Ачык дэрес "Урамда яз"
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа) на тему

Галияхметова Зульфия Агзаметдиновна

Материалы для открытого урока (возраст 6-7 лет)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл uramda_yaz.docx26.79 КБ

Предварительный просмотр:

Максат:

  • Балаларда сузык, калын тартык, нечкә тартык авазларны аера  һәм авазга тулы характеристика бирә белүләренә ирешү.
  • Сүзләрне иҗекләргә бүлү, сүзләргә аваз анализы ясау күнекмәләрен ныгыту.
  • Җөмлә турында белемнәрен үстерү. Тулы җөмләләр белән үз фикерен әйтә белү күнекмәләрен үстерү.

Бурычлар:

  • Табигатьтә ел фасыллары буенча барган үзгәрешләр турындагы белемнәрен тирәнәйтү.
  • Балаларда язгы табигатькә соклану хисләре,  мәхәббәт тәрбияләү.
  • Яз турында белемнәрен  мөстәкыйль эшчәнлектә иҗади куллана белү күнекмәләрен,  яз темасына сүз байлыгын  үстерү.
  • Балаларда фонематик ишетү,  игътибарлылык,  хәтер сәләтен, логик фикерләүне үстерү.
  • Йөздәге мимик мускул  һәм кулдагы  вак моторика эшчәнлеген үстерү.

Аерым балалар белән эш:

  • Раяз, Рәнис, Ислам, Искәндәр белән эшләү.

Сүзлек өстендә эш:

  • Белем ачкычы.

Методлар:

  • Аңлату
  • Күрсәтү
  • Практик эшчәнлек.

Алымнар:

  • Табышмак
  • Шигырь уку
  • Психологик гимнастика
  • Дидактик уеннар
  • Сорау-җавап
  • Уен
  • Ял минуты
  • Өләшмә материаллар белән эш
  • Сюрприз.

Җиһазлау:

экран, проектор, шөгыльгә презентация, “Яз” темасына шигырь,табыш -мак,  авазлар, хәрефләр,сүзләр өчен  касса, алфавит, карандаш, туп, сюрприз-ачкыч, лэпбук,.

                           Шөгыль барышы.

               Ясыйк матур түгәрәк,

Без уйныйбыз бергәләп.

Борылабыз, елмаябыз

Хәерле көннәр теләп.(балалар түгәрәккә басып сөйлиләр һәм бер-берсенә елмаеп хәерле көн телиләр, кунаклар белән исәнләшәләр). 1 слайд(кояш)

  • Балалар, тыңлагыз әле,  табышмак әйтәм:

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде.

Еглап елгалар,

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара,

Бу кайсы вакыт?

Я, әйтеп кара?  (Яз)2 нче слайд(яз)

  • Димәк, урамда елның кайсы вакыты инде? (Яз)  Яз айларын  беләсезме? Язга кадәр нинди ел фасылы булды?  Яздан соң нинди ел фасылы килә?  Кыш белән җәй арасында нинди ел фасылы ?
  • Уен “Яз турында без нәрсә беләбез?” (уен туп белән үткәрелә)                                                  

(Мин кемгә тупны бирсәм, шул бала  бер җөмлә белән яз турында нәрсә белгәнен  әйтеп бирә. Ә җөмлә   ЯЗ КӨНЕ  диеп башланырга тиеш була.)  - Яз көне кояш җылыта; -Яз көне кар эри;  -Яз көне тамчы тама; - Яз көне гөрләвекләр ага; - Яз көне җылы яктан кошлар кайталар; - Яз көне  агачларда бөреләр күренә; - Яз көне умырзая чәчәге чыга; - Яз көне без сыерчыкларга оялар куябыз; - Яз көне......)

  • Балалар, ә сезгә яз ошыймы соң? Ә ни өчен ошый? Ә хәзер үзегезнең йөз-хәрәкәтләрегез (мимика) белән яз билгеләрен  күрсәтегез әле: - Яз көне җылы, кояш  һәм  сез ничек шат, - Язгы салкын, көчле җил исә, -яңгыр ява башлады һәм сез юешләндегез, - яңадан җылы кояш чыкты.

3 нче слайд(язгы күренешләр)

 (Балалар  урындыкларга утыралар)

-    Балалар, без сезнең белән бик күп авазлар белән, хәрефләр белән таныштык, шулай бит.  Әйдәгез, искә төшереп карыйк әле:

 – Авазлар нинди булалар алар? ( сузык һәм тартык авазлар). Әйе, балалар, бик дөрес.

