Сөйләм телен үстерү.
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа)

Зарипова Гулия Наилевна

Тема: А. Алиш  “Керпе туны” әкиятен сөйләү.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Зарипова Г.Н.

Эшчәнлек. Сөйләм усеше. Сөйләм телен үстерү.

Тема:   А. Алиш  “Керпе туны” әкиятен сөйләү.

Эшчәнлекнен формасы: уен, диалог, күзәтү.

Эшчәнлекнен төре: яңа материалны өйрәнү, тәҗрибәне беркетү.

Максат: Балаларны әсәрнең эчтәлеге белән таныштыру.

Бурычлар: 1.  Балаларны әсәрнең эчтәлеге белән таныштыру, сорауларга дөрес җавап бирү осталыгын камилләштерү;  тәрбияче артыннан аерым сүзләрне, фразаларны кабатларга мөмкинлек бирү.

2. кабул итүне, хәтерне, игътибарны, сорауларга тулы җомләләр белән җавап бирү осталыгын үстерү.

3. Әкиятләргз уңай караш тәрбияләү.

Җиһазлар: әкиятнең эчтәлеге буенча сюжетлы рәсемнәр .1. җәй-җәнлекләр күлмәкчән йөриләр;

2.кыш килгән, аю – тиреләр кайтарткан; 3. Керпе туннар тегә; 4. Керпе күлмәгенә энәләр кадый; 5. Керпе өнендә йоклый.

Эшчәнлек барышы.

1. Кереш.

Балалар кулга-кул тотынышып түгәрәккә басалар.

Чиратлап бер- берсенең кулын кысалар һәм “Исәнме (бала исеме әйтә)! Мин сине күрүемә бик шат!”

Урыннарына утыралар, тәрбияче биргән сорауларга җавап бирәләр.

Тәрбияче. Балалар, нинди бәйрәм якынлаша?

Балалар: Яңа ел бәйрәме

Т. Без сезнең белән бу бәйрәмне түземсезлек белән көтәбез. Урман җәнлекләре дә Яңа елга килергә әзерләнәләр икән. Балалар, сез урманда яши торган нинди җәнлекләрне беләсез?

Б. Балаларнын җаваплары.

Т. Кыш бабай җәнлекләрнең барысын да Яңа ел бәйрәменә чакырган. Бер җәнлек килә алмый икән. Кайсы җәнлек икән ул? Табышмак әйтәм, тыңлагыз, җавабын тапсагыз, белерсез:

Ул әстенә җәй дә кыш та

Энәле күлмҽк кия.

Шулай да аны әнкәсе ―

“Йомшагым” диеп сөя.

Б. Керпе.

Т.Балалар, кайсы җәнлек Яңа ел бәйрәменә килә алмый?

Б. Керпе.

Т. Ни өчен икән? Шул турыда мин сезгә әкият сөйләрмен. Әкият ― “Керпе туны” дип атала. Игътибар белән тыңлагыз.

2. Төп өлеш

Тәрбияче әкият сөйли, сөйләгәндә әкиятнең эчтәлеге буенча сюжетлы картинкалар күрсәтә.

Керпе туны

   Борын-борын заманда җир йөзендә бөтенләй кыш булмаган, гел җәй генә патшалык иткән. Болыннар шау чәчәккә чумып, агачлар мул җимештән сыгылып утыра икән. Кояш туры карагач, җәнлек-җанвар да күлмәкчән генә йөргән, ди.

   Бервакыт «Кыш килә!» дигән хәбәр таралган. Кыш үзе дә озак көттермәгән, суык җилләр исә башлаган, кар төшкән. Җәнлек-җанвар бик аптыраган — нишләргә? Урман хуҗасы Аюхан күп уйлап тормаган, ерак таныш-белешләреннән барлык җәнлекләргә дә тун тектерергә җитәрлек тире кайтарткан.

   Ул чакта Керпе тегүче булып эшләгән, ди. Аның бик күп энәләре булган.        Тотынган бу менә шул энәләре белән җәнлекләргә тун тегәргә.

   Кыш килеп җиткәнче һәммәсен дә тунлы иткән бит! Караса, үзенә тун тегеп киярлек тире дә калмаган. Шуннан соң Керпе күлмәгенә энәләр кадап чыккан да тунлы булган. Әмма аның туны салкын җилләрдән сакламаган шул...

   Керпе, салкынга түзә алмыйча, җирне тишеп өн ясаган да шунда кереп яткан. Салкын кыш үтеп киткәнче өнендә йоклаган.

