"Кабартмага булышабыз"
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) на тему

Мазитова Резида Ильгизаровна

Конспект занятия для старшей группы , на татарском языке.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kabartmaga_bulyshu._konspekt.docx24.2 КБ

Предварительный просмотр:

Белем бирү эшчәнлеге конспекты: “Кабартмага булышу”

Мазитова Резидә Ильгизаровна,

Яр Чаллы шәһәре МБДОУ №6 «Незабудка» тәрбиячесе

 

Зурлар төркеме өчен

Максат: Балаларның белем бирү өлкәсендә белемнәрен, танып белүләрен ныгыту, булган белемнәрен практикада куллана белүләрен үстерү; куелган төрле бурычларны чишкәндә иҗади якын килүләрен булдыру; баланың тәрбияче белән аралашуына шарт тудыру.

Бурычлар:

Белем бирү.

  1. Мәкальләрнең мәгънәсе буенча ахырын уйлап бетереп, әйтүләрен ныгыту.
  2. Табышмаклар әйткәндә балаларның хәтер, логик фикерләү сәләтен арттыру, ныгыту.
  3. Сүзләрне хәрәкәт белән тәнгәл китереп эшләүләрен ныгыту.
  4. Музыкаль композицияләрне тыңлап, аңлауга ярдәм итү.
  5. Яшелчә һәм җиләк – җимешләрне классификацияләгәндә балаларның белемнәрен ныгыту, үстерү.
  6. Яшелчә һәм җиләк – җимешләр турындагы белемнәрен системалаштыру.

Үстерү.

  1. Балаларның хәтер, игътибарлылык, уйлау сәләтен үстерү.
  2. Бәйләнешле сөйләм үстерү.
  3. Күзаллауларын үстерү.
  4. Уеннар барышында балаларда уеннарга кызыксыну, уйнау теләге тудыру.

Тәрбияви.

  1. Коллективта, үзара ярдәмләшеп эшләү күнекмәләрен тәрбияләү.
  2. Кызыксынучанлык, мөстәкыйльлек һәм активлык тәрбияләү.
  3. Үзара дустанә мөнәсәбәт формалаштыру.

Тибы: Гомумиләштерү шогыле.

Алдан үткәрелгән эш: балалар фольклорын, уеннар өйрәнү; ел фасыллары турында альбом карау,әңгәмә үткәрү; яшелчәләрнең исемнәрен дөрес әйтергә өйрәтү.

Күрсәтмәлелек: кабартма( йомшак уенчык), аудио язма, демонстрацион материал (яшелчәләр, җиләк – җимешләр), ширма; Курчаклар: куян, аю, бүре, төлке; проектор.

Белем бирү эшчәнлегенең барышы:

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле кояш безгә кунакка килгән, тик аның нурлары юк. Әйдәгез хәзер һәрберебез бер нур алып, тылсымлы сүз әйтеп, кояшка куейк, кояшның кәефе күтәрелер.

Психогимнастика: балаларның кәефләрен күтәрү, яхшы кәеф булдыру.

 

Балалар: Исәнмесез, саубулыгыз, хәерле иртә, рәхмәт, тәмле йокы, ашларыгыз тәмле булсын, гафу ит,зинһар өчен сүзләрен әйтеп нурларны куялар.

Тәрбияче:Булдырдыгыз балалар, карагыз әле, кояшыбыз яктырып китте, бүлмәбез дә нинди якты булды. Сезнең кәфләрегез ничек?

Балалар: Әйбәт, яхшы,шәп.

Тәрбияче: Балалар, мин бүген балалар бакчасына килгәндә хат алып килдем. Карагыз әле кемнән икән бу хат?

Балалар: Кабартмадан.

Тәрбияче: Балалар, кабартма нинди әкияттән? Һәм бу әкияттә тагын нинди геройлар бар?

Балалар: Кабартма  “Кабартма” әкиятеннән. Бу әкияттә тагын әби, бабай, куян, төлке, аю, бүре бар.

Тәрбияче: Дөрес балалар. Хәзер хатны укып карыйк әле, кабартма ни өчен безгә хат җибәрде икән?

Хат: Исәнмесез балалар! Мин әбидән, бабайдан качтым, һәм тәгәрәп урманга барып җиттем. Миңа куян, бүре, аю, төлке очрады. Алар миңа биремнәр бирделәр, мин аларны үтәмәсәм алар мине ашаячаклар. Балалар миңа биремнәрне үтәргә булышмассыз микән?

Т –че: Балалар, сезнең кабартмага булышасыгыз киләме?

