«Друзья волчонка» - сценарий для театра
план-конспект занятия по развитию речи

«Друзья волчонка» - «Бүре баласының дуслары»

Сценарий театра для детей подготовительного дошкольного возраста на татарском языке.

Цель: формирование ответственного отношения к природе.

Действующие лица: волчонок, ёжики, лягушки, птицы, 2 сороки.

Оборудование: макеты деревьев, «озеро», гнездо, пень, зеленая лужайка для ежиков, кулечки-гостинцы, капкан-сеть, черный пакет.

Предварительная работа: беседа о лесе, о животных, о «докторах» леса.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл druzya_volchonka_-_stsenariy_dlya_teatra.docx16.74 КБ

Предварительный просмотр:

Ефремова А.Н

Воспитатель высшей квалификационной категории

МБДОУ №24 «Васильки» ЗМР РТ

«Друзья волчонка» - «Бүре баласының дуслары»

Сценарий театра для детей подготовительного дошкольного возраста на татарском языке.

Цель: формирование ответственного отношения к природе.

Действующие лица: волчонок, ёжики, лягушки, птицы, 2 сороки.

Оборудование: макеты деревьев, «озеро», гнездо, пень, зеленая лужайка для ежиков, кулечки-гостинцы, капкан-сеть, черный пакет.

Предварительная работа: беседа о лесе, о животных, о «докторах» леса.

Ход:  

Урман күренеше: керпеләр йорты, бакалар яши  торган күл, кошлар яши торган зур агач. Арткы планда- төп башында бүре баласы утыра. Саесканнар очып чыга.

1 саескан: Тыңлагыз, тыңлагыз,

Ишетмичә калмагыз,

Урманда бер хәл булган,

Бар җәнлек хәйран калган.

2 саескан: Явыз бүре гаиләсендә,

                  Үсә бүре баласы,

                   Урманга уйнарга чыкса,

                   Куркып кача барчасы.

Бию көе яңгырый, барлык катнашучылар бергә бииләр. Бию тәмамланганда, яннарына шаян бүре балаласы чыга. Җәнлекләр үз өйләренә кереп качалар. Бүре балалсы  моңсулана, төрле якка карый, уйнарга дус табылмый. Якында гына яткан тупны алып уйнап ала. Ләкин аңа күңелсез.

Бүре баласы: Өлкән бүреләр  гел әйтә:

                       Усал булып үс, әйдә.

                       Урмандагы бүреләргә,

                      Усаллык бик килешә.

                      Усаллык килешә, - диеп,

                      Ялгыз йөрисем килми,

                      Уйнар идем дуслар белән,

                      Ник шуны зурлар белми.

Бүре баласы арткы планга, агач төбенә утыра. Шулвакыт керпеләр чыгалар. Керпеләр күмәк бию башкаралар.  Ахырда алар – җәтмәгә эләгәләр. Елашып утыралар. Саесканнар очып уза.

1 саескан: Тыңлагыз, тыңлагыз,

                  Ишетмичә калмагыз.

2 саескан: Керпеләрнең хәле авыр,

                  Коткармыйча калмагыз.

Барлык җәнлекләр куркып калалар. Бүре баласы як-ягына карана.

1 керпе: Матур гына йөрдек без.

2 керпе: Эләктек тик капкынга.

3 керпе: Кемнәр куйган  капкын безгә,

4 керпе: Бик борчылыр әни дә.

Бүре баласы урман аланыннан йөгереп уза, керпе балалары янына килә. Керпеләр куркышып кала.

1 керпе: Тимә син  безгә бүре.

2 керпе: Без бит зыян салмыйбыз,

3 керпе: Бик көтәдер әниебез.

4 керпе: Без ничек котылырбыз.

Бүре баласы: Борчылмагыз керпеләр,

                       Үзем коткарам сезне.

                       Дуслар булыйк әле әйдә,

                       Тимим берегезгә дә.

Бүре баласы керпе балаларын коткара,  өйләренә озата.

1 саескан: Тыңлагыз, тыңлагыз.

                  Ишетмичә калмагыз.