   Бу хәлдән соң күпме заманнар узган инде. Әмма Керпе әле һаман да салкын кышларны өнендә үткәрә, ди.

Әкиятне сөйләгәч, аның эчтәлеге буенча фикер алышалар.

Т. Балалар, мин сөйләгән әкиятнең исеме ничек?

Б. Керпе туны.

Т. Әкияттә нәрсә турында сөйләнә?

Б. Балаларның җаваплары.

Т. Әкият башында кайсы ел вакыты турында сүз бара?

Б. Җаваплар.

Т. Җәй көне җәнлек – җанварлар ничек киенеп йөргәннәр?

Б.Күлмәкчән генә йөргән.

Т. Бервакыт нинди хәбәр таралган?

Б. Кыш килә.

Т.Кыш килгәч нәрсә булган?

Б. Суык җилләр искән, кар төшкән.

Т. Урман хуҗасы булып нинди җәнлек торган?

Б. Аю.

Т.Ул нәрсә эшләгән?

Б. Җәнлекләргә тун тектергән. (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар).

Т.  Керпе кем булып эшләгән?

Б. Тегүче.

Т. Ни өчен?

Б. Аның энәләре булган.

Т. Керпе тунны нәрсәдән теккән?

Б. Тиредән.

Т. Ни өчен керпе үзенә тун тегә алмаган?

Б. Тире җитмәгән.

Т. Тун тегә алмагач, керпе нәрсә эшләгән?

Б. Күлмәгенә энәләр кадап чыккан.

Т. Энәле тун керпене салкыннан саклаганмы?

Б. Юк.

Т. Салкынга түзә алмагач, керпе нишләгән?

Б. Җирне тишеп өн ясаган.

Т. Дөрес, балалар, керпе җирне тишеп өн ясаган һәм салкын кышны әнендә үткәргән. Хәзер дә керпеләр шулай эшлиләр. Ни өчен керпе Яңа ел бәйрәменә килә алмый?

Б. Аңа салкын, ул өнендә йоклый.

3. Нәтиҗә.

Т. Балалар, сезгә әкият ошадымы?

Б. Балаларның җаваплары.

Т. Бигрәк тә сезгә нәрсә ошады?

Б. Җаваплар.

Т. Керпе башка җәнлекләргә бик булышкан, аларны тунлы иткән. Уңган, тырыш тегүче керпе турында менә нинди матур әкият язылган.

Э хэзер әйдәгез әле Кыш Бабайга керпенең фотосүрәтләрен җибэрик әле. Аның өчен  менә бу рәсемнәрне буярга кирәк һәм конвертка салып Кыш Бабайга җибәрәбез.

Балалар рәсем буяй һәм  эшчәнлек бөтә.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Куян кызы" (сөйләм телен үстерү, рәсем)

Максат : Балаларга әкиятнең эчтәлеген, һәрвакытта да әти-әниләрнең сүзләрен тыңларга кирәклеген аңларга булышу, тиешле интонация белән сөйләү. Төсләрне аеру, балаларның сенсор тәрбияләрен үстерү...

Сәхнәләштерү эшчәнлеге аша балаларның сөйләм телен үстерү

Сәхнәләштерү эшчәнлеген алып барганда, hәр бала үзенең кичерешләрен, тойгыларын, теләкләрен, карашларын гадәти сөйләшкәндә генә түгел, ә чит тыңлаучылар алдында күрсәтә алырлык шартлар тудырырга hәм я...

2 КЕЧКЕНӘЛӘР ТӨРКЕМЕНДӘ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ШӨГЫЛЕ. "ӘТӘЧ КУНАККА КИЛГӘН"

Занятие познавательно-речевого цикла для детей 2 младшей группы. Занятие полностью обобщает представления  детей о домашних птицах("петух"); В основном решает задачи образовательных областей "Ком...

2 кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү дәресе. "Сихерле урман"

Занятие познавательно-речевого цикла для детей 2 младшей группы.Построено в форме игры - путешествия в лес. Дети вместе с воспитателем и персонажем мишкой перемещаются(мысленно) в лес. На протяжении в...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Алтын куллар"

Занятие построено с использованием элементов  театрализованной деятельности для детей, с использованием костюмов и масок. Через  разные пальчиковые игры "Волшебные ручки",  у детей разв...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".

Тематическое занятие  для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...

2 кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү дәресе. "Сихерле урман"

Занятие познавательно-речевого цикла для детей 2 младшей группы.Построено в форме игры - путешествия в лес. Дети вместе с воспитателем и персонажем мишкой перемещаются(мысленно) в лес. На протяжении в...