Сценарий праздника "Әбиемнең күңел сандыгы"
материал (старшая группа) по теме

Губайдуллина Согда Ахатовна

Знакомство детей с национальным татарским костюмом.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon biemnen_kunel_sandygy.doc37.5 КБ

Предварительный просмотр:

Әбиемнең күңел сандыгы

Губайдуллина С.А.

        Зал өй кебек бизәлгән. Айгөл иптәш кызлары белән кайтып керә. Кулларына кул эшләре тотып утыралар. Җыр («Кулъяулык чигәм»).

        Әби кайтып керә.

Әби: - Нинди моңлы көй ишетелә дисәм, үзебезнең кызлар җырлый икән.

Кыз: - Әбием, кайтып та җиттең мени. Без кызлар белән әзерәк җыелып утырыга уйлаган идек.

Әби: - Ярар, утырыгыз. Мин сезгә комачаулумам.

Кыз: - Юк, әбием, син әйдә безнең белән утыр. Яшь чакларыңны искә төшерерсең.

Әби: - Без яшь чакта уйнаган уеннар дисеңме, җырлар, биюләр дисеңме… бик күп инде алар. Соң әйдәгез бер уен уйнап алыйк әле, ди. (Гарман тавышы ишетелә). Эй, өлгермәдек инде уйнарга, ярар бергәләп уйнарбыз. (Малайлар керә. Тезелеп басалар, исәнләшәләр һәм кызлар каршыларына торып басалар).

Кыз: - Әйдәгез әле егетләргә бер җырлап күрсәтик әле.

Такмаклар.

Әби: - Ий, балалар, килүегез бик әйбәт булды әле. Әйдәгез бергәләп Бер уен уйнап алыйк әле.

Уен «Чума - үрдәк, чума - каз».

Әби: - Бигрәк булдыклы егетләр, уңган кызлар икәнсез. Булдырдыгыз бит. Безнең заманда аулак өйләр, күңел ачу кичәләре генә түгел идее, сандыкка бирнәләр әзерли идек. Менә минем дә сандыгым бар.

Өч бала шигырь сөйли.

Кыз: - Әбиләрнең сандыгында

           Сакланмый ниләр генә.

           Әйдәгез, сорыйк үзеннән

           Ачып күрсәтсен безгә.

Әби: - Әйе, минем дә серле сандыгым бар. Сандыкта буыннан-буынга тапшырылган байлыклар саклана. Әйдәгез алайса, бергәләп ачып карыйк, нәрсәләр бар икән анда. (Әби сандыктан сөлге чыгара). Бу беләсезме Казан сөлгесе. Әбиләребез үзләре тукып эшләгәннәр. Кайсы гына егетнең иңенә ятмаган да, нинди генә батырларга бүләк булмаган бу сөлге!.

Бала: - Сөртенсәң - сөлге кирәк,

            Көрәшсәң - сөлге кирәк,

            Батырларга Сабан туйда

            Бирелгән сөлге бүләк!

Әби: - Карагыз әле, балалар, ничек балкып тора бу сөлге. Туку станогында тукылган сөлгеләрне халкыбызда ничек дип йөрткәннәр әле?

Балалар: - «Кызыл башлы» сөлге дип.

Әби: - Ә менә минем үзем чиккән сөлге. Бу сөлгеләр ничек чигелгән?

Бала: - Бу сөлгеләр, ашъяулыклар

            Тамбур белән чигелгән

            Әллә инде чын чәчәкләр,

            Өсләренә сибелгән.

Әби: - И балалар, сезнең яшь чагыгыз үзе чәчәк кебек бит.

Кыз: - Агыйдел күпере,

           Күпер күтәрелми ул

           Уйнамый да көлмичә

           Күңел күтәрелми ул.

Сөлге белән бию.

Әби: - Ай-һай, матур уйныйсыз, оста биисез. Ә монсы алъяпкыч. Татар кызларының алъяпкычлары канатлы булырга тиеш. Чиккән алъяпкычлар зифа буйлы кызларга бигрәк тә килешеп тора.

Малай: - Әби, синең монда кызлар өчен генә. Ә малайлар өчен бернәрсә дә юкмени?

Әби: - Бар, бар, улым. Менә бу нәрсә, балалар, - түбәтәй.

Малай: - Уңган хатын-кызларыбыз

                Түбәтәй дә теккәннәр.

                Кич утырып, җырлар җырлап

                Оста чигү чиккәннәр.

Малайга түбәтәйне кигертә. Уен «Түбәтәй».

Әби: - Бу нәрсә, балалар? Калфак.

Кыз: - Калфак чигү һәм тегү бигрәк тә зур осталык таләп иткән. У лак сәйлән белән күпертеп эшләнелә. Мондый калфакны бай хатыннар гына кия торган булганнар.

Бала: - Дәү әнием энҗе калфак

            Бүләк итте үземә

            Энҗе калфак, үзе ап-ак,

            Бик килешә йөземә.

Әби: - Кая әле, килешәмикән үзеңә. (Бер кызга кигертә).

Җыр «Кәләпүшем, калфагым».

Әби кулъяулык чыгара.

Кыз: - Әби, бирәле кулъяулыкны, Бер уен уйнап алыйк әле.

Уен «Кулъяулык».

Кыз: - Рәхмәт, әбием! Серле сандыгыңда бик күп әйберләр бар икән.

Әби: - Әйе, балалар, сандыкның серләре күп әле. Без бүген әби-бабаларыбыздан калган хатирәләрне яңарттык. Уйнадык-көлде, җырладык-биедек. Бергәләп күңел ачтык. Мәңге сүнмәс безнең Милли сәнгатебез, һаман шулай балкып, чәчәк атып торыр.

Җыр «Матур булсын».


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

әбиенең күңел сандыгы

татар халкының милли бизәнү әйберләре белән таныштыру...

"Әбиемнен сандыгы"

Тема: Әбиемнен сандыгыМаксат: Балаларны татар халкының милли киемнәре, орнаменты (ләлэ чэчэге) белэн таныштыру. Халкыбыз ижатына мэхэббэт тэрбиялэу. Кул чукларынын вак моторикасын устеру остендэ эшлэу...

"Әбиемнең серле сандыгы" (күңел ачу чарасы)

Тема: “Әбиемнең серле сандыгы”Максат: системалы якын килеп балаларны татар халык милли киемнәре белән таныштыруны дәвам итү, ныгыту; татар халык киемнәренә кызыксыну уяту, сөйләм телен үстерү, нәтиҗәл...

Әбиемнең серле сандыгы

Татар милли киемнәре турында оештырылган эшчәнлек конспекты....

"Әбиемнең сандыгы"

Разработка праздника "день матери"...

Конспект занятия для средней группы на тему: "Эбиемнен сандыгы"

Традиции, обычаи и культура края должна войти в сердце ребенка и стать неотъемлемой частью его души...

сценарий 8 марта «ЭБИЕМНЕҢ СЕРЛЕ САНДЫГЫ»

для разновозрастной группы...