Рабочая программа по обучению русскоязычных детей татарскому языку средней, старшей и подготовительной группе на 2015-2016 учебный год
рабочая программа по развитию речи (подготовительная группа) на тему

Давлетшина Налия Нурулловна

Рабочая программа  по обучениюрусскоязычных детей  татарскому языку средней, старшей подготовительной группе  на 2015-2016 учебный год

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon rabochaya_programma_na_2015-2016_uch.god_.doc638 КБ

Предварительный просмотр:

 Муниципальное бюджетное дошкольное

образовательное учреждение-Детский сад №1

«Золотой ключик» г.Агрыз Агрызского района

Республики Татарстан

Принято на заседании

 педагогического  совета

протокол  № 1

от  «  » сентября 2015 года

Утверждаю:

                     Заведующий МБДОУ д\с №1

                       ____________Г.Р.Шурманова

        « »______________2015г.                        

Рабочая программа  по обучению

русскоязычных детей  татарскому языку

средней, старшей  и подготовительной группе

на 2015-2016 учебный год

Воспитатель  :

I квл. кат. Давлетшина Н.Н.

2015г.

ЭЧТӘЛЕК

I.Аңлатма язуы....................................................................................................................3

2.Норматив документлар исемлеге...................................................................................3

3.Программаның максаты һәм  бурычлары.....................................................................4

4 Программа принциплары...............................................................................................5 

5.Татар телен өйрәтүдә кулланыла торган чаралар........................................................5

6.Эш төрләре һәм формалары...........................................................................................6

7.Татарча сөйләшергә өйрәткәндә куелган минимум бурычлар...................................6

8. Тәрбияләнүче балаларның яшь һәм индивидуаль үзенчәлекләре..........................7-10

9.Балаларга татар теле өйрәтү программасы................................................................10

10.Тематик план:

- “Минем өем” проекты (4-5 яшь)...............................................................15

- “Уйный – уйный үсәбез” проекты (5-6 яшь)............................................17

- “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты (6-7 яшь).......19

11.Эшчәнлекне үткәрү челтәре.........................................................................................21

12. Якынча комплекс-тематик план

           Уртанчылар төркеме.....................................................................................  24-28

                  Зурлар төркеме................................................................................................28-32

                  Мәктәпкә әзерлек төркеме.............................................................................32-35

Методик киңәшләр ...........................................................................................................35

- Сүзлек белән эшләү.....................................................................................36

- Аралашуга чыгу өчен нәтиҗәле чаралар булып аудиоязмалар, эш дәфтәрләре, анимацион сюжетлар тора.......................................................38

Кушымта  ..........................................................................................................................39

Күрсәтмә, таратма материаллар:

- “Минем өем” проекты (4-5 яшь)................................................................39

- “Уйный – уйный үсәбез” проекты (5-6 яшь).............................................39

- “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты (6-7 яшь)........41

Анимацион күренешләр:

- “Минем өем” проекты (4-5 яшь)................................................................42

- “Уйный – уйный үсәбез” проекты (5-6 яшь).............................................42

- “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты (6-7 яшь)........43

Диагностик материаллар:

- “Минем өем” проекты (4-5 яшь).............................................................44-50

- “Уйный – уйный үсәбез” проекты (5-6 яшь).........................................50-54

- “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты (6-7 яшь).....54-59

Файдаланылган әдәбият....................................................................................................60

1.АҢЛАТМА ЯЗУЫ.

“Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” Татарстан Республикасы Законында һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасында мәктәпкәчә милли белем бирү өчен кирәкле шартлар булдыру каралган. Татарстан Республикасы  Министрлар Кабинеты карары нигезендә кабул ителгән 2010 – 2015 елларда мәгарифне үстерү стратегиясендә (30.12.2010, №1174) – мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү учреждениеләре өчен рус һәм башка милләт балаларын татарча сөйләшергә өйрәтү программасы, укыту-методик комплектлары (УМК) төзү бурычы куелды.

Балалар бакчасында рус һәм башка милләт балаларын татарча сөйләшергә өйрәтү программасы (алга таба программа) “Мәктәпкәчә төп гомуми белем бирү программасы структурасына Федераль дәүләт таләпләре”нә (РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 23.11.2009 елда 655 нче карары) нигезләнеп төзелде.

Программа 4 яшьтән 7 яшькә кадәр булган рус телле балаларның татарча аралашырга өйрәтү эшчәнлекләрен үз эченә ала. Программа мәктәпкәчә яшьтәге баланың үсеш закончалыкларына, шәхси һәм эшлекле якын килү турындагы фундаменталь тикшеренүләргә, тел өйрәтү процессында методик стандарт итеп кабул ителгән коммуникатив технология принципларына, сөйләм барлыкка килү концепциясенә (Л. С. Выготский, В. В. Давыдов, Е. И. Пассов, П. Я. Гальперин), гамәли эшкәртмәләр һәм методик киңәшләргә, мәктәпкәчә мәгариф системасы эшчәнлеген ачыклаучы норматив хокукый актлар, нигезләмәләренә көйләнгән.

2.Норматив документлар исемлеге

  • Федеральный закон от 29.12.2012 N 273-ФЗ (ред. от 23.07.2013) «Об образовании в Российской Федерации»,
  • Приказ Минобрнауки России от 30.08.2013 N 1014 «Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам - образовательным программам дошкольного образования»,
  • ФЗ от 24.07.1998 № 124 – ФЗ (редакция от 25.11.2013 г.) «Об основных гарантиях ребенка в Российской Федерации»,
  • Приказ Минобрнауки РФ от 17.10.2013 «Об утверждении федерального государственного образовательного стандарта дошкольного образования»,
  • Постановление  Главного государственного санитарного врача  РФ от 15.05.2013 N 26 «Об утверждении СанПиН 2.4.1.3049-13 «Санитарно-эпидемиологические требования к устройству, содержанию и организации режима работы дошкольных образовательных организаций»  
  • Приказ Министерства труда и социальной защиты РФ от 18.10.2013 №544 «Об утверждении профессиональных стандартов педагога»;
  • Устав ДОУ
  • Образовательная программа МБДОУ д/с -№1 «Золотой ключик»
  •  ФГОС дошкольного образования (утверждено Советом Минобрнауки′ РФ 28.08.2013 г.).
  • Профессиональный стандарт педагога (педагогическая деятельность в′ сфере дошкольного, начального общего, основного общего, среднего общего образования). (Приказ Министерства труда и социальной защиты РФ от 18.10.2013. №544н).
  • Комментарии к ФГОС дошкольного образования (методические′ рекомендации Минобрнауки России от 28.02.2014 г. №08-249)
  • Согласно приказу Министерства народного образования ТАССР  № 108 от 04.03.1991 года «О мерах по улучшению изучения родного языка в дошкольных учреждениях» введены ставки воспитателя (по обучению детей татарскому языку) на 6 групп, с условиями оплаты по действующему законодательству.
  • НОД по обучению детей родному, татарскому (русскому) языкам в дошкольных образовательных учреждениях организуется в соответствии с методическими рекомендациями МО и Н РТ №15588/13 от 08.11.2014 г.
  • Положение о кабинете татарского языка.
  • Постановление от 30.12.2010г. №1174 «Об утверждении стратегии развития образования в республике Татарстан на 2010-2015 годы «Киләчәк», «Будущее».
  • Закон Республики Татарстан «О языках народов Республики Татарстан». Приказ от 29.06.2001г. № 463 «О мерах по улучшению изучения родного, татарского, русского языков в ДОУ».
  • Закон РТ от 12.01.2013г. №1-ЗРТ «Об использовании татарского языка как государственного языка Республики Татарстан». 4.5. Методические рекомендации № 15588/13 от 08.11.2013г. по организации обучения детей татарскому и русскому языкам в дошкольных образовательных организациях. 4.6. Методические рекомендации № 4886/8 от 05.08.2008г. по организации обучения детей татарскому (русскому) языкам в дошкольных образовательных учреждениях.
  • Письмо от 29 января 2013 г. № 968/13 «Об эффективном внедрении новых УМК». 4.8. Письмо от 6 февраля 2012 г. № 1279/12 «Об обеспечении ДОУ новыми УМК» с приложением.
  • “Балалар бакчасында рус балаларына татар теле өйрәтү: программа, методик киңәшләр, диагностика»/ «Обучение русскоязычных детей татарскому языку в детском саду», авт. З.М. Зарипова, Р.Г. Кидрячева, Р.С. Исаева и др.
  • Учебно-методический комплект «Говорим по-татарски» («Татарча сөйләшәбез»), по обучению русскоязычных детей 4-7 лет татарскому языку, авторы Зарипова З.М., Исаева Р.С., Кидрячева Р.Г.
  • Региональная программа дошкольного образования, авт. Р.К. Шаехова.
  • Методическое пособие по обучению родному татарскому языку детей 1 мл. гр. авт. Хазратова Ф.В. 22.11.2012 г

3.Программаның максаты һәм бурычлары:

-Татар теленә кызыксыну уяту, аралашу теләге тудыру.

-Үзара һәм зурлар белән көндәлек тормышта татарча аралашуга чыгу.

-Балаларның көнкүрешкә, җәмгыятькә кагылышлы сүзләр исәбенә сөйләмнәрен баету, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү.

Бурычлар:

1. Сүз байлыгы булдыру, сөйләм күнекмәләрен формалаштыру, активлаштыру һәм камилләштерү, сөйләмне аралашу чарасы буларак файдалана белү күнекмәләренә өйрәтү.

 2. Диалогта катнаша белү, көндәлек яшәештә аралашу, балада үзенең сөйләме белән кызыксыну  һәм сизгерлек уяту, хәтер, зиһен үстерү.

3. Сөйләм әдәбе (сорау, гозер, мөрәҗәгать итү, рәхмәт белдерү, исәнләшү, саубуллашу) кагыйдәләрен камилләштерү.

 

4.Программа принциплары.

Коммуникативлылык принцибы – балаларны татар телен аралашу чарасы буларак куллануга әзерләүгә корылган. Телне фән буларак түгел, ә аралашу чарасы буларак өйрәтү;

 Тел өйрәтү, тәрбия һәм үстерү бурычларының бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә тормышка ашыру принцибы;

Дәвамчанлык принцибы – балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәптә эзлеклелекне күздә тоту;

Белем бирү эшчәнлегенең мотивлашкан булу принцибы - бала материалны үзе өчен кызык булганда, үзенең шәхси ихтыяҗларына туры килгәндә генә кабул итә һәм фикерли башлый.  Телне өйрәтү процессында әкияти сюжетлар карау, кызыклы таныш геройлар (Акбай, Мияу) белән очрашу, уен элементларын куллану – тел материалын өйрәнүнең мотивлашкан булуын тәэмин итә. Телне аралашу, уен ситуацияләренә бәйләп өйрәнгәндә, балалар тел өйрәнүнең практик әһәмиятен тоялар, эмоциональ күтәренкелек туа һәм  алар тел материалын бик теләп үзләштерәләр.

Индивидуальләштерү принцибы - тел өйрәткәндә социаль шәхес сыйфатларын үстерүне күздә тоту. Балаларның яшь үзәнчәлекләрен исәпкә алу.

Күрсәтмәлелек принцибы – тел өйрәтүне көндәлек тормыштагы һәр төрле эшчәнлеккә бәйле рәвештә, аларның тирә-юньне танып белүенең төп чарасы булып торган уен аша үткәрү;

Интеграция принцибы – һәр сөйләм төренең үз үзәнчәлеген исәпкә алу, тәрбияче сөйләмен техник чаралар ярдәмендә (аудио, видеоязмада) тыңлау (аудирование), тел үзәнчәлекләрен төрле күнегүләрдә бирү, балаларның диалогик сөйләмен үстерү.

5.Татар телен өйрәтүдә кулланыла торган чаралар.  

  1. Эшчәнлек эшкәртмәләре, диагностик материаллар.
  2. Тавышлы күрсәтмәлелек (һәр проект өчен аудиоязмалар, анимацион сюжетлар, мультфильмнар).
  3. Картиналы һәм картиналы-дидактик күрсәтмәлелек (таратма һәм күрсәтмә рәсемнәр, җырлы-биюле уеннар, театр эшчәнлеге өчен материаллар.
  4. Символик, график күрсәтмәлелек (пиктограммалар).
  5. Күләмле күрсәтмәлелек (макетлар, муляжлар, уенчыклар)
  6. Интерактив уеннар.
  7. Эш дәфтәрләре.

6.Эш төрләре һәм формалары.

Программа бурычларын үтәүдә эш формаларының, практик гамәли алымнарның, чараларның әһәмияте зур. Төп эш төрләре булып түбәндәгеләр тора:

  1. Предметлар белән эш: тасвирлау, уенчык белән диалог төзү, уен һәм әкиятләрдә катнашу.
  2. Рәсемнәр белән эш: тасвирлау, үстерешле диалог.
  3. Сюжетлы-рольле уеннар.
  4. Әйлән-бәйлән, җырлы-биюле уеннар өйрәнү (аудиоязмага таянып).
  5. Театральләштерү, сәхнәләштерү (бармак театры, битлекләр, костюмнар, театр күрсәтү (әти-әниләргә, башка төркем балаларына).
  6. Хәрәкәтле уеннар: туп белән уеннар, “Командир” уены, әйлән-бәйлән уен, зарядка уеннары.
  7. Иҗади һәм ситуатив уеннар: рольле уеннар, интервью, ситуатив күнегүләр.
  8. Ситуатив, логик күнегүләрне ишетеп, аңлап эшләү.
  9. Үстерелешле диалоглар (зурлар һәм яшьтәшләре белән үзара аралашу).
  10. Аудиоязмалар тыңлау, кушылып әйтү, җырлау, кабатлау, ишеткән сүзне рәсемдә табып күрсәтү.
  11. Анимацион сюжетлар, мультфильмнар карау.
  12. Интерактив уеннар.

7.Минимум бурычлар.

Программа өч проектны һәм аларның  төп максатларын һәм бурычларын үз эченә ала:

“Минем өем” проекты (4-5 яшь).

Максат: Татар теленә кызыксыну уяту, аралашу теләге тудыру.

Бурычлар: 1. Сүз байлыгы булдыру, сөйләмдә активлаштыру.

          2. Гади диалогта катнаша белү, хәтер, зиһен үстерү.

          3. Бер – береңне тыңлау, ишетү сыйфатлары тәрбияләү.

“Уйный – уйный үсәбез” проекты (5-6 яшь).

Максат: Үзара һәм зурлар белән көндәлек тормышта татарча аралашуга чыгу.

Бурычлар: 1. Сүз байлыгын арттыру, сөйләм күнекмәләре формалаштыру.

          2. Гади сорауларны аңлап җавап бирү, мөрәҗәгать итә белү, көндәлек яшәештә аралашу.

          3. Әдәпле  итеп кара-каршы сөйләшә  белү күнекмәләрен тәрбияләү.

“Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты (6-7 яшь).

Максат: Балаларның көнкүрешкә, табигатькә, җәмгыятькә кагылышлы сүзләр исәбенә сөйләмнәрен баету, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү.

Бурычлар: 1.Сөйләмне аралашу чарасы буларак камилләштерү, файдалана белү күнекмәләренә өйрәтү.

2. Мөстәкыйль фикер йөртергә, җавап бирергә  күнектерү, балада үзенең сөйләме белән кызыксыну  һәм сизгерлек уяту.

3. Сөйләм әдәбе (сорау, гозер, мөрәҗәгать итү, рәхмәт белдерү, исәнләшү, саубуллашу) кагыйдәләрен камилләштерү.

Укыту методик комплектының эчтәлеге.

