчәләр, кырларда мул игеннәр, бакча, болын һәм урманнарда хуш исле чәчәкләр үсә. Без аларга карап сокланабыз.

Урман хуҗасы: Ничек соң, бәләкәчләрем, бу уңган балалар сезгә ошадымы соң?

Балалар: Бик тә ошады.

Бала: Мин дә үз ялгышымны аңладым. Чынлап та, әгәр мин теге агачны сындырмаган булсам, киләсе елда аның чикләвеге тагын да күп булыр иде.

Бала: Без дә чәчәкләрне алай күп итеп җыймабыз. Хәзер без дә сезгә шигырьләр сөйлеп күрсәтәбез.

Туган як күгендә йолдызлар

Тоныкланса бер көн, нишләрмен?

Мин үскәч корыса соңгы тал,

Серемне кемнәргә сөйләрмен?

Сандугачлар бизсә бакчамнан,

Ят күрсә җиремне торналар,

Нишләрмен кипсәләр күлләрем,

Корыса күкеле урманнар.

Бала: Тургайлар очмаса биектә,

Тозланса саф сулы чишмәләр,

Саекса илемдә елгалар,

Киләчәк буыннар нишләрләр?

А.б.: Саф җилләр сыйпасын чәчемнән,

Саф һава аллатсын битемне,

Юлымда чирәмнәр үсеннәр,

Бергә: Кешеләр, саклагыз җиремне!

Кулланылган әдәбият:

  1. “Мәгариф” журналы;
  2. Энҗе Мөэминова, Р. Гыйләҗева, Х. Халипов, Рахман Хисмәтуллин, Р.Бәшер,

      Ә. Габиди,  Гөлназ Набиуллина шигырьләре.

3.   К.Насыйриның “Шифалы үләннәр” китабы.

“Җырлыйк та, биек тә.” М. Кәшәпов



Предварительный просмотр:

Проектның төре   :     мәгълүмәти- иҗади, фронталь,катнаш  төркем , әти-әниләр.

Проектның дәвамлылыгы:     1 ай.

 

Максаты: балаларда татар халкының гореф-гадәтләрен, борынгы үткәнен өйрәнүгә кызыксыну уяту, татар халкына ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү.

                     Бурычлар:

  1. Татар халык киемнәре һәм аның бизәкләре белән таныштыру.
  2. Балаларның эстетик зәвыгын, иҗади күзаллауларын үстерү, декоратив-гамәли сәнгатебез турындагы белемнәрен тирәнәйтү

Актуальлелеге.

Балаларга кул эшләре аша хезмәт тәрбиясе бирү, кул эшләренең- халкыбыз һөнәрләренең нигезен тәшкил итүен аңлату.

Проектның идеясы:

     Татар халкының үткәненә кызыксыну уяту,милли традицияләребезгә хөрмәт хисе тәрбияләү.

 

Проектның этаплары:

I этап-әзерлек:

1.Проектның  темасын  уйлау, максат  кую, бурычларын  билгеләү.

2. Проектның перспектив планын төзү.

3.Тема буенча методик, фәнни-популяр әдәбият туплау.

4. Күрсәтмә материаллар туплау.

5. Проект эшчәнлегенә ата-аналарны җәлеп итү уңаеннан, ата-аналар җыелышы үткәрү.

II этап- төп өлеш.

  1. “Карусель”уены “Борынгы киемнәр иленә сәяхәт” .Күргәзмә оештыру
  2. Милли киемнәрне слайдлар аша карау.
  3.  Әти-әниләр белән берлектә “Сандык төбендә ниләр бар?” дигән күргәзмә.
  4. Җырлы- биюле уеннар өйрәнү.
  5. Дидактик һәм сюжетлы уеннар уйнау.
  6. Рәсем бәйгесе оештыру.
  7. Матур әдәбият белән танышу.
  8. Практик-гамәли эшчәнлек (кисеп ябыштыру).
  9. Милли киемле курчак теары “Гөлчәчәкнең калфагын кем урлаган” әкиятен сәхнәләштерү.

