Минем гаиләм.
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа)

Уртанчылар төркеме өчен "Минем гаиләм" темасына сөйләм үстерү буенча конспект. 


Предварительный просмотр:

Тема: “Минем гаиләм”  

(уртанчылар төркеме өчен сөйләм үстерү буенча конспект)

Максат: балаларны гаилә һәм гаилә әгъзаларының һонәрләре - укытучы, бакчачы, чәчтараш, төзүче һөнәрләре белән таныштыру һәм булган белемнәрен арттыру.

Бурычлар:

  1. Үстерешле: Балаларның гаилә һәм һөнәрләр турындагы күзаллауларын камилләштерү, сүзлек байлыгын арттыру, активлаштыру; диалогик һәм монологик сөйләм формаларын камилләштерү.
  2. Тәрбияви:  уеннар аша гаиләгә карата булган хөрмәтне, яратуны арттыру, кеше хезмәтенә мәхәббәт тәрбияләү; өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән аралашу күнекмәсен ныгыту.
  3. Өйрәтү: Балаларны өлкәннәр һөнәрләрен атарга һәм аера белергә өйрәтү; “Акыллы уеннар” EdTech продукты һәм ТРИЗ-технологиясе белән таныштыру.

Сүзлек өстендә эш: гаилә, әгъза, укытучы, кыңгырау, чәчтараш, бакчачы, төзүче.

Методик алымнар: оештыру, әңгәмә, уен, практик эш, ял минуты, мольберт тактада картиналарга элементлар ябыштыру, рефлексия.

Интеграль белем  бирү өлкәләре: сөйләм үсеше, танып-белү үсеше, физик үсеш, социаль-аралашу үсеше.

Җиһазлау: мольберт такта, гаилә рәсеме, әлеге рәсемгә ябыштырырга кирәкле элементлар: көрәк, кыңгырау, кайчы, төзүче баш киеме (каска), музыкаль үзәк, “Чәчтараш” дидактик уены, “Акыллы уеннар” сериясеннән “Нәрсә бу?”, “Төзүче” өстәл уеннары; “Әйләнмә” ТРИЗ-технологиясе, алма, янчык, балалар санынча баш киемнәре, вакыт билгеләү өчен ком сәгате, эшне башлау һәм төгәлләүне билгеләргә уенчык шалтыравык.

Эшчәнлек барышы

Оештыру өлеше: Исәнмесез, хәерле көн балалар. Мин Әлфия Камил кызы булам. Сезнең белән танышуыма мин бик шат.

-- Балалар мин сезгә бер фотосүрәт алып килдем. Сез монда кемнәрне күрсез? (әти, әни, кыз, малай) бер сүз белән без аларны кем дип атыйбыз? (гаилә)

--Балалар, ә сез үзегез гаиләгез белән бергә вакыт уздырырга яратасызмы соң? (әйе)

--Гаилә кайсы вакыт бергә җыела? (эштән соң, кичке якта). Ә менә минемчә бу гаилә дә эштән соң җыелып бергәләп чәй эчәләр, үзләренә киләчәккә планнар коралар. Ә сез балалар әти-әниләрегезнең кемнәр булып эшләгәнен беләсезме соң? (2-3 баладан сорау)

--Балалар, сезнең фотосүрәттәге гаилә әгъзаларының кемнәр булып эшләгәнннәрен беләсегез киләме? Әйдәгез мин сезне алар белән таныштырам.

Әнинең кем булып эшләгәнен белер өчен безгә көзге ярдәмгә килер, карагыз әле , балалар, сез монда нәрсә күрәсез? (звонок – кыңгырау) Кабатлыйк әле: кыңгырау.

Ул кайсы һөнәр иясенә кагыла соң, балалар? (Укытучы) Ә укытучы ул нинди булырга тиеш соң? (матур, сабыр, белемле....)

Менә бу гаиләдәге әни димәк кем булып эшли икән инде? (укытучы). Ул да әлеге матур сыйфатларга ия. Әни укытучы булып эшләгәч, әйдәгез аның кулына кирәкле әсбапны бирик әле балалар. (Әник ешенең кулына кыңгырау беркетелә)

Әти кем булып эшли икән, ничек уйлыйсыз? Моны белер өчен янадан көзгегә мөрәҗәгать итик әле балалар. Сез монда нәрсә күрәсез? (алма)

Алма кайда үсә соң ул балалар? (бакчада) Аны кем үстерә? (бакчачы) Ә бакчачы ул нишли соң? (утырта, су сибә,тырмалый, җир казый...)  Менә минем сезнең янга барасымны белгәч, бакчачы әти үзенең серле келәмен биреп җибәрде. Ул шушы келәм ярдәмендә үзенең үстергән һәр җимешен тикшереп карый икән. хәзер мин сезне келәм янына чакырам. (Уртада янчык тора, анда – алма)

Карый к әле, янчыкта ни бар икән? Ал дисәң дә алалар, алма дисәң дә алалар,

Нәрсә ул балалар? (алма)

Физминутка. Ә хәзер мин сезгә алманы якыннанрак тикшереп карарга тәкъдим итәм. Моның өчен безгә келәм янында урын алырга кирәк, көй ишеткәч, без биербез. Көй туктагач, без алманы мнеморәсемнәр ярдәмендә тасвирларбыз.

