"ЮГАЛГАН ХӘРЕФЛӘР"
материал (подготовительная группа) на тему

Гилазиева Эндже Рашидовна

ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕ 2016 - 2017 НЧЕ УКУ ЕЛЫ

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл vypusknoy_stsenariy_-_kopiya.docx34.53 КБ

Предварительный просмотр:

“Югалган хәрефләр” (чыгарылыш кичәсе 2016-2017)

(ЗАЛ БӘЙРӘМЧӘ БИЗӘЛГӘН).

(ЗАЛГА ЗУРЛАР ТӨРКЕМ БАЛАЛАРЫ ШАР ТОТЫП КЕРӘЛӘР, БИИЛӘР, УТЫРАЛАР)

АЛЫП БАРУЧЫ: Хөрмәтле, әти-әниләр, әби-бабайлар, балалар! Сезнең өчен дә, безнең өчен дә бүген балалалар бакчасында бик истәлекле һәм дулкынландыргыч бәйрәм. Балаларыбыз, тормыш юлындагы беренче баскычны үтеп, зур, мавыктыргыч белем дөньясына – мәктәпкә юл алалар. Каршы алыгыз, “Йолдыз” балалар бакчасының 2017 нчы елгы иң шук, шаян чыгарылыш төркем балалары.

(МӘКТӘПКӘ БАРУЧЫЛАР ВАЛЬС БИЕП КЕРӘ, АЛЫП БАРУЧЫ АЛАРНЫ ТАНЫШТЫРА)

1. Агзамов Булат Азат улы.

2. Валиуллина Элина Илнар кызы.

3. Ташкуватов Искәндәр Юлдаш улы.

4. Имамов Камиль Эльбрус улы.

5. Фархутдинова Рания Гаисә кызы.

6. Гимадиев Ильмаз Айдар улы.

7. Ганиев Ильсаф Ильназ улы.

8. Мухутдинова Айзилә Ришат кызы.

9. Хабибуллин Ислам Нурислам улы.

(БИЕП БЕТЕРӘЛӘР ҺӘМ БАСАЛАР)

Алып баручы: Сез бүген нинди матурлар. Киләчәктә дә барыр юлларыгыз, эшлисе эшләрегез шундый матур булсын. Мәктәптә гел тырышып кына укып, әти-әниләрегезне, туганнарыгызны шатландырып торырга язсын. Сез инде бүген зур үскән балалар, күп төрле һөнәрләргә өйрәндегез. Бүген без дә, әти-әниләр дә сезнең һөнәрләрегезне карарбыз.

(МӘКТӘПКӘ БАРУЧЫЛАР ШИГЫРЬ СӨЙЛИ)

Бакчада без өйрәндек,

Бик күп төрле һөнәргә

Матур рәсемнәр ясарга,

 Җырларга һәм биергә. (Ильсаф)

Бу сөекле бакчабызны

 Беркайчан онытмабыз.

Барлык дусларыбыз белән,

Без бүген хушлашабыз.  (Искәндәр)

Букеты, музыка, стихи

И светлый от улыбок зал –

Все это нам, выпускникам

Сегодня наш последний бал!  (Аг.Булат)

        Күңелләрдән һич тә китмәс,

Биргән сабакларыгыз

Һәр көн саен ныгый барыр,

Очар канатларыбыз. (Элина)

Әйе, безне мәктәп көтә,

Кыңгыраулы зур мәктәп.

Ә бу юлга безне сез бит,

Чыгардыгыз җитәкләп.  (Рания)

Тик нишлисең яшең тулгач,

Тормыш бит шулай куша

Балачакның бер баскычы

Мәктәп белән тоташа.  (Камиль)

Көйсезләнсәк, елаксак та,

Сез гел сабыр булдыгыз.

Безнең баштан сыйпап торды,

Сезнең йомшак кулыгыз.     (Ильмаз)

Не волнуйтесь, наши мамы!

Мы же вас не подведем,

Теплой осенью мы сами

В школу весело пойдем!   (Х.Ислам)

Тик сез берүк, без китә дип,

Ямансулап калмагыз

Без бит хәзер зурлар булдык,

Без мәктәпкә барабыз.  (Айзилә)

ҖЫР: “БЕЗ ИНДЕ ХӘЗЕР ЗУРЛАР”.

