Сөйләм теле үстерү. Тема. "Кыш билгеләре"
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа)

Галиева Рамиля Алековна

Бурычлар: Максат. Балаларны кыш билгеләрен күреп, сөйләп бирә белергә өйрәтү.

Белем бирү. балаларның кыш турында белемнәрен ныгыту;

Үстерелешле. балаларның күрсәтмә образлы фикерләвен үстерү;

Тәрбияви:  табигатькә мәхәббәт һәм эстетик хисләр тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 22.docx18.2 КБ

Предварительный просмотр:

Сөйләм теле  үстерү. Тема. Кыш билгеләре.

Бурычлар: Максат. Балаларны кыш билгеләрен күреп, сөйләп бирә белергә өйрәтү.

Белем бирү. балаларның кыш турында белемнәрен ныгыту;

Үстерелешле. балаларның күрсәтмә образлы фикерләвен үстерү;

Тәрбияви:  табигатькә мәхәббәт һәм эстетик хисләр тәрбияләү.

Жиһазлар: Ф.В Хәзрәтова Туган телдә сөйләшәбез  4-5 яшь (71 бит ), кышкы картиналар , кар бөртекләре

Сүзлек өстендә эш: тимераяк, чангы, чана.

Метод алымнар

Эшчәнлек барышы. Хәерле иртә. Балалар карагыз әле нәрсәләр болар?  Кар бөртекләре сибелгән 

Балалар әйдәгез әле тәрәзә янына , урамга күз салыйк әле.Балалар мин сезгә хәзер табышмак әйтәм, ә сез җавабын әйтегез.

Салкын да карлы да,

Битемне  чеметтерә

Бияләйләрне кимәсәң

Кулларны өшеттерә. (Кыш)

Җил  искән , буран улаган тавыш ишетелә (тәрбияче аудиоязма куя)

Ыж-ж-у-у-у, у-у-у

Балалар, бу нинди тавыш? Нәрсә шулай итеп улый?

Бу җил улый, буран ыжгыра.

Балалар, көчле җил, буран кайчан була? (кыш көне)

Мотивация.  Монда нәрсәдер яшерелгән.  Әйдәгез ачып карыйк әле. Кар! карагыз әле балалар әйдәгез карны тотып карыйк әле, кар нинди кар салкын, карны тотсаң кулны өшетә, кар ак төстә карагыз әле кардан нәрсә ясап була?

Тәрбияче. Балалар, безгә бүген кунакка Белмәмеш килгән.

Белмәмеш. Исәнмесез, балалар! (Исәнме, Белмәмеш!).

Тәрбияче. Балалар, Белмәмеш ел вакытлары турында бернәрсә дә белми икән. Бик беләсе килә. Балалар, ә сез кайсы ел вакытларын беләсез? (Кыш, яз, җәй, көз). Бик дөрес, балалар! Балалар, сезгә кайсы ел вакыты ныграк ошый? (Балаларның җаваплары). Ни өчен? (Балаларның җаваплары). Балалар, Белмәмешнең бигрәк тә бик матур күңелле бер ел вакыты турында ишетәсе, шуның турында күбрәк белергә тели. икән. Кайсы ел вакыты дип уйлыйсыз? Белмәмеш шушы ел вакыты турында бер табышмак ишеткән, хәзер аны сезгә дә әйтеп карый. Табыш1макны игътибар белән тыңлагыз:

Салкын да, карлы да,

Битемне чеметтерә.

Бияләйләрне кимәсәм,

                                               Кулларны өшеттерә

Тәрбияче. Балалар, Белмәмеш әйткән табышмак кайсы ел вакыты турында? (Кыш турында). Дөрес, балалар, салкын карлы кыш турында. Белмәмешкә кышкы күренешләр турында сөйләп күрсәтәбезме? (Әйе).

Белмәмеш. Рәхмәт сезгә, балалар! Сез һәрвакыт миңа булышырга тырышасыз!

Тәрбияче. Белмәмеш, син утырып тор, игътибар белән тыңла! Без балалар белән дөрес итеп кыш турында сөйләрбез.

Балалар, кыш кайсы ел вакытыннан соң килә? (Кыш көздән соң килә). Бик дөрес, салкын кыш алтын көздән соң килә. Әйдәгез, кыш турында сөйләшик әле. (Тәрбияче кыш билгеләре сурәтләнгән картинкалар күрсәтә). Балалар, кыш билгеләре сурәтләнгән картинкаларга карап, кыш билгеләрен искә төшерергә тырышыгыз.

