“Татар халык ашлары”
проект (подготовительная группа) на тему

 

Максат: Балаларны татар халык ашлары – өчпочмакны ясау серләренә өйрәтү, үзеңнең хезмәт җимешеңә карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon minem_yaratkan_rizygym_madou_no9_alan.doc50 КБ

Предварительный просмотр:

Гарипова Самания  Абелгаясовна МАДОУ №9 г. Набережные Челны

Тема: “Татар халык ашлары”

 (мәктәпкәчә әзерлек төркеме).

1. Проект төре: информацион-практик юнәлешле.

2. Проектның дәвамлылыгы: 1 ай.

3. Максат: Балаларны татар халык ашлары – өчпочмакны ясау серләренә өйрәтү, үзеңнең хезмәт җимешеңә карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

4. Бурычлар:

1. Пешекче хезмәтенә хөрмәт белән карау. Ата-аналарда балалар бакчасы хезмәткәрләре белән уңай мөнәсәбәтләр булдыру.

2. Төгәллек, игътибарлылык, мөстәкыйльлек, пөхтәлек сыйфатлары булдыру. Үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күреп, горурлану хисе тудыру.

3. Татар халык ашлары турында төшенчә бирү, милли ризыклар турында белемнәрен киңәйтү.

5. Проектның этаплары:

        I. Әзерлек этабы:

- проектның темасын уйлау;

- проектның төрен билгеләү;

- максатын кую;

- бурычларын уйлау;

- перспектив планын язу;

- атрибутлар әзерләү;

 - материаллар туплау;

- пешекчеләр белән сөйләшү;

- әти-әниләрне проект белән таныштыру, биремнәр бирү;

- проектны башкарып чыгу өчен шартлар тудыру.

II. Төп этап:

Балалар белән эшчәнлек:

1. Татар халык ашлары альбомын карау, исемнәрен истә калдыру (бәлеш, өчпочмак, кыстыбый, чәк-чәк, гөбәдия, кош теле, коймак).

2. Милли ризыклар турында шигырьләр уку, табышмаклар, санамышлар, уеннар, әйтемнәр, җырлар өйрәнү.

3. Балалар рәсемнәре конкурсы. “Минем яраткан ризыгым”.

4. Балалар белән әңгәмә. Тема: “Татар халык ашлары” (әңгәмә вакытында бер милли ризыкны пешереп карау теләген ачыклау).

5. Тәрбияче белән балалар эшчәнлеге. “Удмурт кызы бездә кунакта”.

6. Дидактик уеннар:

  • “Өчпочмак ясау өчен нинда яшелчәләр кирәк?”
  • “Өчпочмак ясау өчен нинди эш кораллары кирәк?”
  • “Пешекче киемен ки”
  • “Камыр җәю”
  • “Өчпочмакның эчлеген әйт”.

7. Акция. Психик үсеше тоткарланган балаларны сыйлау (12 нче  төркем). Татар теле бүлмәсендә алар өчен өстәл әзерләү.

Балалар бакчасы хезмәткәрләре, тәрбиячеләр белән эш:

1. Ашханә бүлмәсенә сәяхәт. Пешекчеләр хезмәтен, аш-су җиһазларын читтән күзәтү (кәстрүл, табалар, сөзгеч, чүмечләр, су баклары, ит тарткыч).

2. Пешекче белән сөйләшү, сөйләшү вакытында пешерү күнекмәләре, куркынычсызлык кагыйдәләре белән танышу.

- пычак белән сак эш итәргә;

- янып торган плитәгә якын килмәскә;

- кайнар әйберләрне бияләй белән тотарга;

- электр приборларына юеш кул белән тотынмаска.

3. Пешекче ярдәмендә өчпочмакның эчлеген әзерләү, камыр басу;

- пешекче эшен күрсәтү;

- пешекчегә булышу: ит, бәрәңге, суган турау.

4. Һәр баланың гамәли эше: уклау белән камыр җәю.

- тәрбияченең камыр җәю үрнәге;

- балалар эше;

- тәрбияченең булышлыгы.

5. Тәрбияче ярдәме белән камырга эчлек салу, өчпочмакны бөрергә булышу.

6. Ашханә бүлмәсендә пешерү, куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тоту һәм үтәү.

7. Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәтхан бабайны (52/34) кунакка чакыру, бергәләшеп сыйлану, әдәплелек кагыйдәләрен үтәү.

