Итоговое занятие в старшей группе на тему: " Кояш нурлары артыннан сәяхәт"
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) на тему

Сайтакова Алина Насиховна

Итоговое занятие по развитию речи в старшей группе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon koyash_nurlary_artynnan_seyakhet.doc44.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Кояш нурлары артыннан сәяхәт.

Максат: Халык авыз иҗаты әсәрләрен кулланып тел байлыгын үстерү, ныгыту.

Бурычлар:

  1. Рәсемгә карап хикәя төзи белергә өйрәтү; табышмаклар, мәкалләр, тизәйткечләр ярдәмендә сүзлек запасын баету. Сүздә авазның урынын билгеләүне булдыру.
  2. Игътибарлыкны, хәтерне, ишетү, күру сәләтен үстерү.
  3. Бер-берсенә карата ягымлылык, халык авыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

Төп интеграль белем бирү өлкәсе : аралашу.

Интеграль белем бирү өлкәләре : аралашу, танып белү, матур әдәбият әсәрләре уку, социальләштерү.

Методик алымнар һәм чаралар: уен, сүзле, күрсәтмә, сюрпризлы момент; сорау, бирем, мактау.

Кулланылган материал: яз рәсеме, кош оясы, җимлек, фонарь, кояш макеты.

Мөстәкыйль эш: Рудольф һәм Ислам белән.

Сүзлек эше: тасвирлау, гаилә, сыерчык оясы.

Алдан эшләнелгән эш: табышмаклар, мәкалләр, тизәйткечләр өйрәнү; яз турында әңгәмә алып бару; авазларны кабатлау.

НОД барышы.

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар! Хәерле иртә!

Бергәләшеп без басыйк,

Бик зур тугәрәк ясыйк

Кояшның җылы нурыннан

Йөрәкләргә көч алыйк.

Татулашыйк, дуслашыйк

Шөгылебезне башлыйк.

(Ишеккә шакыйлар, хат бирәләр)

Тәрбияче: Балалар, безгә кемдер хат җибәргән. Ачыйк әле, нәрсә язылган микән бу хатта.

Хат: «Кадерле балалар! Мин – язгы кояш. Нурларымны сезне җылытырга дип җибәргән идем, ә алар миннән качтылар. Миңа аларны табарга ярдәм итегез зинһар. Аларны табар өчен сезгә 6 бирем үтәргә кирәк. Сезгә нурларны табарга менә бу фонарь ярдәм итәр».

Тәрбияче: Балалар, ә кояшның нурлары булмаса нәрсә була соң?

Балалар: Караңгы һәм салкын була.

Тәрбияче: Балалар кояшка ярдәм итәбезме?

Балалар: Әйе. Ярдәм итәбез.

Тәрбияче: Алайса әйдәгез, киттек кояшның нурларын эзләргә.

– Карагыз әле ут рәсемгә төште һәм монда ниндидер бирем бар.

(Рәсем буенча тасвирлау хикәясе төзергә)

Тәрбияче: Ә нәрсә соң ул тәсвирлау дигән сүз? Бергәләп кабатлыйк әле бу сүзне.

Балалар: Рәсем турында сөйләргә дигән сүз.

(Яз турында хикәя сөйләнә)

Тәрбияче: Булдырдың Дилә, молодец! Менә без бер кояш нурын таптык. Балалар, ә анда нинди хәреф язылган.

Балалар: «Р» хәрефе.

Тәрбияче: [Р] авазына башланган нинди ягымлы сүзләр беләсез?

Балалар: Рәхмәт, Рәхим итегез.

Тәрбияче: Ә ул нинди аваз. Җөмлә төзеп әйтәбез. 

Балалар: [Р] авазы тартык аваз.

Тәрбияче: Тартык авазны без нинди төс белән билгелибез?

Балалар: Зәңгәр төс белән.

Тәрбияче: Әйдәле Диана тактада «Рәхмәт» сүзенә анализ яса әле. (бала таблицада авазның урынын билгели)

– Дөресме?

– Дөрес.

– Молодец Диана! Әйдәгез нурларны эзләүне дәвам итәбез.

– Карагыз әле ут кайда төште? Менә монда тагы бер бирем яшерелгән.

Бирем: мәкалләр, шигырьләр, тизәйткечләр әйтергә.

(Балалар биремне үтиләр)

Тәрбияче: Молодцы сез бик күп мәкалләр, шигырьләр, тизәйткечләр беләсез. Менә без икенче кояш нурын таптык. Ә анда нинди хәреф язылган?

Балалар: «Ә» хәрефе.

Тәрбияче: [Ә] авазына башланган нинди исемнәр беләсез?

Балалар: Әминә, Әмир, Әнисә.

Тәрбияче: [Ә] авазы нинди аваз ул?

Балалар: Сузык аваз.

Тәрбияче: Балалар [Ә] авазы уртада булган нинди сүзләр беләсез? Уйлагыз әле.

Балалар: Сәгать, бәрән, мәкал.

Тәрбияче: Дөрес, молодцы!

– Балалар ут кайда төште?

Балалар: Агачка.

Тәрбияче: Бу нинди агач?

Балалар: Алма агачы.

Тәрбияче: Анда ничә алма бар? Җөмлә төзеп әйтәбез.

Балалар: Агачта 10 алма бар.

Тәрбияче: Нинди төстә алмалар?

Балалар: Агачта сары, кызыл, яшел алма бар.

Тәрбияче: Ничә сары алма, ничә кызыл алма, ничә яшел алма бар? Җөмлә төзеп сөйлибез.

Балалар: Агачта 5 сары алма, 2 кызыл алма, 3 яшел алма бар.

