«Карлсонга булышабыз» темасына шөгыль эшкәртмәсе
план-конспект занятия по обж (подготовительная группа) на тему

Максат: юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерү һәм үтәү; юлларда, транспортта үзенне тәртипле тота белү; юл билгеләрен искә тошерү; сойләм телен баету; игътибарлылыкны, хәтерне, уй- фикерләү сәләтен үстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_po_pdd.docx33.01 КБ

Предварительный просмотр:

“Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы  Шәмәрдән авылы гомуми  үсеш бирүче төрдәге Шәмәрдән 3нче “Салават күпере” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе

«Карлсонга булышабыз» темасына  шөгыль эшкәртмәсе

(Мәктәпкә хәзерлек төркеме)

     

                                             Төзеде: тәрбияче- Масгутова Эльмира Марселовна

Стаж: 27 ел.

1 квалификационная категория.

РТ, Саба районы, Шемордан, Строителей, 7, 17

Максат: юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерү һәм үтәү; юлларда, транспортта үзенне тәртипле тота белү; юл билгеләрен искә тошерү; сойләм телен баету; игътибарлылыкны, хәтерне, уй- фикерләү сәләтен үстерү.

Катнашалар: мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары, тәрбияче, Карлсон.

Жиһазлау: светофор, кирәкле юл йөрү билгеләре, автобус (зур кубиклар), 3 обруч, гимнастик скамья (җир өсте кичүе), тоннель (җир асты кичүе), зебра, зур юл, машиналар, мәктәп макеты,смайликлар.

Уткэру урыны: физкультура залы.

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар. Буген безгә кунакка бер экият герое килә. Кем икәнен беләсегез киләме? Мин табышмак эйтәм, э сез җавабын табыгыз:

Мин өстә, түбәдә яшим.

Дустым минем Бәләкәч.

Пропельлер ярдәмендә очам

Таный барсы да күргәч.

Бик  дөрес, булдырдыгыз! (Фонограмма «Я спешил к вам друзья») Карлсон керә.

Карлсон: Исәнмесез, балалар! Мин бик ашыктым, ярый эле соңа калмадым.

Тәрбияче: Балалар, Карлсон биектә, түбәдә яши, шуңа күрә, юл йөрү кагыйдәсен бөтенләй белми… Менә бервакыт ул бик каты мәктәпкә ашыккан, ләкин мәктәпкә барып җитә алмаган: юл аша чыкканда  машина астында кала язган. Балалар, Карлсон нәрсәне дорес эшләмәгән?

Балалар: Юл аша  тиешле урында чыкмаган, игътибарсыз булган, ашыккан, юл йөрү кагыйдәсен үтәмәгән.

Тәрбияче: Әйе, Карлсон, сиңа юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерергә , үзенне юлда дөрес  тотарга  өйрәнергә кирәк.

 Карлсон: Балалар,  юлда бәләгә очрамас очен, мине мәктәпкә озата алмассызмы икән?

Тәрбияче: Булышабызмы, балалар?  

Тәрбияче: Алайса кузгалдык. Нинди юлдан без барырга тиеш? (Юлнын кайсы өлешеннән без барырга тиеш?) Тротуарданмы, машина юлыннанмы?

Карагыз әле, безнең каршыбызда юл йөру билгесе. Нинди юл билгесе һәм нәрсәне аңлата икән?

Балалар: «Җир осте кичүе» билгесе. Димәк, якында, юл өсте кичүе күпере бар, һәм шуннан гына йөрергә кирәк. Информацион- күрсәтүче билге.Дөрес юлдан чыгабыз: башта баскычтан менәбез, үтәбез һәм төшәбез.

Тәрбияче: Балалар, безгә юл аша чыгарга кирәк. Кайдан чыгарга тиешбез?

Балалар: Зебрадан- жәяүлеләр юлы.Светофорның кайсы төсе янгач чыгабыз?

Кызылы янганда нишлисе, сарысы янгач…?

Алга таба барабыз, юлда тагын бер билге күрәбез, ничек атала һәм нәрсә анлата?

Балалар: «Сикәлтәле  юл» , димәк алда чокырлар бар, юл тигезсез, бик сак булырга кирәк.

Тәрбияче: Бу- кисәтүче билге. Юлда чокырлар куп, сикереп утәргә кирәк. (обручтан обручка .)

Карлсон: Миңа әле мәктәпкә барып житәр өчен ике остановка автобуста барырга кирәк .

Тәрбияче: Автобусны кайда көтәргә кирәк безгә?

Балалар: автобус тукталышында.

Ә,автобус тукталышын  каян табабыз?

Балалар: «Автобус туталышы» билгесен табарга кирәк.

