Халык ашлары аша балаларга аш-су эшләренең әһәмиятен өйрәтү, аларда гамәли күнекмәләр булдыру
классный час (старшая группа)

Балаларның үз милләтенең милли үзенчәлекләре белән таныштыру, үз халкының традицияләренә карата хөрмәт һәм мәхәббәт уяту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doklad.docx13.52 КБ

Предварительный просмотр:

Хәерле көн, хөрмәтле татар теле тәрбиячеләре. Минем бүгенге чыгышымның темасы- “Халык ашлары аша балаларга аш-су эшләренең әһәмиятен өйрәтү, аларда гамәли күнекмәләр булдыру”.

Минем эшнең төп максаты: Балаларның үз милләтенең милли үзенчәлекләре белән таныштыру, үз халкының традицияләренә карата хөрмәт һәм мәхәббәт уяту.

Бурычлар: 1. Балаларны халкыбызның гореф-гадәтләре, рухи хәзинәсе, милли ашлары белән таныштыру;

2. Идел буе халыкларының асылын чагылдырган милли ашларына карата кызыксыну уяту. Башка халыкларның мәдәни традицияләренә хөрмәт тәрбияләү;

3. Татар халыкашларын тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну уяту, хезмәткә һәм аш-су әзерләүгә ихтирамлы караш уяту;

4. Татар халык ашы- кыстыбый ясау тәртибе белән таныштыру, эшләү күнекмәләрен үстерү. (2 слайд)

Мин бүген сезнең игътибарга зурлар төркемендә үткәрелгән дәреснең бер өлешен күрсәтәм.

Балага милли тәрбия бирүнең башлангычы  гаиләдән килсә, балалар бакчасында милли тәрбия процессы  аеруча  катлаулы. Без тәрбия бирүдә халыкның милли традицияләренә нигезләнгәндә генә үзенең тәрбияви һәм белем бирү бурычларын уңышлы хәл итә алабыз. Тәрбия планының төп максаты – тормышка һәр яктан әзерлекле, камил, үз милләтенең, халкының киләчәген кайгыртучы шәхес тәрбияләү( 3 слайд). Балаларда милли мәдәният турында бербөтен күзаллау булдыру – туган телеңне белү һәм шул телдә аралашу; халык авыз иҗатын: әкиятләр, мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар, бишек җырларын белү; шигырьләр, җырлар өйрәнү; туган як табигатен, милли халык уеннарын, аш-суларын белү дигән сүз. Балалар бакчасыннан ук, балаларда үз милләтенә карата хөрмәт уята алсак, киләчәктә ул балада башка милләт халкына, аларның мәдәниятенә уңай мөнәсәбәттә булган толерант шәхес тәрбияләп булачак. ( 4 слайд)

Шул исәптән, мин үткәргән шогелемдә төп бурычым итеп- балаларда милли гореф-гадәтләр белән генә таныштырып үтү түгел, ә милли гамәли эш үрнәгендә тәкъдим итү, төрле формаларын күрсәтү. Безнең шөгелебезнең төп бурычы да- балаларны халык ашлары белән таныштыру иде, һәм шул исәптән татар халкының милли ашы- кыстыбыйны үз күзләре белән күреп, үз куллары белән ясап, инде әзер продуктны тәмләп карау иде. (5 сл)

Эш процессында без булган белемнәрнәребезне сорау-җавап алымнарын кулланып , логик биремнәр үтәп – ныгыттык, һәм алда вак моторикага нигезләнеп проектик (гамәли ) эш алып бардык.

Алда әйтеп киттем инде, балалар үз кузләре белән күреп, үз куллары белән ясам, әзер продуктны тәмләп карадылар.  Һәм шушы вакытта гына аң-белем, ихтыяҗ, кызыксынлаучанлык арта, балаларның күбрәк исендә кала. Безнең максат- бу балалар милли аш- кыстыбый дип кенә түгел, ә балаларга үзләренең эш тәҗрибәсе аркылы белем, тәрбия бирү иде.

Хәзер без сезнең ихтибарыгызга әлеге шогелнең бер өлешен күрсәтеп китәбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Татар халык ашлары”

Максат: Балаларны татар халык ашлары – өчпочмакны ясау серләренә өйрәтү, үзеңнең хезмәт җимешеңә карата хөрмәт хисе тәрбияләү....

Консультация для родителей "Халык авыз иҗаты әсәрләренең сөйләм теле үстерүдә булган әһәмияте"

Туган илем, туган телем…Үз илем, үз телем… Бүгенге көндә кызганычка каршы үз илендә яшәп тә, үз ана телендә сөйләшә алмаган (әллә теләмәгән?) милләттәшләребезне еш очратырга туры килә. Ә киләчәктә нин...

Выступление на МО по теме: “Балаларга әдәп-әхлак тәрбиясе бирү, аларда патриотик хисләр тәрбияләү”.

Мәшһүр татар  мәгърифәтчесе К.Насыйри үз вакытында: «Тәрбия – һәр нәрсәнең ачкычы, аның белән һәр нәрсәне хәл итеп була, ул – кешене кеше итүдә иң дөрес юл», – дип, бик дөрес язган....

Презентация: Балаларга милли тәрбия бирүдә керәшен халык уеннарының роле.

Презентация, балаларга милли тәрбия бирүдә керәшен халык уеннары куллану....

Проект.Татар халык уеннары аша балаларга милли тәрбия бирү. Педагогикик киңәшмәдә чыгыш."Эксперименталь эшчәнлек аша балаларда танып белү эшчәнлеген үстерү."

Өлкәннәр төркемендә татар халык уеннарын кулланып милли тәрбия бирү.Уеннарны өйрәнүнең перспектив планы,уеннар,уеннар баырышы,оештыру алымнары бирелгән...

Ата –аналар өчен консультация «Халык авыз иҗаты әсәрләренең сөйләм телен үстерүдәге әһәмияте»

laquo;Халык авыз иҗаты әсәрләренең сөйләм телен үстерүдәге әһәмияте»...