Тәрбияче: Дөрес, менә без өченче кояш нурын таптык. Анда нинди хәреф язылган?

Балалар: «Х» хәрефе.

Тәрбияче: Әйе, әйдәгез дәвам итик, нурларны эзлик.

– Ничә нур табасы калды инде?

Балалар: Өч нур.

Тәрбияче:  Кайда качты микән киләсе нур? Ничәнче нур ул?

Балалар: Дүртенче нур.

Тәрбияче: Тагы бер конверт, ачыйк әле, нәрсә язылган микән анда?

Бирем: бер-берегезгә табышмаклар әйтешегез.

(Табышмаклар һәм җаваплары)

Тәрбияче: Молодцы балалар, бу биремне дә үтәдегез. Дүртенче нурны таптык һәм анда нинди хәреф язылган.

Балалар: «М» хәрефе.

Тәрбияче: [М] авазына башланган нинди сүзләр беләсез?

Балалар: Машина, малай…

Тәрбияче:  Машина, малай сүзләре кергән җөмлә төзегез әле.

Балалар: Малай машинага утырды.

Тәрбияче: Молодец Эльвина! Дәвам итәбез. Карагыз әле ут кайда төште? Нәрсәләр болар?

Балалар: Кошлар, җимлекләр, сыерчык оясы.

Тәрбияче: Бу нинди кош? Сез бу кош турында нәрсә әйтә аласыз? Әйдәле Лиана.

Лиана: Бу тукран. Аның томшыгы, канатлары, озын койрыгы, аяклары, күзләре бар. Ул кышлаучы кош. Тукран урман докторы, ул агачларны кортлардан саклый.

Тәрбияче: Ә кем тукран турында берәр шигырь белә.

(Булат тукран турында шигырь сөйли)

Тәрбияче: Молодец Булат.

Тәрбияче: Балалар, ә кошлар ике төргә бүленәләр. Ниндиләр алар?

Балалар: Күчмә һәм кышлаучы кошлар.

Тәрбияче: Менә тагы бер кояш нурын таптык.

– Киттек дәвам итик. Менә тагы бер бирем ята.

Бирем: Антонимнар, капма-каршы сүзләр әйтегез.

– Балалар без бу биремне уен формасында башкарырбыз. Мин сезгә сүз әйтеп туп бирәм, сез миңа  сүзнең капма - каршысын әйтеп тупны кайтарырсыз.

Уен «Киресен әйт» (туп белән)

– Молодцы тагы бер кояш нуры. Нинди хәреф язылган?

Балалар: «Т» хәрефе.

Тәрбияче: Ә [Т] авазына беткән нинди сүзләр беләсез?

Балалар: Кит, бит…

Тәрбияче: Молодец, Лиана. Балалар безнең фонарь сүнде. Димәк без нурларны табып бетергәнбез.

– Әйдәгез хәзер нурларны тезеп чыгыйк. Балалар, ә монда ниндидер сүз язылган.

Балалар: РӘХМӘТ.

Тәрбияче: Әйе балалар, кояш безгә үзенең рәхмәтен белдерә. Рәхмәт нинди сүз ул?

Балалар: Ягымлы сүз.

Тәрбияче: Ә сез тагын нинди ягымлы сүзләр беләсез?

Балалар: Рәхим итегез, исәнмесез, хәерле иртә һ.б.

Тәрбияче: Молодцы, булдырдыгыз! Без сезнең белән бүген кояшка нурларын табарга ярдәм иттек. Кояш нурлары безгә җылылык һәм яктылык бирәләр.

– Сезгә бүгенге шөгыль ошадымы?

– Нәрсә ошады?

– Сезгә нәрсә җиңел булды, нинди бирем?

– Ә кайсы бирем авыррак бирелде?

Сез бүген бик актив катнаштыгыз, аеруча Диана, Лиана, Булат, Дилә бик актив булдылар. Ә Исламга һәм Викторияга тагы да игътибарлырак булырга кирәк.

       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект итогового занятия в старшей группе по теме "Моя Родина - Казахстан"

Цель:Воспитание патриотических чувств – любви к Родине; уважение к традициям и обычаям казахского народа; воспитание эмоционально – положительного отношения к местам, где они родились и живут; расшире...

Итоговое занятие для старшей группы по теме: «Правильное питание-залог здоровья»

Итоговое занятие для старшей группы по теме: «Правильное питание-залог здоровья» Цель: Расширять представления детей о продуктах питания и их значении для человека выделять правила здорового пита...

итоговое занятие в старшей группе на тему "Весна"

Итоговое занятие в старшей группе детского сада...

Конспект итогового занятия в старшей группе на тему: "Путешествие в весенний лес"

Занятие обогащает и расширяет знания детей о весне, весенних признаках в природе, закрепляет знания о диких животных, перелетных птицах, насекомых. Знакомит детей с нетрадиционной техникой рисования ...

Конспект итогового занятия в старшей группе на тему: "Зимующие птицы"

Конспект итогового занятия в старшей группе на тему "Зимующие птицы"...

Комплексное итоговое занятие в старшей группе по теме: «Откуда к нам хлеб пришёл?» с использование ИКТ и ТСО

Программное содержаниеИнтеграция образовательных областей: «Познавательное развитие»,«Речевое развитие»,«Художественно-эстетическое развитие» (лепка из солёного тес...

Итоговое занятие в старшей группе по теме: «Путешествие в мудрое царство умное государство «Пиши – Читай»

Цель: обобщение и закрепление знаний у детей старшей группы, по пройденному материалу за учебный год через организацию различных видов деятельности....