“Бергәләп өйрәнәбез”
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа) на тему

Занятие

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zanyatie.docx15.5 КБ

Предварительный просмотр:

“Бергәләп өйрәнәбез”

(тәрбиячеләр өчен ачык эшчәнлек.)

Программа эчтәлеге:

-балаларның тирә-юнь турында алган  белемнәрен  гомумиләштерү;

-игътибарлылык  тәрбияләү;

-логик  фикерләү сәләтен  үстерү;

-сүзлекне баету;

-грамматик категорияләрне формалаштыру;

-ишетеп һәм күреп  истә калдыру сәләтен камилләштерү;

-үзара уңай мөнәсәбәт булдыру;

-шөгыльгә кызыксыну уяту;

-күңел күтәренкелеге булдыру;

-табигатькә,халык-аваз иҗаты әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эш:

-гаилә, ел фасыллары, кыш, боз, бәс, кар, көрт, буран, бозлавык, кар бөртеге,

уң-сул кул, бармаклар, өс киемнәре, аяк киемнәре, яшелчәләр, җиләк-

җимешләр, таякчыклар.

Җиһазлау:

-кыңгырау

-флажоклар

-массаж ясау өчен туплар

-таякчыклар

-предметлы рәсемнәр

-көзгеләр

-кулъяулыклар

-“серле келәм”(ковралин)

Алдан эшләнелгән эш:

-шәхси,төркемчекләр һәм күмәкләп үткәрелгән шөгыльләр;

-күзәтүләр;әңгәмәләр;

Балаларны оештыру:

-шөгыль башында балалар өстәл янында басып торалар;

-“Нәрсә ак була?”уены келәмдә үткәрелә;

-артикуляция күнегүләре,таякчыклар белән күнегүләр,туплар белән кулларга һәм бармакларга массаж  өстәл артына утырып үткәрелә;

-“Кыш – командир” уены ковролин  янында үткәрелә;

-“Бармакларга исем кушу “уены өстәл артына утырып үткәрелә;

-“Кышкы урман”уены келәмдә үткәрелә.

Шөгыльнең структурасы:

I.Оештыру моменты:”Гаиләгездә ничә кеше?”-1 минут.

II. Кереш өлеш:2 минут.

III.Төп өлеш:

1.Уен”Кышкы билгеләр”3 минут.

2.Уен”Кыш-командир”3 минут.

3.Уен-күнегү:”Таякчыклардан төзе!”3 минут.

4.Уен”Нәрсә  ак була?”3 минут.

Ял минуты:”Кышкы урман”2 минут.

5.Массажлы туплар белән кулларга,бармакларга массаж.2 минут.

6.Артикуляция күнегүләре.3 минут.

7.”Уң кулыбызны табыйк...”3 минут.

8.”Нәрсә артык?”уены.3минут.

IV. Нәтиҗә. 1 минут.

Шөгыльнең  барышы:

I.Оештыру моменты: Тәрбияче сорау бирә, һәр бала сорауга җавап биреп урыннарына утыра бара.

II.Кереш: кыш турында шигырь – табышмак укый.

Ак  юрганын нык ябынып,

Кырларым ята тынып.

Сакланыптыр нык киенгән

Елгалар да боз толып.

Серле итеп айлы кичне

Җил кинәт тынып кала.

Әйтерсең лә бар табигать

Татлы йокыга тала.

-Балалар,бу шигырь юллары кайсы ел фасылы турында булды?(Кыш)

-Ә хәзер нинди ел фасылы? Ни өчен шулай дип уйлыйсыз?Әйдәгез әле

“Кышкы билгеләр” уенын уйнап алыйк.

III.Төп өлеш.

1.Уен – күнегү: ”Кышкы билгеләр” :Уен туп белән келәмдә үткәрелә тәрбияче һәр баладан :”Ни өчен урамда кыш дип уйлыйсың?”-дип сорый һәм тупны бирә.Балалар кышның билгеләрен әйтеп,тупны кире кайта-ралар.

2.Уен – күнегү: “Кыш – командир”:уен “серле келәм” (ковролин)янында үткәрелә.Һәр бала кышка караган бер сүз әйтеп ,ковролин янына чыгып баса.

