"Ямьле яз" конспект ОД
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа)

Программа таләпләренә туры китереп, балаларның яз, язгы билгеләр турындагы белемнәрен системалаштыру, гомумиләштерү. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yamle_yaz_mek.hez_._eshchenlek.docx19.76 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:

"Ямьле яз"

 Үсеш төркеме

Мәктәпкә хәзерлек төркеме (6-7 яшь)

Төп белем бирү өлкәсе

Сөләм үсеше

Белем бирү өлкәләре интеграциясе

Танып-белү, социаль-коммуникатив, нәфис-нәфәсәти үсеш

Төре

Интеграль уртак белем бирү эшчәнлеге

Балалар эшчәнлегенең үзенчәлекле төрләре

Сөйләм, коммуникатив, танып-белү, уен

Оештыру формасы

Фронталь (төркемчек -10 бала)

Максат

 

Программа таләпләренә туры китереп, балаларның яз, язгы билгеләр турындагы белемнәрен системалаштыру, гомумиләштерү.

Бурычлар:

Белем бирү

Язгы билгеләр белән таныштыруны, бирелгән сорауга тулы җавап бирә белергә өйрәтүне дәвам итү бәйләнешле сөйләм телен камилләштерү. терәк схема кулланып рифмасы булмаган шигырь уйлап сөйли белүне ныгыту.

Үстерелешле

Балаларның иҗади күзаллауларын, логик фикерләү сәләтен, сорауга җавап биргәндә кирәкле сүзләрне куллана белү күнекмәләрен үстерү.

Тәрбияви

Язгы табигатьнең матурлыгына соклана белү, бер-берләренә ярдәм итү сыйфатлары тәрбияләү.

Технологияләр

Мнемотехника,ТРИЗ элементлары, синквейн

Методик  алымнар:

Сөйләм методлары: әңгәмә, сорау, ачыклау, аңлату, хикәя, мактау, тәрбияче үрнәге

Күрсәтмәле методлар:

Кару, рәсемнегә карап хикәя төзү

Практик методлар: Психологик кэеф тудыру балаларның үзлектән эшләүләре, балаларның тәрбияче белән эшләүләре

Сүлек өстендә эш

Җиһазлау

Мультимедия җиһазлары, магнитлы такта.  Биремнәр белән конвертлар, дөрес җавап өчен сюжетлы рәсемнәр

Күргәзмә материал:

 Язгыы табигать рәсеме

Таратма материал:

Балалар санынча мендәрләр, биремнәр ясалган карточкалар, маркерлар, киселгән рәсемнәр, кояш нурлары

Алдан эш

Мультимедийя  презентациясе төзү,

Табигатьтәге сезонлы үзгәрешләрне күзәтү, матур әдәбият уку, тизәйткеч, табышмак өйрәнү

Эшчәнлекнең  төзелеше

Кереш өлеше.

Психологик кэеф тудыру, оештыру моменты проблемалы ситуация тудыру

Төп өлеш:

Биремнәр үтәү

1."Сүзне әйт"

2.Уен "Кайсы артык"

3.Табышмаклар әйтү, җавап табу

4.Сүзле уен "Яз килде"

5.Рәсем буенча хикәя төзеп сөйләү

6. Шигырь языгыз.(синквейн методы буенча)

7.Уен "Дөрес куй"

Йомгаклау өлеше:

 Нәтиҗә ясау, балаларның фикерләрен тыңлау, саубуллашу.

Кереш өлеше.

Психогимнастика

Кулларга без тотындык,

Бер-беребезгә елмайдык.

Җылы китте кулларга,

Рәхәт булды дусларга.

Тәрбияче:

Балалар мин бүген бүлмәмдә бер конверт күрдем, анда "Балаларга" дип язылган. Шуңа сезне көттем,әйдәгез бергәләп карыйбыз.

"Яшәгән ди дүрт ел фасылы:кыш, яз, җәй, көз. Алар бик дус булганнар, үз вакытларында гына дөнья белән идарә иткәннәр.Ә беркөнне Кыш үзен барсыннан да көчле дип санап, урынын язга бирмәгән. Җәй белән Көз кайгыга төшкәннәр, Яз аларны тынычландырырга ашыккан. Миндә салкынны җиңә торган тылсым бар, дигән. "

Шуның белән хат тукталган... конверт өчендә нәрсәдер бар.(кисәкләргә бүленгән сары түгәрәк)

Тәрбияче: Балалар,карагыз әле, биредә сораулар бар.Бәлки бу безгә ярдәмдер.

Төп өлеше

Сорулар:

Ничә ел фасылы була?

Һәр ел фасылында ничә ай?

Бер атнада ничә көн?

Яз айларын атагыз.

Тәрбияче: әгәр бу кисәкләрне бергә җыйсак нинди фигура барлыкка килә?(Түгәрәк)

-Ул нинди төстә?(Сары)

-Бу сары түгәрәк нәрсәгә ошаган?(Кояшка)

-Ә бу кояшның нәрсәләре җитми? (нурлары)

-Кояшның нурларын кайтарырга, язга булышырга сез әзерме?(Әйе)

-Моның өчен биремнәр үтәргә кирәк.

