Конспект занятия по развитию речи в младшей группе
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) по теме

Марапова Гульшат Харисовна

Занятие по развитию речи в младшей группе   "Кем нәрсә ярата?"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Кем нәрсә ярата?15.57 КБ

Предварительный просмотр:

Марапова Гөлшат Харис кызы  

“Кем нәрсә ярата?” темасына икенче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге

Бурычлар:

1. Балаларны йорт хайваннары (песи, кәҗә, эт әтәч), аларның тавышлары, яратып ашый торган ризыклары белән таныштыру, төркемнәрдә берләшеп эшли белергә өйрәтү.

2. Балаларның фикерләү сәләтен, хайваннарны аерып таный белүләрен, сөйләм телен үстерү, татарча сөйләмне аңлый, сүзләрне дөрес һәм ачык итеп кабатлый белүләренә ирешү.

3. Хайваннарга һәм табигатькә карата игътибарлылык, мәрхәмәтлелек, бер-берсенә дуслык хисләре тәрбияләү.

Сүзлек: песи, кәҗә, эт, әтәч, сөт, кәбестә, сөяк, бөртек.

Җиһазлар: уенчык песи, кәҗә, эт, әтәч, кәбестә муляжы, тәлинкәле сөт, сөяк муляжы, бодай бөртекләре, авыл өе рәсеме, йорт хайваннары белән ишегалды макеты, йорт хайваннары төшерелгән пазллар.

Эшчәнлек барышы:

   

    Балалар ярымәйләнә итеп тезелгән өстәлләр артына утыралар.

Тәрбияче: - Балалар, мин бүген сезгә бик матур әкият сөйлим. Борын-борын заманда, менә шушы матур йортның ишегалдында (авыл өе, ишегалды макеты күрсәтелә)  яшәгәннәр, ди Эт, Песи, Кәҗә һәм Әтәч (уенчык хайваннар аерым-аерым күрсәтелә). Кич белән алар ишек төбенә җыелалар да үзләренең эшләре турында сөйләшәләр икән. Сөйләшәләр дә бәхәсләшеп китәләр икән. «Кем нәрсә ярата? Нинди азык тәмлерәк?» —дип бәхәсләшәләр икән. — Иң тәмле сый — сөт, — ди Песи. (тәлинкәле сөт күрсәтелә)— Сөттән соң бер Тычкан да тотып кабып җибәрсәң, бигрәк тә шәп була инде! Тик Тычканны тотуы кыен. — Сөт нәрсә? Ул бит сыек, тамак туйдырмый. Ә менә ярма бөртекләрен, бодай орлыгын тук-тук итеп чүпләсәң (бодай бөртекләре күрсәтелә) — менә шунда тамак тук-тук-тук була! — ди Әтәч. — Юк-юк! — дип сүзгә кушыла Акбай.— Бөртек чүпләп кенә туеп бул-бул-булмый. Менә сөяк кимерсәң, (сөяк муляжы күрсәтелә) чынлап та әйбәт була, шунда ук тук буласың. Нинди азык тәмле, нинди азык файдалы икәнен миннән дә әйбәт белгән хайван юк. — Нәрсә-ә-ә сөйлисең син? — дип каршы килә Кәҗә.— Менә кәбестә-ә-ә булса икән. (кәбестә муляжы күрсәтелә) Иң тәмле азык — кәбестә-ә-ә! — ди ул. Алар бәхәсләшәләр икән — әле һаман килешә алганнары юк, ди.

Т.: -Балалар, әкият ошадымы?

Б.: -Әйе.

Т. –Бу әкият нинди хайваннар турында иде? Кайсыларын истә калдырдыгыз?

    Балалар хайваннарны атыйлар, бу хайванның татарча исеме, аның нинди азык яратканы әйтелә. Алар  хайваннарның азыкларын өстәлгә килеп күрсәтәләр, тотып карыйлар. Сүзләр  бергәләп тә, аерым гына да кабатлатыла.

