"Куян кызына кунакка" 1 кечкенләр төркеме
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) на тему

Шайхутдинова Гузель Робертовна

1 кеч. төркемендә ата- аналар өчен күрсәтелгән шөгыль

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kuyan_kyzyna_kunakka.docx16.11 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе “ Актаныш катнаш төрдәге 6нчы балалар бакчасы”

1 кечкнәләр төркемендә ата-аналар өчен күрсәтелгән йомгаклау шөгыле

Куян кызына кунакка

Төзеде: I кв. категорияле тәрбияче

Шайхутдинова Гүзәл Роберт кызы.

Максат: балаларның белемнәрен системалаштыру, камилләштерү. 

Тәрбия бурычы: балаларда бер- берсенә карата уңай мөнәсәбәт, кунакчыллык, җәнлекләргә  карата ярату, табигатькә карата соклану хисе тәрбияләү.

 Үстерү бурычы: тәрбиче  биргән сорауларга җавап бирүләренә ирешү.

 Белем бирү бурычы: сорауларга 2-3 сүздән торган җөмлә белән җавап кайтара белергә , кыргый хайваннарга  сыйфатлар ярдәмендә характеристика бирергә,  бер, күп төшечәсен аңлап сөйләмдә куллана белергә өйрәтү.

Төп белем бирү өлкәсе:   Сөйләм теле.

Интеграль белем бирү өлкәсе: аралашу, социальләштерү, сынлы сәнгать, сәламәтлек, хезмәт, матур әдәбият.

Методик алымнар һәм чаралар: уен,табышмак, сораулар бирү, әңгәмә, сюрприз момент, мактау.

Җиһазлау:.

Сүзлек өстендә эш: Айболит, сыйфатлар: матур, көчле, йомшак, зур...

Алдан үткәрелгән эш: “Куян кызы” әкиятен уку, эчтәлеге буенча сөйләшү. Төчсләрне ныгыту д/у уйнау. Кыргый хайваннар турында сөйләшү.

Эшчәнлек төзелеше:

1.Оештыру моменты:    Балалар, карагыз әле безгә кемнәр кунакка каилгәннәр. Әйдәгез исәнләшик.

                                 Исәнме, кояш,

Исәнмесез, әниләр,

Исәнмесез, дусларым!

     2.Төп өлеш:

  • Балалар, бүген безне куян кызы кунакка чакырды. Сез куян кызын беләсезме?  Куян кызына нәрсә булган әле ? (аның аягы авырткан). Ни өчен аягы авырткан? (киез итекләрен киеп йөрмәгән). Куян кызына кем ярдәм иткән? (Айболит). Ничек ярдәм иткән? (аягына дару сылаган һәм бәйләп куйган). Айболит куян кызына нәрсә дигән? (башка кыш көне аяк киемеңне салып йөрмә). Ә сез куян кызының  кайда яшәгәнен беләсезме? (урманда). Балалар, кунакка буш кул бару яхшы булмас, куянкайга күчтәнәчкә нәрсә алып барыйк микән? (кишер).

Тәрбияче балаларга кишерләр алырга куша. Балалардан исемләп “Тимур, синдә ничә кишер?”- дип сорап чыга.(Миндә бер кишер). Кишерләрне кәрзингә салалар.

  • Балалар, кәрзиндә ничә кишер булды? (Күп).
  • Урманга нәрсә белән барабыз? (Балаларның җаваплары тыңлана, ат белән). Атларга утурдык, на-а-а (“Ат” артикуляцион гимнастикасы- тел шартлату)

Без барабыз урманга,

Агачлар бик күп анда,

Җиләкләр һәм гөмбәләр

Бик күп булып үсәләр.

Килеп җиттек, атларны туктатабыз- тр-р-р-р.

Экранда урман күренеше. (1 слайд)

  • Балалар, урманда ничек? (матур, рәхәт...). Монда нәрсәләр үсә? (агачлар, чәчәкләр, гөмбәләр, җиләкләр...). Әйдәгез бездә агачлар булабыз.(кулларны күтәреп басалар), акырын гына җил исә. (авызлар белән өреп җил чыгаралар), яфраклар селкенә (бармакларны селкетәләр), җил көчәйде, бокалар селкенә башләды (кулларны селкетәләр), җил тагын да көчәйде:

Җил исә исә, исә.

