Проект для дошкольников "Рәсәй - зур дәүләт".
проект (подготовительная группа) на тему

Этот краткосрочный проект предназначен для воспитателей ДОУ, воспитателей по обучению детей татарскому языку. родителей, музыкальных руководителей для ознакомления дошкольников 5-7 лет  (подготовительная к школе группа) с историей, культурой, традициями  России и Татарстана, государственными языками Республики Татарстан. Материал так же поможет для закрепления пройденного материала по татарскому и родному языкам в ДОУ. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл rsy-zur_dult.docx23.76 КБ

Предварительный просмотр:

“Рәсәй – зур дәүләт”.

(мәктәпкә әзерлек төркеме)

1. Төре:  танып – белү.

2. Дәвамлылыгы: 1 ай.

3. Максат: Рәсәй, Татарстан Республикасы турында белемнәрен киңәйтү.

4. Бурычлар:

  • Туган илебезгә карата хөрмәт, горурлык, ярату хисләре  тәрбияләү.
  • Дәүләт телләре – татар һәм рус телләренә карата ихтирам тәрбияләү.
  • Телләр турында балаларның белемнәрен киңәйтү.

Проектны гамәлгә ашыру этаплары:

I этап - әзерлек этабы:

- эшчәнлекне планлаштыру  (проектның темасын уйлау, максатын, бурычларын билгеләү, эшчәнлек өчен шартлар тудыру);

- перспектив, эш планнары төзү;

- төркем җыелышларында проектның максаты, бурычлары белән таныштыру;

- әти – әниләр белән  проект турында киңәшләшү;

- интернет челтәреннән, китаплардан проектка кирәкле материаллар эзләү, туплау.

II этап - төп этап:

Балалар белән эш:

- материал туплау;

- әңгәмәләр;

- шигырь – җырлар өйрәнү;

- шигырь конкурсы үткәрү;

- җырлы – биюле, хәрәкәтле уеннар уйнау;

- мәкальләр өйрәнү;

- рәсем конкурсы;

- фоторәсемнәр туплау, альбом төзү;

- герб, гимн, тугра белән танышу, аңлату эшләре.

- презентация карау;

Әти – әниләр белән эш:

- материал, рәсем, фотолар туплауда булышу;

- экскурсияләрдә булышлык;

- анкета үткәрү;

- “Туган илем – гөлләр иле”,  “Мәскәү шәһәре – безнең башкалабыз” дигән темаларга рәсемнәр конкурсы үткәрү;

- “Татарстан сиволикасы”, “Рәсәй символикасы” дигән темаларга әңгәмәләр үткәрү;

- “Ачык ишекләр көне”ндә катнашу;

- үстерешле уен үткәрү;

- әдәби кичәдә катнашу.

III этап -  йомгаклау этабы:

- күргәзмәләргә, алган белемнәргә нәтиҗә ясау;

- үстерешле диалог үткәрү.

Проект эшчәнлегенең перспектив – тематик планы.

Эшчәнлек тәртибе

Тәрбияче белән балаларның бердәм эшчәнлеге

Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге

Әти - әниләр белән балаларның бердәм эшчәнлеге

1.

Әңгәмә: “Минем туган илем”.

Үстерешле диалог.

Фоторәсемнор, открыткалар карау.

2.

Анкета үткәрү: “Туган телеңне беләсеңме?”

ТР дәүләт телләренә багышлап анкета үткәрү.

3.

Ата – аналар җыелышы: “Теле барның – иле бар”.

Балалар белән төрле телләрдә шигырь өйрәнү.

Өйрәнгән шигырьләрне сөйләү.

Сорауларга җавап эзләү.

4.

Җырлы – биюле уеннар уйнау: (татар халык уеннары: “Түбәтәй”, “Чума үрдәк, чума каз”, рус халык уеннары: “Шахтер”, һ.б.)

Тәрбияче белән уенның сүзләрен һәм хәрәкәтләрен өйрәнү.

Музыка астында уен хәрәкәтләрен ныгыту.

Уенның сүзләрен һәм хәрәкәтләрен кабатлау.

5.