Һәр проект түбәндәгеләрне үз эченә ала:

  1. тематик план;
  2. эшчәнлек конспектлары;
  3. балалар һәм әти-әниләр өчен эш дәфтәрләре;
  4. аудиоязмалар;
  5. анимацион күренешләр;
  6. күрсәтмә, таратма материаллар;
  7. диагностик материаллар

8.Тәрбияләнүче балаларның индивидуаль һәм яшь үзенчәлекләре

Татарстан  Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Әгерҗе шәһәре «1нче «Алтын ачкыч» балалар бакчасы» муниципаль бюджет  мәктәпкәчә белем бирү  учреждениесендә 7 төркем формалашкан, 166 бала тәрбияләнә . Әгерҗе шәһәре «1нче «Алтын ачкыч» балалар бакчасы» муниципаль бюджет  мәктәпкәчә белем бирү  учреждениесе 10 сәгатлек режим белән  иртәнге 7.00-17.30 га кадәр 5 көн эшли.Татар теле шөгыле балалар бакчасында уртанчылар төркеменнән өйрәтелә башлый , атнага 3 шөгыль -15 минут, зурлар төркемендә 3 шөгыль -20 минут, мәктәпкә әзерлек төркемендә атнага 3 шөгыль -30 минут.Кечкенәләр төркемендә режим вакытларында уен рәвешендә атнага 3 тапкыр-10 минут уздырыла.

Төркемнәр исемлеге

саны

Балалар саны

Милли

үзенчәлекләре

татар

катнаш

башка милләт

Вторая группа раннего возраста (иң кечкенәләр төркеме)

1

26

11

5

8

Первая младшая группа (2-3 года)  (беренче кечкенәләр төркеме)

1

26

6

13

4

Вторая младшая группа (3-4 года) №1 , №3 (икенче кечкенәләр төркеме)

2

22

     }44

22

6

14

9

6

10

2

Средняя группа (4-5 лет) №4  (уртанчы төркеме)

1

26

6

5

15

Старшая группа (5-6 лет) №4  (зурлар төркеме)

1

24

14

5

5

Подготовительная к школе группа (6-7лет) №6 (мәктәпкә әзерлек төркеме)

1

21

9

7

3

4 – 5 яшьлек  балаларның яшь үзенчәлекләре.. Уртанчы мәктәпкәчә яшьтәге балаларның уен эшчәнлегендә рольле мөнәсәбәтләр барлыкка килә. Бу яшьтәге балалар кабул ителгәндә рольдән үзләрен аера башлыйлар. Уен процессында рольләр үзгәрергә мөмкин. Алар үзләре өчен түгел, ә уенн мәгънәле итү өчен уйный башлыйлар. Уендагы һәм чынбарлыктагы мөнәсәбәтләр аерымлана. Кечкенәләр белән чагыштырганда балалар бу яшьтә тигезлекне яхшы саклыйлар, зур булмаган тоткарлыкларны атлап чыгаралар. Туп белән күнегүләр катлаулана. Зиһенгә алу сәләте күбрәк үсеш ала. Балалар теге яки бу предметка охшашган форманы атый беләләр. Алар катлаулы объектларда гади формаларны аерып күрсәтә һәм гади формалардан катлаулы объектлар барлыкка китерә алалар. Балалар предмет төркемнәрен сенсорик билгеләре – зурлыгы, төсе буенча тәртипкә салырга, биеклек, озынлык һәм киңлек кебек параметрларны аерырга сәләтле. Хәтер күләме үсә. Балалар 7-8 предметның исемен истә калдыра алалар. Истә калдыру мөмкинлекләре үсә. Алар олылар тапшырган эшне истә калдралар, кечкенә шигырьләрне ятлый алалар һ.б. Тасвирлы фикерләү сәләте үсә башлый.. Алдан күрә белү сәләте үсә.. Балалар мөстәкыйль рәвештә бирелгән темага зур булмаган әкият уйлап чыгара алалар. Игътибарлык сәләте үсә. Бала 15-20 минут дәвамында игътибарын туплап эшли алырга сәләтле. Ул нинди дә булса эш эшләгәндә катлаулы булмаган шартны хәтерендә тотып тора ала. Авазлар әйтелеше һәм дикция яхшыра. Сөйләм балаларның активлыгын үстерә. Алар хайван тавышлары чыгаралар. Теге яки бу персонажның сөйләмен интонация белән аерып күрсәтә алалар. Сөйләмнең грамматик ягы үсеш ала. Балалар грамматик кагыйдәләр нигезендә яңа сүзләр уйлап чыгару белән мавыгалар. Бер-берсе белән аралашканда балаларның сөйләме ситуациягә бәйле, ә олылар белән аралашканда ситуациягә бәйләнмәгән була. Бала белән олыларның аралашу эчтәлеге үзгәрә. Ул бала элләккән конкрет ситуациядән читкә тайпыла. Танып белү мотивы алга чыга. Аралашу процессында алган мәгълүматлар бик үк аңлашылып бетмәсәләр дә, балада кызыксыну уяталар. Уен вакытында даими партнерлар барлыкка килә. Төркемдә лидерлар аерылып чыга башлый. Көндәшлек, ярышу барлыкка килә. Ярышу үзеңне башкалар белән чагыштыру өчен әһәмиятле. Бу үз чиратында Мин образының үсешенә, аның детальләштерүенә китерә. Бу яшьнең төп казанышлары уен эшчәнлеге үсү; рольле һәм 4 тормышчан үзара бәйләнешләр барлыкка килү; сүрәтләү эшчәнлеге үсү; үзең уйлап конструкцияләү; планлаштыру, зиһенгә алу сәләте камилләшү, образлы, хыялый фикерләү, танып белүдә мин-минлек (минеке генә дөрес дигән позиция); хәтер, игътибар, сөйләм, дәлилли белү сәләте үсү, олыларның хөрмәтенә ихтыяҗ формалашу, үпкәләүчәнлек, көндәшлек, ярышу кебек сыйфатлар барлыкка килү, Мин образының үсүе белән характерлана.

 5 яшьтән алып 6 яшькәчә балаларның яшь үзенчәлекләре. Бу яшьтәге балалар уен башыннан рольләрне бүлеп, шушы рольгә кереп уен ахырына кадәр уйный алалар. Уен барышында үзара мөнәсәбәт эчтәлеге буенча да, интонациясе буенча да рольгә туры килгән аралашу белән үрелеп бара. Балаларның чынлыкта аралашкан сөйләм теле, роль сөйләм теленнән аерылып тора. Балалар социаль мөнәсәбәтләрне аңлый башлыйлар, кайсыдыр роль башкалар белән чагыштырганда алар өчен якынрак була. Рольләр бүлгәндә төрле конфликтлар чыгарга мөмкин. Уен тирәлеге оешканлыгы күзәтелә, “үзәк” һәм “периферия” аерылып чыга. (“Больница” уенында үзәк – врач кабинеты, “Парихмахерская” уенында – чәч кисү залы – үзәк, көтү залы – периферия). Уеннарда балаларның эш гамәлләре күпкырлыга әйләнә. Сөйләм үсеше дәвам итә, бигрәк тә аваз ягы. Балалар сызгырулы, сонор һәм чыжылдаучы авазларны дөрес әйтә башлыйлар. Фонематик ишетү сәләте, сәнгатьле сөйләм теле көндәлек тормышта, сюжетлы рольле уеннарда үсә. Баланың аңга алуы катлаулы формалы объектларны анализлый алуыннан чыгып характерлана; гомумиләштерү, күз аллау, ирекле игътибар сәләте, сөйләме, “Мин” үсеш ала.

6 -7 яшьлек балаларның психик үсешенең яшь үзенчәлекләре. Алтынчы яшьтәге балалар уен башлаганчы балалар рольләрне бүлеше һәм эш- гамәлләрне яраклаштырып төзи беләләр.Уендагы мөнәсәбәтләр эчтәлек һәм интонация ягыннан алган рольгә туры килүче сөйләм белән үрелеп бара.Балаларның реаль мөнәсәбәтләре вакытындагы сөйләм рольдәге сөйләмнән аерыла.Балалар социаль мөнәсәбәтләрне үзләштерә һәм олыларның төрле эшчәнлекләрдәге буйсынучанлык позициясен аңлый башлыйлар.Уен тирәлеген оештырганда,мәгънәви яктан “үзәк” һәм “периферия” аерымлану күзәтелә (“Сырхауханә” уенында табиб кабинеты,”Чәчтараш” уенында чәч кисү залы шундый үзәк,ә көтү залы уен тирәлегенең перифериясе сыйфатында була).Балаларның уендагы эш-гамәләре күптөрлеләнә. Төсне , форма һәм зурлыкны,предметларның төзелешен аңлау,кабул итү камилләшә бара. Балаларның күзаллаулары системалаштырыла.Балалар төп төсләр һәм аларның төсмерләрен генә түгел,ә арадаш төсләрнең төсмерләрен дә , шулай ук турыпочмак, овал, өчпочмакларның формаларын да аералар һәм атыйлар.Бер дистә предметны зурлыклары буенча рәткә тезеп куя алалар. Зурлар төркемендә образлы фикер йөртү үсеше дәвам итә. Балаларның игътибар тотрыклылыгы үсә.Ирексез игътибардан аңлы игътибарга күчү күзәтелә. Сөйләм, шул исәптән аның аваз ягы камилләшү дәвам итә.Балалар сызгырулы,чыжылдаулы һәм сонор авзларны дөрес әйтә башлыйлар.Шигырьләр укыганда,сюжетлы-рольле уеннар вакытында һәм көндәлек тормышта фонематик ишетү сәләте,сөйләмнең сәнгатьлелеге үсә,грамматик төзелеше камилләшә.Балалар барлык сүз төркемнәрен кулланалар,сүз уйлап чыгару белән актив шөгыльләнәләр.Сүз байлыклары арта.Синоним белән антоним актив кулланылышка керә.Бәйләнешле сөйләм үсә.Балалар эчтәлекне дә,рәсемнәр буенча да иң мөһимен генә түгел,ә детальләрне дә кертеп сөйли ала башлыйлар. Бу яшьнең казанышлары түбәндәгеләр белән характерлана:уен эшчәнлегендә рольләр бүешү;уен пространствосын төзи белү;югары нәтиҗәлеге белән аерылып торган рәсем эшчәнлегенең алга таба үсеше; конструкцияләүдә үрнәкне карап гомумиләштерә белү.Зиһенгә алу объектларның катлаулы формаларын анализлау белән характерлана;фикерләү чараларын(схемалы,комплекслы кузаллаулар,цикллы үзгәрешләр турында кузаллаулар)үзләштерү белән бергә фикер йөртү сәләте үсә,гомумиләштерү күнекмәләре уйлап чыгару сәләте,тотрыклы игътибар,сөйләм,Мин образы үсә.

10.Балаларга татар теле өйрәтү программасы

«Минем өем» проекты (4–5 яшь)

М а к с а т: Татар теленә кызыксыну уяту, аралашу теләге тудыру.

Б у р ы ч л а р: 

1. Сүз байлыгы булдыру, сүзләрне сөйләмдә активлаштыру.

2. Гади диалогта катнаша белү, хәтер, зиһен үстерү.

3. Бер-береңне тыңлау, ишетү сыйфатлары тәрбияләү.

4–5 яшьлек балаларга татар теле өйрәтү бурычлары

         «Минем өем» проекты темалары («Гаилә», «Ашамлыклар», «Уенчыклар», «Саннар») буенча бирелгән лексиканы төрле ситуацияләрдә ишетеп, аңлап куллана белергә өйрәтү, сөйләм күнекмәләре булдыру.

        Балаларның тирә-юнь күзаллавын киңәйтә бару, югарыда күрсәтелгән темага караган сүзләр хисабына сүз байлыгын арттыру өстендә эшләү, татар телендә сөйләшә башлау теләге уяту.

       Сүзләрне актив үзләштерүләренә ирешү өчен, әйбер исемнәренең мәгънәсен аңлату һәм аларны дөрес әйтү күнегүләре эшләү. Иң якын кешеләр (әти, әни, бабай, әби, малай, кыз), яраткан уенчыклар (туп, машина, курчак, эт, песи куян, аю), ашамлыклар (алма, ипи, сөт, чәй) һәм саннар (бер, ике, өч, дүрт, биш) хисабына сүзлекне баету һәм активлаштыру. Өйрәнгән сүзләрне аерым, күмәк, тәрбияче ярдәмендә кабатлый белү күнекмәләре булдыру (Алма бир. Мә, алма).

         Бу кем? Бу нәрсә? сорауларына аңлап җавап бирергә өйрәтү.

    – Бу кем? – Бу – әти.

    – Бу нәрсә? – Бу – туп.

Нинди? соравын аңларга, дөрес җавап бирергә. өйрәтү

    – Туп нинди? – Кечкенә.

    – Машина нинди? – Матур.

Әйбернең билгесен ачыклау максаты белән куела торган сорауларны аңларга һәм сөйләмдә җавап кайтарырга өйрәтү (зур, матур, йомшак, кечкенә, чиста, әйбәт, пычрак, тәмле).

     – Бу нәрсә? – Бу – туп.

     – Туп нинди? – Туп түгәрәк (зур, матур, кечкенә, чиста, әйбәт).

Тәрбияче әйткән сүзләрне, кыска фразаларны балаларның кабатлап әйтә белүләренә ирешү өстендә эшләү. Аларның өлкәннәр кушкан катлаулы булмаган биремнәрне аңлап үти белүләренә ирешү (мә, бир, утыр, аша, эч, уйна, ю, ал).

     – Мә куян(ны).

     – Бир куян(ны).

 Тәрбияче әйткән билге буенча предметны табу, күрсәтә белергә өйрәтү. Зур машина(ны) ал. Тәмле алма бир. Үз исемен дөрес әйтә, исәнләшә, саубуллаша белергә өйрәтү, сүзләрне дөрес, урынлы куллану.    Исәнме!

     – Исәнмесез! Сау бул!

     – Сау булыгыз! Мин – кыз.

     – Мин – Оля. Мин – малай.

     – Мин – Коля.

Таныш предметларның исемнәрен ныгыту, куелган сорауга раслау, инкарь итү сүзләрен (әйе, юк) дөрес кулланырга өйрәтү.

     – Син Коля(мы)?

     – Әйе.

     – Син кыз(мы)?

     – Юк, мин – малай.

 Мин, син алмашлыкларын аңларга һәм урынлы кулланырга өйрәтү.

    – Син кем?

    – Мин – Коля.

Кечкенә күләмле шигырьләр, җырлар өйрәтү.                            

Шигырь

Туп-туп,

Зур туп.

Сикер-сикер,

Зур туп.

Туп-туп,

Кечкенә туп.

Сикер-сикер,

Кечкенә туп.

Җыр

Әллә-лә, әллә-лә, карусель әйләнә,

Матур курчак әйләнә,

Зур-зур аю әйләнә,

Кечкенә куян әйләнә.

Әллә-лә, әллә-лә, карусель әйләнә,

Матур курчак әйләнә,

Зур-зур аю әйләнә,

Кечкенә куян әйләнә

“Уйный – уйный үсәбез” проекты. (5-6 яшьлек балалар  өчен)

М а к с а т: Үзара һәм зурлар белән көндәлек тормышта татарча аралашуга чыгу.

 Б у р ы ч л а р:

1. Сүз байлыгын арттыру, сөйләм күнекмәләре формалаштыру.

2. Гади сорауларны аңлап җавап бирү, мөрәҗәгать итә белү, көндәлек яшәештә аралашу.

3. Әдәпле итеп кара-каршы сөйләшә белү күнекмәләре тәрбияләү.

5–6 яшьлек балаларга татар теле өйрәтү бурычлары

        «Уйный-уйный үсәбез» проекты темалары («Гаилә», «Ашам лыклар», «Уенчыклар», «Саннар», «Яшелчәләр», «Савыт-саба», «Киемнәр», «Шәхси гигиена», «Өй җиһазлары», «Бәйрәмнәр») буенча бирелгән лексиканы төрле эшчәнлектә (уен, аралашу, музыка, хезмәт, хәрәкәт) ишетеп, аңлап куллана белергә өйрәтү, сөйләм күнекмәләре булдыру.

