Әбигә булышабыз”
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) на тему

Шарифуллина Дульфира Киямовна

Тема: “Әбигә булышабыз

(2 нче  кечкенәләр төркеме)

Максат: йорт хайваннарының  исемнәрен ныгыту,балаларның кызыксынуларын үстерү.

Бурычлар:

Белем бирү. Балаларның йорт хайваннарының тышкы кыяфәтләре,нәрсә белән тукланулары,кешеләрнең алар турында кайгыртулары турындагы белемнәрен киңәйтү.Халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.

 Үстерелешле.Гомумиләштерү һәм образлы фикер йөртү күнекмәләрен үстерү.

Тәрбияви.Балаларны сөйләм этикетының гади формаларын (исәнләшү, саубуллашу) кулланырга гадәтләндерү, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Әбигә булышабыз”57.46 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Әбигә булышабыз”

(2 нче  кечкенәләр төркеме)

Максат: йорт хайваннарының  исемнәрен ныгыту,балаларның кызыксынуларын үстерү.

Бурычлар:

Белем бирү. Балаларның йорт хайваннарының тышкы кыяфәтләре,нәрсә белән тукланулары,кешеләрнең алар турында кайгыртулары турындагы белемнәрен киңәйтү.Халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.

 Үстерелешле.Гомумиләштерү һәм образлы фикер йөртү күнекмәләрен үстерү.

Тәрбияви.Балаларны сөйләм этикетының гади формаларын (исәнләшү, саубуллашу) кулланырга гадәтләндерү, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эш: шаян,наян,йомшак, мыраулый,мөгри,өрә.

Алдан эшләнгән эшләр:йорт хайваннары турында шигырьләр,физминутка  өйрәнү.

Методик алымнар:Ситуация : “Әбинең йорт хайваннары югалган”.Эндәш: “Хайваннарны чакыру”. Шигырьләр уку.Д/уен: “Рәсемне җый”.

Җиһазлар: әби (курчак),яисә тәрбияче үзе башына яулык ябып керә;йорт хайваннары-песи,эт,сыер;төсле йомгаклар,кыңгырау,уен өчен карточкалар.

Эшчәнлек барышы .

Кыңгырау чыңы астында балалар төркемгә керәләр.Т: Балалар безгә бүген кунак апалар килгән. Әйдәгез алар белән исәнләшик әле.(Исәнләшәләр). Балалар иртән төркемдә менә шушы кыңгырауны таптым.Кемнең кыңгырауы микән бу,безнең төркемдә калдырып киткән. Куеп торыйм әле,бәлки хуҗасы табылыр,килер!

Т: Балалар ,әйдәгез әле түгәрәк ясап басыйк.Балалар кәефләрегез яхшымы?(Яхшы) Тәрбияче: Әйдәгез балалар, көнебезнең матур үтүен теләп, үз-үзебезгә хәерле иртә телик!

-Хәерле иртә-күзләрем!(күзләрен сыйпыйлар).

-Хәерле иртә колакларым (колакларын  сыйпыйлар)

-Хәерле иртә борыным (борыннарын   сыйпыйлар)

-Хәерле иртә кулларым (кулларын  сыйпыйлар)

-Хәерле иртә аякларым (аякларын сыйпыйлар)

-Хәерле иртә дусларым (бер-берсенә карап елмаялар).

(Идәндә төрле төстәге йомгаклар,аларның җепләре сүтелгән!Ник сүтелгән микән алар?Кем сүткән аларны?)

Т: (Ишек шакыган тавыш ишетелә).Балалар , кемдер ишек шакый. Кем икән ул? (Тәрбияче ишекне барып  ача, һәм әби керә,тәрбияче үзе уйнаса да ярый әби булып). Безгә кунак килде. Кем әле бу балалар? (Әби) (Активлаштыру).Әби балалар белән исәнләшә: Исәнме, Алина, исәнме Данис (Наилә, Агния һ.б.). Әби балалар янына килә, кул биреп күрешә, яратып, башларыннан  сыйпый.

Т:Әйдәгез, балалар, без дә әби белән исәнләшик. (Исәнме, әби!) Балалар, әби безгә авылдан ук килгән.Тик ул нигәдер бик моңсу.Берәр нәрсә булган мәллә әбигә?Сорыйм әле үзеннән.(Сорый) Әбинең хайваннары югалган,каядыр чыгып киткәннәр.Балалар янына килмәгәннәр микән алар?Шуңа күрә безнең янга килгән әбекәй!Балалар булышмаслар микән миңа диеп? Булышабызмы балалар әбигә?(Әйе диләр).Әбекәй ә синең нинди йорт хайваннарың югалды соң?

Әби: Табышмакларга җавап тапсагыз,нинди хайваннар икәнен белерсез?Тыңлагыз әле: 

  • “Кешенең дусты, йортның сакчысы”. Нәрсә ул балалар? (Эт диләр).Акбай исемле минем  этем.

Т: Балалар әйдәгез Акбайны чакырабыз,бәлки ишетер: Чакырабыз Акбайны:Маһ – маһ – маһ!Маһ – маһ – маһ! Ишетми Акбай безне! Балалар Акбай турында шигырь сөйләп карагыз әле,бәлки шуннан соң чыгар?

  • Бар минем маэмаем.Кара борын Акбаем.Күп йөгерә, күп күрә.Күп ишетә, күп өрә.

(“Һау-һау ” дигән тавыш ишетелә,йомгакның җебе селкенә,Акбай чыга).