Тәрбияче: «Автобус тукталышы» билгесен табыйк эле. Бик дөрес, бу безгә кирәкле билге, шушында автобусны көтәбез.Автобусны көткән арада табышмакларга жавап бирик :

Могҗизадыр мондый йорт!

Олы тәрәзәләр як- якта,

Бензин гына эчеп тора

Резин башмак аякта. (Автобус)

Ике тәгәрмәчтә бара,

Сөзәктә дә тукталмый,

Багында бензины да юк-

Бу минем …..велосипед.

Урамнарны күзәтеп,

Узганнарны кисәтеп,

Чатта тора, сакта тора (Светофор)

Барам, барам, очы юк.(Юл)

Тәрбияче: Табышмакларга җавап та биреп бетердек, автобус та килде. Автобус ишекләре ачылды, кайсы ишектән керергэ тиеш без?

Балалар: арткы.

Тәрбияче: Без автобуста кемнәр инде?

Балалар: Пассажирлар.

 Физкультминут: Җыр:”Автобуста барабыз”

Балалар, пассажирлар автобуста үзләрен ничек тотарга тиеш, Карлсонга анлатып китик әле.

Балалар: (тавышланмаска, кычкырмаска, чүпләмәскә, билет алып йөрергә, өлкәннәргә, авыруларга, балалы пассажирларга урын бирергә, транспортнын тәрәзәләреннән башны чыгармаска, транспорт йортүчене  сөйләштереп, аңа комачауламаска,  игътибарын җәлеп итмәскә.

Тәрбияче: Барысы да дөрес  молодцы балалар. Аңладынмы, Карлсон?  Ә хәзер уен уйныйбыз: «Ярый- ярамый»

Тротуардан йөрергә- ярый.

Юлдан баручы транспорт алдыннан йөгереп чыгарга- ярамый.

Светофор кызыл янганда юл аша чыгарга- ярамый.

Юл аша чыкканда кешеләргә булышырга- ярый.

Автобус килеп туктагач, алдыннан чыгарга- ярамый.

Машина йөрү юлына йөгереп чыгарга- ярамый.

Юл йөру кагыйдәләрен утәргә- ярый.

Тәрбияче: Менә тиешле тукталышка килеп тә җиттек.

Автобустан ничек чыгарга кирәк, кайсы ишектән?

Балалар: Алгы.

Тәрбияче: Төштек, без хәзер кемнәр?

Балалар: Җәяүлеләр.

Карлсон: Менә мин мәктәпкә килеп тэ життем. Рәхмәт сезгә балалар, мин  хәзер ничек юлда йорергә кирәклеген анладым. Сау булыгыз!

Тәрбияче: Безгә дә балалар бакчасына кайтырга кирәк. Юлны дәвам итәбез.

 Алда тагын билге курәбез. Нинди билге икән, кем эйтә?

Балалар: «Җир асты кичүе».

Тәрбияче: Бу билге безгә алда юл асты кичүе икәнен анлата. Информацион- күрсәтүче билге. Юл асты кичүе аша чыгабыз.Аның өчен безгә аска тоннельга төшәргә кирәк.Менә балалар бакчасына кайтып та җиттек.

Рефлексия: Сәяхәт сезгэ ошадымы балалар?  Сәяхәттә кайсы әкият герое катнашты? Сез нинди кагыйдәләрне бүген кабатладыгыз, нинди юл билгеләре очраттыгыз?

Булдырдыгыз балалар, барыгыз да бик күп катнаштыгыз, бик күп беләсез икән. Өстәлдә смайликлар: елмаюлы һәм күңелсез. Сезгә сәяхәт ошаган булса, елмаюлы смайлик алыгыз, ошамаса- күңелсезен. Барыбыз да елмаябызмы? Рәхмәт сезгә!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уртанчылар төркеме белән ачык дәрес конспекты «Куянга булышабыз»

Максат: Балаларга  табигать шартларында яшәүче кыргый хайванныӊ куян  тормышы, ничек хәрәкәтләнү, нәрсә белән туклану, дошманнарынан ничек саклану турында белемнәрен ачыклау.Балаларда хайван...

Урман җәнлекләренә булышабыз!

Катнаш төркемдә математикадан куллану өчен ярдәмлек....

Әбигә булышабыз”

Тема: “Әбигә булышабыз”(2 нче  кечкенәләр төркеме)Максат: йорт хайваннарының  исемнәрен ныгыту,балаларның кызыксынуларын үстерү.Бурычлар: Белем бирү. Балаларның йорт хайваннарыны...

"Карлсонга ярдәм итик"

Урамда, транспортта үз-үзләрен дөрес тоту сыйфатлары тәрбияләү.Балаларның иҗади активлыгын, фикерләү сәләтен үстерү....

"Кабартмага булышабыз"

Конспект занятия для старшей группы , на татарском языке....

Куянга булышабыз

Сценарий организованной образовательной деятельности ...