Мнемотаблица
консультация по развитию речи на тему

Самиева Минзиля Давлетовна

Развиваем речь при помощи мнемотаблиц

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon mnemotablitsa_turynda_konspekt_-_samieva_m.d.doc42 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль  автоном  мәктәпкәчә  белем  бирү  идарәсе  49  нчы  номерлы гомумүстерешле  балалар  бакчасы

Мэктэпкэ эзерлек төркемендә  балаларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерүдә мнемотехника яки күрсәтмәлелек моделе методын куллану конспекты

                                                                          Төзеде: тәрбияче

                                                                              Сәмиева М. Д.

Түбән Кама шәһәре

Мәктәпкәчә әзерлек төркемендә балаларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерүдә мнемотехника яки күрсәтмәлелек моделе методын куллану конспекты

 

    Соңгы елларда халкыбызның үз туган теленә, мәдәниятенә игътибары көчәя бара. Нәниләрне дөрес итеп сөйләшергә, үз фикереләрен әйтә белергә өйрәтү, аларның сүз байлыкларын арттыру – балалар бакчасының мөһим , тизрәк һәм отышлырак бурычларының берсе. Чөнки тел, киләчәктә баланың барлык фәннәр буенча белем алуына юл ача, аның фикер йөртү сәләтен үстерә һәм  акыл үсешенә уңай йогынты ясый.        

        Бала дөрес итеп сөйләшкәндә  генә , әдәби тел нормаларын сөйләмдә кулланганда һәм сөйләмендә эзлеклелек булганда гына аның зиһене, логик фикерләү сәләте, игътибарлылык , танып белү эшчәнлеге үсә.

       Баланың бөтен тормышы -  уен. Уенда  бала тирә – юнь турында, җәмгыятьнең законнары, кешеләрнең үзара аралашу матурлыгы турында мәгълүмат алып кына калмый, ә бу дөньяда яшәргә, үзенең мөгамәләрен төзергә өйрәнә. Ә бу баланың игътибарлы, яхшы хәтерле, дөрес, матур, әйбәт сөйләшә белүен таләп итә. Балалар бакчасында балаларның туган телгә өйрәтү, аларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү өчен, белем һәм тәрбия бирү татар телендә алып барыла торган мәктәпкәчә учрежденияләрне заман таләпләренә җавап бирерлек итеп төзелгән эзлекле, максатчан методик әсбаплар уңай нәтиҗәләр бирә.                                

  Баланың бәйләнешле сөйләмен үстерүдә без – тәрбияче, укытучы –логопедлар зур өлеш кертәбез. Бу бәхәссез.

    Күп еллык эш тәҗрибәмнән чыгып, бәйләнешле  сөйләм күнекмәләрен формалаштыруның кайбер алымнары һәм методларына тукталып китәм         Балалар бакчасында хәзерге вакытта бәйләнешле сөйләмне үстерүдә мнемотехника яки күрсәтмәлелек моделе методын куллану зур уңышлар бирә. Мәсәлән: балаларга ниндидер аңа билгеле булмаган биш сүз өйрәтер өчен бик озак һәм заяга интегәбез, әгәр 20 - 25 сүзне рәсем белән бәйләп өйрәтсәк – бу күпкә җиңелрәк  һәм отышлырак була. К,Д, Ушинский әйткән сүзләрне искә төшерсәк, ул болай диде: “ Учите ребенка каким – нибудь пяти неизвестным ему словам, и он будет долго и напрасно мучиться над ними, но свяжите с картинками двадцать таких слов – и ребенок усвоит их на лету”.                                 

   Чыннан да  шулай, үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, татар халык мәкалендә әйтелгәнчә: “ Күп тапкыр ишеткәнче, бер күрүең яхшырак” . Бу дөрес сүзләр.

   Балаларны бәйләнешле сөйләм  теленә өйрәткәндә күрсәтмәлелек модельләрен куллану – монологик сөйләм үстерү максатында төрле символлар, пиктограммалар ( борынгы сүрәт язуында кулланылган шартлы рәсем), схемалар куллану – истә калдыруны җиңеләйтә, хәтерне арттыра, гомүмән уйлап сөйләү эшчәнлеген үстерә. Күрсәтмә  модельләштерү технологиясенең бурычлары: монологик сөйләмне үстерү; актив сүзлек запасын баету; яңа сүз ясау күнекмәләрен ныгыту; сөйләмдә төрле җөмлә конструкцияләре куллануны формалаштыру һәм камилләштерү; предметларны тасвирлау һәм чагыштыру; хикәя төзү – күзаллау, игътибарлылык, фикер эшчәнлеген, ишетеп һәм күреп сөйләү эшчәнлеген үстерү; балаларның кече моторикасын үстерү.            Мнемотехника – ул аерым бер информация тупланган схема. Мнемотехника ( грек теленнән тәрҗемә иткәндә, истә калдыру, хэтер үстерү технологиясе дигәнне аңлата).  Ул балаларның әйләнә – тирә мөһит, табигать күренешләре турында белемнәрен тирәнәйтү, баету, хикәянең эчтәлеген яхшылап истә калдыру, әлбәттә, бәйләнешле сөйләм үстерү өлкәсендә кулланылучы методлар һәм алымнар системасы.  Рәсем буенча хикәя төзеп сөйләүнең И. Н. Мурашковска методикасы буенча 6 адым кулланыла . 1- адым – “ бүлү” ( рәсемдә кем нәрсә күрә, һәрбер бала аерым – аерым әйтә; тәрбияче схематик рәвештә , балалар күргән һәм атаган рәсемнәрне түгәрәккә алып, тактага ясый). 2- адым –“ әйдә” ( балаларга эчтәлеге белән туры килгән ике рәсемне кушарга тәкъдим ителә һәм ни өчен ?- дигән сорауга тулы җөмлә бирүләре сорала). 3 – адым – “ нинди тавышлар ишетәсең ?” ( уй белән рәсем эченә керү, сорауга җавап бирү );  4 – адым – “ нинди исләр тоясың ?” ( уй белән рәсем эченә керү, сорауга җавап бирү ) . 5 – адым – “ рәсемдәге әйберләрнең сыйфатларын әйтү” ( уй белән рәсем эченә керү, сорауга җавап бирү ). 6 – адым – хикәя төзү ( биш адымны берләштерү ). ,.

