Конспект “Шофер булам”
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) по теме

Конспект “Шофер булам”

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_shofer_bulam_.docx24.74 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Мин- шофер

Максат : балалрның белемнәрен системага салу, сөйләм телен үстерү.

Бурычлар:

Тәрбияви: шоферларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

Белем бирү: шофер һөнәре белән таныштыру.  Машиналарның төп өлешләрен аера белү күнекмәләрен формалаштыру (кабина, тәрәзә, тәгәрмәч, руль). Машиналарның төрләре һәм кулланылышы ягыннан ничек аталышын аерырга өйрәтү (кран, ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы, йөк ташучы, автобус, җиңел машина, янгын сүндерү машинасы).

Үстерешле: сүзлек запасын баету, игътибарлыкларын, күзәтүчәнлекне үстерү.

Сүзлек  өстендә эш: пассажирлар, шофер (машина йөртүче),  бистә , автомойка, сәяхәт  һ.б.

Индивидуаль эш: авырсынган балалар белән яңа сүзләрне кабатлау.  

Әзерлек эше: һөнәр ияләре турында әңгәмә үткәрү, шигырьләр уку, дидактик һәм сюжетлы-рольле уеннар уйнау, саф һавада йөргәндә машиналарны күзәтү.

Кирәкле җиһазлар һәм материаллар:

1. Уенчык машиналар: автобус, җиңел машина, йөк машинасы, янгын сүндерү машинасы, ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы, кран.

2. Транспорт тавышлары: машина, шәһәр урамы тавышы.

3. Мактама бистәсе  (экранда), автомойка ( экранда), макет.

4. Уенчык  аю.

5. Уенчык машина.

6.  Чиләкләр белән су, чүпрәкләр  

7. Шофер фуражкасы, руль, светофор.

8.Кызыл, сары, яшел түгәрәкләр.

9.Машина төзәтү өчен инструментлар  

Психогимнастика.

Кулларга безтотындык,

Бер-беребезгә елмайдык.

Җылы китте кулларга,

Рәхәт булды дусларга.

Тәрбияче: Дусларыбызның, иптәшләребезнең көләч йөзләрен, елмаюлы күзләрен күргәч, күңелләребез күтәрелеп, безгә бик рәхәт булып китә.

Тәрбияче: Балалар, әйтегез әле, без сезнең белән кайда яшибез?( җавап)

Тәрбияче: Без Мактама бистәсендә яшибез.Мактама зур, матур бистә .

Балалар,сез сәяхәт итәргә яратасызмы? (әйе).

Әйдәгез, без сезнең белән Мактама буенча сәяхәткә чыгабыз. Сәяхәткә нәрсә белән барыйк икән?( Автобус  белән)

Тәрбияче:Яхшы, менә безнең автобусыбыз. Карагыз әле, безнең автобусның нәрсәләре бар?( Тәрәзәләре, тәгәрмәчләре, кабинасы, руле).

Тәрбияче: Балалар, автобусны кем йөртә?

Балалар:  Шофер .

Тәрбияче: Бик дөрес. Шофер кайда утыра?( Кабинада)

Тәрбияче: Ә автобустагы шофердан башка кешеләрне кем дип атыйлар?

Балалар: Пассажирлар (кабатлау).

Тәрбияче: Хәзер безгә шоферны сайларга кирәк (санамыш белән сайлау).

...... безнең шофер булыр.

.....  шофер турында бик матур шигырь  белә.Сөйләп күрсәтсен әле.

Мин дә, әтием шикелле,

Шофер булырга уйлыйм.

Шуның өчен һәрвакыт

Машинам белән уйныйм.

 Тизрәк үсеп шофер булсам

Нишләргә белер идем:

Урамдагы бар баланы

Утыртып йөрер идем.

Авазларны кабатлау

Машинага

Тын тутыртабыз (ш-ш-ш-ш)

Бакка бензин салабыз( с-с-с-с)

Моторны кабызабыз (д-д-д-д)

Тәрбияче: Хәзер, балалар, автобуска утырабыз. Машинаны кабыз, шофер!

Тәрбияче: Балалар, Мактамада  биек йортлар, матур урыннар бар.

Бу нәрсә? (балалар бакчасы). Безнең балалар бакчасы ничек атала?(җавап)  

Бу нәрсә? (мәктәп, кибет)

Тәрбияче: Балалар,карагыз әле юлга. Юлда нәрсә тора? (Машина).Машина янында нәрсә тора?(аю). Балалар, аюның машинасы ватылган. Аңа булышабызмы? (әйе).Балалар, әйдәгез туктап, ярдәм итик (туктыйлар). Аюның тәгәрмәче ватылган . Ремонтларга кирәк. Ремонтлау өчен нәрсәләр кирәк?

Балалар: Инструментлар .

Тәрбияче: Аю инструментларын оныткан. Безнең автобуста инструментлар бар.

Әйдәгез, инструментларны алып,  аюга булышыйк .

Балалар, шофер кеше юлга чыкканда инструментларын онытырга тиеш түгел. Ул машинасын төзәтә белергә тиеш. (Инструментларны алып, машина ясыйлар). Булды, балалар. Аю сезгә бик зур рәхмәт әйтә.  