Т. –Балалар , кайсыгыз белә, песи ничек мияулый?

    Балалар мияулап күрсәтәләр. Шул рәвешле кәҗә ничек мәэлди, эт ничек өрә, әтәч ничек кычкыра икәнлеге дә искә төшереп үтелә.

Т. –Артем, кәҗәгә кәбестә бир әле. (Артем килеп кәбестәне ала, кәҗәгә бирә).

    -Ралина, әтәчкә бөртек бир әле. (Ралина әтәчкә бөртекне алып бирә).

    -Камил, эткә сөяк бир әле. (Камил сөякне алып эткә бирә).

    -Милана, песигә сөт бир әле. (Милана песигә сөт бирә).

Т. –Балалар, хайваннар сезгә зур рәхмәт әйтәләр.

Физкультминут:

Балалар урындыкларда утырып торалар.              

Бергәләп басыйк әле,   Түгәрәк ясыйк әле.     ( басалар , түгәрәк ясыйлар)

Менә нинди түгәрәк!   Бик кечкенә түгәрәк! (уртага керәләр)

Кулны кулга тотышып,  Артка таба барабыз. (артка чигенәләр)

Менә нинди түгәрәк!    Бик зур түгәрәк! (зур түгәрәк ясап басып торалар)

Түгәрәктә йөрибез, Бик тырышып биибез. (тыпырдый-тыпырдый, уртага керәләр)

Менә шулай ял иттек,   Вакыт күңелле үтте. (урыннарына утыралар)

Т. –Балалар, сезнең өстәлләрдә пазллар. Нинди хайван рәсеме яшеренгән икән анда. Бергәләп җыеп карагыз әле. (Өстәлләр артында утырган балалар пазллардан билгеле бер хайван рәсеме җыярга тырышалар: эт, песи, кәҗә, әтәч. Тәрбияче балаларга булышып җибәрә.)

Т. – Ә хәзер әйтегез инде, һәр төркем нәрсә рәсеме җыйды? (балалар үз рәсемнәрендәге хайваннарны атыйлар)

Рефлексия:

  • Бүген  без нинди хайваннар турында сөйләштек?
  • Әтәч, эт, песи, кәҗә нәрсәләр яраталар?

 Т. – Булдырдыгыз. Ә хәзер бу хайваннарның сезнең белән уйныйсылары килә. Уйныйбызмы , балалар? (Балалар уенчыклар белән уйныйлар)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по развитию речи в младшей группе

«Играем пальчиками  и развиваем речь» конспект занятие по развитию речи в младшей греппе....

План конспект занятия по развитию речи (вторая младшая группа) на тему: "Зайка - попрыгайка"

«Зайка – попрыгайка»Программные задачи:- связная речь – учить составлять с помощью взрослого короткий рассказ;- словарь и грамматика: закреплять в речи названия известных им животных, учить испо...

Конспект занятия по развитию речи в младшей группе «Звуковая культура речи: звуки [Т], [П], [К]»

развивать слуховое внимание и фонематическое восприятие детей; работать над усилением подвижности артикуляционного аппарата, уточнять артикуляцию и произнесение звуков [а], [о], [у], [и] в с...

Конспект занятий по развитию речи в младшей группе: "Звуковая культура речи звук "Т"."

Цель: формировать звуковую культуру речи: звука (Т).Образовательные задачи:- формировать умение у детей отчетливо произносить звукоподражание со звуком (т);- закреплять произношение звука (т) в словах...

Конспект занятия по развитию речи в младшей группе. Тема занятия:"Веселая ярмарка".

Конспект занятия по развитию речи в младшей группе для ознакомление детей с народной игрушкой (дымковской - глиняной, и деревянной). ...

Конспект занятия по развитию речи в младшей группе. Тема занятия "В гости к бабушке".

Закрепить умения подбирать слова, противоположные по смыслу (антонимы). Продолжать учить произносить звукосочетания:мяу-мяу, гав-гав, му-му. Продолжать учить узнавать животное по описанию, подбирать...