 Аның асылы шунда, һәр сүз яки кечкенә сүзтезмә аерым рәсем ( картина) уйлана, шулай итеп текст схематик рәвештә “ языла”, әлегә схема – рәсемгә карап, бала информацияне җиңел генә истә калдыра. Мнемотаблицалар сөйләм телен үстерү буенча дидактик материал булып тора, аларны сүзлек запасын баетканда һәм сөйләм телен үстергәндә кулланырга мөмкин, хикәя төзегәндә һәм эчтәлек сөйләгәндә шигырь ятлаганда һәм табышмакларга җаваплар эзләгәндә кулланырга мөмкин. Мнемошакмак, мнемоюллар, мнемосхемалар , мнемотаблицалар бик уңай әсбап булып тора тәрбияче өчен. Тасвирлау хикәясе төзү – ул монологик сөйләмнең иң авыр төре булып тора. Предмет турында сөйләү өчен, аны аңларга кирәк, ә аңлау- ул анализлау. Әлеге эш бала өчен бик авыр бирелә. Монда баланы предметның билгеләрен аера белергә өйрәтү кирәк.        

   Балаларга шигырь өйрәткәндә, өйрәтү этапларын истә тотып эшләү зур уңыш бирә. Иң элек тәрбияче шигырьне сәнгатьле итеп укый. Балага бу шигырьне ятларга кирәклеге әйтелә һәм мнемотаблицага таянып, икенче мәртәбә укыла. Төп фикерне ачыкларга ярдәм итү максатыннан, тәрбияче балага шигырь эчтәлеге буенча сораулар бирә. Тәрбияче авыр аңлаешлы сүзләрне балага аңлата. Шигырьнең һәрбер юлы аерым укыла. Бала мнемотаблицага таянып аны кабатлый, шигырьне сөйли. Мәсәлән:  Ә. Бикчәнтаеваның “ Туп” – шигыре ( картина) ; Табигый күреншләр – “ Яз”; Яз килде, кояш көлде....( картина ). Шулай ук санамышлар, табышмаклар, кулланганда да ярдәме бик зур. Җырлар өйрәткәндә дә кулланырга мөмкин. ( “ Кояшлы ил”).        Мнемотаблицалар ярдәмендә эчтәлек сөйләгәндә, балалар барлык анда катнашучыларны күрәләр, үзләренең сөйләмнәрендә җөмлә төзелешенә игътибар итеп ( җөмләне дөрес итеп төзеп), билгеле бер эзлеклелекне саклап сөйлиләр. Чыгышымның йомгаклау сүзе итеп шуны әйтәсем килә....Мнемотаблицалар кулланганда сүзлек байлыгы гына артмый, ә әйләнә – тирә мөһит турында белемнәре киңәя. Балада сөйләп бирү теләге уяна, бала бу эшнең авыр түгеллеген аңлый. Шигырь ятлау бер уенга әверелә, бу балаларга бик ошый. Зурлар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә сөйләм телен үстерү эшендә бик отышлы алым. Истә тотарга кирәк ! Баланың сөйләм үсеше дәрәҗәсе, аның сүзлек байлыгына бәйле. Бу юнәлештә ясалган берничә адым, алда әйтеп киткәнемчә , балаларның сөйләмен үстерергә ярдәм итә .                         Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!!!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мнемотаблицы для заучивания стихотворений

Материал содержит мнемотаблицы к стихотворениям и загадкам....

Конспект занятия по развитию связной речи и основ логического мышления с применением мультимедийного проектора и мнемотаблиц в средней группе ГДОУ.

Задачи:Развитие речи в постановке К.И Чуковского «Муха – Цокотуха» ( театрализованая  деятельность).Праздничная инсценировка, имитация движения животных (игра с названиями насекомых и звуков им п...

Методическая разработка "Мнемотаблицы "Сказки"

Уважаемые коллеги! Вашему вниманию предлагаются 22 мнемотаблицы, отражающие ту или иную сказку, под общим названием "Сказки". В мнемотаблице схематически изображены персонажи сказки, некоторые предмет...

мнемотаблицы

Уважаемые коллеги, предлагаю вам для работы с детьми младшего возраста мнемотаблицы: для составления описательного рассказа о животных, а также к русским народным сказкам "Репка" и "Заюшкина избушка"....

Заучивание стихотворений по мнемотаблицам

Использование мнемотаблицы в качестве опорных сигналов для при заучивании стихотворений...

Конспект занятия по речевому развитию "СОСТАВЛЕНИЕ ОПИСАТЕЛЬНОГО РАССКАЗА О МЕДВЕДЕ (с опорой на мнемотаблицу)"

Используя прием моделирования , при обучении детей составлению описательных рассказов, воспитатель повышает эффективность учебно-воспитательного процесса. Дети без затруднения составляют рассказы. Зан...

Работа с мнемотаблицами, схемами в познавательно - речевом развитии дошкольников

Использование мнемотаблиц, схем в познавательно - речевом развитии дошкольников. Опыт работы воспитателя ДОУ с мнемотаблицами в старшем дошкольном возрасте....