Тәрбияче: Юл кырыенда өч күзле әйбер тора. Бу нәрсә?

Балалар: Светофор.

Тәрбияче: Дөрес. Ничек уйлыйсыз,светофор нәрсә өчен кирәк ? (светофор машиналарга, кешеләргә  юл күрсәтә).

 Тәрбияче: Әйдәгез ,балалар, уйнап алабыз.

“Светофор” хәрәкәтле уены (музыка куела)

Яшел төстә – түгәрәк буенча баралар

Сары төстә-туктап, кул чабалар

Кызыл төстә-туктап торалар.

Тәрбияче:Карагыз әле, безнең автобус пычранган бит. Нишләргә кирәк безгә?

Балалар: Чистартырга, юарга.

Тәрбияче: Машиналарны кайда юалар ? ( автомойкада-машина юа торган җирдә)  

Машинаны юар өчен нәрсә кирәк?

Балалар:  Чиләк, чүпрәк, су.

Тәрбияче: Машинаны нинди су белән юалар ?   (Җылы су белән).

( Кул очлары белән суның кайсы чиләктә салкын, ә кайсы чиләктә җылы су булуын аеру)

Тәрбияче: Шофер үз машинасын чисталыкта тотарга тиешлеген дә онытмаска тиеш. Моның өчен шофер нишләргә тиеш? (юарга,чистартырга,сөртергә).Әйдәгез, автобусны юып алыйк.

(“Автомойкада” уены. )

Тәрбияче: Безнең машина нинди булды?

Балалар: Чиста, матур, юеш.

Тәрбияче: Автобус  кипкәнче, без Мактама урамындагы машиналарны  күзәтик (макет өстендә карау).Юлларга карагыз.  Мактама урамнарында бик күп төрле машиналар йөри.

*Бу нинди машина?( Җиңел машина)

*....йөк машинасын күрсәт әле?Ул ни  өчен кирәк?(авыр әйберләр ташу өчен)

*Бу нинди машина?(ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы).Ул нинди ярдәм күрсәтә?(ашыгыч ярдәм)

*...янгын сүндерү машинасы кая икән? Ул нишли?(янгын сүндерә)

*Кран. Ул  нинди йөк күтәрә?( авыр йөк)

Бу машиналарның рулендә кем утыра?(шофер).Ул кайда утыра?(кабинада).

Тәрбияче: Дөрес, балалар.  Шофер эше бик авыр. Алар бик иртә торып эшкә китәләр. Бик соң өйләренә кайталар. Безнең автобус кипкәндер. Әйдәгез, автобуска утырып, балалар бакчасына кайтабыз.  

Логоритмика“Безнең шофер”

Машинада барабыз (руль  әйләндерәләр)

Тормозга да басабыз (аякны сузалар)

Еракны күзәтәбез (кулны маңгайга куеп карыйлар)

Җил чәчләрнетузгыта (баш өстендә бармакларны селкетү)

Безнең шофер булдыра! (баш бармакны өскә каратып күрсәтәбез)

Вж-вж-вж! Вж-вж-вж

Тәрбияче: Үзебезнең балалар  бакчасына кайтып  җиттек. Балалар,сезгә сәяхәт охшадымы? (җаваплар)

Без бүген нишләдек?(автобуста бардык, уйнадык, җырладык, машина юдык, машиналар карадык, аюга булыштык ).Балалар, өйгә кайткач, әти-әниләрегезгә дә безнең сәяхәт турында сөйләрсез.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Выступление на родительском собрании "Әдәпле булу- бәхетле булу"

Гаиләдә балаларны әдәплелек кагыйдәләренә өйрәтү. Балаларга мирас итеп нәрсә калдыра алабыз, аларга нинди тәрбия бирәбез. Олуг язучыларыбызнын мисалларын китерү....

Открытое занятие «Буль –буль –буль, журчит водица».

Цель: закрепить знания о свойствах воды, её роли и применении.Материал: баночки, кораблики, удочки, сачки, воронки, подносы, тряпочки, игрушки....

Сценарий дня для детей раннего возраста в период адаптации к ДОУ. «Хлюп-хлюп, буль-буль».

Сценарий дня для детей раннего возраста в период адаптации к ДОУ "Хлюп-хлюп, буль-буль"...

Консультация для родителей "Әдәпле булу – бәхетле булу"

Консультация для родителей "Әдәпле булу – бәхетле булу"...

Конспект НОД по опытно-экспериментальной деятельности во второй младшей группе раннего возраста. Тема: « Буль, буль, буль журчит водичка…».

Цели:-познакомить детей со  свойствами воды;-развивать умение анализировать  происходящие  явления  в  неживой природе;-развивать желание исследовать окружающий мир, поз...

Методразработка .Конспект" Буль, буль, буль журчит водичка.."

Конспект разработан С учетом Всех ФГОС требований. Основное образовательное напрвление материала- познавательная денятельность.  Предназначет для работы с детьми младшего возраста. Основная цель ...