Әби: Бу минем Акбаем.Балалар әйтегез әле миңа,Акбай нәрсә ярата ул?(Сөяк диләр).Мин аны сөяк белән сыйлармын ,кайткач. Акбай минем бик  батыр,бернәрсәдән дә курыкмый,йортны саклый.Ул булганда миңа тыныч.

Әби: Тыңлагыз әле,2 нче табышмагымны балалар:

  • Ул төн буе тычкан аулый, ә көндез кояшта кызынып ята һәм мыраулый. (Песи-диләр балалар) .

Т: Әби безнең монда песи күренми шул?Балалар әйдәгез песине чакырыйк әле,бәлки качкан җиреннән чыгар? “Пес-пес ”-диеп чакырабыз песине! Юк песи.Балалар песи турында шигырь сөйләп карагыз әле,бәлки шуннан соң чыгар?

  • Песи,песи пескәем,соры синең төскәең.Йомшак синең йоннарың,җылы синең туннарың!Мияу!  

(“Мияу”-дигән тавыш ишетелә,йомгакның җебе дә селкенә.Тәрбияче песине барып ала)

Т :Песи йомгакка чорналып беткән,шаян песи инде,үзе йомгак белән уйнаган,үзе чорналган.Балалар әйдәгез песигә юату сүзләрен әйтәбез:шаяным,наяным,йомшагым,песием,матурым...

Әби: Бу минем Мырауҗаным.Балалар әйтегез әле миңа,песи нәрсә ярата ул?(Сөт диләр).Нәрсә тота?(Тычкан диләр).Песием бик уңган минем,тычканнарны күп тота,кимерүчеләрдән саклый.  

3 нче табышмакка да җавап табыгыз инде,бигрәк уңганнар икән сез:

  • “Үлән ашый, май ташый”. (Сыер диләр балалар) 

Т: Ничек итеп мөгри ул? (Му-му диләр) .Нәрсә ашый ул?(Чирәм,үлән ашый).Нәрсә бирә ул безгә балалар?(Сөт диләр).Нигәдер куренми әле ул? Балалар сыер  турында шигырь сөйләп карагыз әле,бәлки шуннан соң чыгар ул?

  • Безнең сыер мөгри – мөгри кайтып керә.Безгә тәмле сөт, катык һәм каймак бирә.

( “Му-у-у”дигән тавыш ишетелә, йомгакның җебе дә селкенә.Тәрбияче сыерны барып ала)

Әби: Балалар ,сыерымның исеме Чибәр.Әйе,ул безгә сөт бирә,Мырауҗанны аның сөте белән сыйлыйм!Әле аның яраткан кыңгырауы да бар иде,күренми ,югалткандыр мөгаен.

Т: Менә ул кыңгырау,рәхим итеп ал әби!Бездә төшереп калдырган аны Чибәркәй!

Т: Балалар,Акбай,Мырауҗан,Чибәркәй,әбигә уен да күрсәтик әле. Алар түгәрәк уртасында басып торсыннар,ә без уйнап күрсәтик.

Физминутка

Бергәләп басыйк әле, түгәрәк ясыйк әле(басалар, түгәрәк ясыйлар ).

Менә нинди түгәрәк! Бик кечкенә түгәрәк! (Уртага керәләр ).

Кулны кулга тотышып, артка таба барабыз. (Артка чигенәләр).

 Менә нинди түгәрәк! Бик зур түгәрәк! (Зур түгәрәк ясап басып торалар ).

Түгәрәктә йөрибез, бик тырышып биибез.( Тыпырдый-тыпырдый, уртага керәләр )

Менә шулай ял иттек, вакыт күңелле үтте.

Әби: Балалар,миңа инде китәргә кирәк ,саубулыгыз.Хайваннарым да ачыкканнардыр,аларны да сыйлыйсым бар!Мин сезгә бик рәхмәтлемен,миңа булышкан өчен,мин сезгә бер уен калдырам,анда минем йорт хайваннарым.Аларны,дөрес итеп җыярга кирәк,рәхәтләнеп җыегыз.Акыллы,тырыш  һәм сәламәт булып үсегез.

Т: Әйдәгез, әбине әзрәк озатыйк әле балалар,бергә-бергә күңелле  дә булыр (әз генә озата баралар).Әби калдырган уен белән уйнарбыз аннары.

Д/уен: “Рәсемне җый”.Йорт хайваннарын,рәсемгә карап җыярга кирәк,песине,этне.Алар геометрик фигуралардан-өчпочмак,түгәрәк,турыпочмак...                                                                                                    


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уртанчылар төркеме белән ачык дәрес конспекты «Куянга булышабыз»

Максат: Балаларга  табигать шартларында яшәүче кыргый хайванныӊ куян  тормышы, ничек хәрәкәтләнү, нәрсә белән туклану, дошманнарынан ничек саклану турында белемнәрен ачыклау.Балаларда хайван...

Урман җәнлекләренә булышабыз!

Катнаш төркемдә математикадан куллану өчен ярдәмлек....

«Карлсонга булышабыз» темасына шөгыль эшкәртмәсе

Максат: юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерү һәм үтәү; юлларда, транспортта үзенне тәртипле тота белү; юл билгеләрен искә тошерү; сойләм телен баету; игътибарлылыкны, хәтерне, уй- фикерләү сәләтен үстерү....

"Кабартмага булышабыз"

Конспект занятия для старшей группы , на татарском языке....

Куянга булышабыз

Сценарий организованной образовательной деятельности ...

Уртанчылар тɵркеме белән ачык дәрес конспекты «Куянга булышабыз»

Уртанчылар тɵркеме белән ачык дәрес конспекты«Куянга булышабыз»...