        Яңа сүзләр хисабына баланың сөйләмен баету, тулыландыру (кишер, суган, бәрәңге, шалкан, кыяр, кәбестә, аш, ботка, кашык, тәлинкә, чынаяк, күлмәк, чалбар, бит, кул, баш, бармак, аяк, өстәл урындык, карават, баллы, ничә, күп, нинди, алты, җиде, сигез, тугыз, ун, сары, зәңгәр, нәрсә кирәк, юа, ки, киенә, сала, сал, йокла, хәерле көн, яратам, бар).

 Санау күнекмәләрен ныгыту, сөйләмдә камилләштерү.

  – Ничә туп?

  – Ике туп.

  – Ничә алма?

 – Биш алма.

Нәрсә кирәк? Нинди? Ничә? сорауларын аңлап, мөстәкыйль рәвештә куя һәм дөрес җавап бирә белергә өйрәтү.

  – Ничә кишер (суган, бәрәңге, кәбестә, шалкан, кыяр)? Сана.

  – Ике (1–10) кишер (суган, бәрәңге, кәбестә , кыяр).

Раслау һәм инкарь итү сүзләрен (әйе, юк) ныгыту, урынлы куллану.

  – Бу матур туп?

  – Әйе, матур туп

  – Син зур малай?

 – Юк, мин – зур кыз.

  Исем + сыйфат конструкциясен сөйләмдә активлаштыру.

   – Бу – зәңгәр тәлинкә.

   – Бу күлмәк  чиста, матур, сары.

     «Минем өем» проекты буенча өйрәнелгән боерык фигыльләрне  ныгыту (аша, эч, утыр, ю, уйна, йокла), яңа боерык фигыльләрне (ки, сал) сөйләмдә аңлап, дөрес куллана белергә  өйрәтү, активлаштыру.

       Алган белемнәрен, сөйләм күнекмәләрен үстерешле диалогларда, уеннарда, ситуатив күнегәләрдә камилләштерү.

 – Нәрсә кирәк?

 – Урындык (өстәл, карават) кирәк.

– Нинди урындык?

 – Зур (кечкенә, сары, яшел, зәңгәр) урындык.

– Ничә урындык?

  – Бер урындык.

  – Мә бер зур урындык.

  – Рәхмәт.

Кечкенә күләмле шигырьләр, җырлар өйрәтү.

Бар матур бакча,

Анда кишер үсә.

Менә шундый кишер зур,

Менә шундый кечкенә.

К у ш ы м т а:

Кишер, кишер, кил әле,

Биеп, биеп кит әле.

Әллә-лә,әллә-лә,

Биеп, биеп кит әле

«Без инде хәзер зурлар – мәктәпкә илтә юллар» проекты (6–7 яшь)

М а к с а т : Балаларның көнкүрешкә, табигатькә, җәмгыятькә кагылышлы сүзләр исәбенә сөйләмнәрен баету, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү.

Б у р ы ч л а р : 

1. Сөйләмне аралашу чарасы буларак камилләштерү, файдалана белү күнекмәләренә өйрәтү.

 2. Мөстәкыйль фикер йөртергә, җавап бирергә күнектерү, балада үзенең сөйләме белән кызыксыну һәм сизгерлек уяту.

 3. Сөйләм әдәбе (сорау, гозер, мөрәҗәгать итү, рәхмәт белдерү, исәнләшү, саубуллашу) кагыйдәләрен камилләштерү.

6–7 яшьлек балаларга татар теле өйрәтү бурычлары

         «Без инде хәзер зурлар – мәктәпкә илтә юллар» проекты темалары («Гаилә», «Ашамлыклар», «Уенчыклар», «Саннар», «Яшелчәләр», «Савыт-саба», «Киемнәр», «Шәхси гигиена», «Өй җиһазлары», «Бәйрәмнәр», «Танышу», «Тату гаилә», «Дусларны сыйлыйбыз», «Кунак килде», «Кафега барабыз», «Күңелле уеннар», «Без циркта», «Безнең дуслар», «Чана шуабыз», «Без биибез», «Күңелле сәяхәт», «Мәктәп», «Без әкият яратабыз») буенча бирелгән лексиканы төрле эшчәнлектә (танып белү, уен, аралашу, музыка, хезмәт, хәрәкәт) ишетеп, аңлап куллана белергә өйрәтү, сөйләм күнекмәләрен булдыру.

          Яңа сүзләр хисабына баланың сөйләмен баету, тулыландыру (тычкан, нишли, йоклый, утыра, ашый, эчә, нишлисең, ашыйм, эчәм, уйный, уйныйм, утырам, барам, кая барасың, син нишлисең, сикер, сикерәм, сикерә, йөгерә, төлке, йөгер, йөгерәм, чәкчәк, өчпочмак, яшь, бүре, керпе, тавык, әтәч, ат, кәҗә, сыер, үрдәк, чеби, чана, шуа, шуам, бие, бии, биим, кара, соры, җылы, салкын, җырла, җырлыйм, китап укый, рәсем ясыйм, укыйм, дәфтәр, бүләк, бәйрәм, мәктәп).

          Бу кем? Бу нәрсә? Нәрсә кирәк? Нинди? Ничә? Нишли? Син нишлисең? Кая барасың? сорауларын аңлап, мөстәкыйль рәвештә куя һәм дөрес җавап бирә белергә өйрәтү.

     – Алло. Исәнме (хәерле көн)?!

     – Исәнме (хәерле кән)! Син кем?

    – Мин – Петя.

    – Хәлләр ничек, Петя?

    – Әйбәт. Хәлләр ничек, Аня?

    – Әйбәт.

    – Аня, нишлисең?

    – Банан (ипи, алма) ашыйм. Петя, нишлисең?

    – Сөт (лимонад, чәй) эчәм.

    – Сау бул, Петя.

    – Сау бул, Аня.

          Фигыльләр белән лексиканы баету (ашый – ашыйм, эчә – эчәм, утыра – утырам, уйный – уйныйм, йоклый – йоклыйм, бии – биим, җырлый – җырлыйм, рәсем ясый – рәсем ясыйм, укый – укыйм, йөгерә – йөгерәм, чана шуа – чана шуам, сикерә – сикерәм, бара – барам, ярата – яратам).

      – Саша сикерә.

      – Саша нишли?

      – Саша сикерә.

      – Саша, син нишлисең?

      – Мин сикерәм.

 Җырлар, шигырьләр өйрәнү.

Мин барам, барам, барам,

Казанга барам, барам.

Әйе шул, әйе шул,

Казанга барам, барам.

Мин җырлыйм, җырлыйм, җырлыйм,

Мин матур җырлыйм, җырлыйм.

Мин җырлыйм, җырлыйм, җырлыйм,

Мин матур җырлыйм, җырлыйм.

Лә-лә-лә-лә, лә-лә-лә-лә,

Мин матур җырлыйм, җырлыйм.

Мин биим, биим, биим,

Мин матур биим, биим.

Мин биим, биим, биим,

Мин матур биим, биим.

Лә-лә-лә-лә, лә-лә-лә-лә,

Мин матур биим, биим

Тематик план

 «Минем өем» проекты (4–5 яшь)

Лексик минимум – якынча 62 сүз.

Үзләштерү өчен тәкъдим ителгән сүзләр: әти, әни, кыз, малай, мин, исәнмесез, исәнме, сау булыгыз, сау бул, эт, песи, әйе, юк, әби, бабай, әйбәт, ипи, алма, сөт, чәй, рәхмәт, мә, тәмле, кил монда, утыр, бир, аша, эч, туп, зур, кечкенә, матур, курчак, куян, аю, хәлләр ничек, уйна, пычрак, чиста, ю, бер, ике, өч, дүрт, биш, утырыгыз, басыгыз, ал; Ничә? Нинди? Бу кем? Кем юк? Син кем? Кем анда?

Сөйләм үрнәкләре:

-Бу кем?

-Әти (әни, бабай, әби, кыз, малай).

-Кем юк?

-Әти (әни, бабай, әби, малай, кыз).

-Исәнмесез.

-Син кем?

-Мин Коля (Оля).

-Мин малай.

-Сау булыгыз!

-Исәнме, әни (әти, бабай, әби, кыз, малай, Мияу, Акбай).

-Сау бул, әни (әти, бабай, әби, кыз, малай)

-Кем анда?

-Мин песи. Мин Мияу.

-Кил монда.

-Мин эт. Мин Акбай.

-Кил монда.

-Син Коля?

-Әйе, Коля.

-Син малай (кыз)?

-Әйе (юк).

-Әти? (әни, бабай, әби, кыз, малай).

-Әйе.

-Әни? (әти, бабай, әби, кыз, малай).

-Юк.

-Малай?

-Юк, кыз.

-Кыз?

-Әйе, кыз.

-Хәлләр ничек?

-Әйбәт

-Бу нәрсә?

-Аю (курчак, куян, туп).

-Аю (курчак, куян, туп) нинди?

-Аю (курчак, куян, туп) зур (матур, кечкенә, әйбәт).

- Аю (курчак, куян, туп) нинди?

- Аю (курчак, куян, туп) зур (кечкенә, матур, әйбәт).

-Аю (курчак, куян, туп)?

-Әйе.

-Курчак (аю, куян, туп)?

-Юк.

-Бу нәрсә?

-Аю (курчак, куян, туп).

-Мә, аю (курчак, куян, туп). Уйна.

-Коля, кил монда. Уйна.

-Оля, кил монда. Уйна.

- Аю (курчак, куян, туп) бир.

- Аю (курчак, куян, туп) нинди?

- Аю (курчак, куян, туп) зур.

- Аю (курчак, куян, туп) кечкенә.

- Мә, зур аю (курчак, куян, туп).

- Мә, кечкенә  аю (курчак, куян, туп).

-Аю (курчак, куян), кил монда. Аша (утыр, эч, уйна).

-Коля (Оля), аю (курчак, куян, туп) ю.

-Туп (курчак, куян, аю) нинди?

-Туп (курчак, куян, аю) пычрак (чиста).

-Туп ю.

- Туп чиста?

- Юк, туп пычрак.

(Әйе, туп чиста).

Ю, ю, ю – туп (курчак, аю, куян) ю.

-Ничә?

-Бер (ике, өч, дүрт, биш) алма.

-Ничә малай?

-Бер (ике, өч, дүрт, биш) малай.

-Ничә кыз?

-Бер (ике, өч, дүрт, биш) кыз.

-Өч?

-Юк.

-Ике?

-Әйе.

-Ничә аю (туп, курчак, куян)?

-Бер (ике, өч, дүрт, биш) аю.

Уйный-уйный үсәбез» проекты (5–6 яшь)

Лексик минимум – якынча 45 сүз.

Үзләштерү өчен тәкъдим ителгән сүзләр: кишер, нинди, баллы, ничә, суган, бәрәңге, алты, җиде, сигез, тугыз, ун, кыяр, кәбестә, кызыл, сары, яшел, кирәк, юа, нәрсә кирәк, аш, ботка, кашык, тәлинкә, чынаяк, зәңгәр, күлмәк, чалбар, ки, сал, йокла, бит, кул, өстәл, урындык, карават, яратам, бар, хәерле көн, күп; Нәрсә бар?  Бу нәрсә?

Уртанчылар төркемендәге темалар (гаилә, ашамлыклар, уенчыклар, саннар) ел дәвамында кабатлана. 

Сөйләм үрнәкләре:

-Бу нәрсә?

-Кишер.

-Мә, кишер.

-Нинди кишер (суган, бәрәңге, кәбестә, кыяр)?

-Зур (кечкенә) кишер (суган, бәрәңге, кәбестә, кыяр)

-Мә, зур (кечкенә) кишер (суган, бәрәңге, кәбестә, кыяр)

-Рәхмәт.

-Зур кишер (суган, бәрәңге, кәбестә, кыяр)

-Кечкенә кишер (суган, бәрәңге, кәбестә, кыяр)

-Чиста кишер (суган, бәрәңге, кәбестә, кыяр)

-Пычрак кишер (суган, бәрәңге, кәбестә, кыяр)

-Кишер (суган, бәрәңге, кәбестә, кыяр) нинди?

-Кишер (суган, бәрәңге, кәбестә, кыяр) тәмле, зур (кечкенә), матур, чиста (пычрак)

-Оля, кыяр (суган, бәрәңге, кәбестә, кишер) бир.

-Мә, кыяр (суган, бәрәңге, кәбестә,кишер).

-Рәхмәт.

-Коля, (1-10) кәбестә (суган, бәрәңге, кишер, кыяр) бир.

-Мә, (1-10) кәбестә (суган, бәрәңге, кишер, кыяр).

-Сау бул, Коля.

-Ничә кыяр (суган, бәрәңге, кәбестә, кишер)?

-Бер (1-10) кыяр (суган, бәрәңге, кәбестә, кишер).

-Кыяр (суган, бәрәңге, кәбестә, кишер) пычрак.

-Бу туп.

-Туп (алма) нинди?

-Туп (алма) сары (кызыл, яшел)

-Нинди туп (алма) юк?

-Кызыл (сары, яшел) туп (алма) юк.

-Кишер (суган, бәрәңге, кәбестә, кыяр) кирәк?

-Кирәк.

-Коля, нәрсә кирәк?

-Кыяр (суган, кишер, бәрәңге, кәбестә) кирәк.

-Нинди кыяр?

-Яшел (тәмле, чиста) кыяр.

-Кыяр (суган, кишер, бәрәңге, кәбестә) пычрак.

-Мә, кыяр (суган, кишер, бәрәңге, кәбестә) ю.

-Оля кыяр ( суган, кишер, бәрәңге, кәбестә) юа.

тәмле аш (ботка, сөт, ипи, чәй)

-Нәрсә кирәк?

-Аш (ботка, сөт, ипи, чәй, кишер, кәбестә, кыяр, бәрәңге) кирәк.

-Нинди аш (ботка, сөт, ипи, чәй, кишер, кәбестә, кыяр, бәрәңге)?

-Тәмле аш (ботка, сөт, ипи, чәй, кишер, кәбестә, кыяр, бәрәңге).

-Мә, аш (ботка, сөт, ипи, чәй, кишер, кәбестә, кыяр, бәрәңге) аша (эч).

-Рәхмәт. Аш (ботка, сөт, ипи, чәй, кишер, кәбестә, кыяр, бәрәңге) тәмле.

-Кашык (тәлинкә, чынаяк) бир.

-Нинди кашык (тәлинкә, чынаяк)?

-Зур (кечкенә, сары, яшел, кызыл, зәңгәр).

-Ничә кашык (тәлинкә, чынаяк)?

-(1-10 га) кашык (тәлинкә, чынаяк).

-Мә, (1-10) кашык(тәлинкә, чынаяк).

-Мә, кызыл (сары, яшел, зәңгәр). чынаяк (тәлинкә, чынаяк).

яшел (кызыл, сары, зәңгәр) күлмәк (чалбар).

чиста күлмәк (чалбар).

матур күлмәк (чалбар).

күлмәк (чалбар) юк.

-Оля, күлмәк (чалбар) бир.

-Нинди күлмәк (чалбар)?

-Сары (кызыл, яшел, зәңгәр) күлмәк (чалбар).

-Ничә күлмәк (чалбар)?

-Бер (1-10) күлмәк (чалбар).

-Курчак, чалбар (күлмәк) ки (сал).

-Оля, чалбар (күлмәк) бир.

-Мә, чалбар (күлмәк).

-Рәхмәт. Курчак, мә, чалбар (күлмәк) ки (сал).

-Курчак, йокла.

-Хәерле көн.

-Мә су, бит (кул) ю.

-Бит (кул) чиста.

-Зур аю, мә зур карават (өстәл, урындык).

-Кечкенә аю, мә кечкенә карават (өстәл, урындык).

-Нәрсә кирәк?

-Карават (өстәл, урындык) кирәк.

-Нинди карават?

-Зур (кечкенә, сары, яшел, зәңгәр) карават.

-Мә, зур карават.

-Рәхмәт.

-Мин алма (ипи, сөт, чәй, ботка, аш, кыяр, кәбестә, бәрәңге, кишер) яратам.

-Мин Коля(ны) (Оля(ны) яратам.