(БАЛАЛАР УРЫНДЫККА УТЫРА)

АЛЫП БАРУЧЫ: Шуклыклары белән сагайткан, уңышлары, шат авазлары белән безне сөендергән нәни дусларыбыз бүген бакча белән хушлашырга җыелдылар.

Бүген барыбызга да бик моңсу булуга карамастан, күңелләребез шат, чөнки балалар барысы да нинди матурлар, таза- саулар. Эш дигәндә мин диеп, ял иткәндә җырлыйм-биим диеп тыпырдап торган, күзләре белән күп беләсе килү теләгеннән  янып торган балаларны без ныклы белем алырга, укырга-язырга өйрәнергә бик сөенеп мәктәпкә озатабыз.

(ЗАЛГА ПОРТФЕЛЬ БУЛЫП КИЕНГӘН МАЛАЙ КЕРӘ)

АЛЫП БАРУЧЫ: Балалар, карагыз әле, сукмактан ниндидер портфель килә түгелме? Менә кызык, кем югалтты икән аны?

ПОРТФЕЛЬ: Эх, ничек кызганыч, мин инде монда күптәннән яшим, ә мәктәптә иң кирәкле әйбер.

АЛЫП БАРУЧЫ: Безнең кунакларыбызга, балаларга үзеңнең ничек югалганыңны, кем ташлап калдырганын сөйләп күрсәтмәссең микән?

ПОРТФЕЛЬ: Әгәр дә сез югалган хәрефләрне табып, дөрес җыйсагыз, мине кем үпкәләткәнен белә алырсыз, бәлки мин шуннан соң мәктәпкә дә китер идем. (чыгып китә).

АЛЫП БАРУЧЫ: Балалар, безгә моның өчен күп сынаулар үтергә кирәк булыр. Ләкин безгә ярдәмгә сез яраткан әкият, мультфильм геройлары килер. Әәә-нәәә үзләре дә киләләр бугай.

КОТ БАЗИЛИО ҺӘМ ЛИСА АЛИСА КЕРӘЛӘР.

Алиса: Ну Базилио, бигрәк әкрен инде син. Синең аркада Буратиноны югалттык.

Базилио: Мяу! Син бит, әйдә кафега керәбез, әйдә кафега керәбез. Кердек инде,ашадык, ә түләргә акча юк. Теге бай Буратино кая китте микән?

Б.А.(бергә) Буратино! Буратинооооо!

Алиса: Ай, Базилио, кара әле монда без үзебез генә түгел икән бит. Исәнмесез балалар, исәнмесез кунаклар!

АЛЫП БАРУЧЫ:  Сез нишләп йөрисез, уттай эш өстендә бер эшсез.

Алиса. Базилио: Эшсез, ничего себе эшсез. Кара әле боларны, аларда гына инде эш, үләрсең прямо.

Алиса: Без ме? Менә сез кем буласыз, башта шуны белик әле?

АЛЫП БАРУЧЫ: Тәрбияче.

Базилио: Тәрбияче!? Ә  тагын кемнәр эшли бу балалар бакчасында? (балалар җавап бирәләр)

Алиса: Вот! Сезгә рәхәт монда, балалар бакчасында уйныйсыз, йоклыйсыз, ашыйсыз – санаторий. Ә без, җиргә яхшылык таратып хәлдән таябыз.

АЛЫП БАРУЧЫ: Ничек итеп яхшылык таратасыз соң сез?

Базилио: Менә Буратиноны тапсак, аның белән уйнарбыз дигән идек.

А.б: Әйдәгез әле, башта безнең белән уйнап алыгыз, аннары карарбыз.

Уен: “Санның урынын билгелә” Саннарны тәртип буенча тез. Башта Алиса белән Базилио төзеп карый, дөрес төземиләр. Аннан аларга балалар булыша. Ике бала санамыш ярдәмендә сайлана.

                   

АЛЫП БАРУЧЫ: Сез бит, саннарны да танымыйсыз икән.

Алиса: Әйдә Базилио, бу балалар бигрәк күп беләләр икән.

Базилио: Без балаларны хәреф эзләп йөри дип ишеткән идек. Дөресме ул?

АЛЫП БАРУЧЫ: Әйе, сезнең юлыгызны берәү дә йөгереп үтмәдеме?