- Ә ни өчен без аларны сузык дибез? (Чөнки аларны сузып була, сузык авазны әйткәндә тел дә, тешләр дә комачауламый). Сузык авазларны әйтик әле. -  а,у,и,...   . Тартык авазларны әйтеп карыйк -  ш,җ,с,з,к,т,д,....

-Тартык авазлар нинди булалар һәм ничек әйтеләләр? (калын әйтелешле  тартык(“кырыс”) – п,т,к,ш,с..., нечкә  әйтелешле тартык(“ягымлы”)- пь, ть,кь,сь,фь…).

-Кайсы аваз нинди төстәге өйдә яшәгәнендә беләбез.( кызыл өйдә – сузыклар, зәңгәр өйдә – калын тартыклар, яшел өйдә – нечкә тартыклар яши).

-Без авазлар турында сөйләштек. Ә менә болар нәрсәләр? (хәрефләр.)

-Балалар, авазлар белән хәрефләр ничек аерылалар соң? (Авазларны әйтеп һәм ишетеп, хәрефләрне  күреп һәм язып була.).

- Димәк, авазны җыеп сүзләр әйтәбез, ә хәрефләрне тезеп сүзләрне язабыз, шулай бит, балалар.

- Ә сүзләр нәрсәләргә бүленә? ( Сүзләр иҗекләргә бүленә.)

- Һәм сүзләр белән  нәрсә төзибез инде? ( Сүзләрдән җөмлә төзибез)

          - Бик дөрес, балалар, молодцы.  Ә хәзер, әйдәгез ял итеп алабыз.

Ял минуты:

Яз җитте, кояш чыкты,

Тамчы тамып, бозны тиште:

Тып-тып, тып-тып,

Тып-тып, тып-тып.

Агачлар уяндылар-селкенеп куйдылар.

Җылы яктан кошлар кайттылар.

(Балалар өстәл артына  2 командага бүленеп утыралар)

Бүген безнең уйнаганны караргаБУРАТИНО  килгән.     4 нче слайд(Буратино)

Җиңүче командага аның бүләге дә бар икән.

  •  “Игътибарлы бул!” уены.

Мин сезгә бер шигырь укыйм, ә сез игътибар белән тыңлагыз  һәм   “к”, “т”, “җ” авазларына башланган сүзләрне истә калдырыгыз.

Канат кагып ерактан

Кошлар кайтты көньяктан.

Тамчы тама тып та тып,

Булмый аны туктатып.

Зәңгәр күктә кояш балкый,

“Тышка чык” дип, безне алдый.

Яз бездә  озак тормый,

Җәй килер җырлый-җырлый.

  •  “Авазны тот!”уены.( “У” авазын тотабыз. у-а-и-у-ы-а-у-о-а-я-у-е-о-у-э-и ;“З” авазын тотабыз. к-т-з-р-ш-з-п-д-з-г-д-м-б-з-в-з-ф-з. Тиешле авазны ишеткәч кенә, кул чабабыз.)

  •  “Сүзләргә аваз анализы яса!” уены.

(Фишкалар ярдәмендә 1) “буран” 2)”тамчы” сүзләренә аваз анализы ясау. Аннары үзләренең исемнәренә схема төзү. Анализлау.)

           -Хәрефләр ярдәмендә карандаш белән үзегезнең исемнәрегезне язып куегыз.

  •  “Сүзләрне иҗекләргә бүл!” уены.

(1.”у-мыр-за-я”, “сы-ер-чык”сүзләрендә булган иҗек саен кул чабып, сүз ничә иҗектән торганын әйтәләр 2.рәсемнәрдә нәрсәләр күрәсез- 1 иҗекле сүзне кайсы команда беренче әйтә)

5 нче слайд(умырзая, сыерчык),

6 нчы слайд(Умырзая, сыерчык, тамчы, кояш, кар, су)

  • “Киресен әйт!” уены.

