Аулак өй
план-конспект занятия (средняя группа) на тему

Нигметзянова Гульнара Рустамовна

Воспитать любовь к устному народному творчеству

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon aulak_oy_konspekt.doc32.5 КБ

Предварительный просмотр:

         Соңгы елларда халыкның туган җиренә, туган теленә, үткәненә, мәдәниятенә игътибары көчәя бара. Бу үзгәреш балаларда да милли традиция, гореф-гадәтләргә ихтирам тәрбияләүне алга куя. Буыннан буынга күчеп килгән, хәзер инде югалып бара торган күңелле бәйрәмнәр, йолалар яңадан арабызда яшәсен, дисәк, без аны мәктәпкәчә яшьтәге балаларның да күңеленә уелып калырдай итеп бирә белергә тиешбез.

Кичәне җиһазлау:

Залның түрендә мультимедия тактасында презентация аулак өй күренешләре белән слайдлар алмаша. Зал авыл өе кебек җиһазланган: ак пәрдәләр белән тәрәзә, тәрәзә төбендә гөлләр. Тәрәзә кырыенда өстәл, өстәлдә шакмаклы суккан ашъяулык җәелгән, өстәлдә җиз самовар, җиз подноста чәйнек, чынаяклар, агач коштабакта коймак өеме. Стенага кызыл башлы суккан сөлгеләр, чигүләр эленгән. Балалар татар халкының милли киемнәреннән.

Зал уртасына кыз  бала чыга:

-Күмәк бию уен-көлке

 Була кичке уенда.

 Кызлар, егетләр җыела,

 Кичен аулак өендә.

Зал уртасына гармун уйнап бер егет керә һәм урындыкка утырып уйнавын дәвам итә, икенче бер егет кереп сызгырып җибәрә һәм үзе белән чакыра, егетләр чыгып китә, залга кызлар керә.

“Каз канаты” көе яңгырый.  Кызлар каз канатлары белән бию башкаралар.

Егетләр керә.

Кызлар:

 Егетләр килгәннәр,

Безнең монда җыелганны,

Әллә каян белгәннәр.

Егетләр:

Һай кызлары, кызлары,

Янып тора күзләре.

Кызлар:

Безнең авыл егетләре

Берсеннән-берсе матур,

Үзе матур, сүзе матур,

Туган илдә бер батыр.

Егетләр:

Безнең авылның кызлары

Берсеннән-берсе чибәр,

Шул чибәрләр хөрмәтенә

Өздереп җырлап җибәр.

Балалар татар халык бию такмагын җырлыйлар «Әпипә».

Егетләр җырлый:  Бас кызым, Әпипә,

                                 Син басмасаң, мин басам.

 Кызлар җырлый:  Синең баскан эзләреңә

                                  Мин дә китереп басам.

                                    Бас, кызым, Әпипә,

                                     Син басмасаң, мин басам.

Егетләр җырлый:     Әпипәнең калачларын

                                     Ашап калыйм ичмасам.

Егетләр:

Капка төбендә торасың

Нечкә билең борасың;

Нечкә билеңне борып,

Кемне көтеп торасың?

Кызлар: 

Ак самоварның борынын

Бормый торыгыз әле.

Беләсегез килә икән,

Белми торыгыз әле.

Кызлар:

Түбән оч егетләренең

Билендә сары каеш.

Бу авылда без генә дип

Йөриләр понимаешь.

Егетләр көләләр.

-Азамат, нигә көләсең?

-Көләм!

-Көл-көл, көлле күмәч ашатырмын.

-Көләм.

-Көлсәң көл капчыгы тегәрбез.

-Көләм.

-Авызың зураер.

-Зурайса кечерәйтергә сине чакырмам.

-Азамат, көлмә.

-Елыйммыни?

-Елама, җырла!

-Әйдәгез, бергә уйнап алабыз.

-Нинди уен уйныйбыз?

“Чума үрдәк, чума каз” 

Балалар уен уйныйлар.

-Дуслар, парсыз кем калды?

-Артур.

-Нинди җәза бирәбез?

-Биетәбез.

Бии.

-Уеннын дәвам итәбез.

-Дуслар, кем калды?

-Игорь.

-Нинди җәза бирәбез?

-Шигырь сөйләсен.

           Исәнмесез, саумысез!

            Нигә кәҗә саумыйсыз?

            Әтәчегез күкәй салган.

            Нигә чыгып алмыйсыз?

-Дуслар, әйдәгез түбәтәй уенын уйныйбыз.

-Әйдәгез. Балалар түгәрәккә басалар. “Түбәтәй” уены уйныйлар.

Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ераклардан килгәнсең,

Төскә матурлыгын белән

Шаккатырыйм, дигәнсең.

Түп-түп, түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.

-Әйдәгез, дуслар, барыбыз бергәләп, шәп итеп биеп алыйк.

Бию: “Итек-читекләр”.

“Аулак өй” кичәсе шуның белән тәмамлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Аулак өйдә

   Безнең бакча тормышын һәм аның оештыруда бу бәйрәмнәр бик әһәмиятле чара.Балаларыбыз онытылып барган гореф - гадәтләребез турында тирән мәгълүмәтләр алганнар, дөньяга, үзләрен чолг...

Аулак өй

Авыл өе. Залның ике ягына сәке куелган, өсләренә сугылган палас җәелгән. Лирик, талгын музыка яңгырый. Өйнең бер ягыннан әби белән бабай килеп керәләр. Әби:Бабай, әйдә кунакка барабыз?Бабай...

Аулак өй

Приурочена к историка-культурному наследию Татарстана. Музыкальное развлечение для детей подготовительной группы....

Аулак өй

Приурочена ккультурно-историческому наследию Татарстана....

“ Аулак өй”

(Балалар иҗатында халык бизәлешләренең чагылышы)Максат: 1.Балаларны татар халкының борынгы сәнгатьбизәкләре белән таныштыру.2. Балаларның татар халкының борынгы йолаларына карата мәхәббәт х...

Сценарий праздника "Аулак ой"

Сценарий праздника на татарском языке для детей подготовительной группы «Аулак өй» Максат: Балаларда халкыбызның йола бәйрәмнәренә кече яшьтән үк кызыксыну уяту.Бурычлар:балаларны милл...

"Аулак өй"

1.Балаларда халкыбызның йола бәйрәмнәренә кече яшьтән үк кызыксыну уяту.2.Балаларны милли йолалар белән якыннан таныштыруны дәвам итү.3.Сөйләм телен үстерергә һәм иҗади сәләтләрен ачарга булышлы...