Алиса: Үтүен үтмәде, ләкин менә шушы ике хәрефне таптык. (БАЛАЛАРГА “Т” ҺӘМ “Р” ХӘРЕФЛӘРЕН БИРӘЛӘР)

КОНЦЕРТ НОМЕРЫ: БИЮ «ШЛЯПА»

Звучит музыка входит Бармалей.

Бармалей: Аха! Вот вы все где? Здравствуйте детишки, девчонки и мальчишки! Вы меня ждали? (ответы) Я слышал вы куда то уплываете? Нет!? Ааа вы значит улетаете? Нет!? А, вы узжаете? Как нет? Но вы прощаетесь с детским садом, правильно? Я и говорю, сейчас сюда, как лошадка прискачет самолёт и вы на нем поплывёте в свою школу.( по ситуации, ответу детей) А на чём можно плыть? А летать? А ездить можно на чём угодно. Можно ездить на папе, садишся на него и едешь куда хочешь. Ой раз вы такие умные помогите мне разобраться с этими мешками. Там в мешке лежииииит (руку засовывает) такая при такая, большая при большая.... ай! Ну растёт в саду на дереве? (дети перечисляют) А в другом мешке.... растёт в огороде – что? (Перечисляют) Правильно! Но я не знаю сколько их, давайте посчитаем. Девочки будут считать фрукты, а мальчики овощи.

ИГРА: “ПОСЧИТАЙ ФРУКТЫ И ОВОЩИ”

Мы сейчас с вами разделимся и посчитаем, сколько их, в каждом мешочке. (высыпает из мешков в перемешку дети собирают и считают, выбирают какая цифра соответствует)

Бармалей: Я должен быть злой Бармалей, мне с вами так весело, что я даже стал добрым. Эх! Ну ладно уж! Оставлю вам конвертик с сюрпризом, потом откроете и посмотрите, а мне пора. Не шалите в школе, мне все видно, мигом прийду, прививку поставлю, в угол встать заставлю. До свидания ребята!

        АЛЫП БАРУЧЫ: (уенчыклар белән саубуллашу турында сөйли). Әйе, уенчыклар – балаларның иң якын дуслары. Аларга күңелсез вакытта уенчыкларга да күңелсез, балалар шатланганда уенчыклар да шат иде. Бүгенге көннән соң бакчадагы уенчыкларны балалар сагынып искә алырлар дип ышанып калабыз. Уенчыкларга истәлек итеп “До свидание, детский сад!” җырын башкаралар.

ПЕСНЯ: “ДО СВИДАНИЕ, ДЕТСКИЙ САД”

АЛЫП БАРУЧЫ: (КОНВЕРТНЫ АЧА, АНДА ХӘРЕФЛӘР). Балалар, мин конвертта ике хәреф таптым, карагыз әле: “У”, “А” хәрефләре.

(ФИКСИ КЕРӘ)

АЛЫП БАРУЧЫ: Нишләп йөрисең Норик ? Кая барасың?

Фикси: Мәктәпкә барырга дип килдем. Мине дә аласызма?

АЛЫП БАРУЧЫ: Мәктәпкә бары тик сәләтле, белемле, тәртипле балаларны гына алалар бит, Норик. Синең берәр һөнәрең бармы соң?

Фикси: Мин җырлыйм да, биим дә. Менә һәрвакытта да   планшетымны үзем белән йөртәм (чемоданнан магнитофон чыгара)

АЛЫП БАРУЧЫ: Бу бит    планшет түгел, ә нәрсә балалар? (магнитофон)

Фикси: И миңа айпад ни, айфон ни, планшет ни, барсы да бер, тик күңелле музыка гына уйнасын. Куегыз музыканы, балалар, әйдәгез, оркестр уйнап алыйк.

Фикси балалар белән “Оркестр” уйный.  (калган балалар татар халык биюенә киенә торалар).

АЛЫП БАРУЧЫ: Булдырдың Норик. Балалар алабызмы норикны мәктәпкә? (җавап) .

АЛЫП БАРУЧЫ: Норик, без хәрефләр эзли идек, синең юлыңда хәрефләр очрамадымы?

Фикси: Ииии, онытып та торам икән. Менә үзем өйрәнгән хәрефләр очрады: “О” һәм “Н”.

АЛЫП БАРУЧЫ: Рәхмәт сиңа, Норик.

