Кояш, чык, чык...
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) по теме

 Ахметханова Гульсия Адгамовна

Максат. Татар халык эндәше белән таныштыру; сүз байлыгын арттыру, хәтерләрен үстерү. Балаларны табигатькә якын килә, матурлыкны күрә белергә, шатланырга өйрәтү; сары төсне таный һәм әйтә белүне ныгыту; бармаклар ярдәмендә нурлар ясарга өйрәтү.

Материал. Проектор, кояш һәм болыт макетлары, балалар фигуралары, сары төстәге краска, альбом бите, салфетка

Сүзлек. Кояш, болыт, нур, сары.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koyash_chyk_chyk.docx16.34 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

“Олы Әтнә балалар бакчасы”.

“Кояш, чык, чык...”

(I кечкенәләр төркеме балалары белән эшчәнлек)

                                                                              Югары квалификацион

                                                                              категорияле тәрбияче

                                                                              Әхмәтханова Г. Ә.

Максат. Татар халык эндәше белән таныштыру; сүз байлыгын арттыру, хәтерләрен үстерү. Балаларны табигатькә якын килә, матурлыкны күрә белергә, шатланырга өйрәтү; сары төсне таный һәм әйтә белүне ныгыту; бармаклар ярдәмендә нурлар ясарга өйрәтү.

Материал. Проектор, кояш һәм болыт макетлары, балалар фигуралары, сары төстәге краска, альбом бите, салфетка

Сүзлек. Кояш, болыт, нур, сары.

Эшчәнлекнең барышы

 Балалар белән тәрәзә янында басып  язгы кояшлы көнне күзәтеп сокланабыз.

Тәрбияче. Балалар, ә сез бүген кояш белән исәнләштегезме? Әйдәгез исәнләшик.

Балалар. Исәнме, кояш.

Тәрбияче. Менә, балалар, салкын кыш үтеп, туган ягыбызга матур язлар җитте. Күктә кояш көннән көн яктырак. Кояш яктысыннан бөтен дөньяда бәйрәм кебек. Кояш яктыртып кына калмый, әле ул җылыта да. Кулларыгызны кояшка таба сузыгыз һәм сез аның җылысын тоярсыз. Шуңа да без кояшлы көннәрне көтеп алабыз.

Әйтеп карагыз әле, язгы кояш нинди ул?

Балалар. Якты, җылы, сары. (берничә баладан әйттерү) (  Слайд 1)

Тәрбияче. Әйе, язгы кояш үзенең нурлары белән җир өстен җылыта, иркәли. Табигать уяна, яшәрә. Кояшның эше бик күп.

Иң иртә ул күренә.

Менеп китә үренә.

Сокланамын эшенә –

Нур сибә бар кешегә.

Кайвакытта кояшны болытлар каплап китәргә мөмкин.(Слайд 2) Шундый вакытларда болытларны куып таратыр, ә кояшны чакырыр өчен кешеләр эндәшләр уйлап тапканнар.

Кояш чык!

Болыт кач!

Без уйнарбыз,

Җылыткач.

Менә шулай дип кояшка эндәшкәннәр, аны чакырганнар. (Слайд 3)

(сүзләргә туры китереп кояш, болыт макетын экранда күрсәтү, эндәшне әйтү, балалардан 2-3 тапкыр кабатлату). Ә хәзер ял итеп алсак та була.

Уен “Кояшны уятыйк”.

       Кояш, кояш, кояш чык!                      (сикерәләр)

       Кояш безгә бик кирәк.                    (әйләнәләр)

       Кояш чыккач үләннәр,                    (кулларын як-якка җәяләр)

       Агачлар үсә тизрәк.                    (кулларын өскә күтәрәләр)

Тәрбияче. (тактага эленгән сары түгәрәк ясалган кәгазь битенә күрсәтеп) Балалар, карагыз әле, минем кояшым да уянган. Ләкин, бөтенләй үк түгел бугай. Әйтегез әле, нәрсәләр җитми минем кояшка?

Балалар. Нурлары (берничә баладан кабатлату)

Тәрбияче. Әйе, кояшның нурлары юк. Әйдәгез, кояшка нурлар эшлибез. Кояның нурларын эшләр өчен нинди төстәге буяу кирәк?

Балалар. Сары.

Тәрбияче. Әйе, сары төстәге буяуны алабыз, шуңа бармакны манып алабыз да, менә шулай итеп (күрсәтү) түгәрәкнең як-ягына нурлар сызабыз. Менә минем кояшның нурлары булды да. Ә хәзер, сез дә үзегезнең кояшка нурлар эшләгез.

(Балаларның эшләгәнен карап, ярдәм кирәк булганнарына булышып җибәрү. Эшләп бетергәч эшләрне тактага элеп кую).

Менә нинди матур кояшлар барлыкка килде безнең. Карагыз, ничә кояш үзенең нурларын безгә җибәрде. Хәзер алар кичкә кадәр безгә яктыртып, безне җылытып торачак.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ачык дэрес: "Кояш гомере телим мин, энием сина"

Энилэр коненэ багышланган ачые дэрес. Дэрес алдыннан "Безнен энилэр" дигэн рэсемнэр кургэзмэсе эзерлэнэ.Балалар эни сузен тозилэр. Энилэренэ матур сузлэр эйтэлэр."Минем энием" - дигэн хикэя сойлилэр.Э...

План конспект занятия по развитию речи в старшей группе на тему “Кояш ничек язга булышты".

Тема: Кояш ничек язга булышты.Максат: Кучмэ кошлар, терехэм тере булмаган табигатьтэге язгы узгэрешлэр турындагы белемнэрен ачыклау хэм тирщнщйту. Эзер рэсемнэр(таяну) кулланып язгы узгэрешлэр т...

"Кояш гомере телим әнием сиңа"

Максат: Әниләрне ярату, аларга хөрмәт хисе тәрбияләү, якыннарының хәленә керә белүчәнлек тәрбияләү, балаларда шатлык хисләре тудыру, яхшы кәеф булу, өлкәннәргә мәхәббәт, иптәшләренә якын мөнәсәбәт тәр...

"Кояш - безнең дустыбыз"

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балаларын кояш системасы белән таныштыру....

Кояш һәм чебиләр

Әниләр бәйрәмендә куллану өчен сәхнәләштерелгән әкият. Әкиятнең максаты: әниләрнең җирдә иң кирәкле кеше икәнлекләрен төшендерү, бер- береңә ярдәмчел булу, җәлли белү сыйфатлары тәрбияләү, балаларның ...

Итоговое занятие в старшей группе на тему: " Кояш нурлары артыннан сәяхәт"

Итоговое занятие по развитию речи в старшей группе...