III этап-йомгаклау.

  1. “Милли киемнәр дөньясына сәяхәт” әдәби-музыкаль  кичә.
  2. Милли киемле курчак теары “Гөлчәчәкнең калфагын кем урлаган” әкиятен сәхнәләштерү.

Үткәрү  урыны: Күгәй башлангыч мәктәп-балалар бакчасы.

Проектта катнашучылар: катнаш төркем балалары, аларның әти-әниләре, тәрбиячеләр  .

Җиһазлау: проектор, аудио проигрыватель, милли киемнәре сүрәтләнгән слайдлар, интерактив такта,милли киемнәргә киендерелгән  курчаклар, балаларның иҗади эшләре(күргәзмә), әти-әниләрнең кул эшләре, әдәби китаплар.

Перспектив тематик план.

“Милли киемнәр- халкыбызның күңел  җәүһәрләре”

 

Эшчәнлек тәртибе

Тәрбияченең балалар  белән эшчәнлеге

Балалар-ның  мөстәкыйль эшчәнлеге

Әти-әниләрнең  балалар белән эшчәнлеге

1

 “Борынгы милли киемнәр  иленә сәяхәт”

Үстерешле уен”Карусель”

Күргәзмә оештыру.

Әби-бабайларыбызның  эш һәм бәйрәм киемнәре арасындагы охшаш һәм аермалы якларын табарга.

Борынгы милли киемнәр турында материал туплау.

2

Татар халык милли киемнәре  белән таныштыру.

Борынгы милли киемнәрне презентация-ләү (слайдлар карау)

Нинди милли киемнәр беләсез?

_

Милли киемнәр турында табышмаклар уйлау.

_

3

“Эх,татар кызы” дигән милли киемле курчак театрын сәхнәләштерү

Әкиятне сәхнәләштергәндә сәнгатьле итеп сөйләү,образга керә белү.

Курчакларга сакчыл караш тәрбияләү.

Балаларга бүләкләр әзерләү.

4

Җырлы-биюле уеннар өйрәнү.

”Түбәтәй”, “Башмакчы”.

“Яшерәм яулык”,”Кулъяулык”,”Тегүче”.

Уенның эчтәлеген аңлату.

Сүзләрен һәм

хәрәкәтләрен

өйрәтү.

Музыка белән уен хәрәкәтләрен ныгыту.

Уенның сүзләрен һәм хәрәкәтләрен кабатлау

5

Дидактик һәм сюжетлы уеннар уйнау.”Милли киемнәр дөньясы”,”Нинди кием югалды?”,”Остаханә”,”Бу нинди бизәк?”

Курчак киен- дерү этапларын формалаштыру.

Үзлектән уеннар.Сүзле уеннар.

Диалогик  сөйләм.

С/р уен:”Курчак    киендерәбез”

Д/уен  “Мин ку-  накка барам

Курчак өчен милли киемнәр әзерләү.

6

Рәсем бәйгесе “Иң матур кием”.

Әңгәмә, рә

семнәр карау.

Рәсем ясау.

Милли кием турында легенда иҗат итү.

7

Практик-гамәли эшчәнлек (кисеп ябыштыру).

Болгар чоры татар халык  орнаментлары  белән таныш-тыру.

кулъяулык, түбәтәй, калфак,   читек бизәү.

Милли үрнәкләр     белән чигелгән яулык һәм алъяпкыч әзерләү.

8

Үстерелешле  сөйләм.Шигырьләр уку.”Түбәтәй” В.Хәйруллина “Энҗемәрҗән калфагым”Р.Вәлиева.

Шигырьләрне уку, сәнгатьле итеп, хәрәкәтләр белән сөйләп карау.

Яттан шигырьләрне сөйләүгә әзерләнү.

Шигырь сүзләрен ныгыту.