1 бирем

"Сүзне әйт"

Яз көне кояш нишли?

(җылыта, яктырта, ялтырый, балкый)

Кайсы кошлар яз конне җылы яктан кайта?

(Кара карга, сыерчык, сандугач, күке, карлыгач)

Кошлар кайткач ни эшлиләр?

(оя ясыйлар, күкәй салалар, бала чыгаралар, җырлыйлар)

2 бирем

"Кайсы артык"

Һәр балага 4 рәсем ясалган карточка бирелә артык рәсемне маркер белән түгәрәккә алырга, ни өчен икәнен аңлатырга.

-тамчы, боз, чана, умырзая

-кар эри, сыерчык оясы, сары яфрак, бөреләр

-кояш, кызылтүш, тузганак, үлән

-боз ага, кояш, тамчы тама, җиләк

3 бирем

Табышмаклар әйтү, җавап табу

Тәрбияче:

Ак сыер торып китә,

Кара сыер ятып кала.

        (кыш үтеп, яз килү)

Утта янмый, суда батмый. (Боз)

Бала :

Агач башында йорты,

Эчендә яши җырчы.

        (сыерчык)

4 бирем

Сүзле уен "Яз килде"

- Әй, балалар, карагыз!
Тышта инде килде яз.
- Әйе, әйе күрәбез,
Яз килгәнне беләбез.
- Я, балалар, сөйләгез
Ничек итеп килде яз?
- Шатланышып кошлар кайта,
Алмагач чәчәк ата.
Күктә кояш җылыта,
Песи җылыда ята.

 

5 бирем.

"Язгы билгеләрне атагыз "

Рәсем буенча хикәя төзеп сөйләү

Балалар язның билгеләрен атыйлар, шул рәсемне панога ябыштыра баралар. (эшне тактада оештырырга була)

-яз көне кояш ныгырак җылыта

-яз көне кар эри

-кошлар җылы яктан кайталар

-балалар көймә җибәреп уйныйлар һ.б.

 (Үтәлгән бирем өчен кояш нуры бирелә)

6 бирем.

Шигырь языгыз. (Балалар ике төркемчеккә бүленеп, синквейн методы буенча эшлиләр. Өстәлдә бирелгән рәсемнәр арасыннан берсен сайлап шигырь сөйлиләр).

7 бирем.

Уен "Дөрес куй". Рәсемдә нинди бәйрәм сүрәтләнгән, ул кайсы халыкныкы?

(Язгы халык бәйрәмнәре сүрәтләнгән рәсемнәрне әйтергә һәм шул халык курчаклары янына куярга)

Нәүрүз - татар халык бәйрәме.

Карга боткасы - башкорт халык бәйрәме.

Акатуй-чуваш халык бәйрәме.

Масленица - рус халык бәйрәме.

Йомгаклау өлеше:

Тәрбияче: Балалар әйдәгез түгәрәк ясап утырыгыз әле. сез язны яратасызмы, хәзер чиратлап түгәрәктәге ленталарны кулыгызга алыгыз һәм ни өчен яратуыгызны әйтегез.Карагыз әле безнең кулда нәрсә барлыкка килде? (кояш)

Без бүген сезнең белән нинди яхшы эш эшләдек? язга булыштык, һ.б.

Өйгә кайткач бу турыда кемнәргә сөйлисез?

(Түгәрәк астында балалар өчен кечкенә кояшчыклар була, бу язның балаларга бүләге)

 Балаларның җавпларын тыңлау, саубуллашу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ямьле яз.

Уртанчылар торкемендэ тирэ-юнь белэн таныштыру эшчэнлеге...

"Хуш киләсең, ямьле көз!"

Балалар белән уңыш бәйрәмен үткәрү....

“Зәем, син ямьле төбәгем!”

(Залда көй яңгырый, балалар көй астында урындыкларга кереп утыралар.)А.б:: Туган ил, туган тел, туган җир! Кемгә дә газиз, якын һәм кадерле ул! Ә туган якның һәр җире, почмагы әллә никадәр истәлекләр ...

Зәем, син ямьле төбәгем!

Залда көй яңгырый, балалар көй астында урындыкларга кереп утыралар.)А.б:: Туган ил, туган тел, туган җир! Кемгә дә газиз, якын һәм кадерле ул! Ә туган якның һәр җире, почмагы әллә никадәр истәлекләр с...

Конспект. “Ямьле яз”. (5-6 яшьлек балалар өчен).

Конспект. “Ямьле яз”.(5-6 яшьлек балалар өчен)....

Открытое занятие по теме"Туган ягым бик ямьле"

Сандугачкай,сайра, сайра,Котлап язгы таңнарны.Туган җирдәй гүзәл җирләрДөньяда тагын бармы?                             ...

МУЗЫКАЛЬНОЕ РАЗВЛЕЧЕНИЕ “ЯМЬЛЕ ҖӘЙЛӘР КИЛЕП ҖИТТЕ!” «ЛЕТО КРАСНОЕ ПРИШЛО!»

МУЗЫКАЛЬНОЕ РАЗВЛЕЧЕНИЕ ДЛЯ ДЕТЕЙ ДЕТСКОГО САДА С НАРУШЕНИЕМ ЗРЕНИЯ...