Тема“Туган илкәем, газиз җиркәем”
план-конспект занятия (подготовительная группа) по теме

Шайдуллина Эльфира Ханифовна

Балаларның Ватаныбыз, республикабыз hәм аның символикасы турында мәгълүматларын арттыру, белемнәрен гомумиләштерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shaydullina_elfira_hanifovna.docx23.02 КБ

Предварительный просмотр:

Шәйдуллина Эльфира Хәниф кызы

2 кв.категорияле тәрбияче

МБМББУ №70 “Җиләккәй”

Тема“Туган илкәем, газиз җиркәем”

(мәктәпкә әзерлек төркеме өчен)

Максат: балаларның Ватаныбыз, республикабыз hәм аның символикасы турында мәгълүматларын арттыру, белемнәрен гомумиләштерү.

Бурычлар:

тәрбияви: туган җиреңне хөрмәт итү, халкыңа, туган телеңә мәхәббәт хисе тәрбияләү, башка милләт халыклары белән дус-тату яшәү теләге уяту;

үстерү: туган якны өйрәнүгә омтылу, кызыксыну уяту, бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү сәләтен, игътибарлылыкны үстерү;

өйрәтү:республикабыз турында алган белемнәрен киңәйтү, hәр дәүләтнең үз символикасы, hәр милләт халкының үз гореф-гадәтләре, милли киеме булуын ассызыклау.

Җиhазлау hәм материаллар: татар милли костюмнары, милли киемле курчаклар, курай, милли бизәк төшкән карточкалар, шүрәле костюмы, төрле төстәге яфраклар, түбәтәй.

Дидактик материал: ”Калфакны, түбәтәйне бизә” уены өчен материал.

Техник чаралар: музыкальүзәк, дисклар, проектр, экран.

Залны бизәү: зал бәйрәмчә бизәлгән. Урта стенада каеннар, чәчәкле алан. Уң як стенада Татарстан әләме, туграсы, Татарстан картасы, сул як стенада “Туган ягым Татарстан” темасына балалар ясаган рәсемнәр.

Алдан эшләнгән эшләр: республикабыз, аның символикасы, күренекле кешеләре турында әңгәмә; шигырьләр, җырлар өйрәнү; ”Туган ягым Татарстан” темасына балалар рәсемнәре күргәзмәсе оештыру; сүзлек эше-туган як турында мәкаль-әйтемнәр өйрәнү.

Тәрбияченең hәм музыка җитәкчесенең әзерлек эше: бию кую, җырлар сайлау, дисклар,”Шүрәле” ролен уйнаучыны әзерләү.

Бәйрәм барышы:

Балалар музыка астында залга керәләр, ярымтүгәрәк ясап басалар.

Алина: Сез кайдан?- дип сорасагыз,

-Без Казаннан, Иделдән.

-Идел эчкән су булыр,

Иделдә иген иккән,

Яшәгән, көнен иткән,

Татарстан шул булыр.

Камиль: Туган ил ул була бер генә,

Туган илнең кадерен бел генә,

Туган ил ул- алтын арышлар,

Туган ил ул- зифа камышлар.

Туган ил ул- иркен болыннар,

Болыннарда нәни колыннар.

Айгөл: Туган ил ул- зәңгәр диңгезләр,

Туган туфрак, үскән нигезләр,

Туган илдә барыбыз бертуган,

Бик кадерле безгә ул шуңа.

А.б.Хәерле көн балалар,кунаклар.Бүген без туган ягыбыз Татарстанга багышланган кичәгә җыелдык. Туган як, туган йорт сүзе hәр кешегә таныш, якын. Туган як, Ватан ул- без туган, әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз гомер иткән җир. Ерак бабаларыбыз торган җирләр Болгар дәүләте дип йөртелгән.Борынгы бабаларыбыз тимер кою, күн эше, игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгән.Аларның гореф-гадәтләре, милли йола –бәйрәмнәре безнең көннәргә кадәр сакланган. (Экранда борынгы Болгар дәүләтенең күренешләре чагылып бара)

Розалия: Бик борынгы Болгарда

Булган диләр бит бар да:

Мәдрәсә hәм мәгърифәт

Булган анда бик хикмәт...

