Әйләнә-тирәдә ориентлашуны киңәйтү һәм сөйләм телен үстерү
план-конспект урока по развитию речи (младшая группа) на тему

Галимова Рима Николаевна

Тема: Курчак кунакка килде Максат: балаларда туган телгә кызыксыну тәрбияләү; үткән материалны искә төшерү; сүзлекләрен баету; сүзләрнең дөрес әйтелешенә игътибар бирү

Белем бирү эшчәнлеге: Танып белү,сөйләм үсеше; соц.-коммуникатив үсеш; физик үсеш

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл pedsovetka_zanyatie.docx20.02 КБ

Предварительный просмотр:

Әйләнә-тирәдә ориентлашуны киңәйтү һәм сөйләм телен үстерү

Тема: Курчак кунакка килде

Максат: балаларда туган телгә кызыксыну тәрбияләү; үткән материалны искә төшерү; сүзлекләрен баету; сүзләрнең дөрес әйтелешенә игътибар бирү 

Белем бирү эшчәнлеге: Танып белү,сөйләм үсеше; соц.-коммуникатив үсеш; физик үсеш

Материал: зур тартма, курчак, төрле төстәге туплар, төрле төстәге капчыклар

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче балаларга матур тартма күрсәтә

- Бу матур тартмада нәрсә бар микән, карыйбызмы? (Тартмадан бии торган курчак ала)

- Балалар, бу нәрсә? (балалардан аерым-аерым сорап чыга). Курчак нинди? (Балалар җавабы: курчак матур, сылу, тәти, зур-кечкенә)

-Курчакның исемен беләсегез киләме? (Тәрбияче курчакны колагына тери) Балалар, курчак  - Әминә исемле икән. Әйдәгез сез дә аңа үзегезнең исемнәрегезне әйтегез.

-Балалар, сез Әминә турында шигырьне хәтерлисезме?Әйдәгез әле Әминәгә сөйләп күрсәтик. (берничә бала яттан Ә.Бикчәнтәева «Туп»шигырен сөйли)

Әминә елый үкереп, тубым суга төште дип

Чү Әминә елама, туп батмый ул елгада

-Карагыз әле, балалар, Әминә тартма бн туплар алып килгән. Ул тупларны сезгә бирә. Алыгыз .

-Син нинди төстәге тупны алдың? Ә син нинди төстәге туп алдың?(Тәрбияче һәр баланың туп төсен сорап чыга)

-Әйдәгез туп  бн уйнап алыйк. (Балалар тупны ике куллап тотып астан өскә селкеп торалар, үзләре шигри юлларны кабатлыйлар: Туп-туп матур туп, Сикер-сикер матур туп. 1-2;1-2; Бу туп -минеке)

-Әйдәгез тупларны  капчыкларга салып куябыз (Балалар төсле капчыкларга туры килгән төстәге тупларны салалар)

-Балалар, бүген безгә кунакка нәрсә килде? Ул нәрсә алып килгән? Әминә сезне бик ошатты. Ул сезгә биеп күрсәтәм ди  (Курчак бии)

Сөйләм телен үстерү һәм матур әдәбият белән таныштыру

Тема: «Шигырьләр илендә сәяхәт»
Цели: повторить пройденный материал, расширить словарный запас, закрепить навыки правильного произношения слов на татарском языке. развивать мышление и внимательность, воспитать интерес к татарскому языку .

Ход занятия.
- Ребята, мы с вами сегодня поедим на паровозе по волшебной стране.
1 поляна : «Кем бу?»
Детям показываем картинки, они отвечаю на вопросы «Кем бу?» и «Как они разговоривают?»
Әтәч(кикерикүүүк)
Үрдәк (бак,бак)
Карга (кар, кар)
Едим дальше на паровозе....
2 поляна: Эксперемент с водой.
Что это, ребята, в тазике? (вода)
А по тат. “вода” как будет? (су)
Вода какая?Су нинди? (салкын) дети смотрят воду пальцами и делаю вывод какая она.
Давайте вспомним стих про холодную воду:
Менә сиңа су
Бит – кулыңны ю
Ю,ю,ю,ю,ю,
Туңдыра ич,
Салкын ич бу су!
Ай, ай, ай, ай!
Туңдырса да ю, 
Әйбәт, салкын су
Ю,ю,ю,ю,ю!!!!
Едим дальше на паровозе....
3 поляна: “Ветренная” 
-Ох, как ветер дует! Чувствуете? Давайте с ним поиграем, но с начала скажите как по тат. “ветер”(җил)
Җил исә,исә,исә
Агачларны селкетә
Җил тына,тына,тына
Агачлар бик зур була!!!
Едим дальше на паровозе....
4 поляна: “Цветок”
Смотрите , ребята, цветок хочет пить!!!Давайте польем его и вспомним стих:
-Кем утырткан бу гөлләрне?
Кем су сипкән?
-Ләлә утырткан, Ләлә су сипкән
Ул зуууур үскән.
Едим дальше на паровозе....
-Ребята, мы с вами доехали до нашей группе. Расскажите, пожалуйста, что вы видили, какие стихи читали?(подводим итог)

-----------------------------------------------------------------------------------------------------

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль: “ Татар халык авыз иҗаты белән таныштыру”.
Максат:
- Балаларны туган телне яратырга өйрәтү.
- Халкыбыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.
- Балаларны татар халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.
Сүзлек өстендә эш: бармак, чәнти, бәби.
Шәхси эш:Тагир,Данис. Максат: бармак исемнәрен кабатлау. 
Методик алым: әңгәмә, мактау, уен алымы, шигырь сөйләү.
Ярдәмлек: тартма, бармаклар, курчак Алсу,курчаклар.
Кулланылган әдәбият: 
1.Закирова К.В. Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе: методик кулланма/ К.В.Закирова, Р.Ә.Кадыйрова, Г.М.Сафиуллина.-Казан:Беренче полиграфиясе,2013.-424 б.
2. Хрестоматия "Гөлбакча”. Казан, Татар китап нәшрияты, 1990. 
Эшчәнлек барышы:Балалар урындыкта утыра.
Тәрбияче:
Балалар, карагыз әле.Безгә кунакка Алсу килгән.
Алсу: Исәнмесез, балалар.
Балалар: Исәнмесез.
Алсу: Мин сезгә матур тартма алып килдем. Анда нәрсә төшерелгән?
Балалар:Тартмага чәчәкләр, яфраклар төшерелгән.
Тәрбияче: Балалар, карагыз әле моның эчендә бармаклар бар икән. Монысы кем?
Балалар:  Монысы бабай.( һәрбер бармакның исеме әйтеп чыгыла). 
- Бу бармак- бабай,  - Бу бармак- әби. 
- Бу бармак- әти,  - Бу бармак - әни,  - Бу бармак бәби,  - Аның исеме-чәнти. 
Тәрбияче,бармакларны балалар бармагына кидертеп, уенны балалар санынча кабатлый.
Тәрбияче: әйдәгез, хезер бергәләп бастык, бергәләшеп сөйлибез.Чәп-чәп чәбәкәй, Без бит әле бәләкәй. Без акыллы, без тәтәй Тимә безгә, кәҗәкәй. 
Тәрбияче:Булдырдыгыз балалар. Безнең бит бәби курчакларыбыз бар.Аларның да сезнең кебек зур булып үсәселәре килә.Әйдәгез, аларны юатык, шатландырыйк.
Тәрбияче бер курчакны ала һәм юаткыч сөйли, “үчтеки” иттерә.
Үчтеки-үчтеки,
Үсмәгәнгә кечтеки.
Үсә-үсә зур булыр,
Бигрәк матур кыз булыр
(Бик батыр егет булыр).
Тәрбияче балалар белән уен почмагына килә, курчаклар алалар.Бергә юаткыч әйтәләр.
Алсу: Миңа кайтырга вакыт та килеп җитте. Саубуллыгыз,балалар.
Балалар: Саубул,Алсу. 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Куян кызы" (сөйләм телен үстерү, рәсем)

Максат : Балаларга әкиятнең эчтәлеген, һәрвакытта да әти-әниләрнең сүзләрен тыңларга кирәклеген аңларга булышу, тиешле интонация белән сөйләү. Төсләрне аеру, балаларның сенсор тәрбияләрен үстерү...

Сәхнәләштерү эшчәнлеге аша балаларның сөйләм телен үстерү

Сәхнәләштерү эшчәнлеген алып барганда, hәр бала үзенең кичерешләрен, тойгыларын, теләкләрен, карашларын гадәти сөйләшкәндә генә түгел, ә чит тыңлаучылар алдында күрсәтә алырлык шартлар тудырырга hәм я...

2 КЕЧКЕНӘЛӘР ТӨРКЕМЕНДӘ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ШӨГЫЛЕ. "ӘТӘЧ КУНАККА КИЛГӘН"

Занятие познавательно-речевого цикла для детей 2 младшей группы. Занятие полностью обобщает представления  детей о домашних птицах("петух"); В основном решает задачи образовательных областей "Ком...

2 кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү дәресе. "Сихерле урман"

Занятие познавательно-речевого цикла для детей 2 младшей группы.Построено в форме игры - путешествия в лес. Дети вместе с воспитателем и персонажем мишкой перемещаются(мысленно) в лес. На протяжении в...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Алтын куллар"

Занятие построено с использованием элементов  театрализованной деятельности для детей, с использованием костюмов и масок. Через  разные пальчиковые игры "Волшебные ручки",  у детей разв...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".

Тематическое занятие  для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...

2 кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү дәресе. "Сихерле урман"

Занятие познавательно-речевого цикла для детей 2 младшей группы.Построено в форме игры - путешествия в лес. Дети вместе с воспитателем и персонажем мишкой перемещаются(мысленно) в лес. На протяжении в...