Конспект занятия по развитию речи в подготовительной группе
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа) на тему

Сайтакова Алина Насиховна

Конспект итогового  занятия по развитию речи в подготовительной группе на тему: "Белем иленә сәяхәт" 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл belem_ilen_syaht.docx22.31 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Белем иленә сәяхәт.

Максат: Сөйләм телен, тел байлыгын үстерү, ныгыту.

Бурычлар:

  1. Рәсемгә карап хикәя төзи белергә өйрәтү; табышмаклар, мәкалләр, тизәйткечләр ярдәмендә сүзлек запасын баету. Аваз схемасына карап сүзләр уйлап чыгару,сүзләр ярдәмендә җөмлә төзи белүне булдыру.
  2. Игътибарлыкны, хәтерне, ишетү, күрү сәләтен үстерү.
  3. Бер-берсенә карата ягымлылык, халык авыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

Төп интеграль белем бирү өлкәсе : аралашу.

Интеграль белем бирү өлкәләре : аралашу, танып белү, социальләштерү.

Методик алымнар һәм чаралар: уен, сүзле, күрсәтмә; сорау, бирем, мактау.

Кулланылган материал: Сюжетлы картиналар, флаглар, җиләк-җимешләр,яшелчәләр муляжлары, капчык.

Мөстәкыйль эш: Азилә б/н [Р]авазын ныгыту өстендә эш.

Сүзлек эше: тукталыш, күләвек.

Алдан эшләнелгән эш: табышмаклар, мәкалләр, тизәйткечләр өйрәнү; сюжетлы картинага карап хикәя төзергә өйрәтү; авазлар,иҗекләр анализы ясау.

НОД барышы.

Тәрбияче.  Балалар, бүген безгә кунаклар килгән, исәнләшик әле.

Балалар.   Исәнмесез.

Тәрбияче.  Әйдәгез әле үз-үзебезне мактап,матур сүзләр әйтик:

      -мин буген тырыш;

      - мин буген әдәпле;

      -мин бүген тәртипле,тыйнак,гүзәл, матур,ягымлы һ.б. Хәзер бер-беребезгә елмаеп карыйбыз.Балалар без сезнең белән бүген белем иленә сәяхәткә барабыз.Ә анда безне биремнәр көтә.Әгәр дә сез биремнәрне үтәп чыксагыз, сез мәктәпкә әзер булып чыгасыз. Сез әзерме, балалар?

Балалар.  Әзер

Тәрбияче.  Алайса киттек. Менә без табышмаклар, мәкалләр иленә килеп җиттек.Димәк, без сезнең белән табышмаклар,мәкалләр әйтергә тиеш булабыз.( Балалар бер-берсенә табышмаклар әйтешәләр,мәкалләр, тизәйткечләр әйтәләр). Афәрин, булдырдыгыз балалар,биремне үтәдегез.Бик күп табышмаклар,мәкалләр беләсез икән. Киләсе илгә күчик. Сүзләр, авазлар, иҗекләр иле. Монда бирем бар: “ Тактада аваз схемасы бирелгән. Сез бу схемага туры килгән сүзләр уйлап табыгыз” ( тартык+ сузык+ тартык)

Балалар.  Туп,шар, җәй,кыш,кул,күл һ.б.

Тәрбияче.   Шар сүзе кергән җөмлә төзегез әле

Балалар.  Әни миңа кибеттән шар алды.

( балалар шар сүзе кергән җөмләләр әйтәләр)

Тәрбияче.  Булдырдыгыз,афәрин! Балалар,мин сезгә җөмлә әйтәм, сез андагы сүзләр санын әйтерсез: “ Яз көне карлыгач җылы яктан кайта”

Балалар.   Бу җөмләдә алты сүз бар.

Тәрбияче.  Беренче сүз нинди?

Балалар.   Беренче сүз- яз

Тәрбияче.  Соңгы сүз нинди?

Балалар.   Соңгы сүз-кайта

Тәрбияче.  Өченче сүз нинди?

Балалар.    Өченче сүз- карлыгач

Тәрбияче.   Карлыгач сүзендә ничә иҗек бар?