Ренас: Тимер кою, бронза,

Көмеш кою, күн эше.

Төрле hөнәрләр белән

Мәшгуль булган hәр кеше.

Кигәннәр ди күн итек,

Яратып, матур итеп.

Сафия: Безнең баба- болгарлар

Белемлеләр булганнар

Төзегәннәр диварлар,

Зур йортлар, ак пулатлар,

Төзегәннәр ак таштан,

Ак таштан,яңа баштан.

Татарстан Гимны (“Туган ягым” Р. Яхин көе) яңгырый, барысы да басалар.

А.б. Хәзер безнең торган җиребез Татарстан Республикасы дип атала.Без Республикабызның Гимнын тыңладык. Бу безнең дәүләтебезнең символы.Аның көен бөек композитор Рөстәм Яхин язган.Бу гимнда горурлык, туган илгә, туган телгә мәхәббәт хисләре чагыла. Дәүләтнең тагын нинди символлары була?

Вильдан: Дәүләт әләме, туграсы.

Эльвина: Безнең байрак-

Бик матур байрак.

Төсләре ямьле:

Яшел, кызыл, ак.

Раиль: Безнең байрак-

Бик гүзәл әләм.

Җилферди җилдә

Илгә биреп ямь.

Ралина: Безнең байрак–

Туган җиремнең

Асыл чәчәге:

Яшел, кызыл, ак.

Камиль: Әләмебездәге кызыл төс-көч, куәт hәм тормыш билгесе.

Илсөяр: Яшел төс- табигатебез матурлыгы hәм яшьлек билгесе.

Равиль: Ак төс- пакьлек, намус hәм тынычлык символы.(Экранда кызыл, яшел, ак тасмалардан әләм сурәте җыела)

А.б. Туграбызда ак барс сурәтләнгән.Ул ирек сөючән җанвар,безнең дәүләтнең мөстәкыйльлеген күрсәтә.Ул халыкның яклаучысы, саклаучысы, аны үз канаты астына алучысы. (Экранда тугра рәсеме күрсәтелә)

Влад: Ак барсым, син илемнең йөзе,

hәммәбезне сыйдыр канатыңа.

  Синнән күчсен безгә батырлык та,

Тугрылык та горур Ватаныма.

А. б.Ә Республикабыз көнен кайчан бәйрәм итәбез без?

Балалар.30 августта- республика көне билгеләп үтелә.

А.б. Бу вакытта илебез кырларыннан мул уңыш җыела,урман-аланнарыбыз гөмбә, җиләкләр белән тулып тора.

“Көз(И.Кишко муз.,М.Әндәрҗанова сүз.)җыры башкарыла.Җырны башкарганда балалар төрле төстәге яфраклар белән бию хәрәкәтләре ясыйлар,җыр ахырына яфракларны очырталар,урыннарына утыралар.

А.б.Ә хәзер илен яраткан, аның белән горурланган балаларга мин викторина сораулары тәкъдим итәм, сезне сынап карыйм әле, туган ягыбыз турында нәрсәләр беләсез икән?

1.Республикабызның башкаласы нинди шәhәр?

2.Республикабыздагы иң зур елга.

3.Татарстанда нинди милләт кешеләре яши?

4.Татар милли киеменең элементларын атагыз.

5.Туган ягыбыз нинди файдалы казылмаларга бай?

6.Республикабыздагы шәhәрләрне атагыз.

7.Республикабызның нинди мәшhүр кешеләрен беләсез?

8.Безнең республикада нинди елгалар ага?

9.Туган шәhәребез нәрсә белән бөтен дөньяга билгеле?

10.Иң кадерле кунакларга әзерләнә торган милли ризыкны атагыз.

А.б.Мин бик шат, балалар. Сез республикабыз турында бик күп беләсез икән!

Инде, әйдәгез, әби-бабаларыбыз яратып уйнаган уеннарның берсе “Түбәтәй”уенын уйнап алыйк.

“Түбәтәй” уены(К.В.Закирова “Уйный-уйный үсәбез” 142нче бит)Уеннан соң, балалар урыннарына утыра.

