Путешествие в мир сказок
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа)

Конспект занятия "Путешествие в мир сказок". Этот конспект пригодится татарским группам. Его можно провести как итоговое занятие в подготовительной группе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt.docx26.97 КБ

Предварительный просмотр:

Йомгаклау шөгыле

Тема: Әкият иленә сәяхәт!

                              (мәктәпкә әзерлек төркеме)

                                                                                     

 


Тема: Әкият иленә сәяхәт.

Максат: балаларның сөйләм телләрен үстерү, әкиятләр турында  белемнәрен системалаштыру.

Белем бирү бурычлары: балаларның әкиятләр турындагы белемнәрен киңәйтү, әкият турында үз фикерләрен әйтә белергә, уен барышында үзләренең тапкырлыкларын, осталыкларын күрсәтә белергә өйрәтү;  таныш әкиятләрне төрле юллар аша танып белү күнекмәләрен камилләштерү;  

Үстерү бурычлары: балаларда әкиятләр, табышмаклар һәм театр сәнгате аша сөйләм телен үстерү.

Тәрбияви бурычлар: балаларда әкиятләр аша уңай әхлакый идеаллар, ярдәмчел булу теләге, бердәмлек, татулык һәм дуслык сыйфатлары тәрбияләү. 

Сүзлек:  таз чистартасы, киндер сугасы, сертотмас,  аерылган, хозур, сандык.

Җиһазлау: аудиоязма -татар халык көе,  мульти медиа, серле сандык, курчаклар.

Матур әдәбият:  “Балалар бакчасы” Ф.Ю.Юсупов, “Иң татлы тел – туган тел” М.Ф.Кашапов, “Гөлбакча”, “Әхлак нигезе – матур гадәт” К.В.Закирова, Р.Ә. Кадыйрова, “Иң матур сүз” К.В.Закирова.

Методик алымнар:   Әкиятләр уку,  рәсемнәр ясау,    уен (сюрпризлы момент), күрсәтмә (иллюстрацияләр), сүзле уен (сораулар, җаваплар, киңәш, мактау), искә төшерү, театральләштерү.

Индивидуаль эш:  “Өч кыз” әкияте күренешендә катнашкан балалар белән  сәнгатле сөйләп, хәрәкәт итүне өйрәнү.

Коммуникатив эшчәнлек башкару: Татар, рус  халык әкиятләре, Г.Тукай, А.Алиш әкиятләрен  уку , татар көйләре тыңлау, таныш әкиятләргә рәсемнәр ясау.

Эшләнелгән эшләр:  Матур әдәбият геройлары аша төрле начар сыйфатларга, аларда дөреслек-ялган, яманлык, кешелеклелек, гаделлек, намуслылык һәм башка сыйфатлар берсе икенчесенә каршы килүен аңлату.

 


Эшчәнлек барышы:

1. Оештыру өлеше.

Балалар бүлмәгә кереп түгәрәккә басалар.

– Балалар, безгә бүген кунаклар килгән, әйдәгез алар белән исәнләшик әле.

– Әйдәгез әле, эшчәнлегебезне башлаганчы, кәефләребезне күтәреп, кояш нурлары белән уйнап алыйк.

  1. Кояш җылысын учыбызга җыябыз.
  2. Битләребезне җылытабыз.
  3. Күзләребезне.
  4. Чәчебездән сыпырабыз.
  5. Үзебезне яратабыз.
  6. Бер-беребезгә елмаябыз.
  7. Үзебезнең яхшы кәефебез белән кунаклар белән уртаклашабыз (Учларыннан өреп очыралар).

– Балалар, кәфләрегез ничек?

– Кояшлы иртә кебек.

– Бик әйбәт.

  2. Төп өлеш

Тәр: Мин сезгә бер табышмак әйтәм, тыңлап торыгыз. Нәрсә ул әйтегез?

Анда юк уенчыклар,

Тезелеп киткән китаплар,

Ниндие генә юк анда,

Укый белгән балага.

1бала: (Китап шкафы, полка)

2бала: Минемчә, ул китапханә.

Тәр: Каян белдегез?

Бала: Беренчедән, анда уенчыклар юк, китаплар гына бар. Икенчедән, китаплар тезелеп куелган, өченчедән, анда укый белгәннәр генә йөри.

