"Югалган кояш артыннан".
методическая разработка по окружающему миру (младшая группа) по теме

Андерьянова Эльмира Рифгатовна

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dares-syakht.docx16.4 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Югалган кояш артыннан.

Максат:урманда яз билгеләре белән таныштыру,транспортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту;логик фикерләү сәләтен үстерү;табигатькә сакчыл караш,мәхаббәт тәрбияләү.”Б”,”Ш” авазларын дөрес әйтергә күнектерү.

Күрсәтмәлелек һәм җиһазлар:урман аланы сурәте,уенчыклар:аю,керпе,куян.Автобус һәм агачлар:чыршы,каен.Ноутбук.Конвертта хат.

Балалар белән алдан эшләнелгән эш:яз турында сөйләшү,кышкы йокыда булучы җәнлкләр турында әңгәмә.

Шөгыль барышы:

Исәнләшү:

   -Исәнмесез,балалар!Безгә бүген кунаклар килгән,алар белән исәнләшик әле.

Әзерлек:

    -Балалар,бүген безгә куян хат китергән,ачып укыйк әле:”Без, урман җәнлекләре ,бик-бик кояшның чыгуын телибез.Менә ничә ай кояш безгә карамый,без аны юксынабыз.Булышсагыз иде безгә кояшны кайтарырга!”Булышабызмы ,балалар?

   -Урманга нәрсә белән барып була соң?Автобуска утырганчы безгә кая барырга кирәк?Тукталышка барыр өчен юл аша чыгабыз,ләкин кайдан чыгабыз-машиналар юл бирерме безгә(зебра аша җитәкләшеп чыгарга)?Юл нинди?(киң-тар,озын-кыска)Зебрадан чыгып автобуска утырыйк але.Транспортта үзеңне ничек тотарга кирак икәнлеген беләбезме?(тавышланмаска,кычкырып сөйләшмәскә,шоферга комачауламаска)

  Урман белән танышу:

    -Киттек-брр.Бип-бип.Килеп җиттек.Карагыз әле-нинди агачлар үсә икән урманда(каен,нарат,чыршы)?Каен агачы нинди?Бергәләп күрсәтик әле:озын,җил селкетә-“шшшш”.Урманда кайсы агачлар күбрәк?(каен берәү,чыршылар күп).Чагыштырыйк але аларны.агачлар үссен өчен нәрсә кирәк тагын?

- Агач төбендә кар ята ич.Кар эресен өчен нәрсә җитми соң ,балалар?Карыйк але нәрсәләр бар икән кар астында(аю белән керпе чыга).Аю белән керпе кыш көне нишлиләр алар?Балалар,аю зурмы,әллә керпе зуррак микән?Аю нинди?Ничек йөри?Керпе нинди?Аларны тизрәк уятырга кирәк-тышта нинди ел фасылы инде балалар?Йокыдан торгач без нишлибез әле?

Ял минуты:

   -Әйдәгез ,бергәләп гимнастика ясап алыйк,нәрсә өчен кирәк гимнастика ясарга(ноутбукта диск куела-шуңа карап ясыйбыз)?Кәефләр дә күтәрелде,ләкин нидер җитми бит...Яктылык кирәк бит-кояш.Кояш нинди була але?(түгәрәк,сары).Менә бит ул...

Рәсем ясау:

  -Нәрсәләр җитми кояшка?Нурларын ясау өчен өстәл янына килик әле.Кояшның нурлары нинди булырлар икән?Кулларны сары буяуга манып нурлар ясыйк әле.

  Менә кояш та ясадык.Кояш нинди була?(Кайнар,сары,кызыл)Хәзер урман җәнлекләре дә шатланырлар.Карагыз әле көн тагыда яктырып китте бугай!

Йомгаклау:

   -Балалар,бүген без ниләр эшләдек?Сезгә ошадымы буген?Кире бакчага кайту өчен кулларны юыйк та автобуска утырырбыз.

Программа буенча коммуникация(озын-кыска,тар-киң,биек-тәбәнәк),танып-белү(познание-агачлар белән таныштыру,математик күзаллау),ПДД,сәламатлек(физик күнегүләр),рәсем сәнгате өлкәләре алынды.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яңа ел бәйрәменә сценарий. Кыш бабайның югалган көмеш ачкычы.

Яңа ел бәйрәменә сенарий. “Кыш бабайның югалган көмеш ачкычы”Алып баручы (а.б.) һәм балалар залга кереп, аны карыйлар.А.б.:    Карагыз әле, балалар, нинди матур зал, аны ничек мат...

Итоговое занятие в старшей группе на тему: " Кояш нурлары артыннан сәяхәт"

Итоговое занятие по развитию речи в старшей группе...

Югалган хәрефләр. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән күңел ачу кичәсе.

Балаларның  авазлар, хәрефләр  турындагы  белемнәрен  ныгыту. максатыннан үткәрелә....

"ЮГАЛГАН ХӘРЕФЛӘР"

ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕ 2016 - 2017 НЧЕ УКУ ЕЛЫ...

"Югалган кояш нурлары" ачык эшчәнлек

Тема: "Югалган кояш нурлары"...

Сценарий для татарской подготовительной группы «Зэнгэр кош артыннан»

Сценарий для татарской подготовительной группы «Зэнгэр кош артыннан» ("Вслед за Синей птицей")...