Фикси: Балалар, ә сез мәктәпкә барасызма соң?

Балалар: Әйе.

Фикси: Ә нәрсә өйрәтәләр соң ул мәктәптә?

АЛЫП БАРУЧЫ: Менә, Норик, тыңлап карале.

ҖЫР: “ӨЙРӘТӘЛӘР МӘКТӘПЛӘРДӘ”

        Фикси: Ииии, рәхмәт, сезгә балалар, хәзер кайтуга мин дә мәктәпкә укырга керергә әзерләнә башлаячакмын. Саубулыгыз!!!

                                     

(КАРЛСОН ОЧЫП  БИЕП КЕРӘ)

Карлсон: Мин – Карлсон, шат күңелле бала. Манный боткасы яратам, әмма аңа тагын бал да кушып җибәрсәләр...тагын да тәмлерәк булыр иде.(балаларга карап)

        Исәнмесез, балалар, кунаклар. Миннән башка бәйрәмнең яме булмаячагын мин белдем. Әйтегез әле, кем иң белемле, матур, яхшы дус? (җавап)

        (каушап кала)

        Карлсон: Ой, ә мин кая эләктем соң?

        АЛЫП БАРУЧЫ: Борчылма, Карлсон! Син балалар бакчасына, чыгарылыш кичәсенә килеп эләктең. Бүген безнең балаларыбыз бакча белән хушлашалар, без аларны мәктәпкә озатабыз. Алар бик оста, төрле һөнәрләр беләләр. Менә карап ал әле безнең оста балаларыбызны.

ТАТАР ХАЛЫК БИЮЕ.

           

АЛЫП БАРУЧЫ: Карлсон, безнең балалар югалган хәрефләр эзли. Син аларны күрмәдеңме?

КАРЛСОН: Хәрефләр? Әйе, миңа бер хәреф очрады, мин аны Бәләкәч янына барганда күрдем, ләкин хәрефне минем белән уйнасагыз гына бирәм.

УЕН: “МӘКТӘПТӘ НИНДИ БИЛГЕГӘ УКЫРСЫЗ?”

(БИЛГЕЛӘР ЯЗЫЛГАН КАРТОЧКАЛАР ТҮГӘРӘК БУЕНЧА ТӨЗЕЛӘ. МУЗЫКА КУЮ БЕЛӘН БАЛАЛАР ТҮГӘРӘК БУЙЛАП БИИЛӘР. ТУКТАГАЧ БАЛАЛАР КАРТОЧКАНЫ АЛАЛАР ҺӘМ КҮРСӘТӘЛӘР. )

АЛЫП БАРУЧЫ:Алла боерса барысы да “4” ле, “5” ле билгеләренә укырлар. Ә хәзер залда утырган кунакларны карыйк әле, алар мәктәптә нинди билгегә укыганнар икән? (УЕН ӘНИЛӘР Б.Н ДӘ УЙНАЛА, БУ ВАКЫТТА ИКЕЛЕ ҺӘМ ӨЧЛЕ БИЛГЕЛӘРЕ ДӘ КУЕЛА.)

                                                 

АЛЫП БАРУЧЫ: Җир йөзендәге иң кадерле, иң изге кеше – ул әни. Әни, әнкәй... якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, җыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче, гомер буена кайгы-шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызның бизәге, таянычы, акыллы уй-фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул.

        Бүгенге бәйрәмебездә әниләргә рәхмәт әйтмәсәк дөрес булмас, мөгаен. Моның өчен сүзне балаларга бирәбез. (Сүзне балаларга бирәбез.)

Әнием, мин сине бик-бик яратам!

Мине шулай яратканың өчен,

Шушы бакчага йөрткәнең өчен,

Мине иркәләп назлаганың өчен  рәхмәт әнием. (Г.Ислам)

Матур киендергәнең өчен өчен,

Чәчләремне матур итеп йөрткәнең өчен,

Яхшы теләкләр теләгәнең өчен рәхмәт әнием. (Рузинә)

Җил яңгырдан саклаганың өчен,

Миңа дуслар табырга булышканың өчен рәхмәт әнием. (Эмиль)

Матур уенчыклар алган өчен,

Җылы карашың өчен рәхмәт әнием. (Риназ)

Таләпчән булганың өчен,

Йомшак кулларың өчен рәхмәт әнием. (Ас.Булат)

Тәмле ашлар пешергәнең өчен рәхмәт әнием. (Алинә)

Барысы бергә: Мең-мең рәхмәт Сезгә әниләр!!!

