Китапларга сакчыл караш
учебно-методический материал по развитию речи (старшая группа)

Сулейманова Разиля Вазыховна

Балалар бакчасында зурлар төркеме өчен дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kitaplarga_sakchyl_karash.doc34 КБ

Предварительный просмотр:

          

Татарстан  Республикасы  Аксубай  районы

      Иске  Ибрай  балалар  бакчасы.

   

     

       

            Тема:  Китапларга сакчыл караш

                             

                                       Тәрбияче: Сөләйманова Р.В.

           

     Тема : Китапларга  сакчыл  караш.

    Максат:Китапларны саклап тоту кагыйдәләрен ныгыту.

    Ярдәмлек:Таушалган китап, һәм әкиятле төсле китап.

                                       Дәрескә әзерлек:

Тәрбияче алдагы көннәрдә балаларны китапханәгә экскурсиягә алып бара. Китапханәче үзенең эше турында сөйли, балалаоны китапханә белән таныштыра.

                                     Дәрес барышы:

Тәрбиче табышмак белән башлап жибәрә.

                  Юк агы,юк күзе

                  Сөйли өйрәтә үзе,

                  Телгә аннан оста юк

                  Аннан якын дуста юк.  

                                                    (Китап).

Тәрбияче:Балалар, искә төшерегез әле, күптән түгел без экскурсиягә кая бардык.

Балалар. Китапханәгә.

Тәрбияче: Нәрсә ул китапханә?

Балалар: Китапханә ул китаплар саклана торган урын.

Тәрбиче :Сез анда ниләр күрдегез?

Балалар: Китап киштәләре, шкафлар тезелеп тора. Анда бик күп китаплар.

Тәрбияче: Китапханәче нәрсә эшли?

Балалар:Ул кешеләргә китаплар бирә, кызыклы китаплар турында сөйли.

Тәрбияче: Менә нәрсә балалар миндә сезгә бүген төрле-төрле кызыклы төсле әкиятле, матур тышлы рәсемле китап алып килдем. Әйдәгез шуны бергәләп рәсемен карый-карый укып алыйк әле.

Тәрбияче әкиятне укый.   Эчтәлеге буенча сөйләшәләр.

                         Физминут.

Шул вакыт ишек шакып белмәмеш килеп керә.

Тәрбияче: Түрдән уз, белмәмеш!

Белмәмеш: Мин озакка түгел.Сезгә минем бер бүләк бирәсем килә. Карагыз әле нинди матур китап алып килдем!  Сез күп икән монда, ә китап, бер генә.Кемгә бирергә икән? Ә-ә уйлап таптым! Хәзер һәрберегезгә китапның битләрен ертып бирәм?

         ( Ертмакчы була).

Тәрбияче: Ой, алай эшли күрмә .Белмәмеш! Китапныбер вакытта да ертма Шундый матур китапны ертып, син безнең кәефебезне генә бозасың.

Китап- һәр кешенең якын дусты,ул һәркемгә кирәк. Без дә китапның матур рәсем

нәрен карап сокланабыз, әкиятләр, кызыклы шигырьләр,укып елмаябыз, шатланабыз.Әгәр без китапларны ертсак китаплар безгә үпкәләрләр

Безне ташлап китәрләр иде.Безгә китапларсыз бик күңелсез булыр иде.Безгә китапларны саклап тотарга кирәк.Гомерләре озын булсын.Чөнки китапны чыгарыр

өчен бик күп хөзмәт кирәк.Моның өчен башта кәгазь эшләнә .Аннан язучы әсәр яза. Аны редактор редакцияли, тикшерә. Рәсәмнар  китапның эченә- тышына рәсем ясыйлар. Аннан типографиядә хәрефләрне жыялар , аерым битләргә сала-лар. Аннан  соң бу битләрне ябыштыралар ,төплиләр .Шуннан соң гына китап әзер була. Менә  күпме  кешенең  тырышлыгы,  хезмәте  кергән  бу  китапка.

Китапны  саклау- китап  чыгаруда  катнашкан  кешеләрнең  эшен хөрмәт итү дигән сүз ул.

Белмәмеш аңладыңмы инде.

     Белмәмеш:  Аңладым. Моннан соң бер кайчанда китапны ертмам.

    Белмәмеш рәхмәт әйтеп ,чыгып китә.

Тәрбияче сөйли (китап булып) Нәни дустым син мине яхшы сакла!

Урталай каерма,  пычрак кул белән тотма, битләрен ертма.

Пычрактан, кояш нурларыннан сакла.  Шунда  инде мин синең якын  дустың

булырмын.  

Балалар.  Уз алларына куелган  бераз  таушалган  , топләре каерылган китапларны топләп  яңарту  эшләре  башкаралар.  

          Дәрес ахырында    Х. Шабановның “Кадерлә син китапны” шигыреннән өзек өйрәнелә.

                                       Китап киңәшчең синең

                                       Дустың, ярдәмчең синең

                                       Ул хөрмәткә бик хаклы-

                                       Кадерлә син  китапны

                                       Псчмакларын  бекләмә

                                       Битләрен дә ертма син,

                                       Керле кул белән аны

                                       Бер кайчанда тотма син.

                                       Ул яратмый почракны-  

                                       Керне, тузанны,тапны,

                                       Саф керсез күңелең белән

                                       Бик чиста тот китапны.        

               

     

                                                         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Занятие Кошларга җылы караш

Занятиедә сүз кошлар турында бара....

Презентация по методической теме:« Балаларда туган җиребезгә мәхәббәт, аның табигатенә карата сакчыл караш тәрбияләү һәм экологик тәрбия бирү» "" 2011-2015 год

Презентация по  методической теме:« Балаларда туган җиребезгә мәхәббәт, аның табигатенә карата сакчыл караш тәрбияләү һәм экологик  тәрбия бирү» "" 2011-2015 год...

«Укыту-методик комплектларны кулланып балаларны татар һәм рус телләренә өйрәтүдә яңа караш» (ата-аналар җыелышы)

Татарстан Республикасының  белем бирү системасына куйган төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп ар...