Публикация в книге "Кружки в детском саду" , сост. Закирова К.В., Лотфрахманова З.И. - "Серле камыр" түгәрәге.
книга по развитию речи на тему

Гиматова Лейсан Фагимовна

Бу программа Россия Федерациясенең «Белем бирү» турындагы законының 9 статьясенә туры килә, белем бирү эчтәлегенең аерым дәрәҗәсен һәм юнәлешен ачыклый.

Программа гомуми белем бирү учрежденияләрендә, башлангыч гомуми белем баскычында тормышка ашырыла.

Хәзерге заман системасында баланы тәрбияләүдә һәм кешенең эстетик мәдәниятен үстерүдә халык сәнгатен педагогик эшчәнлектә куллану, иң мөһим шарт булып тора. Ул, баланың үсешенә ярдәм итә, барлык таләпләргә җавап бирә торган максатчан эш.

Логик фикерләү, ятышлы сөйләм, хәтер һәм игътибарның кулларның кече моторикасы һәм кул бармакларының хәрәкәт координациясе үсеше белән бик нык бәйле икәнлеге галимнәр тарафыннан дәлилләнгән. Кече моториканың үсеше – баланың мәктәпкә әзерлек дәрәҗәсе күрсәткечләренең берсе булып тора. Кул хәрәкәтләре язуны үзләштерүдә зур әһәмияткә ия. Әгәр дә бармакларның хәрәкәте тизлеге әкрен булса, хәрәкәт төгәллеге дә бозыла. Мондый вакытта балалар, үзләрен уңайсыз хис итә торган очраклардан, качарга тырышалар. Шуңа күрә, мәктәпкәчә яшьтә, язуны үзләштерү өчен мөһим булган күнекмәләрне үстерү, балага хәрәкәти һәм гамәли тәҗрибә туплау өчен шартлар тудыру, кулларның эшчәнлек осталыгын үстерү мөһим.

Балалар иҗатын үстерү әһәмиятле мәсьәлә булып тора. Иҗат- кешенең ихтыяҗына һәм максатына карап, табигый һәм гамәли дөньяны үзгәртеп кора торган эшчәнлек төре. Иҗат ул - кеше аңының ачылуы.

Сәнгатьнең һәр төре баланың акыл эшчәнлеген, сәләтен, матурлыкны күрә белүен үстерергә баланы шәхес буларак формаштырыга ярдәм итә торган башка төрле үзенчәлекләрне үз эченә ала. Әвәләү әйберләрен эшләү, баланың матурлыкны күрә белүен, башкарачак эшнең өслеген әзерләргә өйрәтүен үстерә.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен әвәләп эшләү уку һәм тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия. Ул - күреп үзләштерүне, хәтерне, фикерләүне, кул күнекмәләре булдыруны һәм мәктәптә уңышлы уку өчен мөһим булган сәләтләрне үтерергә ярдәм итә. Сәнгатьнең башка төрләре кебек үк, әвәләү, зәвыгын формалаштыра, матурлык хисе тоюны үстерә.

Әвәләүнең тагын бер үзенчәлекле сыйфаты - аның уен белән тыгыз бәйләнгән булуы. Эшләнелгән фигураның күләме баланы аның белән уйлауга этәрә. Шөгыльләрнең уен рәвешендә үткәрелүе, балаларда әвәләүгә карата кызыксынуны көчәйтә, өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән аралашу мөмкинлеген киңәйтә.

Баланың үзлегеннән эшләгән иң гади скульптура да - иҗади процесс.

Яңалык һәм әһәмиятлелек:

Эстетик тәрбия бирүдә системасында әвәләп ясау аерым урын алып тора һәм үзенә генә хас булган үзенчәлеккә ия.

Нишләп нәкъ менә камыр? Камыр, бала кулы өчен иң уңайлы булган материал Ул йомшак һәм балада пластилинга караганда да күбрәк кызыксыну уята.

Соңгы елларда тозлы камыр әвәләү өчен, иң танылган материалга әверелде. Камырдан әйбер эшләү әвәләү борыңгы йола. Хәзерге заманда да киң кулланалар, чөнки бүгенге көндә табигый яктан чиста булган, кулдан эшләнгән әйберләр югары бәяләнә. Камыр- бик сыгылмалы материал. Ул бик җайлы кирәкле рәвешкә керә һәм аннан эшләнгән әйберләр озак вакыт саклана. Камыр белән эш итү рәхәт һәм ул шатлык китерә. Әлеге сәнгать төренә заманча исем дә уйлап тапканнар «Тестопластика» дигән. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kumech._kniga.k.zakirova_2.doc245.5 КБ

Предварительный просмотр: