2 кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү дәресе. "Сихерле урман"
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа) на тему

Закирова Ильсия Валиахметовна

Занятие познавательно-речевого цикла для детей 2 младшей группы.Построено в форме игры - путешествия в лес. Дети вместе с воспитателем и персонажем мишкой перемещаются(мысленно) в лес. На протяжении всего занятия дети закрепляют знания по экологическому воспитанию через дидактические игры "Найди свой дом", рассматривают сюжетную картину и проводят беседу про время года "Осень", вспоминают правила поведения в лесу, отгадывают загадки. На занятии используются фонограммы(пение птиц, шелест листьев, звук воды), картины из серии "Берегите природу",  мультфильм "Агачлар да авырый"(автор Закария Ахмеров). Применение мультимейдийных средств обучения, УМК, поддерживает интерес и мотивационную активность на протяжении всего взаимодействия воспитателя с детьми. занятие проводится на татарском языке.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sikherle_urman.docx24.41 КБ

Предварительный просмотр:

2 кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле

“Сихерле урман”.

Бурычлар:

1)сөйләм телен үстерү, балаларның игътибарлыгын, күзәтүчәнлекләрен арттыру, ишетү сәләтен һәм акыл эшчәнлеген үстерү.

2)балаларга йорт һәм кыргый хайваннар турында белемнәрен ныгыту, гомумиләштерү. Сүзләрне дөрес һәм ачык итеп әйтүләренә ирешү, сүзлек байлыгын үстерү һәм җөмләләрдә сыйфатларны куллануны активлаштыру.

3) сөйләм үстерү шөгыленә кызыксыну уяту, хайваннарга һәм табигатькә мәхәббәт уяту, сакчыл караш, бер-берсенә дуслык хисләре тәрбияләү.

Материал:  аю костюмы, магнитофон, фонограмма”кошлар тавышы, яфрак кыштырдавы, су тавышы”; УМК(укыту –методик комплектларын) куллану: С. М йорт һәм кыргый хайван рәсемнәре (төзүче-автор Гафарова, худоҗник Влад Семһнов), агачлар рәсеме; “тәбигатҗне саклыйк сериясеннән рәсемнәр; интерактив такта,(кояш һәм кояш нурлары), татар мулҗтфилҗм”Агачлар да авырый”(автор Зәкәрия Әхмәров),

Шөгыль барышы.

-Исәнмесез, балалар! Мин бик шат сезне күрергә. Әйдәгез әкрен генә урыннарыбызга утырыйк.(ишектә  шакыган тавыш ишетелә).

-Туктагыз әле, балалар кемдер ишеккә шакый. Ачып карыйм әле. (Ишектән аю кереп килә. (Бер тәрбияче аю костюмын кия).

-Исәнмесез! Мин балалар бакчасын эзлим. Анда балалар бик күп диделәр. Миңа бик акылы, батыр, җитез балалар кирәк. Мин дөрес килдемме? Бу балалар бакчасымы?

-Әйе, бик дөрес килден аю.Бу балалар  бакчасы, монда бик акыллы, тәртипле балалар гына.

-Мин аю, зур урманыбызның хуҗасы булам. Минем урманда зур кайгы(елый). Хәйләкәр, алдакчы төлке безнең урманны сихерләде. Хәзер урманда бик ямьсез, күңелсез. Кошлар да сайрамый, бөтен җир тынып калды. Урман янадан терелсен өчен миңа бик күп биремнәр чишәргә кирәк, мин үзем генә булдыра алмыйм шул, шуңа күрә сезнең яныгызга ярдәм сорап килдем.

-Нәрсә, балалар булышабызмы аюга?(Әйе).

Алайса вакытны әрәм итмик. Әйдәгез, урындыклар янына басыйк, күзләребезне йомыйк һәм тылсымлы сүзләрне әйтик.

”1,2,3, - бездә дуслык, бездә көч.

-Ачыгыз күзләрегезне.Менә, балалар, без урманга да килеп җиттек. Нинди урман соң бу? Ничек монда күңелсез, ничек караңгы. Кошлар тавышы да ишетелми, агач, үләннәр дә селкенми, бөҗәкләр дә бызылдамый. Урманга тизрәк ярдәм итик, балалар. Һәр биремне үтәгән саен безнең урманыбыз яктырып барыр.

1 бирем(аю пышылдап утыра)

-Син нәрсә сорыйсын аюкай? Хәзер нинди ел фасылы дисеңме? Балалар, булышыйк әле, искә төшерегез хәзер нинди ел фасылы?

-Көз.

-Ни өчен шулай уйлыйсыз?(җаваплар).

-Дөрес, балалар  хәзер урамда салкынайды, кояш күп җылытмый, күк йөзен болыт каплый. Яфраклар саргайган һәм җиргә коелалар, кешеләр җылы киенәләр). (интерактив тактада көз слайдлары)

Тәрбияче: Яфраклар тагын нинди төскә керәләр?

-кызыл, кызгылт-сары, көрән.

-Ә җәй көне нинди булалар?

-Яшел.

-Көз көне үләннәр нишли?

-Саргая, кибә.

- Көз көне  әле кешеләр бакчалардан, кырлардан өлгергән унышны җыеп алалар. Безнең кыяр, кишер, помидор, кәбестә, чөгендер, бәрәңге өлгерә. Аларны бөтенесен дә яшелчәләр дип атыйлар, чөнки алар бакчада үсә, кешеләр аларны җыялар.

-Балалар, ә быел көз нинди?(җылы, матур, кайчак яңгыр да ява).

Аю: Әйе мин искә төшердем, хәзер көз фасылы, шуңа күрә бу минем көзге урман була.

-Менә. Балалар, без беренче биремне үтәдек, көз турында сөйләдек. Шуңа күрә безнең урманыбызда беренче кояш нуры чыгып килә

.(Тактага 1 нче кояш нуры куела).

2 бирем.

Аю: Беләсезме минем көзге урманда бик күп көзге яфраклар бар. Мин сезгә аларны хәзер бүләк итәм.(чыгара,ләкин бирми, тагын аю күңелсезләнә).

-Нәрсә булды аю, нишләп яфракларны бирмисен?

Аю: Төлке бит бөтен минем урман җәңлекләрен сихерләде, алар үз исемнәрен дә онытканнар. Ә бу яфраклар миңа булышырлар иде.

-Бир әле, аюкай, яфракларынны карыйм әле. Монда бит җәңлекләр турында табышмаклар язылган. Хәзер без балалар белән аларның җавапларын табарбыз һәм җәңлекләргә ярдәм итәрбез.

-Балалар, әйдәгез утырыйк урман аланына. Тыңлагыз мин табышмак әйтәм, ә сез җавабын табарсыз.

1)Алгы тәпие кыска, чабарга ул бик оста. Соры тунын сала да, ак тунын кия кышка. –Нәрсә ул, балалар? Нәрсә безнең бик тиз чаба, кишер дә ярата әле ул. Бик дөрес, ул куян.

2)Сорыдыр төсе, үткендер теше, урманда йөри, бозаулар эзли.Нәрсә ул, балалар? Кем безнең соры төстә, бик усал, зур, очлы тешләре бар?

-Бик дөрес ул бүре.

3)Җәен урманга патша, кышын кардан да аста

-Бу нәрсә балалар? Кем безнең урманга хуҗа?

-Бик дөрес, ул бит безнең аю, урман хуҗасы.

-Булдырдыгыз балалар. Сез табышмакларга җавапларны дөрес әйттегез һәм җәңлекләргә ярдәм иттегез. Әнә урманда 2 нче кояш нуры да чыгып килә.

3 бирем.

-Безнең бөтенесе дә килеп чыга. Карагыз әле, балалар., бу төлке бөтен җәңлекләрне бутап бетергән. Бу урманда өй һәм кыргый хайваннар бергә яши.Әйдәгез, без аларны үз өйләренә дөрес урнаштырыйк. Йорт хайваннарын йорт янына куярбыз, ә кыргый хайваннарны урман рәсемеянына. Кояш нурлары тизрәк чыксын өчен аларга ягымлы итеп эндәшик.(аю-аюкай, песи-пескәем, куян-куякаем һ.б.)

(Балалар җәңлекләрне йорт һәм кыргый хайваннарга бүләләр. УМК куллану җәңлекләр рәсемнәре).

-Булдырдыгыз, балалар. Без җәңлекләргә үз өйләрен табарга булыштык, аларга ягымлы итеп эндәштек. Менә 3 нче  кояш нуры да чыгып килә, урман да яктыра башлады.

4 бирем.

Балалар, без әзрәк ардык,ял итеп алыйк. Аюкай, кил әле безнең яныбызга, безнең белән уйнап ал, сиңа да күңеллерәк булыр.

Физкультминутка “Куянкай”

Ак куянкай утырган, колакларын селкетә,

Менә шулай, менә шулай, колакларын селкетә(кулларын колак буена куеп, селкетәләр).

Куян туңа башлагач, аякларын җылыта(кулларны алга сузып, аякларын бер-берсенә бәрәләр)

Менә шулай, менә шулай, аякларын җылыта.

Куян һаман да туна, сикергәләп тә куя(сикерәләр)

Менә шулай, менә шулай сикергәләп тә куя.

Кемдер аңы өркетте, ул урманга элдертте(урыннарына йөгерәләр)

Нинди матур, җитез куяннар. Карагыз, балалар тагын бер кояш нуры чыгып килә.

5 бирем

-Балалар, килегез әле монда, урман аланында зур рәсем калдырганнар.

-Карагыз әле бу рәсемгә. Алмаз, син нәрсәләр күрәсен?(Малай агач ботагын сыендыра).

-Алай эшләргә ярыймы, балалар?(юк)

-Ни өчен?(агачларга авырта; алар бик матур).