9

Ата-аналар,тәрбиячеләр, балалар белән “Милли киемнәр дөнҗясына сәяхәт” дип аталган кичә үткәрү.

Көтелгән нәтиҗәләр: борынгы милли киемнәр турында күбрәк белделәр, кызыксынулары артты, татар халкына карата ихтирам, горурлык хисләре үсте, әти-әниләр белән балалар арасында якынлык артты.

Күгәй башлангыч – мәктәп балалар бакчасы.

Проект эшчәнлеге.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга , федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп, татар халкынының    милли киемнәре,гореф гадәтләре аша тәрбияләү.

Тәрбияче : Г.Г. Хайруллина

 



Предварительный просмотр:

Катнашалар:

Гөлчәчәк

Булат

Шүрәле

Су анасы.

Алып баручы:Борын-борын заманда Карлы дигән өлкәдә Шатлык дигән авылда яшәгән ди,булган ди-Гөлчәчәк атлы кыз.Ул бик тырыш булган ди,ул бик уңган булган ди,әнисенә булышкан,керләр дә ул уышкан.Менә Гөлчәчәк Җырлый-җырлый су буена кер чайкарга төшкән.

ГӨЛЧӘЧӘК(җырлый)

Күл буена килдем мин

Кер чайкарга төштем мин

Зәңгәр күлем,чишмәләрем

Сезгә сәлам бирдем мин.

ШҮРӘЛЕ:
_Ах,нинди матур калфак,бу сылу кызда.(у,у,у.У)

Гөлчәчәк:

-Абау,нинди куркыныч тавыш бу?

ШҮРӘЛЕ:_Исәнме,сылу кыз.

Гөлчәчәк: -Исәнме ,Шүрәле абзый.

Шүрәле:_Әй,сылу кыз,әнә күлнең теге ярында,нинди матур әйбер ялтырый анда?

ГӨЛЧӘЧӘК:Кайда,кайда?

ШҮРӘЛЕ:(Гөлчәчәкнең калфагын,тартып ала да кача)

ГӨЛЧӘЧӘК:Бир,Шүрәле абзый,син нәрсә эшлисең?(елый)

БУЛАТ:Нәрсә булды,Гөлчәчәк,нигә елыйсың?

ГӨЛЧӘЧӘК:Калфагымны Шүрәле урлады.

БУЛАТ:Ничек,ШҮрәле урлады?

ГӨЛЧӘЧӘК:Ничек,ничек алдыда китте.

БУЛАТ:Әйдә,елама мин ул Шүрәленең кирәген бирәм хәзер.Әйдә киттек,елама инде.

БУЛАТ,ГӨЛЧӘЧӘК:(бергә җырлыйлар)

Без урманга барабыз,

Шүрәлене тиз табарбыз

Әй,алга ,алга,алга,алга

Батыр Булат артыннан.

ГӨЛЧӘЧӘК:Кара әле,Булат теге карама артында Шүрәле утыра бит.

БУЛАТ:Ну мин аны хәзер.Ах,син Шүрәле нигә ГӨлчәчәкнең калфагын урладың?Былтыр кебек хәзер миндә синең бармакларыңны кыстырам.

ШҮРӘЛЕ:И ,егет зинһар кызган син мине.Мин бу калфакны Су анасына бүләк итмәкче идем.Тиздән Тукай кичәсенә балалар бакчасына барасыбыз бар,ә Су анасының башына киеп барырга бер нәрсәседә юк.

БУЛАТ:Ә кеше әйберенә сорамыйча алырга ярамаганны син белмисеңме?

ШҮРӘЛЕ:Белүен,беләм дә бит,тик Су анасы да кызганыч бит.

ГӨЛЧӘЧӘК:Ярар Шүрәле абзый без сине гафу итәбез,шулай бит Булат.

БУЛАТ:Әйе,дусларга һәрвакыт ярдәм итәргә кирәк.

