Конспект занятия для средней группы на тему: "Эбиемнен сандыгы"
план-конспект занятия по рисованию (средняя группа) по теме

Традиции, обычаи и культура края должна войти в сердце ребенка и стать неотъемлемой частью его души

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ebiemnen_sandygy.docx21.71 КБ

Предварительный просмотр:

Сценарий: “Нинди серләр саклый икән әбиемнең сандыгы?”

 Максат: Күңел ачу чараларында актив катнашырга омтылыш формалаштыру, халкыбызның гореф-гадәтләрен. Буыннан-буынга истәлек булып калган әйберләрнең исемнәрен (бәби итәкле күлмәк, алъяпкыч, камзул, түбәтәй, калфак) хәтерләрендә калдыру. Шигырь һәм уеннар аша балаларны татар халкының үткәне белән таныштыруны дәвам итү. Нәфасәти зәвыкларын үстерү, әйләнә-тирәдәге предметларны бәяли белергә өйрәтү. Татар халкына,фольклорына мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.

Алдан эшләнгән эшләр: Кечкенә музейга экскурсиягә бару; сандык һәм андагы әйберләр белән танышу; шигырьләр өйрәнү.

Материал: Өй күренеше, чиккән әйберләр, каба, сандык, өстәлдә самавар, татар халык ашлары.

Дәрес барышы:

Алып баручы балалар белән залга керә.

А.б: – Балалар, әйдәгез, әби янына барып кайтабыз, әзерләгән бүләгебезне дә тапшырырбыз.

 Җыр:”Би-би-би”.

Автобуска утырып,

Сәяхәткә барабыз.

Би-би-би, би-би-би,

Сәяхәткә барабыз.

Барабыз урман аша,

Безгә кояш елмая.

Би-би-би,би-би-би,

Безгә кояш елмая.

А.б: Менә килеп тә җиттек. Балалар, карагыз әле, авыл өйләре нинди матур. Халкыбыз элек-электән матур итеп йортларын бизәгән. Шакып карыйк әле. Өйдә кеше бармы? Керергә мөмкинме? (Шакыйлар. Өйдән әби чыга.)

Әби: Керегез, керегез, түрдән узыгыз!

Балала - Регина:

Исәнмесез-саумысыз…

Нигә ишек ачмыйсыз?

Шакый, шакый арып беттек,

Нигә каршы алмыйсыз?

А.б: Исәнме, әби. Исән сау гына яшәп ятасызмы? Балалар, бу безнең әби өе. Бу өйнең бизәкләрендә күңел нуры, җитез кулларның осталыгы күренә. Балалар карагыз әле, өйнең түрендә ямьбиреп сандык тора.

Бала-Зарина:

 Әбиемнең сандыгында

Сакланмый ниләр генә.

Әйдәгез сорыйк үзеннән

Ачып күрсәтсен безгә.

Әби: Әйе, сандыкта халкыбызның буыннан-буынга тапшырылган күңел байлыгы саклана. Әйдәгез, бергәләп ачып карыйк, бәлки яшь чагым искә төшәр.  (Әби сандыгыннан шәл чыгара.)

Әби:  Балалар, бу шәл. Әйдәгез әле, бергәләп әйтик – ШӘЛ (бергәләп кабатлыйлар). Әйдәгез әле менә бу фотоальбомны карыйк әле. (Слайд карыйлар). Менә шулай шәлне хатын-кызлар ябынып йөргәннәр.

А.б: Балалар, карагыз әле әби яшь чагында ничек матур киенгән. Әйе, татар-хатын кызлары милли киеменә – шәл керә. Әби, ә синең алъяпкычың бармы?

Әби (Балаларга алъяпкычын күрсәтеп): Әйе бар, карагыз әле ул нинди матур, ике кесәсе дә бар, мин аны үзем кичләрен кызлар белән чигеп утырдым.

 (Әби калфак чыгара.)

Әби: Балалар, кайсыгыз белә, бу нәрсә?

Балалар: Калфак.

Әби: Ә калфакны кемнәр кия?

Балалар: Әниләр, әбиләр, кызлар, апалар.

А.б: Әйе, хатын-кызларның өс-баш киеменең төп бизәге булып чигүле калфак тора.