-Мин курчак(ны) (аю(ны), песи(не), эт(не), куян(ны) яратам.

-Нәрсә бар?

-Туп (курчак) бар.

-Нәрсә юк?

-Туп (курчак) юк.

“Бар”, “Юк” сүзләрен кулланып “Гаилә”, “Яшелчә” “Уенчыклар” темаларын кабатлау.

Диалогларны кабатлау.

“Кибетле” уеннары.

“Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты (6-7 яшь)

Лексик минимум  якынча 60 сүз.

Үзләштерү өчен тәкъдим ителгән сүзләр: син кем, хәерле көн, тычкан, йоклый, утыра, ашый, эчә, ашыйм, эчәм, уйный, уйныйм, утырам, барам, сикер, сикерәм, сикерә, йөгерә, төлке, йөгер, йөгерәм, чәк-чәк, өчпочмак, яшь, бүре, керпе, тавык, әтәч, үрдәк, чана, шуа, шуам, бие, бии, биим, ак, кара, җырла, җырлыйм, зур рәхмәт, китап укый, рәсем ясыйм, укыйм, дәфтәр; Бу кем? Бу нәрсә? Нишли? Нишлисең? Кая барасың? Син нишлисең? Нәрсә яратасың?

Проектның эчтәлеге уртанчылар,  зурлар төркемендә өйрәнгән сүзләргә таянып аралашуга  корылган.

Сөйләм үрнәкләре:

-Хәерле көн, әни (әти, бабай, әби).

-Хәерле көн, Оля (Коля).

-Песи нишли?

-Песи йоклый.

-Әни нишли?

-Әни утыра.

-Коля нишли?

-Коля ашый (эчә).

-Мияу, нишлисең?

-Ашыйм.

-Акбай, нишлисең?

-Эчәм.

-Оля (Коля), нишлисең?

-Уйныйм.

-Кая барасың?

-Кафега барам.

-Син нишлисең?

-Мин бәрәңге ашыйм (чәй эчәм, уйныйм, барам, утырам, йоклый)

Туп, туп

Матур туп.

Сикер-сикер,

Матур туп.

Куян сикерә (йөгерә).

Туп сикерә.

Песи сикерә (йөгерә).

Төлке сикерә (йөгерә).

-Йөгер! Син нишлисең?

-Мин йөгерәм.

-Мин чәк-чәк ашыйм.

-Мин өчпочмак ашыйм.

-Сиңа ничә яшь?

-6 яшь.

-Мин бүре. Мин зур, матур, чиста.

Әтәч зур, матур

Тавык кечкенә, матур

-Син кем?

-Мин үрдәк.

Куян чана шуа.

Мин чана шуам.

-Аю, әйдә, бие!

-Оля кызыл шар ярата?

-Юк.

-Оля яшел шар ярата?

-Әйе, мин яшел шар яратам.

-Cин нишлисең?

-Мин җырлыйм.

җырлыйбыз

зур рәхмәт

Кыз китап укый.

рәсем ясыйм-алма ясыйм

мәктәп

-Кем укый.

-Мин укыйм.

Терем-терем, теремкәй,

Зур түгел, кечкенә.

Теремкәйдә тычкан яши.

Теремкәйдә куян яши.

Теремкәйдә бүре яши.

Теремкәйдә төлке яши.

Теремкәйдә аю яши.

Алар бик дус.

-Кәҗә кая?

-Әнә, кәҗә кәбестә ашый. Кәҗә кәбестә ярата.

-Мин ипи яратам. Песи, син нәрсә яратасың?

-Мин сөт яратам. Сөт тәмле.

-Мә, кәҗә, ботка аша.

-Юк, кәбестә яратам. Кәбестә тәмле.

Рус балаларына татар телен өйрәтү буенча бердәм белем бирү челтәре

Атна исемнәре

Төркем исемнәре

Дүшәмбе  Понедельник

1)уртанчылар төркеменең беренче төркемчеге

2)уртанчылар төркеменең икенче төркемчеге

3)Мәктәпкә әзерлек төркеме

Сишәмбе

Вторник

1)Зурлар төркеменең беренче төркемчеге

2)Зурлар төркеменең икенче төркемчеге

Чәршәмбе Среда

1)уртанчылар төркеменең беренче төркемчеге

2)уртанчылар төркеменең икенче төркемчеге

Пәнҗешәмбе Четверг

1)Зурлар төркеменең беренче төркемчеге

2)Зурлар төркеменең икенче төркемчеге

3) Мәктәпкә әзерлек төркеме нең беренче төркемчеге

4) Мәктәпкә әзерлек төркеме нең икенче төркемчеге

Җомга

Пятница

1)уртанчылар төркеме

2)зурлар төркеме

3) Мәктәпкә әзерлек төркеме нең беренче төркемчеге

4) Мәктәпкә әзерлек төркеме нең икенче төркемчеге

Якынча комплекс-тематик план

Уртанчылар төркеме(средняя группа)

«Минем өем »

Сентябрь

Тема

Сан

  Танышу

1

Кабинет буенча экскурсия

1

Музей буенча экскурсия

1

Кабинеттагы уенчыклар белән таныштыру

1

Уеннар уйнау

1

Татарча  әкият карау

1

  Минем гаиләм

1

Малай, кыз

1

Минем туганнарым

1

  Минем гаиләм

1

  Минем гаиләм

1

Минем туганнарым

1

Үткәннәрне кабатлау

1

Барлыгы:        13    

                                                       Октябрь

Тема

Сан

14

Әйдәгез, танышыйк

1

15.

Әйдәгез, танышыйк

1

16.

Тату гаилә

1

17.

Әйдәгез, танышыйк

1

18.

Әйдәгез, танышыйк

1

19.

Әйдәгез, танышыйк

1

20.

Минем дуслар

1

21.

Минем дуслар

1

22.

Мультфильм карау

1

23.

Әйе, юк

1

24.

Әйе, юк

1

25.

Мультфильм карау

1

Барлыгы:        12

                                                           

                                                                     Ноябрь

Тема

Сан

26.

Кунак килгән

1

27.

Кунак килгән

1

28.

Әйдәгез, уйныйбыз

1

29

Кунак килгән

1

30.

Кунак килгән

1

31.

Әйдәгез, уйный быз

1

32.

Безнең кунак лар

1

33.

Безнең кунак лар

1

34.

Шалкан әкияте

1

35.

Әби күчт энәче

1

36.

Бабай күчтәнәче

1

37

“Әкият илендә” тапшыруы

1

Барлыгы:        12

                                                                     Декабрь

Тема

Сан

38

Сөт, чәй

1

39

Дустың ны сыйла

1

40.

  Дустың ны сыйла

1

41.

Рәхмәт әйт

1

42.

Дустың ны сыйла

1

43.

  Рәхмәт әйт

1

44.

Песине сыйла

1

45.

Кунак сыйлау

1

46.

Мультфильм,.“Әкият илендә” тапшыруы

1

47.

Кунакны ашат

1

48.

 Чәй табынында

1

49

Мультфильм“ Азат кунак чакыра” тапшыруы

1

Барлыгы:        12

                                                 

Январь

Тема

Сан

50.

Үткәннәрне ныгыту

1

51.

Уенчыклар

1

52.

Курчак кунакка килгән

1

53.

Курчак кунакка килгән

1

54.

Уенчыклар кибете

1

55.

Уенчыклар кибете

1

56.

Уенчыклар кибете

1

57

Зур – кечкенә

1

58.

Күңел ачу кичәсе -“Туган көн”.

1

Барлыгы:        9

                                                              Февраль.

Тема       

Сан

59.

Курчак кунакка килгән.

1

60.

Уенчыклар кибете.

1

61.

Паркка сәяхәт.

1

62.

Яңа уенчыклар.

1

63.

Уйныйбыз.

1

64.

Без уйнарга. яратабыз

1

65.

Яңа уенчыклар

1

66.

Уйный быз.

1

67.

Алсуның ту.ган көне

1

68.

Мияуга бүлә.к

1

69.

Уенчыклар кибете

1

70.

Уенчыклар үпкәләгән.

1

.Барлыгы:        12

                                                                 Март

Тема

Сан

71.

Бүләкләр

1

72.

Уйна

1

73.

Күңелле уеннар

1

74.

Уенчыклар юабыз

1

75.

Уенчык ю!

1

76.

Акбай һәм Мияу маҗаралары

1

77.

Уенчыклар юабыз

1

78.

Уенчык ю!

1

79.

Уенчыклар юабыз

1

80.

Уенчыклар юабыз

1

81.

Уенчыклар юабыз

1

82.

“Әкият илендә”

1

83.

Саннар

1

84.

Саннар

1

Барлыгы:        14

                                                                     Апрель

Тема

Сан

85.

Уйный-быз да, саный-быз да

1

86.

Уенчык-лар

1

87.

Ничә уенчык?

1

88.

Уйный-уйный саныйбыз

1

89.

Бергәләп -уйныйбыз

1

90.

Кунак чакырабыз

1

91-96

Мониторинг

1-2 атна

Барлыгы:        12

                                                               

Май

Тема

Сан

97

Бу өйдә кем яши?

1

98

Без татарча сөйләшәбез

1

99.

Акбай, Мияу кунак чакыра.

1

100

Күңелле ял итәбез

1

101

Без театр уйныйбыз

1

102

Бергәләп -уйныйбыз

1

103

Кунак чакырабыз

1

104

Күңелле ял итәбез

1

105

Үткәннәрне кабатлау

1

106

Уенчыклар

1

107

Ничә уенчык?

1

108

“Минем өем”Кабатлау

1

Барлыгы 108

Зурлар төркеме

(старшая группа)

 “Уйный-Уйный үсәбез”

Сентябрь

Тема

Сан

1-4

Үткәннәрне кабатлау.

1-4

5

Минем өем.

1

6

Кем юк?

1

7

Үткән теманы ныгыту.

1

8

Шалкан  әкияте.

1

9

Кишер үстерәбез.

1

10

Үткән теманы ныгыту.

1

11

Куян күчтәнәче.

1

12

Мультфильм «Баллы кишер».

1

Барлыгы:        12

                                                       Октябрь

Тема

Сан

13

 Кабатлау

1

14

Серле кәрзин

1

15

Үткәннәрне кабатлау

1

16

Сыйлыйбыз

1

17

Бар матур бакча

1

18

Ныгыту

1

19

Серле янчык

1

20

Үткән теманы ныгыту

1

21

Серле кәрзин

1

22

Үткән теманы кабатлау

1

23

Бар матур бакча

1

24

Без хезмәт яратабыз

1

25

Мониторинг

1-2 атна

Барлыгы:        13

                                                       

Ноябрь

Тема

Сан

Үткәннәрне ныгыту

1

Яшелчәләр кибете

1

Уйный-уйный эшлибез

1

Үткән теманы кабатлау

1

Төсләр дөньясы

1

Узганнарны ныгыту

1

Төсләр дөньясы

1

Кабатлау

1

Юл маҗаралары

1

Яшелчә салаты

1

Үткәннәрне кабатлау, ныгыту

1

Яшелчә ю

1

Барлыгы:        12

                                                                         Декабрь

Тема

Сан

Үткәннәрне ныгыту

1

Кем эшлеми, шул ашамый

1

Яшелчәләр кибете

1

Уйныйбыз да, җырлыйбыз да

1

Уңыш бәйрәме

1

Үткәнне ныгыту

1

Ашамлыклар

1

Ашханә

1

Аш бүлмәсе

1

Аю кунакта килгән

1

Әкият илендә

1

Мультфильм “Аш бүлмәсе”

1

Барлыгы:        12

                                                                     Январь

Тема

Сан

 Үткәннәрне ныгыту

1

“Кибеттә”

1

Кабатлау

1

“Туган көн”

1

“Курчак Алиягә булыш”

1

Өч аю

1

Чәй табыны әзерлибиз

1

Төсле чынаяклар

1

“Чисталыкта-матурлык

1

 Барлыгы:        9

                                                         

Февраль

Тема

Сан

Үткәннәрне ныгыту

1

“Чисталыкта - матурлык”

1

Кабатлау

1

Туган көнгә яңа киемнәр

1

Кабатлау

1

Киемнәр кибетендә

1

Үткәннәрне  ныгыту

1

Курчакны киендер

1

Без киенәбез

1

Киенергә ярдәм ит

1

Киенергә ярдәм ит

1

Алия йокларга җыена

1

Барлыгы:        12

                                                                        Март

Тема

Сан

Үткәннәрне ныгыту

1

Шаян уенчыклар

1

Шаян уенчыклар

1

Хәерле көн

1

Хәерле көн

1

Үткәннәрне кабатлау

1

Курчак белән уйныйбыз

1

Үткән материалны камилләштерү

1

Ни өчен киемнәр югалган

1

Өстәл театры“Өч аю”

1

Җиһазлар кибете

1

Үткәннәрне кабатлау

1

Үткәннәрне кабатлау

1

Барлыгы:        13

                                                                     

Апрель

Тема

Сан

“Уенчыклар иле”нә  сәяхәт

1

Кибет уены

1

Узган материалны кабатлау

1

Курчакның туган көне

1

Туган көн

1

Туган  көн

1

87-92

Мониторинг

1-2атна

93

Уйный-уйный үсәбез

1

Барлыгы:        13

                                                             

Май

Тема

Сан

94

Бар, Юк.

1

95

Үткәннәрне кабатлау  

1

96

Сабантуйга әзерләнәбез

1

97

Сабантуйга әзерләнәбез

1

98

Күңелле уеннар

1

99

Сабантуй бәйрәме

1

100

Сабантуйга әзерләнәбез

1

101

Күңелле Сабантуй

1

102

Сабантуй бәйрәме

1

103

Күңелле уеннар

1

104

Сабантуй бәйрәме

1

105

Уйный уйный    үсәбез

1

Барлыгы:     12

        Барлыгы 108        

     

Мәктәпкә әзерлек төркеме

Подготовительная группа

“Без инде хәзер зурлар”

Сентябрь

Тема

Сан

Үткәннәрне кабатлау

1-6

Әйдәгез, танышабыз

1

Хәерле көн

1

Мультфильм карау

1

Син кем?

1

Шалкан әкиятен сәхнәләштерү

1

“Әкият илендә”

1

Барлыгы:        12

                                                             

Октябрь

Тема

Сан

Бу нәрсә?

1

Кем нишли?

1

Мультфильм карау

1

 Бу нәрсә?

1

Кем нишли?

1

“Әкият илендә”

1

Дусларны сыйлыйбыз

1

Нишлисең?

1

Тату гаилә

1

Дусларны сыйлыйбыз

1

Нишлисең?

1

Кем нишли?

1

Үткәннәрне кабатлау

1

Барлыгы:        13

                                                             

Ноябрь

Тема

Сан

Әйдә гез, уйныйбыз

1

Кунак килде

1

“Әкият илендә”

1

Әйдә гез, уйныйбыз

1

Кунак килде

1

“Әкият илендә”

1

 Кафега барабыз

1

Без кафеда

1

Кафега барабыз

1

Кафега барабыз

1

Без кафеда

1

Кафега барабыз

1

Барлыгы:        12

                                                     

Декабрь

Тема

Сан

Күңел ле уеннар

1

Күңелле уеннар

1

Мультфильм

1

Спорт бәйрәменә әзерләнәбез

1

Бәйрәмгә барабыз

1

Көчлеләр, кыюлар, җитезләр.

1

Казанда спорт бәйрәме

1

Казанда спорт бәйрәме

1

Мультфильм

1

Без циркта

1

Без циркта

1

Җәнлекләр спорт бәйрәмендә

1

Барлыгы:        12

                                               

Январь

Тема

Сан

Безнең дуслар

1

Безнең дуслар  

1

Мультфильм «Сер тотмас үрдәк»

1

Безнең дуслар

1

Безнең дуслар

1

Мультфильм “Чукмар белән Тукмар”

1

Акбай чана шуа  

1

Чана шуам  

1

Тауда

1

Барлыгы:        9

                                                           

Февраль

Тема

Сан

Тауда

1

Тауда

1

Шаян кошлар

1

Әйдә, бие!

