"Кыш турында әңгәмә"
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа)

Миннибаева Миляуша Тауфиковна

Кыш­ турында тасвирлау хикәясе төзергә өйрәтү, чагыштырып тасвирлый белү күнекмәләре үстерү;   [а]     ава­зын сүз­ләр­дә дө­рес әй­тү­не ны­гы­ту;  аралашу әдәбенә өйрәтү; иҗа­ди фи­керләү сәлә­тен үс­терү;

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kysh_turynda_ngm.docx17.58 КБ

Предварительный просмотр:

 Кыш турында әңгәмә”

Максат. Кыш турында тасвирлау хикәясе төзергә өйрәтү, чагыштырып тасвирлый белү күнекмәләре үстерү;   [а]     авазын сүзләрдә дөрес әйтүне ныгыту;  аралашу әдәбенә өйрәтү; иҗади фикерләү сәләтен үстерү; кызыксынучанлык, күзәтүчәнлек, игътибарлылык тәрбияләү.

      Сүзлек эше. Шифалы, энҗе, сафландыра, ялангач, сын.

      Җиһаз. Экранда “Кыш”  рәсеме күрсәтелә. (Туган телдә сөйләшәбез: 5 – 7 яшьлек балаларны туган телдә сөйләшергә   өйрәтү буенча методик ярдәмлек өчен күрсәтмә һәм таратма рәсемнәр/ Төз.: З.М.Зарипова, Л.Н.Вәҗиева,  Р.С.Зөфәрова һ.б.- Казан: ФОЛИАНТ, 2012.)

        Ел фасыллары: П.Чайковский “Балалар альбомы” тыңлау. (Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе: методик әсбап өчен аудиокушымта /төз.: Закирова К.В., Кадыйрова Р.Ә. -Казан: “Аксу” компаниясе, 2013.)

Әңгәмә  барышы.

- Балалар, табышмак әйтәм, тыңлагыз.

Елның бер чагы була,

Дөньяга энҗе тула.

Басу - кырлар киңәя,

Болыннар иркенәя,

Күктән йолдызлар ява,

Һәрчак саф була һава.

Шифалы җилләр исә,

Битләр алланып пешә.

Йокыга тала урман

Ябынып ап – ак юрган...

Ниләр эшли соң тагы

Елның бу матур чагы?

Урамнарны агарта,

Бар дөньяны яңарта,

Сафландыра кешене,

Ничек аның исеме?    ( “Кыш”, Резеда Вәлиева)

     -Әйе, балалар, бу табышмак без яраткан кыш турында. Җиргә матур ап-ак кыш килде! Бүген без кыш турында сөйләшәчәкбез. Шигырьдәге кайсы сүзләрдән, җөмләләрдән кыш икәнен белдегез? ( Дөньяга энҗе тула – кар ява; битләр алланып пешә- суык булганга; урман ак юрган ябына һ.б.).

                                “Кыш ” рәсеме буенча әңгәмә.

  • Кыш билгеләрен эзләп табыгыз, җөмлә төзеп әйтегез.

Балалар.

-  Бөтен җирдә ак кар ята.

  • Агачларда яфраклар юк, ялангач.
  • Агачларга бәс кунган.
  • Балалар Кар бабай ясап куйганнар һ.б.

           Рәсем буенча [а]    авазы кергән сүзләр эзлибез: агачлар, ак, кар, салкын, Кар бабай һ.б.

          “Сүзләр эзлибез” уены. Уенны тәрбияче башлый:

                           А бар алмада,

                           Айда, байда, тайда,

                          Тагын кайда?

            Балалар  [а]      авазы кергән сүзләр уйлап әйтәләр, сүзләрнең күплегенә гаҗәпләнәләр.

       Тизәйткеч өйрәнү:     Ак карга ала карга кунган.

     14. Кар бөртекләре   вальсын тыңлау. (Туган телдә сөйләшәбез: методик кулланма өчен  аудиокушымта: 4-5 яшь  /(авт.-төз. Ф.В.Хәзрәтова, З.Г.Шәрәфетдинова, И.Җ. Хәбибулина). – Казан:   “Аксу” компаниясе, 2013.)

    Хәрәкәтле ял минуты: “Кар бөртекләре” уены.

