"Карлсонга ярдәм итик"
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) по теме

Ахмедшина Фирдина

Урамда, транспортта үз-үзләрен дөрес тоту сыйфатлары тәрбияләү.Балаларның иҗади активлыгын, фикерләү сәләтен үстерү.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Максат: Балаларда транспорт  йөртүче һөнәр ияләренә карата  хөрмәт, ихтирам һәм урамда, транспорта үз-үзләрен дөрес тоту сыйфатлары тәрбияләү; Балаларның иҗади активлыгын, фикерләү сәләтен үстерү. Транспорт төрләрен аера белергә,  юл йөрү билгеләрен өйрәтүне дәвам итү. Балаларда яхшы эшләр белән кешеләрне сөендерәсе килү теләге уяту.

Җиһазлар:  Слайдлар, төрле транспорт рәсемнәре,  юл билгеләре, карандашлар, уен өчен юл билгеләре рәсемнәре, транспортлар төшерелгән шакмак.

 

Эшчәнлек  барышы:

- Хәерле көн,  балалар. Кәефләрегез ничек?

- Балалар без бүген сезнең белән юл йөрү кагыйдәләре белән танышуны дәвам итәрбез.

(пропеллер тавышы ишетелә)

- Балалар ниндидер тавыш ишетелә, карыйк әле.

(Карлсон керә)

-Исәнмесез балалар.

-Исәнмесез.

-Балалар, безгә кунакка кем килгән? Карлсон.

-Сез аны кайдан беләсез?

-Мультфильмнан карап.

-Кайда яши икән ул Карлсон?

-Түбәдә.

-Бик дөрес балалар.

Карлсон: Балалар, минем Казан дигән шәһәрне күрәсем, шәһәр буйлап йөрисем килә. Ләкин урамда йөрер өчен юл  кагыйдәләрен, юл билгеләрен белмим. Ярдәм итә алмассыз микән?

- Балалар, Карлсонга ярдәм итәбезме?

-Ярдәм итәбез.

-Карлсон, син шушы урындыкка утыр, хәзер  без сиңа  юлда  ничек  йөрергә кирәклеге турында сөйләрбез.

- Казан шәһәре бездән бик еракта урнашкан.  Анда барыр өчен Карлсонга транспортка утырырга кирәк. Менә шушы математик  табышмакны чишсәк, нинди транспортка утырып баруын беләчәкбез.

-Монда саннар бирелгән, саннарны үсә бару тәртибендә тоташтырырга кирәк.

(1 бала такта алдына чыгып тоташтыра)

-Нәрсә килеп чыкты?  кабина.

-Бу әле транспортка ошаганмы? Юк.

- Транспорт  килеп чыксын өчен нәрсәләр җитешми?

- тәгәрмәчләре, тәрәзәләре, ишеге

- тәгәрмәчләрне нинди геометрик фигурадан ясыйбыз, нинди төстә, ничәне куйдың?(б-р җавабы)

-тәрәзәләрен нинди геометрик фигурадан ясыйбыз, нинди төстә, ничә тәрәзә булды?

-ишеге нинди геометрик фигурадан, нинди төстә, ничә ишек? (балалар эшләп күрсәтәләр).

-Нинди транспорт килеп чыкты? Автобус.

- Балалар, автобус нинди транспорт төренә керә? Җир өсте транспортына.

- Транспортларны нинди төрләргә бүлеп әйтеп була әле? ( су, һава, тимер юл, җигүле).

- Су транспортына нинди транспортлар керә икән? (һәрберсен слайдтан карап әйтеп чыгалар).

-Безнең Карлсон автобуска утырып бара, ул кем була инде? Пассажир.

Транспортны кем йөртә ? Шофер.

-Транспортка утыргач нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк икән,искә төшереп үтик әле. (слайдтан карап, сөйлилиләр)

-Хәзер автобустан төштедә, урам буйлап бара, ул кем инде? Җәяүле.

-Җәяүлеләр кайдан йөрергә тиеш? Тратуардан.

-Балалар, юл чатында нәрсә тора? Светофор.

-Светофорның ничә күзе бар? Өч.

(балалар өч төсне  һәм  нәрсә аңлатканнарын әйтәләр)

-Җәяүлеләрнең юлны аркылы чыгу урыны? (зебра)

-Юлны чыкканда нинди кагыйдәне үтәргә тиешбез? Башта юлның сул ягына, аннан соң уң ягына карыйбыз, транспорт юклыгын белгәч кенә юл аша чыгабыз.