1

Без биибез

1

Без биибез

1

Без биибез

1

Без биибез

1

Урманда  зур концерт

1

Мияуның бүлмәсен бизибез

1

Туган көнгә бүләк әзерлибез

1

Акбай туган көнгә барырга әзерләнә

1

Барлыгы:        12

                                                      Март

Тема

Сан

Туган көнгә әзерләнәбез

1

Туган көнгә әзерләнәбез

1

Туган көнгә әзерләнәбез

1

Мияуның туган көне

1

Туган көн табнында

1

Туган көн

1

Мияуның туган көне

1

Мияуның туган көне

1

“Мияуның туган көне”Мультфильм

1

Күңелле сәяхәт

1

Күңелле сәяхәт

1

Урман китап ханәсендә

1

Күңелле сәяхәт

Үткәннәрне кабатлау

Барлыгы:        14

                                                        Апрель

Тема

Сан    

Күңелле сәяхәт

1

Күңелле сәяхәт

1

Уйный-Уйный укыйбыз

1

Мәктәптә

1

Уку бүлмәсе

1

Урман мәктәбендә

1

Портфельдә нәрсә бар?

1

Нәрсә кирәк?

1

Нәрсә?Нинди?Ничә?

1

Мониторинг

1-2 атна

Барлыгы:        12

                                                                    Май

Тема

Сан

Өстәл театры “Теремкәй”

1

“Теремкәй” әкиятен сәхнә-ләштерү

1

Мульт-фильм “Теремкәй”

1

Өстәл театры “Кем нәрсә ярата?”

1

 “Кем нәрсә ярата?” әкиятен сәхнәләштерү

1

Мультфильм “Кем, нәрсә ярата?”

1

Белем иленә сәяхәт

1

Барлыгы 108

                                                 

МЕТОДИК КИҢӘШЛӘР

              Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының “Мәктәпкәчә учреждениеләрдә татар теле, рус,  ана телләрен яхшырту чаралары турындагы”  2001 елның июнь аенда чыккан 463 номерлы карары нигезендә татар теле өйрәтү эшчәнлекләре атнага 3 тапкыр үткәрү каралган. Методик кулланмаларда 60ар белем бирү эшчәнлегенең конспектлары  бирелгән. Тәрбияче ел дәвамында, үзе иҗади якын килеп, укыту методик кулланмада бирелгән тематик планга таянып, мультфильмнар, анимацион сюжетлар, “Әкият илендә” тапшыруын кулланып, индивидуаль эшне дә кертеп, кирәкле күләмдә (атнага 3 тапкыр исәбеннән) көндәлек план төзи.

             Телгә өйрәтүнең төп формасы һәм чарасы булып белем бирү эшчәнлеге алына. Ул системалы рәвештә план буенча үткәрелә. Өйрәнелгән сүзләр, сүзтезмәләр, диалоглар эшчәнлектән тыш уен вакытларында активлаштырыла һәм ныгытыла, көндәлек аралашуда кулланыла.

              Яңа сүзләрне, сүзтезмәләрне, ситуацияләрне балалар аңламаган очракта, тәрбияче рус телендә сөйли.

              Пиктограммалар мәктәпкә әзерлек төркемендә, яңа сүзләр (фигыльләр) белән беренче тапкыр таныштырганда гына кулланыла.  

          Бала татар телендә сүзне дөрес әйтмәгән очракта, тәрбияче баланы тыңлап сүзнең дөрес үрнәген  бирә.  Балалардан авазларның дөрес әйтелешен катгый таләп итмәскә кирәк.                  

              Тәрбияче сөйләмендә акцент, җирле диалект, аваз кимчелекләре булмаска тиеш.

              Тәрбияче  сүзлек белән эшләгәндә татар һәм рус телләре өчен уртак сүзләргә таяна ала.

              Тәрбияче үзенең эшенә иҗади якын килергә, төрле алымнар, чаралар эзләп, аларны кулланырга тиеш.

              Укыту-методик комплекты кысаларында, лексик минимумны үзләштергән очракта, эшчәнлектә планлаштырылган уеннарның эчтәлеген үзгәртү, яңа алымнар кертү, баету хуплана.

               Төркемнәрдә балаларның һәм  тәрбиячеләрнең татар телендә аралашулары һәрдаим булырга тиеш. Эшчәнлектә өйрәнелгән тел материалы, режим моментларында, уен эшчәнлеге аша (ситуатив күнегүләр, сюжетлы рольле уеннар, үстерелешле диалоглар, сәхнәләштерү һ. б.) ныгытыла.

               Рус телле балаларны татарча сөйләшергә өйрәткәндә балалар бакчасы коллективы һәм әти-әниләрнең бердәм позициядә булуы уңай нәтиҗә бирә.

Сүзлек белән эшләү.

             Балаларны татар телендә сөйләшергә һәм аралашырга өйрәтү билгеле бер күләмдәге сүз байлыгы булдырудан башлана.

Яңа сүзләр үзләштерү процессында махсус сайлап алынган күнегүләр төп чара булып тора. Юнәлеше һәм характеры ягыннан  лексик  күнегүләрне икегә бүлеп карыйлар: әзерлек күнегүләре һәм сөйләм күнегүләре.

Әзерлек күнегүләре балаларны яңа сүзләрне файдаланып сөйләргә әзерли. Бу күнегүләр лексик берәмлекләрне хәтердә калдырырга ярдәм итәләр.

             Сөйләм күнегүләре лексик күнегүләрнең бер төре буларак, үзләштерелгән лексик берәмлекләр җирлегендә ситуацияләргә бәйле сөйләм эшчәнлеген барлыкка китерәләр.

Яңа сүз өйрәтү төп методик алымнарның берсе булып тора:

-яңа сүз тәрбияче тарафыннан ачык, төгәл итеп күрсәтмә рәсем ярдәмендә әйтелә;

-аудиоязмадан тыңлатыла, кабатлатыла;

-ишеткән сүзне бала рәсемннән табып  күрсәтә һәм әйтә;

-сүзләр тизрәк истә калсын өчен сүз кат-кат әйттерелә, аңлашылмаган очракта, аның русча тәрҗемәсе бирелә;

-төрле эш формаларында (пышылдап, күмәкләп, төркемнәргә бүленеп, хәрәкәтләнеп әйтеп) өйрәтелә;

-уеннар кулланып (“Ватык телефон”, “Кайтаваз”...) ныгытыла;

-яңа сүз, таныш булган сүзләр белән грамматик конструкцияләрдә ныгытыла, мәсәлән: зур туп, чиста туп;

-аралашуда кулланыла (бала өйрәнгән яңа сүзләрне, конструкцияләрне бары аралашуда аңлап куллана).

-бала теге яки бу сүзне аның төгәл мәгънәсен аңлап үзләштереп калсын өчен телдән мондый күнегүләрне үткәрергә мөмкин: -Бу туп? - Әйе, бу туп.

     -Бу песи? (туп күрсәтелә) - Юк, бу песи.

-өйрәнелгән сүзләрне хәтердә калдыру максатыннан төрле уеннар оештырырга була: “Исемен әйтсәң бирәм”, “Мин күрсәтәм, син әйт”, “Сорап ал”, “Серле кәрзин” һ.б..

        Баланың сөйләмен оештыру өчен исемнең алмашлык (мин, син, бу), сан (1 дән 10 га), сыйфат (тәм, күләм, төс, эчке сыйфатлар) һәм фигыль белән бәйләү грамматик конструкцияләре кулланыла.

        Фигыль белән таныштыру боерык фигыльләрдән башлана (бар, сикер, аша һ.б.).

Уртанчылар төркемендә балаларга боерык фигыльләрне аңлап үтәүләрен тәлап ителә.

Зурлар төркемендә балалар кайбер боерыкларны үзләре бирә (сикер, аша, уйна) һәм аңлап үтиләр.

Мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә балалар үзлектән Нишли? Син нишлисең? сорауларын бирәләр һәм аңлап җавап кайтаралар.

Укыту методик комплектының төп асылы булып аралашуга чыгу тора.  Аралашуга чыгу өчен диалогик сөйләмнең әһәмияте бик зур.  Диалогик сөйләмгә өйрәткәндә гадидән катлаулыга дигән дидактик принципка таянып эшләү кулай.

              Диалогик сөйләмдә иң отышлы алым – сорау-җавап  рәвешендә (сорау-информация алу берәмлеге) һәм  теләк белдерә торган: теләк, үтенү, тәкъдим итү, ризасызлык төсмере булырга мөмкин. Еш кына сораудан соң, әңгәмәдәшнең җавап репликасы; килә: Бу кем?- Бу әти; раслау рәвешендә: Бу әти?- Әти; инкарь рәвешендә: Бу әни?- Юк, бу әти. Реплика- җавап сорау рәвешендә дә булырга мөмкин: Нинди әти? Бу вакытта әңгәмәдәшнең җавабы тулы да, ким дә булырга мөмкин: Матур әти; яисә: Матур.

           Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга ситуатив - тематик принцип нигезендә, диалогик сөйләмне үстерү буенча түбәндәге типтагы күнегүләр тәкъдим итәргә мөмкин:

- уен ситуацияләрендә катнашу;

- тәкъдим ителгән үрнәк буенча кечкенә диалоглар төзү;

- тематик диалоглар төзү;  

- сәхнәләштерүдә катнашу;

- рольләргә бүлеп сөйләү.

           Диалоглар белән эшләү коммуникатив юнәлештә алып барылырга тиеш. Тәрбияче аларның балалар сөйләменә керерлек кирәкле формаларын эшләргә һәм төрле шартларда куллану мөмкинлеген исәпкә алырга тиеш. Тәрбияче, сөйләмгә эмоциональ бизәлеш өстәү өчен, төрле формаларны кулланырга; эш эчтәлегенә туры килә торган интонация, ишарәләр, мимикалардан файдаланырга һ.б. өйрәтергә тиеш.

             Шул ук вакытта, диалогны сорау бирү һәм аңа җавап алу дип кенә уйларга ярамый. Балаларны диалогик сөйләмгә хас булган башка (сорау һәм җаваплардан тыш) ситуацияләр, репликалар, көндәлек аралашу формаларына да өйрәтергә кирәк.

             Диалог үрнәкләре:

Исәнләшү: Исәнме, Оля! – Исәнме Коля. 

Саубуллашу: Сау бул, Оля. – Сау бул Коля.

Танышу:  Мин Оля. – Мин Коля.

Чакыру:  Оля, кил монда.

Рәхмәт белдерү:  Мә, курчак. – Рәхмәт.

Сорау- уңай җавап: Син малай? – Әйе, мин малай.

Сорау – кире җавап: Син малай? – Юк, мин кыз.

Ачыклый торган сорау: Мин кафега барам. – Нинди кафега? 

Аралашуга чыгу өчен нәтиҗәле чаралар булып аудиоязмалар, эш дәфтәрләре, анимацион сюжетлар тора.

Аудиоязмалар яңа сүз өйрәтү, сөйләм үрнәкләре үзләштерү, уеннар, кыска җырлар өйрәтү, өстәл театры күрсәтү вакытларында куллану өчен төзелде. Аларны һәр эшчәнлектә куллану мөһим түгел.

          Эш дәфтәрләре эшчәнлектә өйрәнелгән материалны ныгытуны күздә тотып төзелде. Дәфтәрләр белән эшләгәндә балалар кабатлыйлар, бер-берсенә сораулар бирәләр, тәрбияче белән аралашалар. Балалар үзләренең эш дәфтәрләрен өйгә алып кайтып өйрәнелгән материалны кабатлый алалар. Бу дәфтәрләр белән әти-әниләр дә, төркем тәрбиячеләре дә эшли ала,  чөнки биремнәр рус телендә язылды.

Дәфтәрдәге эшнең нәтиҗәсе уртанчылар төркемендә сүзне ишетеп, аңлап, предметларны табып, парлаштырып, чагыштырып, аларның сыйфатын, санын билгеләүгә китерсә, зурлар төркемендә балаларны үзара аралашуга этәрә һәм бу мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә дәвам итә. Иң катлаулы биремнәр мәктәпкә әзерлек төркеме өчен төзелгән. Бу төркемдә хәрәкәтне белдерүче сүзләр, яки фигыльләр күп кулланыла. Балаларны ситуацияләргә куеп, сораулар биреп диалогка этәрәбез. Берүк вакытта, фигыльләр боерык формада (утыр, уйна һ.б.), 3-нче зат алмашлыгына тәңгәл формада (яки утыра, укый, шуа, ашый һ.б.), һәм дә инде үзе турында 1-нче зат алмашлыгын кулланып өйрәтелә (уйныйм, утырам,  барам, эчәм һ.б.). Балалар бер-берсенә, өлкәннәргә сораулар бирергә өйрәнәләр: бу нәрсә, нишли, син нишлисең, нәрсә кирәк, нинди һ.б. Җөмләләр төзү баланың уйлавын таләп итә, чөнки алар 3-4 сүздән торалар. Мәсәлән: Аю караватта йоклый. Куян чана шуа. Песи бит юа һ.б.. Мәктәпкә әзерлек төркемендә өченче бирем җыр формасында бирелә.Бу биремнәрне интерактив такта һәм экраннарда эшләп була.

        Анимацион сюжетлар балаларның белгән сүз байлыгына, яшь үзенчәлекләрен  исәпкә алып төзелде. Сюжетны караганнан соң, балалар белән әңгәмәләр үткәрелә, алда өйрәнелгән уен ситуацияләрен кабатларга тәкъдим ителә.

          “Татарча сөйләшәбез” укыту методик комплектына нигезләнеп эшләнгән “Әкият илендә” телевизион тапшыруын балаларны татар теленә өйрәткәндә карарга тәкъдим ителә.

                  

Кушымта.

Уртанчылар төркеменең «Минем өем» укыту методик комплекты

буенча күрсәтмә, таратма материаллар.

1.А4 форматында күрсәтмә рәсемнәр.

«Минем гаилә»

Бабай, әби, әти, әни, малай, кыз.

Һәрберсе 1 данә

Зур уенчыклар: курчак, куян, аю, туп, песи, эт, машина.

Кечкенә уенчыклар: курчак, куян, аю, туп, песи, эт, машина.

Һәрберсе 1 данә

«Ашамлыклар»

Ипи, алма, чәй, сөт.

Һәрберсе 1 данә

«Уенчыклар»

Курчак, куян, аю, туп, песи, эт, машина.

курчак, куян, аю, туп, песи, эт, машина – пычрак уенчыклар.

Һәрберсе 1 данә

Сюжетлы рәсемнәр: «Куян өйгә керә, өйдә аю утыра». «Куян өйдән чыга, саубуллаша».

Һәрберсе 1 данә

Рәсемнәр: 1 куян, 2 куян, 3 куян, 4 куян, 5 куян;

                  1 аю, 2 аю, 3 аю, 4 аю, 5 аю;

                  1 курчак, 2 курчак, 3 курчак, 4 курчак, 5 курчак;

                  1 туп, 2 туп, 3 туп, 4 туп, 5 туп;

                  1 машина, 2 машина, 3 машина, 4 машина, 5 машина;

                  1 песи, 2 песи, 3 песи, 4 песи, 5 песи;

                  1 эт, 2 эт, 3 эт, 4 эт, 5 эт.

Һәрберсе 1 данә

2.А3 форматында өй рәсеме.

Өй макеты

1 данә

3. А 5 форматында таратма  рәсемнәр.

«Минем гаилә»

Бабай, әби, әти, әни, малай, кыз.

Һәрберсе 15 данә

«Ашамлыклар»

Ипи, алма, чәй, сөт.

Һәрберсе 15 данә

«Уенчыклар»

Курчак, куян, аю, туп, песи, эт, машина.

Һәрберсе 15 данә

4. Театр эшчәнлеге өчен атрибутлар.

Битлекләр: бабай, әби, әти, әни, малай, кыз, куян, аю, песи, эт.

