Куян кызына бияләйләр
план-конспект занятия по рисованию (средняя группа) на тему

Шайхутдинова Гузель Робертовна

Уртанчылар төркемендә ФЦКМ+рәсем белем бирү эшчәнлеге.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Куянга бияләйләр21.29 КБ

Предварительный просмотр:

МБДОУ ”Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш

Куян кызына бияләйләр

УРТАНЧЫЛАР ТӨРКЕМЕНДӘ РАЙОН МЕТОДИК БЕРЛӘШМӘСЕ  ӨЧЕН АЧЫК ШӨГЫЛЬ

Төзеде: 1 кв. категорияле тәрбияче

Шайхутдинова Г.Р.

Максат:балаларның белемнәрен системалаштыру, камилләштерү.

Тәрбия бурычы: балаларда бер- берсенә карата дустанә мөнәсәбәт,бер- берсе белән, тәрбияче белән иркен аралашу теләге, эш нәтиҗәләренә уңай  караш, ярдәмчеллек, кайгыртучанлык  хисе, киемнәргә сак караш тәрбияләү.

Үстерү бурычы:Киемнәр турындагы белемнәрен ныгыту, фикер йөртү,игътибарлык, иҗадилыкларын үстерү. Пумаланың өчы белән ясауалымын, котурдан чыгармыйча ясау осталыкларын  ныгыту.

Белем бирү бурычы:кышкы, җәйге көзге киемнәрне аера белүләренә , ел фасыллары белән киемнәр арасындагы бәйләнешне аңлауларына ирешү. Кием атамаларын актив сүзлекә кертү.Клей, мамык белән эшләүалымына өйрәтү.

Төп белем бирү өлкәсе: фцкм, рәсем.

Интеграль белем бирү өлкәсе: социальләштерү, камуникатив аралашу, сәламәтлек.

Методик алымнар һәм чаралар: сюрприз момент, уен, сорау – җавап, әңгәмә,  мактау, практик эш.

Җиһазлау:Көзге киемнәр кигән куян уенчыгы, көзге яфрак, балалар санынча җәй, көз, кыш көне кия торган киемнәр рәсемнәре.Яшел кулъяулык, кызыл-сары  кулъяулык, зәңгәрсу кулъяулык.Тегүченең ялгышлары булган рәсемнәр.“Нәрсә артык”слайд. Рәсем өчен әзер буялган парсыз бияләйләр, буяю өчен бияләйләр. Үрнәк өчен бияләйләр.

Сүзлек өстендә эш:Өс һәм аяк киемнәреатамалары.

Алдан үткәрелгән эш: “Кием кибетендә”с\р уен уйнау. Көзге киемнәрне карау. Логик фикерләүгә уеннар уйнау. А Алишның “Куян кызы” әкиятен сөйләтү.

Эшчәнлек төзелеше:

1.Оештыру моменты:

Исәнмесез, балалар! Бигерәк матур бүгенге көн әйдәгез бер- беребезгә хәерле көн телибез.

Хәерле көн миңа,

Хәерле көн сиңа,

Хәерле көн сезгә,

Хәерле көн безгә!

Ишек шакыган тавыш ишетелә.

- Балалар, ишек шакыйлар, кемдер безгә кунакка килә бугай. Кем килде икән, ничек уйлыйсыз? (балаларның җавабы). Ә мин кем килгәнен беләм, ул, безгә бик таныш булган әкият герое, аңа әнисе бик матур киез итекләр алып биргән...(Куян кызы).

- Бар әле, Гадел кунакны каршы ал.

Бала куянны алып керә, куянның аягында киез итекләр, өстенә җылы итеп киенгән.

- Исәнме, куянкай! Балалар, куянкай ничек итеп киенгән? Ни өчен? (балаларның җаваплары). Куянкай җылы итеп киенгән, чөнки хәзер көз вакыты. Балалар, әйдәгез куянкайга көз турында сөйләптә  күрсәтәбез.

Тәрбияче балаларга көзге яфрак бирә, балалар яфракны бер –берсенә биреп көз турында берәр җөмлә әйтәләр (теләгән балалардан гына сорарга да була).

 - Балалар,  уенга бирелеп кунагыбызны чишендерергә дә онытканбыз бит. Динара, куянның  өс киемен салдыр әле. Динара, син нәрсә эшләдең?  Шамил, куянның җылы чалбарын салдыр. Шамил, син  нәрсә эшләдең? Шул рәвешле балалар куянның  шапкасын, киезитекләрен салдыралар.