Кем  беренче булып сүз уйлый,шул командир.Командирга кыш рәсеме тотты-рыла(ул беренче булып баса),калган балалар аның артына тезеләләр.(Кар,бәс көрт,Кар бабай,кар бөртеге,чана,чаңгы,тимераяк,шугалак...)

3.Уен – күнегү: “Таякчыклардан т:өзе!”күнегү өстәл артына утырып үткәрелә

Балалар таякчыклар ярдәмендә төрле фигуралар төзиләр:   1)   балык-конфет ;  

2)  өй – гөмбә – керпе ;  3) ваза – кәрзин ; 4) кар бөртеге ;  5)  чыршы.

Ял  минуты  : “ Кышкы  урман  “

Кышкы  урманга  килдек ,

Матур  урыннар  күрдек:

Тун  кигән  каен  уңда ,

Ямь – яшел  чыршы  сулда.

Кар  бөртекләре  оча ,

Әйләнеп  җирне  коча .

Әнә  куян  сикерә ,

Ул  бүредән  элдертә .

Без  дә  аннан  качабыз,

Тапмас  ул  безне  явыз.

Аю  бабай  ял итә,

Кызылтүшләр очалар ,

Бигрәк  тә матур  алар.

Урманда  рәхәт  булса  да ,

Өйгә  кайтыйк  ,  балалар !

4. Массажлы  туплар  белән  күнегүләр.

Дөрес  итеп  язарга  ,

Матур  итеп  ясарга  ,

Тупларны  тәгәрәтәбез ,

Кулларны  күнектерәбез ,

Юллар  буйлап  тәгәрәтик ,

Бераз  массаж  ясап  алыйк.

Ә аннары – ә аннары

Туплар тиз-тиз әйләнер...

5.Артикуляция  күнегүләре.

Күнегүләр өстәл артына утырып  үткәрелә. Тәрбияче күнегүләрнең

Исемнәрен әйтеп тора,балалар көзгеләргә карап ясыйлар.

6.Уен – күнегү :” Бармакларга исем  кушу “  

Уң  кулыбызны  табыйк,

Әйдәгез санап карыйк :

Башлыйк  чәнтидән

Иң  кечтекидән.

Чәнти  була – бер,

Исемсезе – ике,

Урта бармак  -  өч ,

Атсыз бармак – дүрт,

Бишенчесе – баш бармак.

Әнә нинди зур тармак,

Менә биш күпме була,

Бөкләгәч йодрык тула.

7.Уен –күнегү :” Нәрсә артык ? “

Уен “серле келәмдә”(ковролинда) үткәрелә.”Серле  келәмгә” предметлы  рәсемнәр куела ,балалар артык рәсемне табалар һәм аңлаталар.

Мәсәлән :-алма, груша , кәбестә , банан;

      -банан , кишер , кыяр ,суган;

      -алмалар , груша , банан , лимон ;

      -итек , тун , куртка , итәк..

 IV.Шөгыльгә  нәтиҗә.

                       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балалар бакчасы һәм гаилә - гел бергә

Балалар бакчасы һәм гаилә - гел бергә. Гаилә һәм балалар бакчасы һәрберсе балага үзенчә тәрбия бирә.Бергә эшләгәндә генә тиешле нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.Безнең “Кояшкай “ балалар бакчасы ата –анала...

“Балаларның математик күзаллауларын бергәләп үстерик” дигән темага ата-аналар өчен консультация.

Консультация для родителей о закреплении элементарных математических знаний в семье....

"Күңел ачыйк бергәләп" (2 кечкенәләр төркемендә гаилә бәйрәме программасы)

Татарстан  Республикасы Актаныш  муниципаль  районы  бюджет  мәктәпкәчә   белем бирү учреждениесе  «Катнаш төрдәге   Актаныш 6 нчы санлы балалар бакча...

Уен белән бергә үсәбез

Максат:  балаларда уен күнекмәләре аша уйлау, фикер йөртә белү, игътибарлык, истә калдыра белү, үзләштерү  сәләтләрен үстерү.Бурычлар: логика, күзәтүле  - образлы фикерләүне, хәтерне (к...

Бергәләп карагыз!

Өйдә балалар бергә карау өчен татарча мульфильмнар исемлеге...

“Әти белән бергәләп”

23 февраль бәйрәме...