Һәрберсе 15 данә

Бармак уеннары өчен атрибутлар: бабай, әби, әти, әни, малай, кыз, эт Акбай, песи Мияу, аю, куян.

Һәрберсе 15 данә

Зурлар төркеменең «Уйный-уйный үсәбез» укыту методик комплекты

буенча күрсәтмә, таратма материаллар.

1. Күрсәтмә рәсемнәр.

«Минем гаилә»

Малай, кыз рәсемнәр («Курчакны киендер» уены. Кыз, малай өчен киемнәр: күлмәк (кызларныкы, малайларныкы), футболка, шорты, чалбар, сарафан - (зәңгәр, кызыл, сары, яшел төсләрдә).

Һәрберсе 1 данә

«Уенчыклар»

Зур уенчыклар: курчак, туп, машина - (зәңгәр, кызыл, сары, яшел төсләрдә).

Кечкенә уенчыклар: курчак, туп, машина - (зәңгәр, кызыл, сары, яшел төсләрдә).

Һәрберсе 1 данә

«Ашамлыклар»

Аш, ботка, чәк-чәк, конфет, сок.

Һәрберсе 1 данә

«Савыт-саба»

Зур рәсемнәр: кашык, тәлинкә, чынаяк - (зәңгәр, кызыл, сары, яшел төсләрдә).

Кечкенә рәсемнәр: кашык, тәлинкә, чынаяк - (зәңгәр, кызыл, сары, яшел төсләрдә).

Һәрберсе 1 данә

«Җиләк-җимешләр»

Зур рәсемнәр: яшел алма, сары, кызыл, банан, апельсин, виноград, груша.

Кечкенә рәсемнәр: яшел алма, сары, кызыл, банан, апельсин, виноград, груша.

Һәрберсе 1 данә

«Яшелчәләр»

Зур рәсемнәр: кишер, бәрәңге, суган, кыяр, кәбестә.

Кечкенә рәсемнәр: кишер, бәрәңге, суган, кыяр, кәбестә.

Һәрберсе 1 данә

«Киемнәр»

Зур рәсемнәр: күлмәк (кызларныкы, малайларныкы), чалбар - (зәңгәр, кызыл, сары, яшел төсләрдә).

Кечкенә рәсемнәр: күлмәк (кызларныкы, малайларныкы), чалбар - (зәңгәр, кызыл, сары, яшел төсләрдә).

Һәрберсе 1 данә

«Өй җиһазлары»

Зур рәсемнәр: карават, урындык, өстәл - (зәңгәр, кызыл, сары, яшел төсләрдә).

Кечкенә рәсемнәр: карават, урындык, өстәл - (зәңгәр, кызыл, сары, яшел төсләрдә).

Һәрберсе 1 данә

«Төсләр»

Палитра: зәңгәр, кызыл, сары, яшел.

Һәрберсе 1 данә

«Саннар»

  1. 10)

Һәрберсе 1 данә

2. Таратма  рәсемнәр.

«Минем гаилә»

Малай, кыз рәсемнәре: («Курчакны киендер» уены. Кыз, малай өчен киемнәр: күлмәк (кызларныкы, малайларныкы), футболка, шорты, чалбар, сарафан - (зәңгәр, кызыл, сары, яшел төсләрдә).

Һәрберсе 15 данә

«Уенчыклар»

Зур уенчыклар: курчак, туп, машина - (зәңгәр, кызыл, сары, яшел төсләрдә).

Кечкенә уенчыклар: курчак, туп, машина - (зәңгәр, кызыл, сары, яшел төсләрдә).

Һәрберсе 15 данә

«Ашамлыклар»

Аш, ботка, чәк-чәк, конфет, сок.

Һәрберсе 15 данә

«Савыт-саба»

Зур рәсемнәр: кашык, тәлинкә, чынаяк - (зәңгәр, кызыл, сары, яшел төсләрдә).

Кечкенә рәсемнәр: кашык, тәлинкә, чынаяк - (зәңгәр, кызыл, сары, яшел төсләрдә).

Һәрберсе 15 данә

«Җиләк-җимешләр»

Зур рәсемнәр: яшел алма, сары, кызыл, банан, апельсин, виноград, груша.

Кечкенә рәсемнәр: яшел алма, сары, кызыл, банан, апельсин, виноград, груша.

Һәрберсе 15 данә

«Яшелчәләр»

Зур рәсемнәр: кишер, бәрәңге, суган, кыяр, кәбестә.

Кечкенә рәсемнәр: кишер, бәрәңге, суган, кыяр, кәбестә.

Һәрберсе 15 данә

«Киемнәр»

Зур рәсемнәр: күлмәк (кызларныкы, малайларныкы), чалбар - (зәңгәр, кызыл, сары, яшел төсләрдә).

Кечкенә рәсемнәр: күлмәк (кызларныкы, малайларныкы),  чалбар - (зәңгәр, кызыл, сары, яшел төсләрдә).

Һәрберсе 15 данә

«Өй җиһазлары»

Зур рәсемнәр: карават, урындык, өстәл - (зәңгәр, кызыл, сары, яшел төсләрдә).

Кечкенә рәсемнәр: кровать, стул, стол - (зәңгәр, кызыл, сары, яшел төсләрдә).

Һәрберсе 15 данә

3.Буяу өчен график рәсемнәр

1 аю, 2 куян, 2 машина, 2 курчак, 3 бәрәңге, 4 кәбестә, 4 курчак, 5 песи, 6 алма, 6 кыяр, 7 туп, 7 бәрәңге, 8 кишер, 9 суган, 10 эт.

Һәрберсе 15 данә

4.Театр эшчәнлеге өчен атрибутлар.

Битлекләр: кишер, суган, кыяр, бәрәңге, кәбестә, алма.

Һәрберсе 15 данә

5. Театр эшчәнлеге өчен атрибутлар.

1.Өстәл театры өчен атрибутлар (конус формасында): «Өч аю»: әти аю, әни аю, бала аю.

2. Өстәл театры өчен атрибутлар (конус формасында): «Кем нәрсә ярата»: песи, эт, аю, куян, кәҗә, әтәч.

өстәл (зур, уртача зурлыкта, кечкенә);

урындык (зур, уртача зурлыкта, кечкенә);

карават (зур, уртача зурлыкта, кечкенә).

Һәрберсе 1 данә

Һәрберсе 1 данә

Мәктәпкә әзерлек төркеменең  «Без инде хәзер зурлар-мәктәпкә илтә юллар” 

укыту методик комплекты буенча күрсәтмә, таратма материаллар.

1.А 4 форматында күрсәтмә рәсемнәр.

Үрдәк, бүре, әтәч, тавык, зур тычкан, кечкенә тычкан, китап, альбом, клей, линейка, ручка, карандаш, пенал, дәфтәр, кофе, пицца, бәрәңге фри, өчпочмак.

Һәрберсе 1 данә

Шарлар - (зәңгәр, кызыл, сары, яшел төсләрдә).

Һәрберсе 1 данә

Сюжетлы рәсемнәр: куян чана шуа, аю чана шуа, бүре чана шуа, төлке чана шуа, үрдәк чана шуа, тавык чана шуа, тычкан чана шуа, төлке бии, керпе йоклый, бүре йөгерә, төлке утыра, керпе уйный, аю йоклый, песи сөт эчә, эт ашый, төлке йөгерә, куян сикерә, тычкан ашый, әтәч җырлый, кыз кул юа, малай китап укый, кыз китап укый, төлке китап укый, куян китап укый, әни кул юа, әти йоклый, малай утыра, кыз бит юа, әби утыра, бабй йоклый.

Һәрберсе 1 данә

2. А 5 форматында таратма  рәсемнәр.

Үрдәк, бүре, әтәч, тавык, зур тычкан, кечкенә тычкан, китап, альбом, клей, линейка, ручка, карандаш, пенал, дәфтәр, кофе, пицца, бәрәңге фри, өчпочмак.

Һәрберсе 15 данә

Шарлар - (зәңгәр, кызыл, сары, яшел төсләрдә).

Һәрберсе 15 данә

Сюжетлы рәсемнәр: куян чана шуа, аю чана шуа, бүре чана шуа, төлке чана шуа, үрдәк чана шуа, тавык чана шуа, тычкан чана шуа, төлке бии, керпе йоклый, бүре йөгерә, төлке утыра, керпе уйный, аю йоклый, песи сөт эчә, эт ашый, төлке йөгерә, куян сикерә, тычкан ашый, әтәч җырлый, кыз кул юа, малай китап укый, кыз китап укый, төлке китап укый, куян китап укый, әни кул юа, әти йоклый, малай утыра, кыз бит юа, әби утыра, бабай йоклый.

Һәрберсе 15 данә

8х10 форматындагы пиктограммалар

Бии, йоклый, утыра, ашый, эчә, уйный, сикерә, йөгерә, укый, рәсем ясый, җырлый, чана шуа, мин, кыз, малай, әби, бабай.

Һәрберсе 15 данә

15х20 форматындагы

пиктограммалар

Бии, йоклый, утыра, ашый, эчә, уйный, сикерә, йөгерә, укый, рәсем ясый, җырлый, чана шуа, мин, кыз, малай, әби, бабай, куян, төлке, песи, эт, аю, әтәч, тавык, үрдәк, керпе, тычкан.

Һәрберсе 1 данә

4.Театр эшчәнлеге өчен атрибутлар.

Битлекләр: төлке, курчак, туп, тавык, әтәч, бүре, керпе, үрдәк, тычкан, әби, бабай, кыз, малай, эт, песи, әни, әти, шалкан.

«Шалкан» өстәл театры атрибутлары:

Әби, бабай, кыз, малай, эт, песи, әни, әти, тычкан, шалкан.

Һәрберсе 15 данә

Һәрберсе 1 данә

Анимацион күренешләр

“Минем өем” проекты (4-5 яшь)

  • Мультфильм “Әйдә дуслашыйк”
  • Мультфильм “Качышлы уйныйбыз”
  • Мультфильм “Шалкан әкияте”
  • Мультфильм “Безнең кунаклар”
  • Мультфильм “Тәмле кибетендә”
  • Мультфильм “Азат кунак чакыра”  
  • Мультфильм “Карусельгә сәяхәт”
  • Мультфильм “Уенчыклар үпкәләде”
  • Мультфильм “Күңелле уеннар”
  • Мультфильм “Акбай һәм Мияу маҗаралары”
  • Мультфильм “Уйный-уйный саныйбыз”
  • Мультфильм “Күңелле ял итәбез”

“Уйный – уйный үсәбез” проекты (5-6 яшь)

  • Мультфильм “Шалкан” әкияте
  • Мультфильм “Баллы кишер”
  • Мультфильм “Юл маҗаралары”
  • Мультфильм “Кем эшләми, шул ашамый”
  • Мультфильм “Аш бүлмәсе”
  • Мультфильм “Өч аю”
  • Мультфильм “Чисталыкта-матурлык”
  • Мультфильм “Ни өчен киемнәр югалган”
  • Мультфильм “Маша һәм өч аю”
  • Мультфильм “Туган көн”
  • Мультфильм “Кем нәрсә ярата?”
  • Мультфильм “Киемнәр кибетендә”
  • Мультфильм “Шаян уенчыклар”
  • Мультфильм “Сабантуй бәйрәме”

“Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты (6-7 яшь)

  • Мультфильм “Мияу адашкан”
  • Мультфильм “Аю баласы дөнья белән таныша”
  • “Батыр Мияу һәм куркак Куянкай”
  • Мультфильм “Тату гаилә”
  • Мультфильм “Юмарт аю”
  • Мультфильм “Кафега барабыз”
  • Мультфильм “Күңелле уеннар”
  • Мультфильм “Көчлеләр, кыюлар, җитезләр”
  • Мультфильм “Җәнлекләр спорт бәйрәмендә”
  • Мультфильм “Циркта”
  • Мультфильм “Шаян кошлар”
  • Мультфильм “Урманда зур концерт”
  • Мультфильм “Акбай туган көнгә барырга әзерләнә”.
  • Мультфильм “Мияуның туган көне”
  • Мультфильм “Урман китапханәсендә”
  • Мультфильм “Уйный-уйный укыйбыз”
  • Мультфильм “Урман мәктәбендә”
  • Мультфильм “Төремкәй”
  • Мультфильм “Кем нәрсә ярата?”

  1. “Әкият илендә» телепередачасының чыгу циклы

Эфир от 05.02.2012 г.                                       

Эфир от 16.12.2012 г.

Эфир от 23.12.2012 г.

Эфир от 30.12.2012 г.

Эфир от 6.01.2013 г.

Эфир от 13.01.2013 г.

Эфир от 20.01.2013 г.

Эфир от 27.01.2013 г.

Эфир от 03.02.2013 г

Эфир от 10.02.2013 г

Эфир от 03.03.2013 г.
Эфир от 10.03.2013 г.
Эфир от 17.03.2013 г.
Эфир от 24.03.2013 г.
Эфир от 31.03.2013 г.
Эфир от 07.04.2013 г.
Эфир от 14.04.2013 г.
Эфир от 21.04.2013 г.
Эфир от 28.04.2013 г.
Эфир от 05.05.2013 г.
Эфир от 12.05.2013 г.

МӘКТӘПКӘЧӘ ЯШЬТӘГЕ БАЛАЛАРНЫҢ ТАТАР ТЕЛЕНДӘ

СӨЙЛӘШӘ (АРАЛАША) БЕЛҮ КҮНЕКМӘЛӘРЕН ТИКШЕРҮ.

Тикшерү үткәрү буенча киңәшләр.

Балаларның татар телендә аңлау һәм сөйләшә (аралаша) белү күнекмәләрен уку елы башында (октябрь ае) һәм уку елы ахырында (апрель аенда) тикшерелә. Уртанчылар төркеме балалары белән тикшерү  уку елы ахырында  үткәрелә. Уку елы уртасындатематик тикшерү (декабрь, январь) үткәрергә мөмкин.

       Тикшерүне һәр бала белән аерым, 1–2  бала катнашында, ә йомгаклау эшчәнлеге  булганда барлык балалар белән бергә дә үткәрергә була. Тикшерү вакыты 10-15 минутан артмаска тиеш.

       Биремнәр балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып үткәрелә, уен-бирем рус телендә аңлатыла. Биремнәр мавыктыргыч һәм кызыклы булырга тиеш. Сораулар ачык, төгәл итеп, интонация белән бирелә. Тикшерүче балаларның җавабын тыңлаганда елмаеп, кирәк булса җавапны дөресләп, бала әйтә алмаганда булышырга тиеш.    

       Тикшерү барышында яңа материал бирелми. Тикшерүне эш дәфтәрләре, таратма, күрсәтмә рәсемнәр, интерактив тактада, проекцион техника экранында уеннар кулланып үткәрергә дә була.

      Биремнәр, уеннар өчен кирәк булган күрсәтмәлелек алдан әзерләнеп куелган булырга тиеш. Тикшерүче һәр биремгә аерым балл куеп бара. Тикшерү ахырында баллар саны кушыла һәм 5 кә бүленә. Шулай итеп, гомуми нәтиҗә ясала.

1 раздел

Уку елы ахырында уртанчылар,  уку елы башында зурлар төркеме балаларының

 “Минем өем” проекты буенча татар телен үзләштерү дәрәҗәләрен билгеләү.

Баланың исеме, фамилиясе

Биремнәр

Нәтиҗә

1

2

3

4

5

баллар

дәрәҗә

“Минем өем” проекты буенча өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллану. (Өйрәнгән темалар буенча  дүрт – биш рәсем яисә предмет күрсәтелә, татарча исемнәрен әйтергә кушыла)

Якын кешеләрне  атый

“Гаилә” темасы буенча

Ягымлы сүзләр куллану (“Исәнме”,  “Исәнмесез”, “Сау бул”, “Сау булыгыз”, “Хәлләр ничек?”, “Рәхмәт”)

Боерыкны аңлап үтәү һәм куллана белү

 (кил, утыр, уйна, ю, аша, эч)

Тирә - юньдәге

предметларның сыйфатын, күләмен белдерә торган сүзләрне аңлап сөйләмдә куллану.

Аралаша белү  

(ягымлы сүзләр әйтү, чакыру, сыйлау, сарап алу, тәкъдим итү, инкарь иү, раслау)

1.

Коля

2.

Оля

Нәтиҗәләрне билгеләү

Югары дәрәҗә 2,7 дән 3 кә кадәр

Бала сөйләмдә актив, сорауларга җавап бирә, яхшы аралаша.

Уртача дәрәҗә 2 дән 2,6 га кадәр

Сүз байлыгы бар, аралашуда бик үк актив түгел.

Уртачадан түбән дәрәҗә 1 дән 1,9 га кадәр

Аңлый, русча җавап бирә.

Балаларның татар телендә аралаша белү дәрәҗәсен тикшергәндә кулланырга мөмкин булган биремнәр.

  1. “Минем өем” проекты буенча өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллану. (Өйрәнгән темалар буенча  дүрт – биш рәсем яисә предмет күрсәтелә, татарча исемнәрен әйтергә кушыла)

1. Дидактик уен. "Бу кем?"(Iвариант)

(Лексика: әти, әни, кыз, малай, әби, бабай)

Уен эчтәлеге: Өй рәсеме. Өй тирәсендә гаилә әгъзалары рәсемнәре (комплекттагы күрсәтмә рәсемнәр). Тәрбияче рәсемнәргә күрсәтеп сорый: Бу кем? ("Әни"...).

2. Дидиктик уен "Кем юк?" (II вариант)

(Лексика: әти, әни, кыз, малай, әби, бабай)

Уен эчтәлеге: Уен шул ук рәсемнәр кулланып үткәрелә. Тәрбияче бер рәсемне алып куя. Баладан сорый: "Кем юк?" ("Әби"...)

Уенны интерактив тактада, проекцион техника экранында, бала белән бала арасында диалог формасында да үткәрергә була.

3.Дидактик уен "Кәрзиндә нәрсә бар?"

(Лексика: ипи, алма, сөт, чәй)

Уен эчтәлеге: Мияу кәрзин белән ашамлыклар алып килгән. Мияу ашамлык муляжларына күрсәтә, исемен сорый: "Бу нәрсә?" ("Алма"...)

4.Дидактик уен "Нәрсә юк?" 

(Лексика: ипи, алма, сөт, чәй)

Уен эчтәлеге: Мияу бер ашамлык муляжын яшереп куя: "Нәрсә юк?". Бала нәрсә юклыгын әйтергә тиеш. ("Алма"...)Уенны рәсемнәр кулланып та үткәреп була.

5.Дидактик уен "Мин әйтәм, син күрсәт һәм әйт"

(Лексика: әти, әни, кыз, малай, әби, бабай, куян, аю, туп, машина, курчак, эт, песи, ипи, алма, сөт, чәй).

Уен эчтәлеге: Балага уенчык яисә уенчык рәсемнәре бирелә. Бала, тәрбияче әйткән уенчыкны яисә уенчык рәсемен табып күрсәтергә һәм исемен кабатлап әйтергә тиеш.

6.Дидактик уен "Исемен әйтсәң бирәм"

(Лексика: әти, әни, кыз, малай, әби, бабай, куян, аю, туп, машина, курчак, эт, песи, ипи, алма, сөт, чәй).

Уен эчтәлеге: Өстәлдә уенчыклар яисә рәсемнәр. Тәрбияче балага уенчыкны (рәсемне) күрсәтә, сорый: "Бу нәрсә?" - "Алма"... ; "Бу кем?" - "Әти"... Бала дөрес җавап бирсә, аңа уенчыклар, яисә таратма рәсемнәр бирелә.

7.Дидактик уен "Серле янчык"

(Лексика: куян, аю, туп, машина, курчак, эт, песи)

Уен эчтәлеге: Балага уенчыклар күрсәтелә, исемнәрен әйтеп янчыкка салына. Бала янчыктагы уенчыкны капшап исемен әйтә, алып күрсәтә.

8.Дидактик уен "Әйе-юк"

Сүзнең дөрес үзләштерелүен тикшерү йөзеннән (аңлап яки аңламыйча әйтү) төрле вариантта сораулар бирелә: "Бу нәрсә?"- "Аю"...; "Бу аю?" - "Әйе, аю"...; "Бу куян?"-"Юк, песи"...

Югары балл (2,7-3) — сүз байлыгы җитәрлек, уенчык, әйберләрне үзлектән, аңлап дөрес күрсәтә, исемнәрен әйтә.

Уртача балл (2-2,6) - сүз байлыгы бар, кайбер сорауларга тәрбияче ярдәмендә җавап бирә.

Уртачадан түбән балл (1-1,9) - аңлый, русча җавап бирә.

  1. Ягымлы сүзләр куллану (“Исәнме”, “Исәнмесез”, “Сау бул” , “Сау булыгыз”, “Рәхмәт”, “Хәлләр ничек?”)

1.Ситуатив күнегүләр.

а)“Куян аюга кунакка килә”. Ул ишектән кергәндә аюга нәрсә әйтә? (Ничек исәнләшә?) - "Исәнме аю".

б)“Куян аюда кунакта булды”. Ишектән чыгып киткәндә куян аю белән ничек саубуллаша? (Нәрсә әйтә?) - "Сау бул, аю".

в) "Акбайга ("Мияуга", "Курчакка", "Дустына") уенчык бүләк ит".

2. Уен ситуациясе "Кунак сыйлау". Акбайда (Мияуда) кунакта.

Уен эчтәлеге: Тәрбияче Акбай (Мияу) ролендә. Ул баланы, ашамлык, җиләк-җимеш (алма, груша, банан һ.б.) муляжлары белән "сыйлый". Тәрбияче баланың "рәхмәт" әйтә белүен билгели.

3.Уен ситуациясе "Дустыңны сыйла". Балаларны парлаштырып бер-берсе белән исәнләшеп, хәлләрен сорап, сыйларга тәкъдим итү. Рәхмәт әйтә белүләрен билгеләү.

Югары балл (2,7-3) - бала ситуацияләрдә ягымлы сүзләрне урынлы куллана.

Уртача балл (2-2.6) - тәрбияче ярдәмендә җавап бирә.

Уртачадан түбән (1-1,9) - аңлый, сорауга җавапны русча әйтә.

3.Боерыкны аңлап үтәү һәм куллана белү (кил, утыр,  ю, аша, эч, уйна)

1. Сүзле уен "Мин әйтәм - син эшлә" ("Командир").

2. Сүзле уен "Шаян уенчыклар". (Уен баланың боерыкларны аңлы рәвештә үтәвен тикшерү өчен бирелә. Уенның эчтәлеге: Тәрбияче уенчыкка боерык бирә, мәсәлән: Утыр! Ә уенчык “ашый” башлый. Бала боерыкны дөрес итеп үтәп күрсәтә).

Югары дәрәҗә (2,7-3) - бала боерыкны аңлап, дөрес үти.

Уртача дәрәҗә (2-2,6) - ялгыша.

Уртачадан түбән дәрәҗә (1-1,9) - татарча аңламый, боерыкларны үтәми.

4.Тирә-юньдәге предметларның сыйфат билгеләрен, күләмен белдерә торган сүзләрне аңлап сөйләмдә куллану.

1.Дидактик уен "Уенчык нинди?".

(Лексика: зур, кечкенә, чиста, пычрак, әйбәт, матур).

Уен эчтәлеге: Уенчыклар күрсәтелә. Тәрбияченең "Нинди?" соравына бала уенчыкны сыйфат билгесе белән атарга тиеш.

-Нинди курчак? - Зур (кечкенә, чиста, пычрак, әйбәт, матур) курчак.

Эш дәфтәрендәге  11 нче биремне кулланып була.

2.Дидактик уен"Тап, күрсәт һәм әйт”.

(Лексика: чиста, пычрак).

Уен эчтәлеге: Комплекттагы күрсәтмә рәсемнәр кулланып үткәрелә. Тәрбияче әйткән рәсемне бала табып күрсәтә, әйтә. ("Чиста туп", "Пычрак аю"...).

Эш дәфтәрендәге 13 нче биремне кулланып була.

3.Дидактик уен "Курчакка бүләк".

(Лексика: зур, кечкенә).

Уен эчтәлеге: Тәрбияче зур курчакка - зур туп, кечкенә курчакка- кечкенә туп бүләк итәргә куша.“ Мә, зур туп ", “Мә, кечкенә туп".

4.Дидактик уен "Дөрес сана".

Санау күнекмәләрен билгеләү (1-5 кадәр). Тәрбияче уенчыклар, муляжлар санарга тәкъдим итә. Төркемдәге балаларны да санарга була. "Ничә малай?", "Ничә кыз?".

5.Дидактик уен "Ничә?".

Санау күнекмәләрен тикшерү өчен шулай ук,  укыту методик комплектындагы күрсәтмә рәсемнәрне дә кулланып була.

- Ничә туп? - Биш туп.

6. Сюжетлы-рольле уен: “Сыйлыйм”.

(Лексика: тәмле)

- Оля, мә ипи, аша. Ипи тәмле(ме)?

- Әйе, ипи тәмле.

Югары дәрәҗә (2,7-3)- әйберләрнең сыйфат билгеләрен, күләмен исем белән кушып дөрес әйтә.

Уртача дәрәҗә (2-2,6) - 1-2 билгесен әйтә.

Уртачадан түбән дәрәҗә (1-1,9) - әйберләрнең билгеләрен, күләмен рус телендә әйтә.

5.Аралаша белү (ягымлы сүзләр әйтү, чакыру, сыйлау, сорап алу,

тәкъдим итү, инкаръ итү, раслау).

1.Уен ситуациясе "Әйдәгез танышабыз".

Уен эчтәлеге: "Син кем?" соравына аңлап җавап бирүе билгеләнә.

К нам пришла новая кукла, она хочет с вами познакомиться: 

- Исәнмесез. Мин Алсу. Син кем? - Мин Оля (Коля).

- Мин Алсу, мин кыз. Син кыз? - Юк, мин малай (әйе, мин кыз).

2.Уен ситуациясе "Кунак каршылыйбыз ".

а) Тәрбияче: К нам идут гости.

Спроси. "Кто там?". "Кем анда?"- Мин әби (бабай).

Позови бабушку (дедушку). -Әби (бабай) кил монда.

Поздоровайся с бабушкой (дедушкой) - Исәнме,әби (бабай).

Спроси у бабушки (дедушки) “Как дела?"- Әби (бабай) хәлләр ничек?- Әйбәт, рәхмәт.

Предложи бабушке (дедушке) сесть. -  Әби (бабай) утыр.

Предложи бабушке (дедушке) пить чай. - Мә, чәй, эч.

Скажи: "До свидания!" Сау бул, әби! (бабай).

б) Балага "кунак" белән исәнләшергә, хәлен сорарга, чакырып утыртырга, сыйларга ("аша, эч") һәм саубуллашырга тәкъдим ителә.

Эш дәфтәрендәге 3 нче биремне кулланып була.

4.Уен ситуациясе "Кунакларны сыйла".

Угости Акбай хлебом, Мияу молоком.

-Мә, Акбай ипи, аша. - Рәхмәт.

-Мә, Мияу сөт, эч. - Рәхмәт.

Эш дәфтәрендәге 16 нчы биремне кулланып була.

5.Уен ситуациясе "Бер - береңне сыйла ".

(Ашамлык муляжлары кулланып)

"Угости яблоком". - Мә, алма, аша.- Рәхмәт.

"Спроси, яблоко вкусное?" - Алма тәмле?- Әйе, тәмле.

Эш дәфтәрендәге 6 нчы биремне кулланып була.

6.Уен ситуациясе "Уенчыклар илендә"

Ты пришел в магазин игрушек. Попроси игрушку, которая тебе нравится.

-Куян бир (әле).- Рәхмәт.

Предложи поиграть с игрушкой. - Мә, туп, уйна. - Рәхмәт.

Позови друга, предложи помыть игрушку. -Коля, кил монда.- Мә, туп, ю.

4. Поменяйтесь игрушками. Попроси у друга игрушку, предложи ему свою .

- Коля, туп бир  - Мә, туп.- Рәхмәт.

Югары дәрәҗә (2,7-3) - аралаша, сөйләм күнекмәләрен актив куллана.

Уртача дәрәҗә (2-2,6) - тәрбияче ярдәмендә аралаша.

Уртачадан түбән дәрәҗә (1-1,9) - аңлый, русча җавап бирә.

Уку елы ахырында зурлар,

уку елы башында мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының

 “Уйный-уйный үсәбез” проекты буенча татар телен

үзләштерү дәрәҗәләрен билгеләү.

Баланың исеме, фамилиясе

Биремнәр

Нәтиҗә

1

2

3

4

5

баллар

дәрәҗә

“Уйный – уйный үсәбез” проекты буенча өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллану. (Өйрәнгән темалар буенча  биш – алты рәсем яисә предмет күрсәтелә, татарча исемнәрен әйтергә кушыла)

Ягымлы сүзләр куллану

(“Исәнме”, “Исәнмесез” , “Сау бул”, “Сау булыгыз”, “Рәхмәт”, “Хәлләр ничек?”)

Боерыкны бирә белү

 (кил, утыр, йокла, уйна, ю, аша, эч, ки, сал)

Уен ситуацияләрендә  үзлектән сорау бирә белү

(Нәрсә кирәк? Нинди? Ничә?)

Аралаша белү (ягымлы сүзләр әйтү, чакыру, сыйлау, сорап алу, тәкъдим итү, инкаръ итү, раслау)

1.

Коля

2.

Оля...

Нәтиҗәләрне билгеләү

Югары дәрәҗә 2,7 дән 3 кә кадәр

Бала сөйләмдә актив, үзлектән сорау бирә, яхшы аралаша.

Уртача дәрәҗә 2 дән 2,6 га кадәр

Сүз байлыгы бар, тәрбияче ярдәмендә аралаша.

Уртачадан түбән дәрәҗә 1 дән 1,9 га кадәр

Аңлый, русча җавап бирә.

1.“Уйный – уйный үсәбез” проекты буенча өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллану.

(Өйрәнгән темалар буенча  биш – алты рәсем яисә предмет күрсәтелә,

татарча исемнәрен әйтергә кушыла)

1.Дидактик уен “Бу нәрсә?”

(Лексика: аш, ботка, кашык, тәлинкә, чынаяк).

Уен эчтәлеге: Тәрбияче рәсемнәргә күрсәтеп сорый: - Бу нәрсә? – Аш (Бу аш).

2.Дидактик уен “Кәрзиндә нәрсә бар?”

(Лексика: кишер, суган, бәрәңге, кыяр, кәбестә, алма).

Уен эчтәлеге: Куян кәрзин белән яшелчәләр һәм җиләк-җимеш  алып килгән. Куян сорый: - Нәрсә бар? – Кәбестә.

3.Дидактик уен “Нәрсә юк?”.

(Лексика: кишер, суган, бәрәңге, кыяр, кәбестә, алма).

Куян бер яшелчә муляжын яшереп куя. Бала нәрсә юклыгын әйтергә тиеш.

- Нәрсә юк? – Кишер юк. Уенны рәсемнәр кулланып та үткәрергә була.

4.Дидактик уен “Дөресен әйт”.

(Лексика: күлмәк, чалбар, сарафан, өстәл, урындык, карават).

Уен эчтәлеге: Балага  рәсемнәр бирелә. Бала рәсемнәрне атый һәм күрсәтә.

Югары балл (2,7-3) — сүз байлыгы җитәрлек, яшелчәләр, савыт-сабалар,  киемнәр, өй җиһазлары атамаларын аңлап дөрес күрсәтә, исемнәрен әйтә һәм куелган сорауларга җавап бирә.

Уртача балл (2-2,6) - сүз байлыгы бар, кайбер сорауларга тәрбияче ярдәмендә җавап бирә.

Уртачадан түбән балл (1-1,9) - аңлый, русча җавап бирә.

2. Ягымлы сүзләр куллану.