Тәр: Дөрес, балалар, ул китапханә, безнең бүлмәдә дә китапханә бар. Анда төрле китаплар бар. Китаплардан нәрсәләр укып була?

Бала: Әкиятләр, шигырьләр, табышмаклар, хикәяләр.

Тәр: Әйе, дөрес, балалар.

Тәр: Балалар, тыңлагыз әле, мин сезгә хәзер өзекләр укыйм, сез аның нинди жанрда икәнен әйтегез.

«Туган тел»

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең,

Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

Бала: Шигырь.

Тәр: Ни өчен алай уйлыйсың?

Бала:

Тәр: Мич башында биш мәче,

Биш мәченең биш башы.

Биш мәченең биш башына

Ишелмәсен мич ташы.

Бала: Тизәйткеч

Тәр: Син үзеңнең җавабыңа ышанасыңмы?

Бала:

Тәр: Китап – белем чишмәсе.

Бала: Мәкаль.

Тәр: Иптәшләреңә аңлатып бир әле, ни өчен шулай уйлыйсың?

Бала:

Тәр: Борын-борын заманда булган икән, ди, бер Хатын. Аның булган, ди, өч кызы. Бу Хатын, кызларымның өсте бөтен, тамаклары тук булсын, ди-ди, көне-төне эшләгән, ди.…

Бала: Әкият. Чөнки әкиятләрнең күбесе “борын-борын заманда” дип башлана.

Тәр: Дөрес, балалар. Бүген без сезнең белән күбрәк әкиятләр турында сөйләшербез.

(Әкият китабы эченнән хат килеп төшә.)

Тәр: Карагыз әле, балалар, ниндидер хат бар монда, укып карыйк әле.

“Исәнмесез, балалар!!”

Бу хат безгә ахыры, ләкин серле итеп язылган.

“Миндә бер гади булмаган китап бар иде. Ул китап та бик матур әкиятләр күп. Шул әкиятләр ярдәмендә бик күп яхшылыкларга өйрәнергә, файдалы киңәшләр укырга була иде. Ләкин кемдер аны миннән урлап китте дә, яшереп куйды. Сез миңа шул китапны табарга булышмассыз микән? Сезнең ярдәмнән башка мин үзем генә эзләп таба алмам. Әкиятче бабагыз.”

Балалар үз фикерләрен әйтәләр һәм ярдәм итәргә риза булалар.

Тәр: Әкиятләр иленә сәяхәткә барабыз мы балалар? Нәрсә белән барабыз? (оча торган келәм, очкыч, машина, һ.б.)

Тәр: Балалар, монда картаның бер кисәге дә бар. Анда елга рәсеме ясалган, әйдәгез, елга буена барыйк.

Тәр: Һәрберегезгә бер әкият исеме әйтеп елга аша сикереп чыгарга кирәк.

(Балалар әкият исеме әйтәләр дә елга аша сикерәләр. Елга буенда картаның икенче кисәген табалар. Тәрбияче биремне укый.)

Тәр: Монда могҗизалы алма агачы ясалган. Әйдәгез, алмагач янына барыйк. Агачтагы кызыл алмаларга мәкальләрнең башы язылган, сезгә ахырын әйтеп бетерергә кирәк. Шуннан соң картаның өченче кисәген табарсыз.

  1. Кем эшләми,……. (шул ашамый)
  2. Бүгенге эшне…….. (иртәгә калдырма)
  3. Иптәшең үзеңнән……… (яхшы булсын)
  4. Күп укыган………. (күп белер)
  5. Туган илем…….. (туган анам)
  6. Әткәй – шикәр,.........(әнкәй бал).

Тәр: Ә, бу алмада картаның өченче кисәге. Анда кайсыдыр агач төбендә сандык яшерелгән. Әйдәгез әле, сандыкны эзлик. (Бер агач төбеннән сандыкны табалар)

Бала: Сандыкка бит йозак эленгән, ничек ачабыз инде, бездә бит ачкыч юк.

Тәр: Балалар, монда табышмак язылган, аңа җавап тапсак, сандыгыбыз ачылыр.

Тәр: Юк аягы, юк күзе,

Сөйли, өйрәтә үзе.

Телгә аннан оста юк,

Аннан якын дус та юк. (Китап)

Нәрсә икән ул, балалар?