2 саескан: Су буендагы бакалар,

                  Карагыз, елашалар.

Күл тирәли бакалар тезелешеп утырган. Күлгә чүп-чар атылган. Бүре баласы килеп бакаларны тыңлап тора.

1 бака: Кем белер безнең хәлне.

             Кем килеп күрер күлне:

2 бака: Чүп-чар ята күрегез,

             Без бит анда яшибез.

3 бака: Тагын яши балыклар,

             Вак балыклар, бар зурлар.

4 бака: Кем чистартыр, кем саклар,

            Бу күлне, безнең өйне.

Бүре баласы зур кара пакет алып килеп, күлне -чистарталар. Бакалар сөенешә.

Барлык катнашучылар уенга чыгалар, бергә сөйлиләр:

              Чиста булса урманда,

              Яшиләр анда бар да,

              Исемен әйт җәнлекнең,

              Шундук үзен күрерсең.

Бүре баласы: Тиен! (яки башка җәнлекне әйтә)

Балалар барысы да тиен булып йөриләр. Көй туктагач, Бүре баласы иң матур тиенне күрсәтә, ул бала уртага чыга, уен шулай дәвам итә. Уен беткәч, үз “өйләренә” таралышалар. Шулчак әнкә кош елый башлый. Кошчыклар оядан егылып төшкән икән. Түбәндәге сүзләрне әйтеп, арлы-бирле очыналар.

Әни кош: Бичара кошчыкларым,

                  Ничек кенә саклармын.

Әти кош: Кошчыклар оча белми,

                 Җирдә ерткычлар йөри.

Әни кош: Без бит урман сакчылары,

                 Бөҗәкләрне ашыйбыз.

Әти кош: Агачлар корымасын, -дип,

                Бер корт та калдырмыйбыз.

1 саескан: Тыңлагыз, тыңлагыз.

                  Ишетмичә калмагыз.

2 саескан: Агачтан егылып төшкән,

                  Матур, нәни кошчыклар.

Бүре баласы кошлар янына килә. Кошлар куркып калалар.

Бүре баласы: Курыкмагыз кошкайлар,

                       Мин һич тә тимәм сезгә,

                       Дус булыйк, тату яшик,

                       Урманда бергә-бергә.

Бүре баласы кошчыкларны ояга алып куя. Өенә кайтып китә, көй яңгырый.

Бүре баласының туган көне. Моңсу гына утыра.

1 саескан: Тыңлагыз, тыңлагыз.

                  Ишетмичә калмагыз.

2 саескан: Бүре баласының туган көне,

                  Ялгыз утыра, карагыз.

Дәртле көй астында барлык катнашучылар, күчтәнәчләр алып,  бүре баласы янына киләләр.

Бергә: Курыкмыйча коткардың,

            Безне күп бәләдән син.

            Яшел урман, яшел бишек,

            Гомер буе яшәсен.

Күмәк бию белән тәмамлана.

                 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий досуга "Театр.Открытие недели Театра"

Цель: воспитывать у детей интерес к театральному искусству.Задачи:1. Познакомить и расширить представление детей о понятии "Театр"2. Дать представление о разных видах театра....

Сценарий кукольного театра по ПДД для детей старшего дошкольного возраста "Приключения друзей в городе"

Цель мероприятия:Закрепить представления детей о назначении светофора, о его сигналах.Задачи:Продолжать развивать знания детей о правилах дорожного движения.Формировать навыки безопасного перехода чер...

Сценарий кукольного театра в детском саду. Средний возраст " Сказка о том ,как друзья - зверята помогли зайцу"

Сценарий кукольного театра в средней группе. "Сказка о том, как друзья - зверята помогли зайцу."...

Кукольный театр. Сценарий кукольного театра "Как Медведь Новый год встречал!".

Кукольный театр для детей младшего и среднего дошкольного возраста. Подготовила и провела музыкальный руководитель Фомина Светлана Викторовна 29.01.2021г....

Сценарий кукольного театра «Сказка о том, как друзья – зверята помогли Зайцу»

Для показа сказки используются куклы: Заяц, Лиса, Медведь, Петух....