А.б.Балалар,карагыз әле, түбәтәебез нинди осталык белән чигелгән. Ә сез түбәтәй, калфак бизи беләсезме?

“Калфакны, түбәтәйне бизә”дидактик уены үткәрелә.3 кыз калфак, 3 малай түбәтәй бизи. Бу вакытта калган балаларга татармилли костюмы кигертелә.

А.б.Бигрәк матур бизәдегез калфак, түбәтәйләрне. Ә хәзер, әйдәгез милли киемнәребезне киеп биеп алыйк.

Парлы бию( “Эх, шома басабыз”татар халык көе). Балалар утыралар.4 бала уртага чыга.

Розалина: Шундый як ул,карагыз сез

Минем туган җиремә:

Йолдызлар хәтта кызыгып

Тәлгәш-тәлгәш сибелә.

Илнур: Буразналар толым-толым,

Кырларда җилләр исә.

Кара зәңгәр туфрагында

Карашыңнан гөл үсә.

Айзилә: Суларында кояш йөзә,

Толымнарын таратып.

Үзәннәрдә җилеп очкан

Атлары да канатлы.

Радмир: Урманында чишмәләре

Телләреңне чишәрлек.

Шүрәлеләр җитәрлек.

Урыннарына утыралар. К. Сатиев “ Шүрәле” көенә Шүрәле  керә, кулында курай.

Шүрәле. Мине дәштеләр түгелме?! Исәнмесез, балалар! Хәерле көн! Әллә кети –кети уйныйсыгыз киләме, мин бик олыгайдым шул инде, балакайларым, алай уйный алмам, мин хәзер менә шушы нәрсәдә генә уйныйм (кураенда уйнап күрсәтә), кайсыгыз белә моның ни икәнен?(Балалар җавап бирә)Бик акыллы икәнсез, балалар. Ә сез беләсезме, борынгы бабаларыбыз тагын нинди музыка коралларында уйнаганнар икән?Менә тыңлагыз әле! (Диск куела –тальян гармун,думбыра, сорнай коралларында музыка яңгырый, hәр музыкадан соң шүрәле коралның исемен әйтүләрен сорый, экранда уен коралларының сурәте күрсәтелә)Бигрәк зирәк балалар булдыгыз әле сез, борынгы уен  коралларын да беләсез хәтта.

Шулай да сезнең тапкырлыгыгызны сынап карыйм әле, табышмаклар яратасызмы? Менә мин сезгә татар халык табышмаклары алып килдем:

1.Ямавы бар, җөе юк,

Каласы бар өе юк.(Карта)

2.Агач түгел -яфраклы,

Тун түгел- тегелгән,

Кеше түгел- сөйли.(Китап)

3.Калын арка,

Тарта да тарта,

Ул тарткан саен табыш арта.(Ат)

4.Сырлы, сырлы,сырлы ул,

Безнең белән җырлый ул,

Биетә дә җырлата,

Күңелле ул, моңлы ул.(Гармун)

А.б. Шүрәле, ә син мәкальләр беләсеңме? Мәкаль әйтеш уенын да яратып        уйный безнең балалар.

Шүрәле. Ягез, ягез, тагын да сынап карыйм әле үзегезне, менә мин мәкальнең башын әйтәм, сез дәвам итегез:

Туган илем- (туган анам).

Иленнән аерылган- (канаты каерылган).

Халык дуслыгы- (күңел хушлыгы).

Алтын-көмеш яуган җирдән (туган- үскән ил артык).

Шүрәле. Ай, сөендердегез, нинди җор халык җыелган монда! Бик зур рәхмәт, балакайларым, сезнең белән күңел ачтым, миңа китәргә вакыт, Былтыр көтәдер, саубулыгыз!

Балалар.Хәерле юл, Шүрәле! (Шүрәле китә)

А.б. Әйе, Татарстаныбыз гаҗәп гүзәл як. Аның табигате генә түгел, халкы да гүзәл. Республикабызда күп милләт вәкилләре яшәсә дә, алар бик тату, дус. Бәйрәмнәрне бергә күңелле үткәрәләр, балалары бергә уйнап үсә. Әйдәгез, без дә уйнап алыйк.