ГӨЛЧӘЧӘК:Әйдәгез,бергәләп барып Су анасына бу калфакны бүләк итик.

ШҮРӘЛЕ:Рәхмәт,Сезгә балалар,әйдәгез тизерәк Су анасын шатландырыйк.

ГӨЛЧӘЧӘК,БУЛАТ:Әйдәгез,Җырлый-җырлый барыйк юлыбыз да кыскарак тоелыр.

Эх,ямьле күл буеы

Кошлар сайрый көн буе

Матур җырлар җырлый-җырлый

Уйнарбыз көн буе.

(СУ буенда СУ анасы утыра)

СУ анасы:Эх,быел тагын Тукай кичәсенә барып булмас шул.Чәчләремне тарап булмый шул хәзер.Берәр калфак булса,бу чәчләрем күренмәс иде.Болай гына барсам,нәни дусларым миннән куркарлар шул.

ГӨЛЧӘЧӘК:Исәнме,Су анасы.

ШҮРӘЛЕ:Кара,кара әле Су насы нинди матур калфак.

СУ АНАСЫ:Бигерәк матур калфаклары каян алганнар икән?

ГӨЛЧӘЧӘК:Су анасы бу калфакны сиңа бүләк итәм.Балалар белән бергә күңел ач,бәйрәм итегез.

СУ АНАСЫ:Рәхмәт,сезгә дусларым.

ШҮрәле:Рәхмәт,җәй көне урманга килегез,сезне тәмле җиләкләр белән сыйларбыз.

ГӨЛЧӘЧӘК,БУЛАТ:Рәхмәт,сау булыгыз Шүрәле абзый,Су анасы.

Күгәй башлангыч мәктәп-балалар бакчасы

Гөлчәчәкнең калфагын кем урлаган

Тәрбияче Загидуллина Р.Н.

                 Хайруллина Г.Г.



Предварительный просмотр:

(Зал бәйрәмчә бизәлгән.Татар халыкының милли киемнәреннән күргәзмә оештырылган. Бала итәкле хатын-кызлар күлмәге,камзул, түбәтәй,ак яулык,калфак,алъяпкыч,читек,чүәк,чабата,ир егетләр күлмәге,тула оек,пута,чабата.)Бәйрәмдә һәм көндәлек тормышта кигән киемнәр.

АЛЫП БАРУЧЫ:Бер утыру бер гомер дип

                              Бабайлар бит юкка әйтмәгән

                                Бер очрашып серләр бүлешү

                                 Бу гадәтләр әле бетмәгән

-Хәерле көн хөрмәтле әти-әниләр,балалар,килгән кунаклар!Без сезнең белән юүген “Халкыбызның милли киемнәре” дигән кичәгә җыйналдык.

Матурлыкка бай  ул безнең тормыш,

Адым саен анда матурлык!

Барлык матурлыкның,батырлыкның

Иҗат итүчесе халык бит.

_Менә(күргәзмәгә ишәрә ясап)биредә халкыбызның милли киемнәре җыелган.Без бүген әби-бабаларыбыздан калган хатирәләрне яңартырбыз,халкыбызның онытыла барган милли уеннарын,җырларын сезгә әти-әниләр бүләк итәрбез.

Татар халык җыры “Әпипә”.

(Һәрбер бала нинди милли кием турында сөйләсә,кунакларга күргәзмәдән күрсәтеп сөйли.Балаларның алган белемнәрне ныгыту өчен)

1бала:

Калфак

Бәрхетләрдән бизәлгән

Инә белән чигелгән

Алтын-көмешләргә күмелгән

2бала:

Күргәнегез бармы сылу кызлар

Кия торган татар камзулын?

Бизәгәнгә, гүя, сыйдырган ул

Бар тарихын илнең бар моңын.

3бала:

Балкып тора түбәтәйләр

Энҗе бөртекләр белән

 Алар монда килгән гүя

Чын әкият иленнән

4бала:

Нәни генш кояш кебек

Башыңны нурлый бит ул

Астында акыл да булса

Түбәтәй җырлый бит ул.

ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ”ТҮБӘТӘЙ”УЕНЫ УЙНАЛА.

5бала:

Матур изү бизәп тора

Күлмәгенең күкрәген Диңгез суы кебек тора

Дулкынланып итәге.

6бала:

Билемдәге алъяпкычым

Җилфердидер җилләрдә

Гүя гөлләренә кунып

Сандугачлар тирбәлә.

СӘХНӘГӘ 4 ӘНИ ЧАКЫРЫЛА”КАЙСЫ ӘНИ ҖИТЕЗЕРӘК?”ДИГӘН БӘЙГЕ ОЕШТЫРЫЛА.СОҢГА КАЛГАН ӘНИГҢ ҖӘЗА БИРЕЛӘ.

7бала:

Аллы-гөлле чәчәкләр

Алъяпкычымны бизи

Шунда кунып бал кортлары

Әллә инде бал эзли.

8бала:

Чәчләреңә япкан ак яулыгың

Бик килешә әнкәй йөзеңә

АК яулыгың төсле ак күңелең

Саф күңелең чагыла күзеңдә

“ЯШЕРӘМ ЯУЛЫК” УЕНЫ.

9бала:

Бизәк төшкән итекләрне

Читек диеп йөрткәннәр

Аларны татар кызлары

Бик яратып кигәннәр.

ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ “ПАРЛЫ БИЮЕ”(ЗУРЛАР ҺӘМ МӘКТӘПКӘ ӘЗЕРЛЕК ТӨРКЕМЕ.

10бала:

Чабата,чабата ,чабата

Чабата тиз атлата

Чабатаның шакылдауын

Балаларда бик ярата

ӘТИ-ӘНИЛӘР БЕЛӘН “ЧАБАТА” УЕНЫ.

БАЛАЛАР БАШКАРУЫНДА “ЯШӘ СИН,ТУГАН ИЛЕМ!”җыры башкарыла.

АЛЫП БАРУЧЫ:

-Рәхмәт сезгә балалар,әти-әниләр уйнадык көлдек,бергәләп күңел ачтыкБалалар сез  халкыбызның милли җанлы кыз һәм уллары булып үсегез.Туган телебезне,туган җиребезне бер вакыттада онытмагыз.

Адаштырмас маягыбыз-мирас,

Юлда юлдаш-туган телебез!

Туган телне,җирне сөйсәк кеә

Матур булыр алгы көнебез. .

              Күгәй башлагыч мәктәп-балалар бакчасы

Милли киемнәр дөньясына сәяхәт

Тәрбияче: Загидуллина Р.Н.

Хайруллина Г.Г.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

занятие по теме "Без табигать балалары"

Конспект посвящен о поведении детей на лоне природы...

"Табигать-тиңсез хәзинә" итоговая деятельность по экологическому воспитанию детей в подготовительной группе

Экологическая деятельность на татарском языке для детей подготовительного возроста ДОУ. Песни, стихи, игры о природе. ...

Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе.

Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе....

Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе.

Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе....

"Без табигать дуслары" (экологик кичә)

Максат:1. Балаларда туган якның, төбәкнең, табигатенең гүзәллеге, аның байлыгы белән таныштыру, кызыксыну уяту, аңа мәхәббәт тәрбияләү.2. Үзебезнең төбәктә үскән файдалы чәчәк, үләннәрне, агач - куакл...

"Табигать һәм сәламәтлек"

Табигать һәм сәламәтлекнең бер-берсенә йогынтысын аңлату; балаларда сәламәтлекләренә карата кызыксыну тәрбияләү; сәламәтлекне кайгыртырга өйрәтү, табигатькә сакчыл караш булдыру....

Занятие:"Әйдәгез урманга һәм кырга - табигать китабын укырга.”

Занятие по обучению родному языку+слайды к нему...