“Мин яратам сине, Татарстан!”
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа)

Сабирзянова Лейсан Миннехановна

Предварительный просмотр:

Конспект:   “Мин  яратам сине,  Татарстан!”

Мәктәпкә  әзерлек төркеме өчен  белем бирү эшчәнлеге конспекты.

 

Программа эчтәлеге:

Тәрбия бурычы: туган илне ярату, аның белән кызыксыну, туган илгә тугрылык сыйфатлары, туган җиребезгә,  телебезгә, милли уеннарыбызга  мәхәббәт тәрбияләү.

Сөйләм үстерү бурычы: балаларның хәтерен, логик фикерләү сәләтен, кызыксынучанлыкларын үстерү, тәрбияченең сорауларына тулы җавап алырга, диалогик сөйләмне үстерерү.

Белем бирү бурычы: Туган илебез – Татарстан, Татарстанның башкаласы Казан, туган җиребез Теләче  турындагы белемнәрен системалаштыру.

Сүзлек эше: башкала, һәйкәл, манара.

Метод һәм алымнар: сорау, балаларның җавабы, күрсәтү.

Алдан эшләнгән эш: туган ил турында шигырьләр уку, слайдлар әзерләү,орнамент-трафаретлар кисү.

Материал һәм җиһазлар: ИКТ куллану, уен өчен түбәтәй.

Шөгыль  барышы:

Балалар кергәндә үк исәнләшәләр кунаклар белән.

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар!

Балалар: Исәнмесез!

Тәрбияче: Ничек хәлләрегез?

Балалар: Әйбәт, рәхмәт! Ә сезнең ничек хәлләрегез?

Тәрбияче: Бик яхшы, балалар, рәхмәт! Әйдәгез әле түгәрәккә басып,  бер-беребезгә хәерле иртәләр телик әле.

Хәерле иртә сина!

Хәерле иртә сиңа!

Хәерле иртә барыбызга да!

Тәрбияче: Сез кайсы балалар бакчасына йөрисез әле?

Балалар: Без 3 номерлы балалар бакчасына йөрибез.

Тәрбияче: Кайсы төркемгә йөрисез?

Балалар: Без мәктәпкәчә әзерлек төркеменә йөрибез.

Тәрбияче: Беләсезме, балалар, буген иртә белән сезнең  төркемгә кергәндә мин нәрсә күрдем?  Сезнең төркемнең ишегенә бер хат кыстырып киткәннәр. Конвертка  “Теләченең 3 номерлы балалар бакчасының мәктәпкәчә әзерлек төркеме балаларына” дип язылган.  Конвертта нәрсә икәнен  беләсегез киләме?

Балаларның җаваплары.

Тәрбияче: Әйдәгез әле утырышыйк. Хәзер мин  конвертны ачам (Конвертны ача). Монда  флешка белән нидер җибәргәннәр.

Балалар җаваплары.

Тәрбияче: Ниләр җибәрделәр икән? Карап алыйк әле, әйдәгез.  

Казан турында презентация карый башлыйлар.

Тәрбияче: Балалар, бу кайда? Нинди җир бу?

Балаларның җаваплары.

Тәрбияче: Ә сезнең Казанда булганыгыз бармы?  

Балаларның Казан шәһәре, андагы истәлекле урыннары  турындагы фикерләрен тыңлау.

Тәрбияче: Балалар, Казан шәһәре  кайсы Республиканың башкаласы икәнен   беләсезме?

Балаларның җаваплары.

Тәрбияче: Әйе, дөрес әйттегез. Татарстан Республикасы  ул бик зур. ТР сы  күп кенә районнардан тора.  Без яши торган район ничек атала? (Теләче районы) Тагын нинди районнарны беләсез? (Балалар районнарны атыйлар) Сез ничек уйлыйсыз, балалар, Татарстан Республикасында нинди халыклар яши икән?

Балаларның җаваплары, фикерләре.

Тәрбияче: ТР да кайсы халыклар күбрәк яши: татарлармы, руслармы? Балалар үзләренең фикерләрен җиткерәләр.

Тәрбияче: Татарстанда яшәүче  барлык  халыкның яртысыннан күбрәген татарлар, аннан кала руслар, чуашлар  һ.б  халыклар  тәшкил итә. Татарлар нинди баш киеме киеп йөриләр әле?

Балалар җавабы.

Тәрбияче: Әйдәгез әле  “Түбәтәй” уены уйнап алыйк.

“Түбәтәй”  уены уйнала.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле без дә җавап  хаты  җибәрәбез. Сез Теләченең кайсы урыннары  турында сөйләр идегез?

Балаларның фикерләре.

Тәрбияче рәсемнәр (слайд) күрсәтә. Шулар буенча  4- 5  бала сөйли.

Тәрбияче: Афәрин, балалар, булдырдыгыз! Сезнең сөйләгәннәрегез буенча мин дә фоторәсемнәр әзерләп куйдым. Аларны  җибәрәсе генә калды. Режим вакытларында без бергәләп  электрон  хат итеп җибәрербез.

Йомгаклау.

Тәрбияче:  1. Балалар бүген  сез нинди яңалыклар белдегез? (Җаваплар).

2.Нинди яхшы эш эшләдегез? (Җаваплар).

3. Сез бу турыда кемнәргә сөйләрсез?  (Җаваплар).

-Балалар, сез барыгыз да бик тырышлар, акыллылар. Барлык  сорауларга да төгәл итеп җавап бирдегез, актив  булдыгыз, теләп  катнаштыгыз.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мин яратам сине-Татарстан

Материал "Мин яратам сине -Татарстан"провели в старших группах.Праздник к 1000 летию Казани,к дню города посвещен.Опуликован в Республиканской издательстве.Полностью авторская-своя разработка....

Проект "Яратам мин сине, Татарстан!"

Данный проект освещает тему родной республики, помогает развить в детях любовь к Родине, углубляет их знания в области символики Татарстана, национальных игр и национальных татарских музыкальных инстр...

презентация " Мин яратам, сине Татарстан"

Создавая данную презентацию я хотела познакомить детей с достопримечательностями города Казани....

Сценарий фестиваля "Мин яратам, сине Татарстан!"

Сценарий детского фестиваля "Мин яратам, сине Татарстан!"...

Мин яратам сине, Татарстан

Мәктәпкә әзерлек төркемендә катнаш белем бирү эшчәнлеге...