Әби: Кая әле, килешә микән?

Ясминәгә калфакны кидерә

Ясмина:

Дәү әнием энҗе калфак

Бүләк итте үземә.

Энҗе калфак бигрәк матур,

Бик килешә йөземә.

 

А.б:  Әби, сезнең киемнәрегез кызлар өчен генә мени?

Әби: Нишләп? Бу түбәтәй ошамыймени?  (Әби түбәтәй күрсәтә.)

А.б: Нинди осталык белән чигелгән бизәк.

Әби: Түбәтәйне кемнәр кия, балалар?

Балалар: Абыйлар, бабайлар, малайлар.

А.б:  Әйе, бик дөрес.

Бала-Малика:

Уңган хатын-кызларыбыз

Түбәтәй дә теккәннәр

Кич утырып, җырлар җырлап

Оста чигү чиккәннәр.

Түбәтәйне Адельга кидерәләр

Бала - Адель:

Бигрәк матур түбәтәе

Энҗе бөртекләр белән

Алар монда килгән гүя

Чын әкият иленнән.

А.б: Балалар әйдәгез “Түбәтәй” уенын уйнап алабыз.

“Түбәтәй” уены.

Әби: Бик күңелле уйнадыгыз, балалар. Безнең сандыкта тагын бер әйбер калды бит әле. Карап карыйк. Ә менә бу сөлге бабагызга сабантуй  бүләге. Сөлге күрсәтә.

Бала-Ләйсән:

Сөртенсәң – сөлге кирәк,

Көрәшсәң – сөлге кирәк.

Батырларга сабантуйда

Бирелгән сөлге бүләк.

А.б: Әйе, чын матурлык һәркемне сөендерә. Рәхмәт, әби, сандыгыңның байлыгын күрсәткән өчен, синдә күңел ачып, халкыбызның милли сәнгате белән якыннан таныштык. Балалар, әйдәгез  әбигә истәлеккә үз кулларыбыз белән бизәп сөлге калдырабыз.

Урындыкларга утырып ак сөлгегә бизәкләр ясыйлар.

Әбигә сөлгене тапшыралар.

Әби: Нинди матур сөлге, рәхмәт сезгә, балалар! Минем дә сезгә күчтәнәчем бар. (Чәк-чәк бирә)

Балалар: Рәхмәт! Саубул, әби.

Автобуска утырып кире кайталар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по ОБЖ в средней группе Конспект занятия в средней группе «Опасности вокруг нас».

Конспект занятия в средней группе «Опасности вокруг нас». Цель: формирование у  детей  осознанного безопасного поведения в жизни и быту.Задачи:- закреплять знания об источни...

Конспект занятия в средней группе по теме «Овощи и фрукты» (средняя группа)

Конспект занятия в средней группе по теме«Овощи и фрукты» (средняя группа) Цель:Закреплять умение различать овощи и фрукты. Развивать общую и мелкую моторику. Развивать память, м...

Конспект занятия в средней группе НОД по ФЭМП (математике) в средней группе Тема: «Счёт до 5.».

Конспект занятия в средней группе НОД по ФЭМП (математике) в средней группеТема: «Счёт до 5»....

Конспект занятия в средней группе по ознакомлению с окружающим миром «Показ мод от Бабы Яги» план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа)

Цель: расширение и уточнение представлений детей об одежде, обуви и головных уборах. Программное содержание:1. Упражнять в образовании относительных прилагательных.2. Формировать у детей чувство ...

Конспект занятия в средней группе "Песня колокольчика." план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа)

Конспект занятия по ознакомлению с окружающим миром в средней группе "Песня колокольчика"...

Конспект занятия в средней группе по ознакомлению с окружающим миром «Показ мод от Бабы Яги» план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа)

Программное содержание:1. Упражнять в образовании относительных прилагательных.2. Формировать у детей чувство ответственности за состояние окружающей среды.3. Удовлетворять детскую любознательность по...

Конспект занятия в средней группе по экспериментальной деятельности в средней группе Тема: «Чудесная мука»

Цель: Ознакомление детей со свойствами муки через детское    экспериментирование.Образовательные задачи:1.Обучающие: Познакомить детей с понятием «сыпучая»: закрепить п...