(“Исәнме”, “Сау бул”, “Рәхмәт”, “Исәнмесез”, “ Сау булыгыз”, “Хәлләр ничек?”).

Ситуатив күнегүләр (уртанчылар төркемендәге ягымлы сүзләр бүлеген кара):

Поздоровайся с Акбаем.

Спроси как дела у Акбая.

Скажи спасибо Акбаю.

Попрощайся с Акбаем.

Поздоровайся с воспитателем, Мияу и Акбай.

Попрощайся с воспитателем, Мияу и Акбай.

Югары балл (2,7-3) — бала сөйләмдә ягымлы сүзләрне урынлы куллана.

Уртача балл (2-2,6) – уен ситуацияләрен тәрбияче ярдәмендә төзи.

Уртачадан түбән балл (1-1,9) – аңлый, җавап бирә алмый.

3. Боерыкны бирә белү (кил, утыр, йокла, уйна, ю, аша, эч, ки, сал).

(Лексика: кил, утыр, йокла, ю, аша, эч, уйна, ки, сал).

Уен эчтәлеге: Балаларның боерыкларны бирә белү күнекмәләрен тикшерү. Балалар бер-берсенә боерык бирәләр. Саша, аша! – Саша ашау хәрәкәтләре күрсәтә. Алга таба Саша үзе башка балага боерык бирә һәм шундый тәртиптә дәвам ителә.

Югары балл (2,7-3) – 8-9 сүз.

Уртача балл (2-2.6) – 5-6 сүз.

Уртачадан түбән (1-1,9)– 1-2 сүз.

4. Уен ситуацияләрендә үзлектән сорау бирә белү. (Нәрсә кирәк? Нинди? Ничә?).

1.Сюжетлы-рольле уен “Кибет”

(Лексика: Нәрсә кирәк? Нинди? Ничә?).

Балаларга рус телендә кибет уены үткәрү аңлатыла. Өч төп сорауны куя белүләре тикшерелә. Уен яшелчә, киемнәр, савыт-саба, өй җиһазлары рәсемнәре кулланып үткәрелә.

2.Дидактик уен “Нинди?”.

(Лексика: нинди? кызыл, сары, яшел, зәңгәр).

Тикшерүдә сорауларны аерым кулланып та үткәрергә  була.

Әйберләрне билгесен ачыклау өчен бирелә торган сорауга аңлап җавап бирү һәм ул сорауларны үзлектән куя белү.

3.Дидактик уен “Ничә?”.

Санау күнекмәләрен билгеләү (1- 10 кадәр).

4.Дидактик уен  “Дөрес сана”.

Тәрбияче уенчыклар, муляжлар, укыту методик комплектындагы күрсәтмә рәсемнәрне санарга тәкъдим итә. Балалар бер-берсенә “Ничә...?” соравын куялар һәм җавап бирәләр. Шулай ук, сорауны тәрбияче үзе дә бирә ала. “Ничә...?”.

Югары балл (2,7-3) – диалогта  3 сорауны да аңлап куллана.

Уртача балл (2-2.6) – диалогта  2 сорауны  аңлап куллана.

Уртачадан түбән (1-1,9)– диалогта  1 сорауны  аңлап куллана.

5. Аралаша белү (ягымлы сүзләр әйтү, чакыру, сыйлау,

сорап алу, тәкъдим итү, инкаръ итү, раслау).

1.Уен ситуациясе “Әйдәгез танышабыз”.

“Син кем?” соравына аңлап җавап бирүләре билгеләнә.

К вам пришла новая кукла, она хочет с вами познакомиться:

- Исәнмесез. Мин Алсу. Син кем?  - Мин Оля яки Коля.

- Мин Алсу, мин кыз. Син кыз? - Юк, мин малай.

2.Уен ситуациясе “Кунак каршылыйбыз”.

К нам идут гости. Спроси. “Кто там?”. - Кем анда? - Мин Акбай.

Позови Акбая. - Акбай,  кил монда.

У Акбая сегодня день рождение. Подари свою игрушку:

-Акбай, мә кызыл туп. - Рәхмәт.

Угости гостей супом или кашей. - Мә, аш (ботка) (аша).

Что бы сьесть угощение попроси ложку.

- Кашык бир. - Нинди кашык?

- Зур, матур, зәңгәр кашык. - Рәхмәт.

3.Уен ситуациясе “Кибеттә”.

Бала белән бала аралашуы тикшерелә.

- Исәнме! – Исәнме!

- Хәлләр ничек? - Әйбәт, рәхмәт.

- Хәлләр ничек? - Әйбәт, рәхмәт.

- Аю бир (әле). - Нинди аю?

- Зур аю, чиста аю, матур аю.

- Ничә? - Ике аю.

- Мә, ике аю. - Рәхмәт.

- Сау бул. - Сау бул.

Югары балл (2,7-3) – бала сөйләмдә актив, үзлектән сорау бирә, яхшы аралаша.

Уртача балл (2-2,6) – сүз байлыгы бар, тәрбияче ярдәмендә аралаша.

Уртачадан түбән (1-1,9) – аңлый, русча җавап бирә.

Уку елы ахырында мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының

“Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты буенча татар телен үзләштерү дәрәҗәләрен билгеләү.

1.“Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар”

проекты буенча өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллану.

(Өйрәнгән темалар буенча  биш – алты рәсем яисә предмет күрсәтелә, татарча исемнәрен әйтергә кушыла)

1.Дидактик уен “Бу нәрсә?”

(Лексика: тычкан, бүре, төлке, керпе, тавык, әтәч, үрдәк).

Уен эчтәлеге: Тәрбияче рәсемнәргә күрсәтеп сорый:

  • Бу нәрсә? – Бүре (Бу бүре).

2.Дидактик уен “Портфельдә нәрсә бар?”

(Лексика: китап, дәфтәр, рәсем, карандаш һ.б.).

Уен эчтәлеге: Тәрбияче портфельдән рәсемнәр яки предмет алып күрсәтә, исемен сорый:  - Портфельдә нәрсә бар?- Дәфтәр бар.

3.Дидактик уен “Портфельдә нәрсә юк?”

(Лексика: китап, дәфтәр, рәсем, карандаш һ.б.).

Уен эчтәлеге: Бала нәрсә юклыгын әйтергә тиеш. Уенны рәсемнәр кулланып та үткәрергә була.

4.Дидактик уен “Дөресен әйт”

(Лексика: чәк- чәк, өчпочмак, бәрәңге, аш, ботка).

Уен эчтәлеге: Балага  рәсемнәр бирелә. Бала рәсемнәрне атый.

Югары балл (2,7-3) — 10-12 сүз.

Уртача балл (2-2,6) –  7-9 сүз.

Уртачадан түбән балл (1-1,9) – 1-6 сүз.

2. Ягымлы сүзләр куллану

(“Исәнме”, “Исәнмесез”, “Сау бул”,  “Сау булыгыз”, “Рәхмәт”, “Зур рәхмәт”,

“Хәерле көн”,“Хәлләр ничек?”, “Әйбәт”)

Ситуатив күнегү:

Телефоннан сөйләшү.

Эш дәфтәрендәге 1 нче биремне кулланып була.

Югары балл (2,7-3) — бала сөйләмдә ягымлы сүзләрне урынлы куллана.

Уртача балл (2-2,6) –  тәрбияче ярдәмендә җавап бирә.

 Уртачадан түбән балл (1-1,9) – аңлый, сорауларга җавапны русча  бирә.

  1. Боерыкны бирә белү (кил, утыр, сикер, ю, аша, эч, уйна,

ки, сал, йөгер, бие, җырла, йокла).

Дидактик уен: “Командир”

(Лексика: кил, утыр, сикер, ю, аша, эч, уйна, ки, сал, йөгер, бие, җырла, йокла).

Уен эчтәлеге: Бер бала икенче балага боерык бирә. Мәсәлән:

-Коля, сикер! (Коля сикереп күрсәтә).

-Коля, син нишлисең?(Колядан сорый) – Мин сикерәм.

-Коля нишли?(Башка баладан сорый) –Коля сикерә.

Эш дәфтәрендәге 9 нчы биремне кулланып була.

Югары балл (2,7-3) — 11-13 сүз белән боерык бирә, син нишлисең, нишли сорауларын бирә белә.

Уртача балл (2-2,6) –  бары боерык бирә, сорауларны куя алмый.

 Уртачадан түбән балл (1-1,9) – 1-5 сүз белән боерык бирә, сорауларны русча  әйтә.

  1. Уен ситуацияләрендә үзлектән сорау бирә белү.

(Нәрсә кирәк? Нинди? Ничә? Син кем? Бу кем? Бу нәрсә? Нишли? Нишлисең? (Син нишлисең?) Ничә яшь? (Сиңа ничә яшь?) Кая барасың?)

1.Уен ситуацияләре:

а) “Кибет” (Нәрсә кирәк? Нинди? Ничә?)

б) “Телефоннан сөйләшү” (Кая барасың? Нишлисең? (Син нишлисең?))

в) “Танышу” (Син кем? Бу кем? Бу нәрсә? Нишли? Ничә яшь? (Сиңа ничә яшь?))

2.Сюжетлы-рольле уен “Кибет”

(Лексика: Нәрсә кирәк? Нинди? Ничә?).

Уен эчтәлеге: Балаларга рус телендә кибет уены үткәрү аңлатыла һәм өч төп сорауны куллана белүләре тикшерелә.Уен яшелчә, киемнәр, савыт-саба, өй җиһазлары, йорт кошлары, уенчык рәсемнәре кулланып үткәрелә.

3.Дидактик уен “Нинди?”.

(Лексика: кызыл, сары, яшел, зәңгәр, ак, кара).

Тикшерүдә сорауларны аерым кулланып та үткәрергә  була.

4.Дидактик уен “Сана”.

Санау күнекмәләрен билгеләү (1- 10 кадәр).

Югары балл (2,7-3) – сорауларны аңлап куллана.

Уртача балл (2-2,6) – аңлый, тәрбияче ярдәме белән куллана.

Уртачадан түбән (1-1,9)– русча җавап бирә.

  1. Аралаша белү (ягымлы сүзләр әйтү, чакыру, сыйлау,

сорап алу, тәкъдим итү, инкаръ итү, раслау)

1.Уен ситуациясе “Әйдәгез танышабыз”

- Исәнмесез. Син кем? - (Мин Оля яки Коля).

- Мин кыз. Син кыз? - (Юк, мин малай).

- Сиңа ничә яшь?- (6 (7) яшь).

2.Уен ситуациясе “Телефоннан сөйләшү”.

Диалогны сан, сыйфат, күләм берәмлеге кертеп баетырга була.

- Исәнме. Хәлләр ничек?

- Әйбәт.

- Нишлисең?

- Мин уйныйм. Син нишлисең?

- Мин ашыйм (биим, утырам, сикерәм, эчәм, уйныйм, йөгерәм, җырлыйм, йоклыйм, барам, шуам, рәсем ясыйм, укыйм).

- Нәрсә?

- Алма ашыйм.

- Алма тәмле(ме)?

- Әйе, алма тәмле.

- Сау бул.

3.Уен ситуациясе “Кая барасың?” 

(Лексика: мәктәп, кафе, цирк һ.б.)

- Исәнме! Хәлләр ничек?

- Әйбәт, рәхмәт.

- Кая барасың?

- Кафега барам.

- Кафеда нәрсә бар?

- (ашамлыклар атарга мөмкин)

- Саша нишли?

- Саша бәрәңге ашый.

4.Ситуатив күнегү.

Спроси: что ты делаешь? 

- Син нишлисең?

- Мин ашыйм (биим, утырам, сикерәм, эчәм, уйныйм, йөгерәм, җырлыйм, йоклыйм, барам, шуам, рәсем ясыйм, укыйм).

Югары балл (2,7-3) – бала сөйләмдә актив, үзлектән сорау бирә, яхшы аралаша.

Уртача балл (2-2,6) – сүз байлыгы бар, тәрбияче ярдәмендә аралаша.

Уртачадан түбән (1-1,9)– аңлый, русча җавап бирә.

 

Файдаланылган әдәбият

Борһанова Р. А., Юсупов Ф. Ф. Балалар бакчасында татар теле өйрәтү программасы. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган. – Казан: РИЦ «Школа», 2004.

З.М. Зарипова,Р.Г.Кидрячева и др., Методическое пособие по обучению детей 4-5 лет татарскому языку "Говорим по-татарски” - Татарское республиканское издательство"ХӘТЕР", 2011.

З.М. Зарипова,Р.Г.Кидрячева и др., Методическое пособие по обучению детей 5-6 лет татарскому языку "Говорим по-татарски" - Татарское республиканское издательство"ХӘТЕР ", 2011.

З.М. Зарипова,Р.Г.Кидрячева и др., Методическое пособие по обучению детей 6-7 лет татарскому языку "Говорим по-татарски" - Татарское республиканское издательство"ХӘТЕР ", 2011.

ШаеховаР.К.  Региональная программа дошкольного образования. “Төбәкнең мәктәпкәчә белеем биру программасы”. –РИД,  2012.

 К.В.Закирова,Р.А.Борһановаh.б.,“Балалар бакчасында тәрбия һәм белем биру программасының милли төбәк    юнәлеше” - Казан: Мәгариф, 2009.

 Под ред. Н.Е.Вераксы, Т.С. Комаровой, М.А. Васильевой. “От рождения до школы”. Основная общеобразовательная программа дошкольного образования / - М.:    МОЗАИКА-СИНТЕЗ,2010.

 “Татарча сөйләшәбез”. Эш дәфтәре: 4-5 яшьлек балалар өчен “Говорим по-татарски”. Рабочая тетрадь для детей 4-5лет.- Казан: Татарстан Республикасы «ХӘТЕР» нәшрияте, 2011.

Татарча сөйләшәбез. Эш дәфтәре: 5-6 яшьлек балалар өчен “Говорим по-татарски”. Рабочая тетрадь для детей 5-6лет.- Казан: Татарстан Республикасы«ХӘТЕР» нәшрияте, 2011.

Татарча сөйләшәбез. Эш дәфтәре: 6-7 яшьлек балалар өчен “Говорим по-татарски”. Рабочая тетрадь для детей 6-7лет.- Казан, Татарстан Республикасы«ХӘТЕР» нәшрияте, 2011.

“На поляне детства” - хрестоматия для воспитателей ДОУ и родителей.- Казань, Редакционно-издательский центр,2011.

“Балачак аланы” –балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия.- Казан, РИЦ, 2011.

“Раз — словечко, два - словечко...” - занимательное обучение татарскому языку.–Казань, Татарскоереспубликанское издательство"ХӘТЕР", 2011.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Перспективный план работы с родителями в подготовительной группе на 2015- 2016 учебный год.

Месяц Форма работы Тема работы Задачисентябрь Оформление родительского уголка на осеннюю тему. «Осенняя карусель» Подготовить родительский уголок к осеннему сезону  с целью привлечения внимания р...

Рабочая программа Курошиной Натальи Фёдоровны 1-й младшей группы на 2015- 2016 учебный год

Содержание:1.                ЦЕЛЕВОЙ РАЗДЕЛ1.1   Пояснительная записка. Цели и задачи, принципы и подходы к формиро...

Перспективный план экспериментально - опытнической деятельности в подготовительной группе на 2015 - 2016 учебный год

Перспективный план экспериментально - опытнической деятельности в подготовительной группе на 2015 - 2016 учебный год...

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА ПО РАБОТЕ С ДЕТЬМИ ПЕРВОЙ МЛАДШЕЙ ГРУППЫ НА 2015-2016 УЧЕБНЫЙ ГОД

Настоящая рабочая программа разработана на основе примерной основной общеобразовательной программы дошкольного образования « Детство» руководители авторского коллектива Т.И.Бабаевой, А.Г. Гогобер...

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА подготовительная группа (на 2015 -2016 учебный год)

Рабочая программа для детей подготовительной   группы №9 составлена на основе Примерной основной общеобразовательной программы «Радуга». Программа направлена на повышение социального статуса...