Агачларны селкетә.

Җил тына, тына, тына,

Агачлар үсә, үсә.

  • Балалар, куян кызы безне кунакка чакырды, ә үзе күренми, әллә безнең белән шаярып качып утыра микән? Әйдәгез без дә куяннан качабыз. (балалар чүгәләп утыралар, качалар).

   Тәрбияче шул арада куян уенчыгын ала..

Куян: Балалар, сез кайда?

Балалар: Монда! (сикереп торып басалар).

Куян: Балалар, сезгә минем урманда ошыймы? Ә минем дусларым белән танышысыгыз киләме?

Тәрбияче: Мин, балалар, куянның дусларын беләм, әйдәгез мин табышмак әйтәм, сез җавабын табып карагыз.

Ул үзе кечкенә генә,

Ләкин  берәүдән дә курыкмый,

Чөнки аның энәләре бар.

( Керпе) (2 слаид)

Аның койрыгы матур.

Ул агачтан, агачка сикереп йөри.

Чикләвекләр ярата.

( Тиен) (3 слаид)

Тәрбияче балаларның игътибарын экранга юнәлтә.

  • Балалар, бу нәрсә? (төлке). Төлке нинди? (матур, йомшак, хәйләкәр...).  

 (4 слайд)

  • Бу нәрсә? (бүре). Бүре нинди? (усал, матур, йомшак...). Бүре нәрсәгә ошаган? (эткә ошаган). (5 слайд)
  •  Бу нәрсә? (аю). Аю нинди? (зур, матур, көчле...). Аю нәрсә ашый?  

 (6 слайд)

  • Балалар, куянкай безгә бер бик матур уен алып килгән, ул  “Күбәләкне үз чәчәгә утырт” дип атла. Уйныйбызмы?

Уен: “Күбәләкне үз чәчәгенә утырт”

Тәрбияче: Куянкай без бит сиңа күчтәнәч алып килдек.

Куян: Рәхмәт ,балалар, минем кишер яратканын кайдан белдегез?

Тәрбияче: Балалар, куян тагын нәрсә ярата әле ул? (Үлән). Ә үлән бармы әле? (юк). Әйдәгез куянга үлән ясап бирәбез.

          Альбом битенә үлән ясау.

Куян балаларга: “Рәхмәт”- әйтә. “Ап-ак куян утыра” җырлы -уен уйнау. Куян белән саубуллашу. Атларга утырып өйгә кайту.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: Куян кунакка килгән. Тирә-юнь белән танышу.Уртанчылар төркеме.

Максат: Балаларны тәрбияче сөйләмен тыңлый һәм аңлый белергә; Кем? Нәрсә? Сорауларына дөрес җавап бирергә өйрәтү; яшелчә исемнәре, төсләр, саннар белән танышуны дәвам итү; фикерләү сәләтен үстерү;тата...

Зурлар төркеме өчен дәрес конспекты "Куян күчтәнәче"

Для детей старшего дошкольного возраста...

Тәрбияче:Мирзасалихова Лилия Вазыйх кызының 2016– 2020 нче елларга шәхси иҗади үсеш планы.

Тәрбияче:Мирзасалихова Лилия Вазыйх кызының 2016 – 2020 нче елларга шәхси иҗади үсеш планы. Иҗади үсеш темасы: “Татар халык иҗаты әсәрләрен өйрәнү аша балаларда әхлак сыйфатлары тәрбияләү.”...

Куян кызына кунакка

1 кечкенәләр төркемендә ата- аналарга күрсәтү өчен йомгаклау шөгыле итеп кулланырга мөмкин....

Куян кызына бияләйләр

Уртанчылар төркемендә ФЦКМ+рәсем белем бирү эшчәнлеге....

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Янил урта мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме тәрбиячесе Гильметдинова Ләйсән Газинур кызының үзбелемен күтәрү буенча эш планы

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Янил урта мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме тәрбиячесе Гильметдинова Ләйсән...