Родной Язык конспект"Бала белән күбәләк"
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа)

ТЕХНОЛОГИК КАРТА

Туган телдә сөйләм үстерү өлкәсе

Тема. “Бала белән күбәләк” зурлар төркеме

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл rodnoy_yazyk_05.05.2020.docx19.04 КБ

Предварительный просмотр:

Шөгыльгә технологик карта

Белем бирү өлкәсе: туган телдә сөйләм үстерү

Тема: “Урман – җиребезнең матурлыгы, байлыгы”.

Яшь төркеме: зурлар төркеме

Максат: балаларны урман, андагы тереклек ияләре, үсемлекләр дөньясы белән таныштыру. 

 Бурычлар:

1. Урмандагы  хайваннарга һәм үсемлекләргә сакчыл караш тәрбияләү

2. Балаларның логик фикер йөртүләрен үстерү, кызыксынуларын арттыру.

3.Балаларның урманда турында белгән белемнәрен  баету.

Көтелгән нәтиҗә:  Балалар урман турында үзләренең белемнәрен баеттылар

Алдан әзерлек эше: әңгәмә

Материал һәм җиһазлар:  рәсемнәр ,презентация

Эшчәнлек барышы

Шөгыльнең  этаплары

Этапларның бурычлары

Тәрбияче эшчәнлеге

Метод hәм Алымнар формалар

Көтелгән балалар эшчәнлеге

Көтелгән нәтиҗәләр

1. Оештыру, кызыксындыру этабы

Балаларда киләсе эшкә кызыксындыру хисен уяту

 - Балалар, бүген безгә кунакка Буратино килгән әйдәгез әле аның белән исәнләшик. Буратина безне кунакка урианга чакыра ,балалар урманга куннака барабызмы(әйе). Безгә аның өчен сез                                                                              улларыгызны тез өстенә куегыз һәм күзләрегезне йомыгыз. (Урман тавышларын чыгарган файлны ачам .)    Балалар , бу кыска вакыт эчендә сез кайда булдыгыз?( Урманда , елга кырыенда…)

 - Ә сезнең шунда булганны нәрсәгә карап белеп була?( Кошлар сайравы, агачлар шавы).

Сүзлек методы, уен, аудиоязма

уенда катнашалар, сорауларга җавап бирәләр

Алдагы эшчәнлеккә кызыксыну уяту

2. Төп этап

2.1. Проблема кую этабы

Балаларны проблемалы ситуациягә кертү

-Балалар,Буратино безне юкка гына урманга алып килмәгән икән ул урманда кемнәр яшәгенен һәм ниләр үскәнен оныткан икән.Буратинага булышабызмы?(әйе).

-Ярар,балалар.Аның өчен мине тыңлап утырыгыз һәм мин биргән сорауларга җавап биреп һәм актив катнашып утырыгыз.Буратино синдә безне тынлап утыр.

Әңгәмә, күрсәтмәлек, слайдлар, уен,

Проблемалы сорау

Сорауларга җавап бирәләр, игътибар белән тыңлыйлар

Балалар проблемалы ситуациягә кертелде

2.2 Материал белән таныштыру этабы

Яңа мәгълүмат белән таныштыру

-Балалар,урманда нәрсә үсә? (агачлар,куаклар,уләннәр) Әйе,дөрестәндә безнең урманда агачлар,төрле-төрле үләннәр үсә(рәсемннәр күрсәтелә)

Әңгәмә, игътибарларын җәлеп итү

яңа материал белән танышалар

2.3 Проблеманы практик чишү этабы

Проблемалы ситуацияне  хәл итү

 -Урманда нәрсәләр яши?(хайваннар,кошлар,бөҗәкләр) Балалар,сез бик дөрес җавап бирдегез чыннанда безнең урманнарда төлке,аю,тукран,күбәләк һәм башка куп-куп тереклек ияләре бар.

-Хәзер ял итеп  алабыз .Әйдәгез урманда ял итеп, саф һава сулап алыйк әле! Игътибарлы булыгыз! Әгәр мин кош исемен әйтсәм– сез аяк очларыгызга басып, өскә-кошларга карыйсыз.. Әгәр агач яки куак исемен әйтсәм- як-якка карыйбыз, әгәр гөмбә исемен әйтсәм, аска иеләбез һәм гөмбә җыябыз.

Ләкин мин сезгә капкын(ловушка)әзерләдем әгәр сез урманда булмаган хайван яки үсемлек исемен ишетсәгез күзләрегезне йомып баш чайкыйсыз. (Күке, юкә,, чебен гөмбәсе, , крокодил, ябалак, ,имән, тукран.)

Молодцы!

-Урманда тагын нәрсәләр үсә?Балалар,безнең урманнарда төрле төрле гөмбәләр,җиләк җимешләр үсәләр.

-Балалар ,миңа агулы гөмбәләрне,җиләк-җимешләрне санап чыгыгыз әле.

-Әфарин,балар.

уен

Уен эшчәнлеге

Проблемалы ситуация хәл ителде

3. Йомгаклау этабы

Шөгыльдәге эшчәнлекне аңлап җиткерү(анализ үткәрү)

-Балалар,безгә кайтырга вакыт инде.Буратино син инде хәзер инде белденме урманда ниләр үскәнен һәм ниләр торганын(әйе)Бик зур рәхмәт сезгә (Суабулыгыз.)

-Балалар,күзләрне йомабыз һәм мин бер,ике,өч дигәч ачабыз.Менә без балалар бакчасына кире кайттык:

-Нәрсә белдек?

-Кемгә ярдәм иттек?

-Нәрсә уңышлы килеп чыкты?

-Аеруча нәрсә ошады?

-"Нәрсә кыенлыклар тудырды?»

-«ярдәм итә алдык, чөнки өйрәндек һ.б. лар

Балаларның сөйләмен активлаштыру алымнары

сорауларга җавап

Шөгыльгә анализ үткәрү


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

Сценарий Выпускного бала в подготовительной группе "Музыкальная Моль на Выпускном балу"

Сценарий утренника, предназначенный для Выпуска в школу, составлен с участием необычной гостьи (Музыкальная Моль), которая не хочет отпускать детей в школу, ссылаясь на то, что они очень музыкальные и...

Воспитание любви к родному краю, к родной культуре, к родному городу, к родной речи – задача первостепенной важности, и нет необходимости это доказывать

Дошкольный возраст – фундамент общего развития ребенка, стартовый период всех высоких человеческих начал. Сохранить «человеческое» в наших детях, заложить нравственные основы, которы...

Баловать или не баловать детей

Назаренко Наталья Дмитриевна...

СЦЕНАРИЙ ВЫПУСКНОГО БАЛА - 2023 «САДИКУ РОДНОМУ СКАЖЕМ МЫ «ПРОЩАЙ»

Насыщенный и интересный сценарий выпуска детей в школу. В нем песни про детский садик и школу, стихи и сценки, занимательные танцевальные миниатюры и композиции...

Баловать или не баловать? вот в чем вопрос!

Консультация для родителей...