-Фәрит, ә син нәрсә рәсемдә күрәсен?(малайлар бөҗәкләрне таптый)

-Балалар, бөҗәкләрне таптарга ярыймы?(юк)

-Ни өчен?(аларга авырта; аларның яшисе килә).

-Балалар, мин сезгә безнең табигатебез турында бер шигырь сөйлим, тыңлап карагыз әле.

“Бик күңелле безнең урманда, табигать кочагында

Менә шуны истә тоту, кирәктер шул чагында

Агачларны сындырмагыз, кош оясын ватмагыз

Суларны да пычратмагыз, пыяла чүп атмагыз

 Табигать ул безнең – әни, табигатьне саклагыз.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез без сезнең белән безнең табигатебезнең матурлыгы, аны  ничек сакларга кирәклеге турында, бер татарча мультфильм карыйбыз. Аның исеме “Агачлар да авырый”,- дип атала.(автор Зәкәрия Әхмәров).  

Аю: мин барысын да аңладым. Бик зур рәхмәт сезгә, балалар. Сез миңа урманда, табигать  кочагында  үз-үзенне ничек тотарга икәнен искә төшерергә ярдәм иттегез.

(Урман тавышлары фонограммасы яңгырый – зур кояш рәсеме чыга.)

-Балалар, без бөтен биремнәрне дә үтәдек, тырыштык. Карагыз урман ничек яктырды, нинди күңелле монда. Без урманыбызны сихердән коткардык. Кошлар тавышы ишетелә, җирдә яфраклар кыштырдый.

(Кошлар тавышы, яфраклар кыштырдавы, аккан чишмә суы тавышлары фонограммасы).

Аю: Рәхмәт сезгә балалар. Сез минем урманны коткардыгыз.

-Аюкай без сиңа булыштык,ә хәзер безгә балалар бакчасына кайтырга кирәк.

Аю:Рәхмәт минем нәни дусларым, минем урманга тагын кунакка килегез. Сау булыгыз.

-Балалар, әйдәгез күзләрне йомыйк һәм безнең тылсымлы сүзләрне искә төшерик.

”1,2,3, - бездә дуслык, бездә көч”.

-Балалар, без сезнең белән кайда булдык?(урманда, аю янында)

-Без урманда нишләдек?(аюга булыштык, биремнәр чиштек, рәсем карадык, уйнадык).

-Бөтен биремнәрне дә үтәгәч, сез нәрсә ишеттегез?(кошлар тавышын, яфрак кыштыртаганын).

-Әйе, балалар, урман уянды, бөтен җәңлекләр, кошлар җаңланды. Кояшыбыз да яктырак яна башлады.

-Сез, балалар, бик актив булдыгыз. Бөтен биремнәрне дә үтәдегез, Әйдәгез, түгәрәккә басып, бер-берегезнең кулын тотыгыз; сез иптәшләрдән килгән җылыны тоясызмы? Сезне кояш җылыта дип хис итегез.

Ә хәзер кулларыбызга тотынышып әкрен генә “Без уңганнар”,- дип әйтик.

Ә хәзер катырак“без уңганнар”,- дип әйтик, тагын да катырак  әйтик”Без булганнар”.

Дәрес тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2 КЕЧКЕНӘЛӘР ТӨРКЕМЕНДӘ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ШӨГЫЛЕ. "ӘТӘЧ КУНАККА КИЛГӘН"

Занятие познавательно-речевого цикла для детей 2 младшей группы. Занятие полностью обобщает представления  детей о домашних птицах("петух"); В основном решает задачи образовательных областей "Ком...

2 кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү дәресе. "Сихерле урман"

Занятие познавательно-речевого цикла для детей 2 младшей группы.Построено в форме игры - путешествия в лес. Дети вместе с воспитателем и персонажем мишкой перемещаются(мысленно) в лес. На протяжении в...

2 КЕЧКЕНӘЛӘР ТӨРКЕМЕНДӘ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ШӨГЫЛЕ. "ӘТӘЧ КУНАККА КИЛГӘН"

Занятие познавательно-речевого цикла для детей 2 младшей группы. Занятие полностью обобщает представления  детей о домашних птицах("петух"); В основном решает задачи образовательных областей "Ком...

Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты )

Эшчәнлек барышы. Тема: “ Йорт хайваннары “ Бурычлар:Танып белү. 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; 2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 3. йорт хайваннарына кар...

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль: “ Татар халык авыз иҗаты белән таныштыру”.

  Максат:- Балаларны туган телне яратырга өйрәтү.- Халкыбыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.- Балаларны татар халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.Сүзлек өстендә эш: бармак, чәнти,...

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү һәм рәсем буенча шөгыль: “Алсуга муенса”.

Максат:- Балаларны туган телне яратырга өйрәтү.- Халкыбыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.- Балаларны татар халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.-Танып белүгә кызыксындыру.-Актив булу,бер берс...