  1. Кыш көне көн салкын , ә яз көне...(җылы)
  2. Кыш көне кар чиста, ә яз көне ...(пычрак)
  3. Кыш көне һава торышы күп вакыт болытлы, ә яз көне...(кояшлы)
  4. Кыш көне кар күбәя-ява, ә яз көне ...(азая-эри)
  5. Кыш көне көн кыска, ә яз көне ...(озын)
  6. Кыш көне кояш түбән, ә яз көне...(югары)
  7. Кыш көне без калын киенәбез, ә яз көне...(юка)
  8. Кыш көне кар ява, ә яз көне...(яңгыр)
  9. Кыш көне кар коры, ә яз көне...(дымлы)
  1. . Кыш көне агачлар йоклыйлар, ә яз көне ...(уяналар)
  2. . Көз көне яфраклар коелалар, ә яз көне...(үсәләр)
  3. . Көз көне кошлар җылы якка китәләр, ә яз көне...(кайталар)

  •   “Җөмлә төзе!” уены.

Балалар, без сезнең белән авазлар, иҗекләр, сүзләр турында сөйләштек. Сүзләрдән нәрсә төзибез әле без. (Җөмләләр, бик дөрес). Җөмләләр 1 сүзле, 2 сүзле, 3,4 һәм аннан да күбрәк сүзле озын җөмләләр дә була. Җөмлә нинди хәреф белән башлап языла әле, балалар.(баш хәреф белән). Әйдәгез хәзер кассаның сүзләр кесәсеннән сүзләрне алып, яз темасына җөмләләргә схема төзеп карыйбыз.

(Балалар  тәрбияче әйткән 2,3,4 сүзле кыска җөмләләргә схема төзиләр. Аннан  яз темасына үзләре уйлап бер җөмләгә схема төзелә. Һәм һәрберсе җөмләләрен укып күрсәтә.)

-Молодцы,балалар. Бөтен биремнәрне дә дөрес итеп эшләдегез. Балалар,  сезгә Буратино киләчәктә, мәктәпкә баргач та бик күп нәрсәләрнең серләрен ачар өчен менә шундый ачкыч- тел ачкычы, белем ачкычын бүләк итә. Ул сезгә  уку серләрен ачарга ярдәм итәр.      7 нче слайд(ачкыч).

(Һәр балага да медальон-ачкычлар тапшырыла һәм уен лэпбукта дәвам ителә.)

                ММББУ- Теләче районының Теләче 2 нче номерлы балалар бакчасы.

Мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм үсеше

(сөйләм үстерү һәм грамотага өйрәтү буенча эшчәнлек)

                             “Урамда  яз”

Галияхметова З.А.-югары кв. категорияле тәрбияче.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ачык дэрес: "Кояш гомере телим мин, энием сина"

Энилэр коненэ багышланган ачые дэрес. Дэрес алдыннан "Безнен энилэр" дигэн рэсемнэр кургэзмэсе эзерлэнэ.Балалар эни сузен тозилэр. Энилэренэ матур сузлэр эйтэлэр."Минем энием" - дигэн хикэя сойлилэр.Э...

Ачык шогел: "Салкын кыш"

Мэктэпкэчэ торемендэ рус балалры очен татар теле шогеле...

Ачык дәрес. Ел фасыллары белән куян кунакта!

Максат: Ел фасыллары турында белемнәрне ныгыту, табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү,матурлыкны күрә һәм тоя белергә өйрәтү,балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, 10 һәм 5 эчендә санау, геомет...

Яз килэ (беренче кече яшьтэгелэр торкемендэ «Танып белу» белем биру эшчэнлеге буенча ачык шогыль конспекты)

Максат:                        Танып белу. 1.   балаларга язгы куренеш...

“Яшелчәләр” темасына ачык шөгыль (Уртанчылар төркеме)

“Яшелчәләр” темасына ачык шөгыль(Уртанчылар төркеме)Максат.1. “Яшелчә” төшенчәсен ныгыту.2. Аларны тышкы кыяфәтләре, формалары, зурлыгы, тәмнәре, ашау ысуллары (пешкән яки чи килеш) буенча аера ...

“Яшелчәләр” темасына ачык шөгыль (Уртанчылар төркеме)

“Яшелчәләр” темасына ачык шөгыль(Уртанчылар төркеме)Максат.1. “Яшелчә” төшенчәсен ныгыту.2. Аларны тышкы кыяфәтләре, формалары, зурлыгы, тәмнәре, ашау ысуллары (пешкән яки чи килеш) буенча аера ...

1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль: “Уенчыклар илендә”.

               1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль.     ...