Тәрбияче. “Тылсымлы кар бөртеге”

-Балалар менә бу тылсымлы кар бөртеген кулдан кулга биреп  кыш билгеләрен әйтербез.

Балалар атый:  кыш көне салкын, җил исә, буран туздыра,  кояш җылытмый, бөтен җир кар белән капланган,юлларда кар көртләре,кар бабай ясап була,чанадашуып була,тимер аякта шуалар. Балалар кыш билгеләрен бик дөрес атадыгыз кар  бөртеге тылсымлы икән

 Кыш көне табигатьтә нинди үзгәрешләр барлыкка килә? (Бөтен җир ак кар белән капланган, салкын, кешеләр җылы киемнәр киеп йөриләр, аю өендә кышкы йокыга талган). Булдырдыгыз, балалар!.

Салкында кар өстеннән барганда нинди тавыш ишетелә? (Шыгыр-шыгыр).

Дөрес, балалар, кар шыгыр-шыгыр килә. Кар шыгырдый.

Физкультминутка: “Кар ява”

Кар, кар, кар ява бураннарны туздыра

Кулларга төшеп эри, үзе бик тиз туңдыра.

Йомшак карны алабыз, аннан туплар ясыйбыз.

Кар атышып уйныйбыз, бик күңелле яшибез.

Тәрбияче. Балалар, хәзер без сезнең белән уйнап алырбыз. Уен “Кайсы рәсем артык?” дип атала.

Мольберт янына  киләбез 4 ел фасылы сүрәтләнгән зур рәсемнәр. . Балаларга төрле ел фасылы сүрәтләнгән рәсемнәр алырга тәгьдим итү. Балалар чыгып рәсемнәрен дөрес фасылга туры китереп куялар һәм (ни өчен салуларын аңлаталар).

Белмәмеш. Балалар, миңа бүген сезнең белән бик рәхәт булды! Сез кыш турында бик күп беләсез һәм кышны бик яратасыз икән!

Сез миңа бүген бик тә ошадыгыз. Мин әле тагын килермен! Сау булып торыгыз!

Нәтиҗә ясау. Балалар без бүген нәрсә турында сөйләштек? Кыш нинди шуклыгы белән сезне кызыксындыра?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

сөйләм теле үстерүдә балалар фольклоры

Балалык чоры- үзе бер кабатланмас тылсымлы дөнья. Үзенчә матур, үзенчә серле. Бу дөнья тормышыбыз дәвамчылары яңа шәхесләр тернәкләнә. Шытып чыккан яңа үсенте сыман нәниләребездә якты "кояш", "игелекл...

«Хезмәткә хөрмәт» темасына зурлар төркемендә сөйләм теле үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге

«Хезмәткә хөрмәт» темасына зурлар төркемендә  сөйләм теле үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге...

Консультация для родителей "Халык авыз иҗаты әсәрләренең сөйләм теле үстерүдә булган әһәмияте"

Туган илем, туган телем…Үз илем, үз телем… Бүгенге көндә кызганычка каршы үз илендә яшәп тә, үз ана телендә сөйләшә алмаган (әллә теләмәгән?) милләттәшләребезне еш очратырга туры килә. Ә киләчәктә нин...

“Алсуның туган көне” сөйләм теле үстерү конспекты

Максат:  1.Яңа сүзләр белән танышу: котлыйм, бүләк, күмәч.               2.Камырны ике уч арасында түгәрәкләп тәгәрәтеп күмәч...

Уртанчылар төркемендә катнаш: сөйләм теле үстерү һәм рәсем шөгыле. Тема. Песи, песи, пескәем…

Нинди аучы коралсыз,Тычкан тота төн буе,Аннан мыегын селкетепЙоклап ята көн буе....

Конспект: «Математика һәм сөйләм теле үстерү шөгыльләреннән катнаш эшчәнлек” зурлар төркеме

Максатлар:Балаларның гади математик күзаллауларын формалаштыру.10 га кадәр санау.Саннарың күршесен дөрес атау күнекмәләрен ныгыту.Балаларның логик фикерләрен үстерү.Нокталар белән рәсем ясау күнегүләр...