Балалар.    Карлыгач сүзендә өч иҗек бар: кар-лы-гач

Тәрбияче.   Беренче иҗек нинди иҗек,анда ничә аваз бар?

Балалар.    Беренче иҗек - ябык иҗек, анда өч аваз бар: [к],[а],[р]

Тәрбияче.  Бу авазларга анализ бирегез әле

Балалар.   [к]-саңгырау тартык,[а]-калын сузык,[р]-яңгырау тартык.

Тәрбияче.  Икенче иҗек нинди иҗек?

Балалар.  Лы иҗеге ачык иҗек?

Тәрбияче.  Ни өчен?

Балалар.  Чөнки лы иҗеге сузык авазга тәмамлана

   (иҗекләрне атап,аваз санын билгеләп чыгалар)

Тәрбияче.  Афәрин! Бу илдәге биремнәрне дә үтәп чыктыгыз.Менә тагы бер ил.Бу антонимнар иле.Антонимнар алар капма-каршы сүзләр. Бу биремне без сезнең белән туп ярдәмендә үтәрбез.Түгәрәккә бастык,мин сезгә сүз әйтеп туп ыргытам,сез капма –каршы сүзен әйтеп тупны миңа кайтарырсыз.( ак-кара,биек-тәбәнәк, киң-тар,озын-кыска, матур-ямсез, чиста-пычрак һ.б.)

Тәрбияче.  Афәрин, антонимнар да беләсез икән.Сәяхәтебезне дәвам итәбез.Менә без җөмләләр илендә.Монда да бирем бар: “Сүзләрдән җөмлә төзергә”.

                 1.Алсу,яши, йорт,биек.

Балалар.  Алсу биек йортта яши

Тәрбияче. 2. Мин,юл, киң,барам.

Балалар.   Мин киң юлдан барам.

Тәрбияче. 3.Әти,минем,китап,укый,калын.

Балалар.   Минем әти калын китап укый

Тәрбияче. 4.Көне, яз, уяна,агачлар

Балалар.   Яз көне агачлар уяна

Тәрбияче.  5.Аяз,йөзе,күк.

Балалар.   Күк йөзе аяз

Тәрбияче. Булдырдыгыз балалар!Балалар карагыз әле нинди матур капчык,анда нәрсәдер бар.Әйдәгез санамыш ярдәмендә берегезне санап чыгарабыз,ул бер предметны ала һәм аның турында сөйләп бирәчәк.

Бала. Бу кишер.Кишер озынча,баллы,тәмле,кызгылт-сары.Ул түтәлдә үсә.

Тәрбияче. Азилә әйдә әле машинаны кабызабыз.

Азилә. Трррын-трррын-тррыннан-нан ( [р] авазын ныгыту)

Тәрбияче. Дәвам итәбез.

Бала.Бу алма.Алма түгәрәк,кызыл,баллы,тәмле.Ул агачта үсә.(шулай дәвам итәләр)

Тәрбияче.  Афәрин, бу илдәге биремнәрне дә үтәп чыктыгыз.

 -     Балалар бу хикәяләр иле.Утырыгыз урындыкларга.Карагыз әле нинди матур картиналар. Бу картинада кайсы ел фасылы сүрәтләнгән? Әйдәле Булат сөйләп бир әле.

Булат.      Бу картинада яз сүрәтләнгән.

Тәрбияче. Язгы үзенчәлекләрне санап чык әле.     

Булат.     Яз көне кояш ныграк җылыта.Кар эри.Гөрләвекләр ага.Түбәләрдән тамчылар тама.Кошлар җылы яктан кайталар.Агачлар,куаклар бөреләнә.Күләвекләр барлыкка килә.

Тәрбияче.    Нәрсә соң ул күләвек?

Балалар.    Күләвек –ул кар эреп җыелган су.

Тәрбияче.  Дөрес, булдырдың Булат, утыр.( башка ел фасыллары сүрәтләнгән картиналар турында да хикәя сөйләп чыгалар)

Тәрбияче.  Афәрин,балалар! Ә хәзер мин сезгә кыска гына хикәя сөйләп китәм.Сез аны игътибар белән тыңлап торыгыз,истә калдырыгыз,аннары миңа сөйләп бирерсез.