 - Балалар, куян моңсуланып утыра, аңа кызу икән,  әйдәгез аңа өреп  салкын һава китерәбез. (өрәләр)

 - Ой, балалар, безнең кунагыбыз җилдән бик курка икән бит, беләсезме нәрсә булган,  куянкайның әнисе кызының бөтен киемен юып тышка кибәргә элеп куйган, шул вакыт җил чыгып бөтен киемнәрне дә бутап бетергән, хәзер куянкай кайссы киемен җәй көне кия торган, кайссы көз көне кия торган, кайссын кыш көне кия торган икәнен белми икән. Балалар, әллә куянкайга ярдәм итеп карыйбызмы соң?

Балалар санынча җәй, көз, кыш көне кия торган киемнәр рәсемнәре таратыла. Яшел кулъяулык янына җәй көне кия торган киемнәр килә, кызыл-сары  кулъяулык янына көз көне кия торган киемнәр килә, зәңгәрсу кулъяулык янына кыш көне кия торган киемнәр килә.

 - Балалар, киемнәрне кем тегә? (тегүче), мин сезгә рәсемнәр бирәм, сез шуларда тегүченең ялгышларын табып карагыз. (Төркемнәрдә эш)

 - Булдырдыгыз, балалар, әйдәгез хәзер куянкай белән уйнап алабыз.

Уен: “Нәрсә артык”

СЛАЙД

1. Өс киемнәре, аяк кием.

2. Озын җиңле күлмәкләр, киска җиңле күлмәк.

3. Кесәле киемнәр, кесәсез кием.

4. Тун, киез итек, бияләй, панамка.

Физминутка.”Тышка чыгабыз”

Тәрбияче: Тышка чыгабыз, куртка кидек , шапка кидек, чалбар кидек, аяк киеме кидек, шарф быдык, бияләй кидек. Тәрбияче нәрсә кигәнне әйтә, ләкин дөрес хәрәкәт күрсәтми, балалар тәрбияче әйткән сүзгә дөрес хәрәкәт ясарга тиешләр.

 - Булдырдыгыз, балалар, безнең кунагыбыз да безнең белән тышка уйнарга чыга аламы? (б.җ.), ләкин аның нәрсәседер юк бугай (бияләе юклыгы ачыклана). Ничек ярдәм итербез икән куянкайга? (б.җ.). Балалар, беләсезме минем бит бик матур бияләйләрем бар, ләкин аларның парлары җитми, әйдәгез без сезнең белән шул бияләйләргә парларын ясап куянкайга бүләк итәбез. Куянкай үзенә ошаганнарын сайлап алыр.

Тәрбияче үрнәге.

Бала үрнәге.

Балалар эше.

Анализ. Куянкай балаларың эшен карап йөри, барысы да ошаганын әйтә, барлык бияләйләрне дә алып урмандагы иптәшләренә бирегә  теләгәнен әйтә.

 - Балалар, без бүген кемгә ярдәм иттек? Өйгә кайткач әти-әниләрегезгә нәрсә сөйләрсез микән?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Куян кызына кунакка" 1 кечкенләр төркеме

1 кеч. төркемендә ата- аналар өчен күрсәтелгән шөгыль...

Тәрбияче:Мирзасалихова Лилия Вазыйх кызының 2016– 2020 нче елларга шәхси иҗади үсеш планы.

Тәрбияче:Мирзасалихова Лилия Вазыйх кызының 2016 – 2020 нче елларга шәхси иҗади үсеш планы. Иҗади үсеш темасы: “Татар халык иҗаты әсәрләрен өйрәнү аша балаларда әхлак сыйфатлары тәрбияләү.”...

2017 -2021 уку елларына Мифтахова Г.И кызының үзбелемен күтәрү планы

2017 -2021 уку елларына  Мифтахова Г.И кызының үзбелемен күтәрү планы...

Куян кызына кунакка

1 кечкенәләр төркемендә ата- аналарга күрсәтү өчен йомгаклау шөгыле итеп кулланырга мөмкин....

«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Югары Симет “Ромашка” балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе тәрбиячесе Нигматова Гөлнәзирә Хөрмәтулла кызының 2017-2022 уку еллары өчен үз белемен күтәрү планы.

laquo;Татарстан Республикасы Саба  муниципаль районы Югары Симет «Ромашка» балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем муниципаль  бюджет учреждениесе.Тема: "Мәктәпкә әзе...

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Янил урта мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме тәрбиячесе Гильметдинова Ләйсән Газинур кызының үзбелемен күтәрү буенча эш планы

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Янил урта мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме тәрбиячесе Гильметдинова Ләйсән...