Мин яратам сине-Татарстан
методическая разработка по развитию речи (старшая группа) на тему

Миргалимова Регина Габтеразаковна

Материал "Мин яратам сине -Татарстан"провели в старших группах.Праздник к 1000 летию Казани,к дню города посвещен.Опуликован в Республиканской издательстве.Полностью авторская-своя разработка.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Праздник 20.97 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                Миргалимова Регина Габтеразаковна

                                        МАДОУ № 100 « Алтын каурыйлы                          

                                         кош» балалар бакчасы

                                                          татар теленә өйрәтү тәрбиячеләре

        Тема: “Гүзәл җирем минем –Татарстан “

                              (зурлар төркеменә йөрүче балалар өчен)

Максат:Балаларда  Идел буена урнашкан гүзәл җиребез Татарстан ,аның халкы,йолалары ,яшәеше,зур эшләре һәм үзебезнең шул дәүләтнең кечкенә шәхесләре икәнебезне аңлату,кызыксыну уяту.

Бурычлары:

-кечкенәдән үзебез яшәгән башкалабыз-Татарстанның гүзәллеген күрә белү,тату яшәү рәвешен аңлау,җанга якын бәйрәмнәренә соклану  уяту,әхлаки-патриотик шәхес тәрбияләү ;                                            

-уздырылган кичә балаларда: “Минем дә Татарстан башкаласы-Казанга кунакка барасым килә”дигән уй аша- аралашу ,бәйләнешле сөйләмне үстерү һәм әти-әниләренә сорау бирерлек ситуация тудыру;

-Идел буе дәүләтенең  урнашу урынын якынча күзаллау,башкалабыз Казан  шәһәре турында белемнәрне үстерү.

Җиһазлар һәм күрсәтмәлелек:

Техник чаралар:магнитафон,интерактив такта,ноутбук

Дидактик материал:Татарстан рәсеме сурәтләнгән төсле картина,Казан шәһәре Һәм Кол шәриф мәчете фотосы,Татарстан картасы,Идел елгасы күренеше,төрле милли ризыклар ,йолалар  турында күрсәтмәлелеге.        

Залның бизәлеше:Чиккән сөлге ,милли киемнәр,түбәтәй,калфак,намазлык, коран китабы,салават күпере төсләрендә шарлар ,дәүләт флаглары.төсле картиналар,Татарстан картасы,глобус

Балалар белән алдан эшләү юнәлеше:шигырьләр өйрәнү,җыр сүзләрен тыңлау,милли киемнәр белән танышу,уеннар уйнау,эшчәнлек барышында видео-сюжетлы клиплар карауны оештыру.

Төркем тәрбиячеләре һәм музыка хезмәткәрен әзерләү:җыр сүзләрен бергәләп өйрәнү,Татарстан турында төркемнәрдә рәсемнәр ясау,милли биюләр белән танышу.

        Бәйрәмнең барышы:

1нче алып баручы:Һәр халыкның үзенә кадерле булган туган иле була.Менә шундый  соклангыч ил- югары сәнгатьле,тормыш кагыйдәләре, борынгыдан килгән йола һәм бәйрәмнәре,зирәк кешеләре -ул безнең Татарстаныбыз!

2нче алып баручы:Әйе, без сезнең белән менә шул матур,бай ,исламлы һәм дини җиребез- гүзәл Казан шәһәре җирлегендә яшибез,эшлибез.Балалар, ягез әле  халкыбызныж яраткан җырчысы Салават Фәтхетдинов башкаруында “Мин яратам сине Татарстан”җырын тыңлап китик.

Интерактив тактада Салават Фәтхетдинов башкаруында “Мин яратам сине Татарстан”җырының клибын карау.                                                  

1нче алып баручы:Без сезнең белән шундый искиткеч балалар бакчасына йөрибез.Безгә аны Татарстан хөкемәте  бүләк итте .Ул “Бәләкәч”дип исемләнгән программа буенча төзелде.

Булат:

Президентыбыз бүләк итте    

“Бәләкәч”программасы

Шундый күп бакчалар белән

Шәһәребез гөрләп торсын.

Язгы кояш кебек балкый,

Балаларның йөзләре ,

“Зур рәхмәт бәләкәчкә”

Бу сабыйлар сүзләре.                                           (Миргалимова Р.сүз)        

Зәринә:

Идел ярларына нурлар сибеп,

Матур булып ата бездә таң.

Таң шикелле якты туган илем,

Бәхет биргән җирем –Татарстан.        (Зәйнәшева Г.сүз)

2нче алып баручы:Бу ел безнең Татарстан җирлегендә - “Тарихи –мәдәни һәм изге Коран “елы дин игълан ителде.Балалар , борынгыдан безнең әби-бабайларыбыз исламлы,шәфкатьле һәм бик мәдәни кешеләр булганнар.Бик иртә торып намазын укыган,начар гадәтләрдән ерак торган,кечкенәдән ислам тәрбиясе алган .Без дә шул тәртипкә тугры калып, бик эчтәлекле шигъри юллар тыңлыйк.