Б –р: Әйе, булышабыз.

Т –че: Карагыз әле, балалар беренче бирем кемнән?

Б –р: Куяннан!

Куян: Исәнмесез, балалар!

Б –р: Исәнме куян!

Т –че: Балалар, куян безгә мәкальләр алып килгән, мин мәкальнең башын укыйм, ахырын кем белә, кул күтәреп җавап бирә. Ихтибар белән тыңлыйбыз.

1 нче бирем: Куяннан.

  1. Иле барның... теле бар.
  2. Сүзең кыска булсын,...

Кулың оста булсын.

  1. Башлаган эшне... ташлама.
  2. Эш беткәч.... уйнарга ярый.
  3. Калган эшкә..... кар ява.
  4. Аз сөйлә.... күп эшлә.
  5. Әти –шикәр.... әни –бал.
  6. Эшләп ашасаң..... тәмле була.

Куян: Булдырдыгыз балалар, сез бик ихтибарлы икәнсез, мин урманга китәм, кабартманы ашамам. Саубулыгыз балалар!

Балалар: Саубул куян!

Тәрбияче: Балалар, әкият буенча икенче булып, кем очрый әле кабартмага?

Балалар: Бүре!

Бүре: Исәнмесез, балалар!

Балалар: Исәнме бүре!

Тәрбияче: Балалар, безгә бүре табышмаклар алып килгән. Хәзер табышмакларны ихтибар белән тыңлыйбыз, кем җавабын белә, кул күтәреп җавап бирә.

2 нче бирем: бүредән.

  1. Кечкенә генә йорт, эче тулы корт. (Кыяр)
  2. Утыра бер ак чүлмәк,

              Өстенә кигән йөз күлмәк.(Кәбестә)

  1. Алгы тәпие кыска,

              Чабарга ул бик оста.

              Соры тунын сала да

              Ак тунын кия кышка.(Куян)

  1. Йөгерә белми, сикерә белә. (Туп)
  2. Соскы борын – бакылдык,

              Күп сөйләшә – такылдык. (Үрдәк)

  1. Башы тарак, койрыгы урак,

              Кычкыртып быргысын, уята барысын. (Әтәч)

  1. Үзем туныйм, үзем елыйм да  елыйм. (Суган)

Бүре: Булдырдыгыз балалар, сез табышмакларның җавапларын бик тиз белдегез,мин кире урманга кайтып китәм, кабартманы ашамам. Сау булыгыз балалар!

Балалар: Саубул бүре!

Тәрбияче: Балалар, өченче бирем кемнән икән?

Балалар: Аюдан!

Аю: Исәнмесез, балалар!

Балалар: Исәнме аю!

Аю: Балалар минем сезнең уйнавыгызны күрәсем килә, берәр уен уйнап күрсәтегез әле.

3 нче бирем: аюдан. Уен.

Тәрбияче:

И балалар күрегез

Тышта әнә килә көз!

Балалар:

Әйе , әйе күрәбез

Көз килгәнен беләбез.

Тәрбияче:

Я, әйтегез, сөйләгез

Ничек килә икән көз?

Балалар:

Кошлар оча көньякка,

Канат кагып еракка.

Аюлар өн казыды,

Бик тирән итеп базны.

Балыклар да тындылар,

Су астыны чумдылар.

Агачлар, ялангачлар

Җилләрдә чайкалалар.

Тик безгә күңелле көз,

Без бакчага йөрибез! (Хәрәкәтләр белән күрсәтәләр)

Аю: Уеныгыз миңа бик ошады балалар, миңа урманга кайтып кышкы йокыга әзерләнергә кирәк. Сау булыгыз, балалар!

Балалар: Саубул, аю!

Тәрбияче: Балалар , карагыз әле соңгы дүртенче бирем кемнән икән?

Балалар: Төлкедән!

Төлке: Исәнмесез, балалар!

Балалар: Исәнме, төлке!

Тәрбияче: Балалар, төлке бит ул хәйләкәр, аның биреме дә серле. Тыңлагыз әле менә бу җырны.

Җыр: “Көз” турында.

     

Тәрбияче: Балалар, әйтегез әле, бу җыр нинди ел фасылы турында? (Көз)

Әйе, балалар, дөрес.Балалар, без көз көне бакчада нәрсәләр җыябыз әле?

Балалар: Яшелчәләр һәм җиләк – җимешләр.

Тәрбияче: Дөрес. Балалар сезнең уйныйсыгыз киләме?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Алайса, барыбызда экран янына киләбез, бер уен уйнап алабыз.