Курчакны милли киемгә киендер” дидактик уены. (Балалар парлашып басалар,алып баручы hәр парга милли бизәк төшерелгән карточка бирә,бу бизәккә карап, балалар үзләренә кирәкле милләт костюмын сайлап алалар. Бер курчакны 2 бала киендерә.Карточкаларга рус, татар, башкорт, чуваш, мордва, удмурт, мари халыкларының милли бизәге төшерелә Соңыннан курчакларын тотып, ярым түгәрәк ясап басалар.

“Дуслык турында җыр”(Ә.Ерикәй сүз.,С.Сәйдәшев көе)

Эльвина: Нинди матур минем туган илем,

Җир шарында тиңдәш юк аңар!

Киң кырларда үсә мул игеннәр,

Шаулап ага озын елгалар.

Аделина: Ал чәчәкләр үскән болыннарда

Уйнап -көлеп йөри балалар.

Сандугачлар белән бергә кушылып,

Ил шатлыгын  җырлыйлар алар.

“Мин яратам сине Татарстан”җыры (Р.Рәкыйпов сүз.,Р.Андреев көе)

А.б. Бәйрәмебез ахырына якынлашты.Мин сезнең туган ягыбыз турында күп белүегезгә бик шат. Туган ил ул-туган ана, без hәммәбез аны сакларга, якларга, байлыгын арттыру өчен тырышырга тиешбез. Шул чакта гына ул үзенең гүзәллеген саклар, җир шарының иң матур,бәхетле почмагы булыр.

Файдаланылган әдәбият.

1.Борhанова Р.А.,Закирова К. В. Балалар бакчасында тәрбия hәм белем бирү  программасы.-Казан: Хәтер нәшрияты, 2000.

2.Газизова Р. Иркен минем туган илем.-Казан, 1987.

3.Галиева Л. А. h. б. Туган ягыбыз Татарстан.- Казан, 1968.

4.Гарәфиева Г. З. Сөмбеләне кем белә? -Казан: ТаРИХ, 2003.

5.Гәрәева Г.Г.,Гыйләҗева Р.Г.,Зарипова З.М. Балачак бәйрәмнәре.-  Чаллы,1994.

6.Закирова К. В. Уйный- уйный үсәбез.- Казан: ”Мәгариф” нәшрияты, 2005.

7.Зарипова З. М., Хәмитов И. М. Бал бабай.- Яр Чаллы, 2002.

8.Исаева Р.С., Сафина А.А. Дружба и братство дороже богатства.- Набережные Челны, 2009.

9.Харисова Л. А. Ватаным Татарстан.- Казан : “Мәгариф” нәшрияты, 2005.

10.Хәмитов И.М.Туган җирем Татарстан.- Яр Чаллы, 2002.

11.Юсупов Ф. Ю., Камалова З. Ф., Борhанова Р. А. Гөлбакча.- Казан, 1990.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Газиз туган илем. Россия табигате.

Безнен илебез бик зур. Эле кончыгыштан кояш чыга гына башлый , э инде конбатышта кук йозенде йолдызлар да яна. Шуна курэ илебез кугенде кояш баемый диген эйтем бар...

Открытое занятие по теме"Туган ягым бик ямьле"

Сандугачкай,сайра, сайра,Котлап язгы таңнарны.Туган җирдәй гүзәл җирләрДөньяда тагын бармы?                             ...

Материал по теме "Туган телем-назлы гөлем!"

  Бел, балам, син рус  телен    Һәм онытма үз телең!                               ...

И газиз туган илем. Проект

Актаныш, аның мәданияты, архитектурасы, табигате турында белем бирү өчен 2 кечкенәләр төркемендә проект эше....

Лепбук "Татарстан - газиз туган җирем"

Национальное воспитание детей .[[{"type":"media","view_mode":"media_large","fid":"10954146","attributes":{"alt":"","class":"media-image","height":"270","width":"480"}}]]...

Конспект на тему "Туган жирем - Татарстан"

Занятие на тему "Лекарственные травы родного края"...