Аяз:

“Бисмилләһир-рәхмәнир-

Рахим!”-диеп кенә,

Намызлыгын идәнгә

Пөхтәләп җәеп кенә,

Бабам укый намазны          

Кәләпүш киеп кенә.                                  (Р.Бәшәр сүз)

1нче алып баручы:Балалар без сезнең белән шөгыльләрдә рәхәтләнеп уйный торган “Түбәтәй”уенын да уйнап алыйк әле.

        Балалар түгәрәккә басалар, түбәтәй киеп, җырны җырлыйлар һәм җыр туктагач түбәтәй кемдә кала, шул бала нинди дә булса бер һөнәрен күрсәтә.

Түп-түп,түбәтәй,

Түбәтәең укалы!

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.

1нче алып баручы:Хәзер без сезнең белән интерактив тактала сурәтләнгән Татарстан картасы буйлап тиз генә сәяхәт итеп алыйк.Безнең гүзәл илебез зур сулы Идел ярлары буйлап урнашкан.Анда татарлар һәм рус халыклары гына түгел ,ә төрле милләт халыклары да бик  тату яши. Мәсәлән , марилар, керәшеннәр,удмуртлар.башкортлар һәм башка милләтләр дә бар.

     Берничә бала төрле милли киемнәрдән киенеп, залга керәләр :һәрбер милли киемле бала ,шул милләтнең көен ишетеп, бер хәрәкәтен күрсәтә.

2нче алып баручы:Менә шундый матур,югары сәнгатьле,тырыш халыклар яши безнең гүзәл Татарстаныбызда!

Альберт:

Дөньяда иң-иң матур ил

Ул- минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел

Ул минем туган телем.

Туган телемдә сөйләшеп ,

Яшим мин туган илдә.

“Туган ил”дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.                                          (Э.Мөэминова сүз)

1нче һәм икенче алып баручы:Балалар әйдәгез әле бергәләп,татарча ягымлы итеп “Мин яратам сине Татарстан “дип әйтәбез!Зур рәхмәт.

2нче алып баручы:Без сезнең белән бергәләп магнтофон тасмасындагы көйгә кушылып ,К.Булатова сүзләренә  Р.Нәгыймов иҗат иткән.”Шушы яктан ,шушы туфрактан без” дип исемләнгән бик күңелле җырны бергәләп җырлап китик әле:

Шушы яктан ,шушы туфрактан без

Китә калсак үзгә бер якка,

Таллар  җырлап ,чишмәләре чыңлап

Өякеләр җырлап озата.

        Шушы яктан ,шушы туфрактан без,

                      Читтә йөрсәк-шуңа күрәдер,

                       Чишмә чыңлап,өянкеләр елап,

                       Таллар җырлап төшкә керәдер.

Залда Татастан флагы һәм гербы сурәтләнгән күренешне ,Кол шәриф мәчете Казан шәһәренең истәлекле урыннарын интерактив тактадан карау.

1нче алып баручы: Менә шундый гүзәл,зур.пөхтә һәм искиткеч безнең туган илебез-Татарстаныбыз.Балалар,без сезнең белән шул матурлыкны саклыйк,акыллы,тырыш,әхлакый-патриотик тәрбияле кешеләр булып үсик.Әзерләгән иртәбез тәмам,һәр иртәбез якты булсын.Без сезнең белән шөгыльләребезне:”Кояшлы иртә кебек “дип башларлык булса иде.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халкының “Кем нәрсә ярата” әкиятенә ияреп икенче кечкенәләр төркемендә әкият сәхнәләштерү.

 Җиһазлау:ишегалды күренеше, матур бизәкле йорт, агачлар, эскәмия.  Катнашалар: балаларның барсында катнаштыру исәбе белән әзерәк өстәмәләр кертелде. Әби,песи-мыраубикә,әтәч-кикрикүк,...

Проект "Яратам мин сине, Татарстан!"

Данный проект освещает тему родной республики, помогает развить в детях любовь к Родине, углубляет их знания в области символики Татарстана, национальных игр и национальных татарских музыкальных инстр...

Дидактическое игровое пособие «Кем нәрсә ярата?».

Дидактическое игровое пособие«Домашние животные и птицы».(пособие, способствует формированию у детей правильного звукового анализа слова)   АннотацияДанная дидактическая игра...

презентация " Мин яратам, сине Татарстан"

Создавая данную презентацию я хотела познакомить детей с достопримечательностями города Казани....

Сценарий фестиваля "Мин яратам, сине Татарстан!"

Сценарий детского фестиваля "Мин яратам, сине Татарстан!"...

Мин яратам сине, Татарстан

Мәктәпкә әзерлек төркемендә катнаш белем бирү эшчәнлеге...

“Мин яратам сине, Татарстан!”

ldquo;Мин  яратам сине,  Татарстан!&rdquo...