    Балалар, кулларын алга сузып, уч төпләрен өскә каратып басалар һәм кар бөртекләре “тоталар”. Барысы бергә сөйлиләр:

        Кар, кар, кар ява,

        Бураннарны туздыра.

        Кулларга төшеп эри,

        Үзе бик тиз туңдыра.

        Йомшак карны алабыз,      кар әвәләү хәрәкәтләре

        Аннан туплар ясыйбыз.

         Кар атышып уйныйбый,    атышалар

         Бик күңелле яшибез.

         Суыктан без курыкмыйбыз,      кулларын як-якка җәеп йөриләр

         Рәхәтләнеп уйныйбыз,

         Кар бөртекләрен куып,              бер урында йөгерәләр

         Уйнаудан һич туймыйбыз.

Г. Бакирның “Карлар ява” хикәясен уку.

Хикәянең эчтәлеге буенча сораулар:

- Тышта кар ничек  ява?

- Володя иптәш малайлары белән нишли?

- Йомшак карны тәгәрәтеп нәрсә ясыйлар?

- Кар бабайга борынны ничек ясыйлар?

 - Балаларның уеннары  сезгә ошадымы?

- Кыш көне урамда нинди уеннар уйнап була? Сез нинди уеннар уйныйсыз?

     Бер бала кышкы уеннар турында сөйли. Тәрбияче хикәяне анализлый. Тауда чана шуу турында тулырак сөйләргә мөмкинлеген әйтә. Хикәя үрнәге бирә. Тагын 3-4 бала кышкы уеннар турында сөйлиләр.

      Тәрбияче Г. Зәйнашеваның “Кыш килде” шигырен сөйли.

  • Шигырь – кыш турында матур итеп хикәя төзүчеләргә бүләк.

Ап-ак тун киеп кыш килде,                    

Яфрак-яфрак кар ява.                                

Ак мамыктай ап-ак кышны

Куркытмый салкын һава.

Чормадан сикереп төште

Чаңгылар һәм чаналар.

Без дә кидек җылы туннар,

Сагынып көткән алар.

Сөенәбез, шатланабыз,

Күңелле үтә кышлар.

Чаңгы, чана, тимераяк –

Безнең иң якын дуслар.      


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Пумала патшабикә" турында әкият.

Сынлы сәнгать эшчәнлегендә балаларны пумала һәм буяулар белән таныштырганда куллану өчен әкият....

Яз турында сөйләшү

Балаларга яз турында аңлату...

Старшая группа Познание Тема: "Пыяла турында"

Өскәннәр төркеме.Танып белү. Тема.: «Пыяла турында»  Максат: пыяла турында булган белемнәрне ныгыту, пыялага хас булган билгләрне әйтә белү, сүзлек запасын арттыру.Белем бирү өлкәсендә кулла...

Старшая группа Познание Тема: "Пыяла турында"

Өскәннәр төркеме.Танып белү. Тема.: «Пыяла турында»  Максат: пыяла турында булган белемнәрне ныгыту, пыялага хас булган билгләрне әйтә белү, сүзлек запасын арттыру.Белем бирү өлкәсендә кулла...

Яз турында табышмаклар, мәкальләр, сынамышлар

Яз турында сынамышлар, мәкальләр, табышмаклар тәкъдим итәм. Балалар белән өйрәнегез. Тулырак материал "Бу кайчак була?" китабында. (Ф.М.Зиннурова. Бу кайчак була? - Түбән Кама, 2013)...

“Нәүрүз бәйрәме!” Максат:Балаларны халкыбызның гореф – гадәтләре белән таныштыру. “Нәүрүз”-бәйрәме турында белемнәрен баету,фольклор запасларын арттыру, ихтиярларын барлыкка китерү,сәләтләрен ачу,үстерү туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Сценарий: “Нәүрүз бәйрәме!”       Жиhазлау. Матур итеп бизәлгэн сәхнә. Түрдә, каеннар арасында, яз кызы - Нәүрүзбикә рәсеме. Сул яктарак айлы Сөембикә манарасы силуэты. Я...

“Әти-әниләргә бармак уеннары турында киңәшләр”.

Консультация для родителей на тему:"Пальчиковые игры в развитии речи детей"...