- ашау алдыннан кулларны сабын белән юарга;

- ашаганда өстәл артында тыныч утырырга;

- авыздагы ризыкны йотып бетермичә, өстәл артыннан кузгалмаска;

- табын артына башта олыларны утыртырга;

- ризык капкан килеш сөйләшмәскә;

- ашап туйгач рәхмәт әйтеп китәргә.

Ата-аналар белән эш:

1. Ата-аналар өчен анкета.

  • Сез нинди татар халык ашларын беләсез?
  • Сез өйдә нинди татар халык ашлары әзерлисез?
  • Сезнең балалар нинди татар халык ашларын ярата?
  • Тиз әзерләнә торган нинди татар халык ашларын беләсез?
  • Милли ризыклар пешергәндә балаларыгыз сезгә булышамы?
  1. Ата-аналарга биремнәр бирү (махсус киемнәр – алъяпкыч, калпак, бияләй; эш кораллары – уклау, такта булдыру).

III. Йомгаклау:

1. Әти-әниләр булышлыгы белән татар халык ашларына күргәзмә оештыру һәм балалар белән презентацияләү.

2. 26 нчы ноябрь – Әниләр көненә багышлап күңел ачу кичәсе оештыру.

“Милли ризыклар –табын түрендә”

“Минем беренче хезмәт җимешем”

Көтелгән нәтиҗәләр:

1. Балалар татар халык ашлары турында күбрәк белделәр.

2. Милли ризык – өчпочмакны ясап карадылар, аның эчлеге турында белделәр.

3. Пешекче хезмәтенә ихтирам хисе туды.

4. Балаларда үз хезмәтенең нәтиҗәсен күреп, горурлану хисе уянды.

5. Балалар ризыкка хөрмәт белән карау, әхлак, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү күнекмәләренә өйрәнделәр.

6. Ата-аналарда балалар бакчасы хезмәткәрләре белән уңай мөнәсәбәтләрне дәвам итү теләге артты.

 Файдаланылган әдәбият:

  1. Гаиләдә, балалар бакчаларында әдәплелек тәрбияләү программасы: Ата-аналар һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен. – Казан: Мәгариф, 2005.
  2. Әхлак нигезе – матур гадәт (Гаиләдә һәм балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбияләү): Методик кулланма / К. В. Закирова, Р. Ә. Кадыйрова. – Казан: Мәгариф, 2004.
  3. Иң матур сүз: Ата-аналар һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен хрестоматия. – Казан: Мәгариф, 2000.
  4. Балалар фольклоры / Төз. Н. Исәнбәт. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984.
  5. Кабыргалы-камчылы: Татар халык уеннары. – Казан: Мәгариф нәшр., 2002.
  6. Мәктәпкәчә тәрбия: Балаларны милли-мәдәни рухта тәрбияләү / Төзүчесе К. В. Закирова. Фәнни редактор Ф. Ф. Харисов. – Казан: РИЦ “Школа”, 2000.



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сабантуй татар халык бэйрэме

“ Сабантуй” көе яңгырый. Балалар флажоклар, обручлар, платочеклар белән мәйданга чыгалар, перестроение була.        А. Б. – Исәнмесез, балалар! Кадерле балалар,...

Татар халык бәйрәмнәре

Татар халык бәйрәмнәре,үткәрү вакыты,бәйрәмгә үзерләнү....

Методическая разработка по развитию речи "Сабантуй татар халык бэйрэме"

“ Сабантуй”.        А. Б. – Исәнмесез, балалар! Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, хәерле көн! Без бүген татар халкының олы бәйрәме- Сабантуена җыел...

Презентация на тему: "Татар халык авыз ижаты"

Познакомить детей с видами устного народного творчества...

"Татар халык киемнәре"

Зурлар төркеме балалары белән үткәрелгән дәрес...

ӘКИЯТТӘ КУНАКТА. “ӨЧ КЫЗ” ТАТАР ХАЛЫК ӘКИЯТЕ.

Балаларның сөйләм күнекмәләрен үстерү һәм матур әдәбият белән кызыксыну формалаштыруЗурлар төркемендә педсовет өчен ачык шөгыль Максат:    Балалар эшчәнлегенең төрле төрләрен берлә...

Халык ашлары аша балаларга аш-су эшләренең әһәмиятен өйрәтү, аларда гамәли күнекмәләр булдыру

Балаларның үз милләтенең милли үзенчәлекләре белән таныштыру, үз халкының традицияләренә карата хөрмәт һәм мәхәббәт уяту....