ҖЫР: “БӨРЛЕГӘНЕМ”

Карлсон: Ай-яй уңганнар, булганнар икән үзегез. Залда сезнең белән уйнап үскән иптәшләрегез дә бар бугай, аларның сезгә булган теләкләрен тыңлап карыйк әле.

Мәктәпкә баргач дуслар

Бик тырышып укыгыз

Яңа дуслар сез табыгыз

Безне дә онытмагыз. (Ильяс)

Без бакчага килгән көнне

Бик-бик бәләкәй идек

Еладык ул көнне, күрсәтеп ишеккә

Әннә, кил, тизрәк диеп. (Алинә)

Мин бакчада калам әле

Мәктәпкә яшем җитми

Бакчада да бик рәхәт

Калуга исем китми. (Ас.Булат)

Калып торам әле мин

Бер генә елга тагын

Күп өйрәнү, үсү кирәк

Уйлыйм әле шул ягын. (Рузинә)

Ведь совсем-совсем недавно,

Малышами были вы,

И за ручку со слезами

Мамы в садик вас вели. (Раниль)

А теперь вы не такие,

Вы теперь – совсем большие!

Мы хотим поздравить вас

С переходом в 1 класс! (Әмир)

В школе вы уж постарайтесь

Лишь «5» получать!

Будет трудно – приходите,

В садик примем вас опять!  (Дарина)

Бакчаларда шомырт, сирень

Күпме чәчәк төрләре

Сезне көтә изге юллар

Көтә дуслар, мәктәп юллары. (Зәринә)

Мы вам чуть-чуть завидуем,

Вы школьники почти,

Мы от души желаем

Вам доброго пути. (Данил)

Карлсон: Күрәм, сезне бик хөрмәт итәләр икән. Болай булгач, мин сезгә тапкан хәрефемне тапшырам. (Карлсон “И” хәрефен тапшыра)

        Чү, ниндидер тавыш килә, әллә мине бәләкәчләр эзли чыккан инде?! (залда коробка таба, алып чыга, аннан икенче кечкенәләр төркеме чыга, гномиклар һәм шигырь сөйлиләр). 

Сегодня умыться к ручью я пошла

И там, на дорожке я букву нашла.

Не видели вы кто с утра пробегал?

Кто букву «Б» вот  здесь потерял? (Альбина апай)

БИЮ: ИКЕНЧЕ КЕЧКЕНӘЛӘР.

         

АЛЫП БАРУЧЫ: Юк шул, күрмәгән идек, ләкин сез тапкан хәреф безгә ярдәм итәр. Әгәр дә без аны калган хәрефләр янына куйсак, кем югалтканын белербез.

(“Б” ХӘРЕФЕН КАЛГАН ХӘРЕФЛӘР ЯНЫНА КУЯЛАР, “БУРАТИНО” СҮЗЕ КИЛЕП ЧЫГА).

АЛЫП БАРУЧЫ: Ягез, балалар, карыйк әле, нинди сүз килеп чыкты икән?

БАЛАЛАР: Бу-ра-ти-но! Буратино!!!

ЗАЛГА БУРАТИНО КЕРӘ.

Буратино: Әйе, балалар, бу мин – Буратино.  Портфельне дә, хәрефләрне дә мин ташлап калдырдым. Минем бер дә укырга барасы килмәде, ләкин үземнең гаепне мин таныдым, гафу үтенергә дип килдем. Укырга, язарга, белемле булырга өйрәнү өчен мәктәпкә барырга кирәк икән. Сезгә дә мәктәпкә баргач, “4” ле, “5” ле билгеләренә генә укуыгызны телим. Укытучыларны тыңлагыз, тәрбияче апаларны онытмагыз.

         

АЛЫП БАРУЧЫ:

Тәрбияче – беләсезме кем ул?

Җанын, күңелен биреп эшләүче.

Аналардай йөрәк җылысы белән

Балаларны назлап сөюче.

Тәрбиячеләргә рәхмәт сүзен әйтү өчен сүзне балаларга бирәбез. Аларның да шушы бакчада эшләүче апаларга әйтәсе сүзләре бардыр.