Бала: Китап.

Тәр: Җөмләңне тулырак итеп әйт әле, балалар яратып укый торган нинди китап икән ул?

Бала: Мин беләм, әкият китабы ул.

Тәр: Әйе, дөрес, әкият китабы ул. Менә безнең сандыгыбыз да ачылды. Анда нәрсәләр бар икән? Монда әкиятләрдән төшеп калган әйберләр. Мин сезгә аларны күрсәтәм, сез нинди әкияттән икәнен әйтерсез.

 Алтын тарак.

Бала: Г.Тукайның “Су анасы” әкиятеннән.

Үрдәк.

Бала: А.Алишның “ Сертотмас үрдәк” әкиятеннән. 

3 кул курчагы һәм тиен.

Бала : “Өч кыз” әкиятеннән.

Тәр: Әйдәгез әле, балалар, бу әкиятне искә төшереп китик.

(Аудиоязмада әкиятнең башы тыңлана, тиен өч кыз янына килеп сөйләшүләрен 4 бала кул курчаклары белән сәхнәләштереп күрсәтә.)

Тәр: Балалар, без эзли торган китап сандыкның төбендә икән бит. Тагын бер хат бар әле монда, балалар.

Китабымны тапсагыз, бу хат сезнең кулда булыр. Рәхмәт инде, балалар, тырышып эзләгәнегез өчен! Шулай да мин сезне тикшереп карыйм әле, сез мине алдап йөрмисез микән? 1 нче соравым шундый:

– Әкиятләрдә геройлар нинди сыйфатларга ия? Мин сегә сүзләр әйтәм, сез киресен әйтегез.

 

Куркак (батыр)

Ялкау (эшчән)

Тәртипсез (тәртипле)

Алдакчы (дөресен сөйләүче)

Карт (яшь)

Матур (ямьсез)

Көн (төн)

Яхшы (начар)

Ярар, балалар, барлык биремнәремә, сорауларыма җавап тапкач, сез бик акыллы, тапкыр, гадел һәм намуслы балалар, шуңа күрә, мин сезгә шушы тылсымлы әкият китабымны бүләк итеп калдырам. Рәхәтләнеп барлык әкиятләрне укыгыз, тагын да белемнәрегезне арттырыгыз, ә мин сезне шул китап аркылы күзәтеп торырмын.

Бал-р: Рәхмәт, бабай!

Тәр: Балалар. Оча торган келәмгә утырдык, бакчабызга кайтырга вакыт җитте.

3. Йомгаклау.

Тәр: Менә, балалар, без бакчага кайтып җиттек. Ошадымы сезгә “Әкиятләр илендә”? Нәрсә күбрәк ошады? Өйгә кайткач эшчәнлек турында кемнәргә сөйлисез? Сезнең тагын нәрсәләр турында беләсегез килә?

Бала: Бик ошады.

(Музыка уйный.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Путешествие в страну сказок

Материал данного занятия  учит правильно строить  ответ на вопрос поставленный воспитателем, отвечать полным предложением. Воспитывает  интонационную выразительность речи, упражняет...

Итоговое мероприятие в средней группе по тематической неделе: «Неделя сказок» - «Путешествие по страницам сказок». Ивановская Светлана Степановна, воспитатель

Цель: Закрепить и расширить представление детей о знакомых сказках (названия сказок, их героев).Задачи: Формировать чувства близости между родителями и детьми. Активизировать творческий потенциал...

Интегрированное занятие "Путешествие в страну сказок" 2 младшая группа «Путешествие в страну сказок» Вторая младшая группа

Интегрированное занятие "Путешествие в страну сказок" 2 младшая группа«Путешествие в страну сказок» Вторая младшая группа...

Сценарий игры - путешествия "Путешествие в страну сказок"

Сценарий активизирующего общения для детей младшего дошкольного возраста «Путешествие в страну сказок»...

Театрализованное путешествие. Конспект занятия »Путешествие в страну сказок»

Вызвать у детей интерес, любознательность , удовольствие от путешествия в страну сказок....

Вечер сказок «Путешествие в страну сказок»

Вечер сказок «Путешествие в страну сказок»Цель: Создать у детей радостное настроение, высокий эмоциональный подъём.Задачи:Развивать умение отвечать на простейшие вопросы воспитателя.Формир...