-Балалар арып та киткәнсездер, әйдәгез ял итеп алабыз. Миндә бер хикмәтле шакмак бар, анда төрле транспорт рәсемнәре ясалган. Мин сезгә нинди транспортны күрсәтәм, шуны эшлибез (кран, вертолет, поезд, велосипед, самолет).

-Менә Карлсон без сиңа юлда ничек йөрергә кирәклеге турында сөйләдек.  Син барысында истә калдыргансындыр.

Карлсон: Рәхмәт балалар, сез бик күп беләсез икән. Инде мин бу юл кагыйдәләрен  төгәл үтәрмен дип ышанам.

- Аңлатыгыз әле миңа,  ә менә болары нәрсәләр соң аның, ни өчен монда телефон, чәнечкеләр ясалган?

Тәрбияче : Бу юл билгеләре. Без әле бу билгеләрне балалар белән дә өйрәнмәдек. Әйдәгез хәзер бергәләп шушы билгеләрне өйрәник.

- Бу төркем билгеләрне сервиз билгеләре дип атыйлар. Алар машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә юлда ориентлашырга ярдәм итәләр, мәсәлән, ял итү урыннарының медицина пунктларыны һәм башкаларны кайда урнашуын белдерәләр. Сервис билгеләре турыпочмаклык рәвешендә һәм ачык зәңгәр төскә буялган була.

-Беренче билге: « Беренче медицина ярдәме күрсәтү» - машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә юлдан ерак түгел генә ашыгыч  медицина ярдәме күрсәтү пункты барлыгын белдерә. / «Телефон», «Туклану пункты», «Кунакханә», «Ял итү» билгеләре /.

-Әйдәгез, бу билгеләрне тагын бер кабат кабатлап чыгыйк әле. Бу билгеләр ныграк истә калсын өчен «Ясап бетер» дигән уен уйныйбыз. Хәзер мин сезгә рәсемнәрне өләшеп чыгам, сез шул билгеләрне ясап бетерергә тиеш буласыз. (балалар эшлиләр, Карлсон аларны күзәтеп йөри.)

Менә, балалар без бу биремне дә үтәдек. Инде үзебез ясаган  бу билгеләрне  Карлсонга бүләк итеп җибәрик.

Карлсон: Бик зур рәхмәт сезгә  балалар, сез мине бик күп әйберләргә өйрәттегез. Бүген алган белемнәр ярдәмендә мин Казан шәһәре урамында  курыкмыйча йөри алачакмын. Сезнең турыда  дусларыма да сөйләрмен, якын дуслар таптым диярмен.  Бүләкләрегез өчендә  рәхмәт. Мин тизрәк юлга күзгалыйм, сау булыгыз (Карлсон чыгып китә).

Тәрбияче: Инде бездә бүгенге эшчәнлегебезгә йомгак ясыйк.

- Безгә кунакка кем килде?

- Без аңа нәрсәләр турында сөйләдек?

-Нинди яңа төркем билгесе белән таныштык.

- Сезгә ошадымы?

-Сез бүген бик тапкыр, уңган булдыгыз. Сорауларыма матур итеп җавап бирдегез. Юлларда, урамнарда һәрвакыт игътибарлы булыгыз, юл кагыйдәләрен төгәл үтәгез. «Адымнар нык юллар имин булсын».

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по ИЗО "Куянга ярдәм итик"

Конспект интегрировранного занятия в средней группе музыка+ИЗО.Нетрадиционная техника рисования методом тычка жесткой кисточкой.Занятие проходит под музыку....

математическое развлечение в средней группе "Йомры икмәккә ярдәм итик"

Развлечение проводиться по сюжету сказки " Колобок". Во время развлечения дети закрепляют знания, развивается мышление, внимание. дети получают много положительных эмоций...

Адашкан балага ярдәм итик.

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү....

"Йомшаккайга ярдәм итик"

"Йомшаккайга ярдәм итик"...

"Йомшаккайга ярдәм итик"

"Йомшаккайга ярдәм итик"...

“Йомры икмәкә ярдәм итик”

Уртанчылар төркемендә математик күңел ачу...

«Карлсонга булышабыз» темасына шөгыль эшкәртмәсе

Максат: юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерү һәм үтәү; юлларда, транспортта үзенне тәртипле тота белү; юл билгеләрен искә тошерү; сойләм телен баету; игътибарлылыкны, хәтерне, уй- фикерләү сәләтен үстерү....