Ничек кенә мактасак та

Аз кебек сүзләребез.

Люция, Әдилә, Энҗе,

Алсу, Кәримә Апалар,

Сездән башка нишләрбез? (Камиль)

Дөрес сөйләм серләрен

Өйрәттегез сез безгә.

Бакчада эшләүче апалар

Рәхмәтебез зур сезгә.   (Рания)

Музыка залында

Жыр-биюгә өйрәндек.

Лилия Альбертовна

Без сезне бик яраттык. (Ильмаз)

Хәерле иртә тели,

Рузалия апа.

Изге теләкләрен теләп,

Олы юлга озата. (Ильсаф)

Чиста урын-жирләр өчен,

Матур костюмнар өчен,

Гөлфия, Гөлназ апага

Рәхмәт әйтәбез тагын. (Х.Ислам)

Өстәлебез һәрвакытта

Тәмле аштан мул иде.

Рәхмәт уңган апаларга,

Тамагыбыз тук иде. (Искәндәр)

Уколлар кадасагыз да,

Сез безгә шундый якын.

Шәфкәт туташы Альбина апага

Рәхмәт әйтәбез тагын. (Айзилә)

Эшләрендә ялгышмыйча

Исәп-хисап ясаучы

Галиябану апага

Рәхмәтнең иң зурысы. (Элина)

Алия Адхамовнага да

Уңыш теләп калабыз.

Һаман шулай чәчәк атып

Гөрләп торсын бакчабыз. (Аг.Булат)

БУРАТИНО: Балалар, кыңгырау тавышы килә түгелме соң? Кая әйберләремне җыя торыйм әле. (чыгып китә)

АЛЫП БАРУЧЫ:

Тыңлагыз әле тып-тын калып,

Кыңгырау чыңлавы бу.

Бакчадан сезне мәктәпкә

Чакырып җырлавы бу.

Чыңлый-чыңлый хәбәр китерә

Көтә диеп мәктәп, парталар,

Белем дөньясы ишеген киң ачып

Көтә сезне укытучы апалар.

        Менә, балалар, мәктәптә шундый кыңгырау каршы ала инде сезне. Ул сезне белем иленә чакыра. Яңа белемнәр өйрәнергә, яңа дуслар табарга әйди.

ҖЫР: “ДО СВИДАНИЕ, ДЕТСКИЙ САД!”

Тик елыйсы килә минем

Инде нихәл итәсе?

Бакчадан, дуслар яныннан

Бер дә килми китәсе. (Ильсаф )

Туйганчы уйнар идем дә,

Минем вакытым шул тар.

Дүртле-бишле алырга

Мәктәпкә барасым бар. (Камиль)

Анда да без сынатмабыз,

Менә күрерсез әле

Болар безнең бакчаныкы,

Диеп йөрерсез әле. (Аг.Булат)

Прощай, наш детский сад! Тебя с любовью

Еще мы будем долго вспоминать.

Все впереди у нас, но только малышами

Нам больше никогда, уже не стать. (Элина)

А сегодня, до свиданья,

Наш родной, веселый дом,

Но не плачем, на прощанье

Лучше песню вам споем! (Айзилә)

ҖЫР: “САУ БУЛ, БАЛАЛАР БАКЧАСЫ!”

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яңа ел бәйрәменә сценарий. Кыш бабайның югалган көмеш ачкычы.

Яңа ел бәйрәменә сенарий. “Кыш бабайның югалган көмеш ачкычы”Алып баручы (а.б.) һәм балалар залга кереп, аны карыйлар.А.б.:    Карагыз әле, балалар, нинди матур зал, аны ничек мат...

Югалган хәрефләр. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән күңел ачу кичәсе.

Балаларның  авазлар, хәрефләр  турындагы  белемнәрен  ныгыту. максатыннан үткәрелә....

Югалган кыңгырау

Яңа ел маҗаралары...

"Югалган кояш нурлары" ачык эшчәнлек

Тема: "Югалган кояш нурлары"...

квест-уен по УМК "Югалган бакчаны эзләү маҗаралары" ( Приключения в поисках пропавшего огорода)

Это игра в форме квест. Дети отправляются в поиск пропавшего огорода, и должны выполнять все задания, которые встречаются у них в пути. Игра направлена на изучение татарского языка....