Балалар, ә сез белгән идегезме, алмада организмга кирәкле файдалы витаминнар бик күп.  Алма әле ул балалар, гаиләнең бердәмлек билгесе булып санала.

Әти кем булып эшли икән балалар? (Бакчачы). Балалар, бакчачы нинди булырга тиеш? Әйдәгез аңа кирәкле әсбапны без кулына тоттырыйк әле. (Кәрзин тотырабыз)

Сез үскәч кем булырга хыялланасыз? Фотосүрәттәге кыз үскәч кем булачагын белер өчен без көзгегә мөрәҗәгать итик .  Нәрсә күрәсез? (кайчы). Кызык, ә бу кайчы кайсы һөнәр иясенең эш коралы дип уйлыйсыз? (Парикмахер - Чәчтарашка туры килә)

- Чәчтараш нәрсә эшли? (чәчләрне кисә, прическа ясый)

- Балалар, сез чәчтараш янында булганыгыз бармы?

 - Ярый алайса, әйдәгез мин сезне тикшереп карыйм әле.

- Мин сезгә “Чәчтараш” дигән бик кызыклы уен алып килдем, әлеге уенда безгә парлашып, чәчтарашка кагылышлы булган предметларны дөрес беркетергә кирәк. Игьтибарлы булыгыз, предметлар арасында артыклары да булыр. Балалар минем кулда кайчы, ул ничә өлештән тора, шул сан белән парлашып басыгыз, уенны башладык.

- Балалар, без әле генә  кайсы һөнәр иясе турында сөйләштек? (Чәчтараш) Димәк, кыз киләчәктә кем булачак? (парикмахер, ягъни чәчтараш булачак)

Әйдәгез аңарга кирәкле әсбапны кулына тоттырабыз.( Фен – чәч киптергеч)

Гаиләдә тагын кем калды әле? (малай) Аның кем булачагын белер өчен, көзгегә карыйк. Монда нәрсә ясалган? (Йорт)

 - Әйе, бу йорт. Ә безнең йортлар ничек барлыкка килгән? Аларны кем төзегән? (төзүче)

- Балалар, мин сезгә бүген нәни төзүчеләр булырга тәкъдим итәм? Биредәге тартмада 3 төстән торган баш киемнәре бар, үзегезгә ошаганны алып киегез һәм баш киеме төсләре буенча бүленеп басыгыз. Мин сезгә агач борыслар тутырылган тартмалар бирәм, сез чикләнгән вакыт эчендә үзегез теләгән йортлар төзеп карагыз. Балалар сез әзерме? Башладык. Дус, тату, ярдәмләшеп эшлибез.(балалар эшләгән вакытта яннарына килеп төрле сораулар бирәм: Сез ничә катлы өй ясыйсыз? Анда кемнәр яшәячәк, синең бүлмәң кайда булачак? Һ.б.)

- Булдырдыгыз балалар. Сезгә ошадымы йорт салуы? Димәк фотосүрәттәге малай да үскәч кем булачак инде? (төзүче) Ә йортта кемнәр яши анда балалар? (гаилә яши) Фотосүрәттә тагын калдымы әле гаилә әгъзалары? (юк бетте) Әни кем булып эшли, әти? Кыз кем булачак? Малай кем булыр? Мин аларга да, сезгә дә гаиләләрегезнең тату, дус, бердәм булып яшәвен телим. Чөнки гаилә –ул зур бәхет.

            Балалар, сез бик актив булдыгыз, рәхмәт сезгә, сез барыгыз да тырышлар. Ә  хәзергә мин сезнең белән саубуллашып торам  «Сау булыгыз, балалар!»


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Минем гаилә" шөгыле

Рус балалары өчен  зурлар төркемендә “Минем гаилә”  темасына татар теле шөгыле. Бу шөгыльдә балаларны яңа сүзләр белән таныштыру вакытында татар теленә генә хас булган авазла...

Конспект занятия:"Минем гаиләм."

Формировать правильное представление о семье, роли матери, отца,дедушки, бабушки,брата, сестры. Закрепить представления о трудовых обязанностях членов семьи....

"Минем гаилә"

Белем бирү өчен тәрбия чарасы....

Минем гаиләм.

Минем гаиләм.Максат: 1. Гаилә турындагы белемнәрен ныгыту,гаилә әгъзалары белән таныштыру, өлкәннәр дөньясына кызыксыну  уяту. 2. Өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтү. 3. Бәйләнеш...

Минем гаиләм.

Минем гаиләм.Максат: 1. Гаилә турындагы белемнәрен ныгыту,гаилә әгъзалары белән таныштыру, өлкәннәр дөньясына кызыксыну  уяту. 2. Өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтү. 3. Бәйләнеш...

Икенче кечкенәләр төркемендә шөгыль конспекты "“Минем гаиләм, минем өем.”".

Сөйләм үстерү, сәнгати үсешне берләштергән интеграл эшчәнлек “Минем гаиләм, минем өем.&rdquo...