Алъяпкычың бизәге - нурлар сибә йөзеңә
план-конспект занятия по развитию речи на тему

Гадила Хадиулловна Хайруллина

образовательная деятельность 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл alyapkychyn_bizge_-_nurlar_sib_yozen.docx14.45 КБ

Предварительный просмотр:

Интеграллаштырылган

туган тел белән

кисеп ябыштыру эшчәнлеге

“Алъяпкычың бизәге - нурлар сибә йөзеңә”

Казан шәһәре Мәскәү районы

339 нчы балалар бакчасының

татар теле тәрбиячесе

Хәйруллина Г.Х

Алъяпкычың бизәге - нурлар сибә йөзеңә

Максат: Халкыбызның мирасын барлау, милли киемнәр белән таныштыру, балаларда милли тойгылар уяту, милли бизәкләрнең гүзәллеген, халкыбызның күңел җәүһәрләрен аларның күңелләренә җиткерү, шул бизәкләр белән кием силуэтларын бизәү.

Җиһазлар: бизәкле сандык, татар халык киемнәре, татар халкының милли бизәкләре төшкән рәсемнәр, презентация.

Эшчәнлек  барышы:

Тәрбияче (әби киемендә): Исәнмесез, балалар! Сезгә кунакка килдем әле. Хәлләрегез ничек?

Балалар: Әйбәт, рәхмәт.

Тәрбияче: Балалар, минем менә шундый матур сандыгым бар. Шунда үзем өчен кадерле булган әйберләрне саклыйм. Алар миңа яшьлегемне искә төшереп торалар. Хәзер сандыктагы әйберләр белән сезне дә таныштырасым килә. Бу безнең татар халкының милли киемнәре. Әйдәгез , бергәләп карыйк әле. (Калфак ала) Бу – калфак . Монысын мин бәйрәмнәрдә генә кия идем. Бу нәрсә соң, балалар?

Балалар: Калфак.

Бәрхетләрдән тегелгән,

Ука белән чигелгән,

Нәкышләре көмешләргә,

Алтыннарга күмелгән.

Тәрбияче: (Түбәтәй ала) Ә монысы бабагызныкы.

Балалар: Түбәтәй.

                  Балкып тора түбәтәйләр

                 Энҗе бөртекләре белән,

                 Алар монда килгән, гүя,

                Чын әкият иленнән.

Тәрбияче: (Алъяпкыч һәм күлмәк ала). Карагыз әле, бу матурлыкка .

Балалар: Алъяпкычның бизәге

                  Нурлар сибә йөзеңә

                  Чәчәк төшкән һәрбер кием

                  Килешәдер үзеңә.

Тәрбияче: (Ак чигүле яулык ала). Ак төс чисталыкны, пакълекне аңлата. Шуңа күрә без күберәк ак яулык бәйли идек. (Сөлге ала). Карагыз, нинди матур сөлге.

Балалар: Сөртенсәң – сөлге кирәк

                  Күрешсәң – сөлге кирәк.

                  Батырларга Сабантуйда

                  Бирелгән сөлге – бүләк.

Тәрбияче: (Читек ала). Мондый читекләрне кигәч, аяклар үзләреннән үзләре биеп китәләр.

Балалар: Бизәк төшкән итекләрне

                  Читекләр дип йөртәннәр.

                  Аларны татар кызлары

                  Бәйрәмнәрдә кигәннәр.

Тәрбияче: Әйе. Бу киемнәрне киеп, без аулак өйләргә, кичке уеннарга, бәйрәмнәргә бара идек. Балалар, карагыз әле бу киемнәрнең матурлыгын. Аларның һәрберсенә кешенең кул һәм күңел җылысы иңгән. Сез безнең киләчәгебез. Халкыбызның күңел бизәкләрен саклау – сезнең бурычыгыз.

Балалар: Рәхмәт, әби.

Балаларга “Милли бизәкләребез” дигән презентация күрсәтү.

Тәрбияче: Без сезнең белән татар халык киемнәрендә нинди бизәкләр кулланылганын карадык. Хәзер алдыбызда яткан камзул һәм алъпкыч силуэтларын милли бизәкләребез белән бизибез.

(Балалар өстәл артына утыралар. Алларында киемнәр үрнәге. Үзебез өйрәнгән бизәкләрне төшерик әле. Алда өйрәнгән чәчәк, яфрак бизәкләрен (ләлә, кыңгырау, йөрәк, яфрак) искә төшерәбез. Балаларга бизәк төшерелгән үрнәкләр күрсәтелә. Салмак көй астында балалар милли бизәкләр кисеп кием үрнәкләренә ябыштыралар. Бер алъяпкыч өлгесен әбигә бүләк итәләр. Тәрбияче: Рәхмәт. Сез милли бизәкләрне беләсез икән, болай булгач, мирасыбыз югалмас.

Бу бизәкләр, бу чигешләр

Килә ерак чорлардан.

Үсәр татар балалары

Илһам алып шулардан.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Итоговое занятие в старшей группе на тему: " Кояш нурлары артыннан сәяхәт"

Итоговое занятие по развитию речи в старшей группе...

"Югалган кояш нурлары" ачык эшчәнлек

Тема: "Югалган кояш нурлары"...

Конспект К. Ушинский "Иртэнге нурлар" хикәясен уку.

Данный материал предназначен обучению детей развитию речи в старшей группе...