Д/уен: “Дөрес итеп тутыр”(проектор белән)

Балалар, безгә яшелчәләр, җиләк – җимешләр һәм ике кәрзин күрсәтелгән.

Безгә беренче кәрзингә яшелчәләрне, ә икенче кәрзингә җиләк – җимешләрне тутырырга кирәк.....

Балалар, без беренче кәрзингә нәрсәләрне җыйдык? Ә икенче кәрзингә нәрсә җыйдык? Дөрес, балалар, булдырдыгыз!

Балалар, менә ул кәрзиннәр.(Тәрбияче ике чын кәрзин күрсәтә: берсендә яшелчәләр, икенчесендә җиләк – җимешләр тутырылган)

Тәрбияче: Балалар,төлке безнең шушы яшелчәләрдән аш пешерүебезне сораган.

Пешерәбезме аш?

Балалар:Әйе.

Д/уен “Яшелчә ашы”

Тәрбияче: Балалар, безнең каструль һәм яшелчә, җиләк – җимешләр бар. Хәзер яшелчәне алып, дөрес итеп атап каструльгә салырга кирәк.

Дилә –мин ашка кишер салам.

Марат – мин ашка суган салам.

К. Саша – мин ашка бәрәңге салам.....

Тәрбияче:Әйдә әле, төлке тикшереп карыйк,балалар  ашка яшелчәләр генә салдылар микән? Булдырдыгыз балалар, молодцы! Балалар, сез ни өчен ашка алма, груша, виноград салмадыгыз?

Балалар: Чөнки алар җиләк – җимешләр.

Төлке: Балалар, сез бик акыллы икәнсез, миңа сездә бик ошады. Ләкин миңа кире урманга кайтырга кирәк. Саубулыгыз, балалар! Мин кабартманы ашамам.

Балалар: Саубул, төлке!

Кабартма: Исәнмесез, балалар!

Балалар: Исәнме кабартма!

Кабартма:  Балалар, сезгә биремнәрне үтәү авыр булмадымы? (Юк) Сез мине коткарганда нинди биремнәр үтәдегез? (Мәкальләр әйттек, табышмаклар чиштек, уен уйнадык, яшелчәләрдән аш пешердек, яшелчә һәм җиләк – җимешләрне аердык). Рәхмәт сезгә балалар! Сез бик акыллы икәнсез, биремнәрне бик тиз үтәдегез. Мин сезгә күчтәнәч алып килдем, барыгыз бергә чәй эчәрсез. Ә хәзер миңа китәргә кирәк, мин әби белән бабайга кайтам. Сау булыгыз балалар!

Балалар: Сау бул кабартма!

Кулланылган әдәбият:

  1. “Балалар бакчаларында сөйләм үстерү программасы” М.Ф.Кашапова.
  2. “ Иң татлы тел – туган тел” М.Ф.Кашапова.
  3. “Балалар бакчасы” Фәрит Йосыф,Гөлназ Йосыф,Фәридә Хәмид.
  4. “Гөлбакча” Ф.Ю.Юсупов,З.Ф.Камалова,Р.А.Борһанова.
  5. “Уйный – уйный үсәбез” К.В.Закирова.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уртанчылар төркеме белән ачык дәрес конспекты «Куянга булышабыз»

Максат: Балаларга  табигать шартларында яшәүче кыргый хайванныӊ куян  тормышы, ничек хәрәкәтләнү, нәрсә белән туклану, дошманнарынан ничек саклану турында белемнәрен ачыклау.Балаларда хайван...

Урман җәнлекләренә булышабыз!

Катнаш төркемдә математикадан куллану өчен ярдәмлек....

«Карлсонга булышабыз» темасына шөгыль эшкәртмәсе

Максат: юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерү һәм үтәү; юлларда, транспортта үзенне тәртипле тота белү; юл билгеләрен искә тошерү; сойләм телен баету; игътибарлылыкны, хәтерне, уй- фикерләү сәләтен үстерү....

Әбигә булышабыз”

Тема: “Әбигә булышабыз”(2 нче  кечкенәләр төркеме)Максат: йорт хайваннарының  исемнәрен ныгыту,балаларның кызыксынуларын үстерү.Бурычлар: Белем бирү. Балаларның йорт хайваннарыны...

Куянга булышабыз

Сценарий организованной образовательной деятельности ...

Уртанчылар тɵркеме белән ачык дәрес конспекты «Куянга булышабыз»

Уртанчылар тɵркеме белән ачык дәрес конспекты«Куянга булышабыз»...