Занятие Кошларга җылы караш
план-конспект занятия (младшая группа) на тему

Занятиедә сүз кошлар турында бара.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koshlarga_sakchyl_karash.docx27.02 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе “Олы Әтнә балалар бакчасы”

                               

Танып белү

Тема:Кошларга сакчыл караш.

Беренче кечкенәләр төркеме ( I )

(  “Аралашу”, “ Музыка”, “Хезмәт”)

                                                                                         Тәрбияче: Тухфатуллина Р.Р.

                                                             

2014 ел

Бурычлар: 1) Кошларга карата кызыксынучанлык, кайгыртучанлык тәрбияләү;

                     2) Балаларның игътибарын, хәтерен , сөйләмен үстерү;

                     3) Киселгән кош рәсемен җыю алымын өйрәтү;

                     4) Бездә яшәүче кошлар турында белемнәрен ныгыту.

Метод һәм алымнар:

1) Әңгәмә

2) Күрсәтмәлелек

3) Биремле конверт

4) Рәсемнәр арасыннан кошларны күрсәтү

5) Ромашкадагы сораулар

6) Өстәлдә “ Кош җыю”

7) Уен

8) Очу хәрәкәте

Җиһазлау: Агачлар, оя, кошлар тавышы, кош рәсемнәре, кош силуэтлары, җим, конверт, маскалар.

Хәзерлек эше: Кош рәсемнәрен карау, гәүдә өлешләрен, очу хәрәкәтләрен өйрәнү.

                                                    Агачлар белән бизәлгән бүлмә.

Тәрбияче: Балалар бүген безнең эшчәнлегебезгә кунаклар килде, әйдәгез әле алар белән матур итеп исәнләшик. Бер-беребезгә карап елмайыйк, яхшы кәеф телик.

Балалар: Исәнмесез!

Тәрбияче: Балалар без хәзер киенербездә урамга чыгарбыз, безнең мәйданчыкка нинди кошлар килгән икән, шуларны күзәтербез ( урамга чыгу өчен киенү).

Урамга чыгу. Кошлар тавышы.

Тәрбияче: Карагыз әле балалар , без ясаган оя янына кошлар килгән. Ә нинди кошлар икәнен, мин күрсәткән рәсемнәр , сораулар аша белербез:

1) Чырык, чырык дип тавыш бирүче кош? ( чыпчык, рәсем күрсәтелә)

2) Гөр, гөр, гөр дип тавыш бирүче кош? ( күгәрчен, рәсем күрсәтелә)

3) Кар, кар дип тавыш бирүче кош? ( карга, рәсеме күрсәтелә)

Тәрбияче: Менә без мәйданчыкка килгән кошларның исемнәрен белдек.Балалар кошлар канатлары белән нишлиләр әле? ( балалар җавабы)

Тәрбияче: Әйдәгез бездә кошлар кебек очып биеп алыйк ( маскалар киеп музыкага очу хәрәкәтләре ясап бию)

Тәрбияче: Хәзер кошларга җим бириктә,  төркемебезгә керик ( җим бирү,кошларның сайрап рәхмәт әйтүе)

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, агач янында конверт ята, конвертны алыйкта төркемебезгә керик ( керү, чишенү, урыннарга утыру)

Тәрбияче: Әйдәгез, конвертны укыйк , конверт укыла: “Белемегезне тикшереп карар өчен, без сезгә биремнәр калдырып киттек, шуларны үтәгез әле”- кошлар.

1нче бирем: рәсемнәр арасыннан кошларны күрсәтү;

2 нче бирем: ромашкага язылган сорауларга җавап бирү;

Сораулар: а) Күгәрченнең томшыгын күрсәтергә

                  б) Күгәрченнең башын күрсәтергә

                  в) Күгәрченнең гәүдәсен күрсәтергә

                  г) Күгәрченнең канатын күрсәтергә

                  д) Күгәрченнең койрыгын күрсәтергә

                 е) Күгәрченнең күзен күрсәтергә

                 ё) Күгәрченнең тәпиләрен күрсәтергә

                 ж) Балалар кошлар ничек итеп оча?

3 нче бирем: өстәлдә кош рәсемнәрен җыю.

Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар!

Уен “ Без шулай ял итәбез” 

 ( Ике кул белән башларын тоталар, “ Уф” дип куялар)

Без әле бераз ардык,

Ял итәргә уйладык .

(Хәрәкәтләрне туры китереп ясыйлар)

Ә аннары- артка,

Алга таба барабыз.

Аннан карап торабыз,

Кулларны биетәбез

Иң өсләрен сикертәбез,

Күңелле ял итәбез.

( Очу хәрәкәтләре, кулларны җәеп)

Кошлар булып очабыз

( чүгәлиләр)

Аннан җиргә кунабыз

Бераз ял итәбездә,

( очу хәрәкәте, кулларны җилпеп)

Тагын очып китәбез.

Тәрбияче: Балалар бүгенге эшчәнлек сезгә ошадымы? Булдырдыгыз! Бүген без сезнең белән кошлар турында сөйләштек, кошларны яратырга һәм ярдәм итәргә кирәк, алар безнең дусларыбыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспекты занятий Занятия по развитию речи Конспект итогового занятия по развитию речи «В гости к бабушке»

Конспекты занятийЗанятия по развитию речиКонспект итогового занятия по развитию речи        «В гости к бабушке»...

Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект занятия в подготовительной группы педагога-психолога со слабослышащими детьми

Дата проведения:  21  февраля  2012  г. Участники:   дети подготовительной группыПроводит:  педагог-психолог Панова  М.М.Цель:способствовать формиров...

Презентация по методической теме:« Балаларда туган җиребезгә мәхәббәт, аның табигатенә карата сакчыл караш тәрбияләү һәм экологик тәрбия бирү» "" 2011-2015 год

Презентация по  методической теме:« Балаларда туган җиребезгә мәхәббәт, аның табигатенә карата сакчыл караш тәрбияләү һәм экологик  тәрбия бирү» "" 2011-2015 год...

«Укыту-методик комплектларны кулланып балаларны татар һәм рус телләренә өйрәтүдә яңа караш» (ата-аналар җыелышы)

Татарстан Республикасының  белем бирү системасына куйган төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп ар...

Занятие для детей младшего дошкольного возраста: «Путешествие Колобка по стране геометрических фигур» Опубликовано 18 апреля 2016 - 19:36 пользователем admin занятия детский сад математика, занятия по математике в детском саду, занятие в детском саду гео

Занятие для детей младшего дошкольного возраста: «Путешествие Колобка по стране геометрических фигур»  Цель:формировать у дошкольников умение находить различия и общие признаки г...

Китапларга сакчыл караш

Балалар бакчасында зурлар төркеме өчен дәрес эшкәртмәсе...