    Марат трамвайда бара иде. Тукталышта ишек ачылды.Аннан,кулына таяк тоткан бабай килеп керде.

   Марат сикереп торды да: “ Бабай,килегез,утырыгыз!”-диде. Бабай,Маратка зур рәхмәт укып, урынга утырды. “ Тәрбияле бала икәнсең”,- диде.Маратка бик күңелле булды.

Тәрбияче.  Балалар, нәрсә ул тукталыш?

Балалар.    Автобус, трамвай туктау урыны.

( балалар истә калганча сөйләп күрсәтәләр)

Тәрбияче.   Булдырдыгыз, балалар!Сез белем илен уңышлы үтеп чыктыгыз.Биремнәрне үтәдегез. Димәк, сез мәктәпкә әзер булып чыгасыз.  Балалар без сезнең белән нинди биремнәр үтәдек әле?

Балалар.  Табышмаклар, мәкалләр әйттек.

Балалар.  Схемага карап сүзләр уйлап таптык. Сүзләрне иҗеккә бүлдек.Сүзләрдән җөмләләр төзедек.

Тәрбияче.  Кайсы бирем сезгә авырлык тудырды?Кайсы биремнәр җиңел булды?  

 Шуның белән безнең шөгылебез тәмам,игътибарыгыз өчен рәхмәт!

        

«Каен җиләге» 46 нчы катнаш балалар бакчасы»

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

6 нчы номерлы мәктәпкә әзерлек төркемендә

сөйләм телен үстерү (коммуникция) буенча

белем бирү  йомгаклау конспекты

Тема: “ Белем иленә сәяхәт”

        Әзерләде: I категорияле                                  

        тәрбияче Сайтакова Алина

        Насиховна

        пед. стаж 6 ел

        Яр Чаллы - 2015


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интегративная НОД по развитию речи в подготовительной группе детей с ФФНР." Развитие связной речи в разных видах деятельности. Экспериментирование с водой"..

конспект НОДРазвитие связной речи в разных видах деятельности в подготовительной группе. Экспериментирование с водой.  используемые технологии:...

КОНСПЕКТЗАНЯТИЯ ПО РАЗВИТИЮ РЕЧИ В СТАРШЕЙ ГРУППЕ «БОЛЬШОЕ ТРАНСПОРТНОЕ ПУТЕШЕСТВИЕ»

В ходе занятия дети закрепляют знания о различных видах транспорта....

НОД по развитию речи в подготовительной группе по развитию речи "В гости к нам зима пришла"

Цель:расширение и обобщение знаний детей о зиме.Программные задачи:- расширять и активизировать словарь по теме «Зима»;- развивать умение поддерживать беседу, подбирать слова, пр...

Конспект открытого фронтального занятия в подготовительной группе с ОНР по физическому развитию и развитию речи в подготовительной группе. «12 апреля – День Космонавтики. Покорение космоса».

Конспект открытого фронтального занятия в подготовительной группе с ОНР по физическому развитию и развитию речи в подготовительной группе.«12 апреля – День Космонавтики.Покорение космоса&r...

Краткосрочный творческий проект по развитию речи в подготовительной группе «Развитие речи детей старших дошкольников»

Краткосрочный творческий проект по развитию речи в подготовительной группе«Развитие речи детей старших дошкольников»...

Краткосрочный творческий проект по развитию речи в подготовительной группе: «Развитие речи детей старшего дошкольного возраста»

Русское народное творчество не перестаёт восхищать и удивлять своим глубоким содержанием и совершенной формой. Оно постоянно изучается, и к нему обращены взоры историков, искусствоведов, пед...

Краткосрочный творческий проект по развитию речи в подготовительной группе: «Развитие речи детей старшего дошкольного возраста»

Прекрасно выявлена роль народного творчества в становлении детской деятельности, и прежде всего в игре, в действиях с игрушками. Трудно найти более ценный материал для развития худ...