Әкиятләр уку. (Татар халык әкияте “Өч кыз”, рус халык әкияте “Казлар-аккошлар” һ.б.)

Әкиятләр уку, эчтәлеген сөйләү, аларны чагыштыру.

Әкиятнең ахырын үзләренчә дәвам итү.

Әкият язып килү.

6.

Телләр турында мәкальләр әзерләү.

Мәкальләр өйрәнү.

Д\уен: “Мин башлыйм, син дәвам ит”.

Телләр турында мәкальләр әзерләп килергә.

7.

Рәсем ясау: “Туган илем – гөлләр иле”,  “Мәскәү шәһәре – безнең башкалабыз”.

Сорау – җавап.

Рәсем ясау.

Конкурска рәсемнәр әзерләү.

8.

Макет карау. Әңгәмә үткәрә: “Илебез символикасы”.

Символика карау, аңлату, атау.

Д\уен: “Дөрес ата!”, “Нәрсәне аңлата?”, “Өлешләрдән дөрес җый!”

Материал туплау.

9.

Презентация карау.

Интернет челтәреннән материал туплау.

Интернет челтәреннән материал туплау.

10.

Шигырь  конкурсы үткәрү.

Шигырь өйрәнү, сүзләрен ятлау, сөйләргә өйрәнү.

Шигырь өйрәнү, сүзләрен ятлау, сөйләргә өйрәнү.

11.

Үстерешле диалог  үткәрү: “Теле барның – иле бар”.

Шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнү.

Биремнәр үтәү.

Балаларны бәйрәмгә әзерләү.

Көтелгән нәтиҗә: Балалар белән проектны үтәү барышында эзлекле эш алып барылды. Балаларның танып – белү, кызыксынуы, белемнәре тагын да артты. Безнең туган илебез, аның символикасы турында  алган мәгүлүматлары системалаштырып ныгытылды.

“Теле барның – иле бар”.

(үстерешле диалог)

Максат:

- Туган илебезгә, телебезгә карата горурлык хисләре тәрбияләү.

- Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

- Балаларның алган белемнәрен логик кысага салып системалау.

Җиһазлау: фоторәсемнәр, символикалар, ясалган рәсемнәр.

Алдан эшләнгән эшләр: проект барышындагы эшчәнлек.

Эшчәнлек барышы:

       -   Балалар, мин бүген хат таптым. Компьютердан безнең бакча адресына чит илдән электрон хат килгән. Әйдәгез, укып китик әле. (Компьютердан хатны күрсәтү, тәрбияче кычкырып укый).  “Исәнмесез, балалар!  Без Төркиядә яшибез, балалар бакчасына йөрибез. Сезнең илегез белән якыннан бик тә танышасыбыз килә, сезнең телегез турында беләсе килә. Зинһар, булышыгыз әле”.

     - Балалар, булышабызмы чит илдә яшәүче балаларга?

     (Балаларның җаваплары)

Шигырь уку -  Ф.Яруллин “Анам теле.”

Татар теле –анам теле,

Иң беренче бабам теле.

Буыннардан –буыннарга

Күчеп килгән заман теле.

Анам теле-телләр теле,

Милләтемнең бердәнбере.

Син булганга без дә исән,

Син булганга без дә тере.

Балаларга сораулар:

- “Туган тел” дип нинди телне атыйлар?

- Безгә рус телен белү ни өчен кирәк?

- Татарстан нинди җирдә урнашкан? (Рәсәйнең матур җирендә...)

- Аның башкаласы нинди шәһәр?

- Рәсәйнең башкаласы нинди шәһәр?

- Татар теле турында нәрсә әйтергә була? (бабаларыбыз сөйләшкән  борынгы тел.)

-Татар телен тагын ничек әйтергә була? (туган тел, ана теле.)

-Ни өчен туган телне ана теле диләр?

- Ана балаларына иң татлы нәрсәне бүләк итә?

- Туган телебез нинди? (матур, бай, моңлы – җырлы...)

Уен: “Мәскәүгә сәяхәт.”( Уен слайдлар, рәсемнәр  карап оештырыла. Танылган урыннарны  карау, кыскача информация бирү: Кремльдә президентыбыз эшли, анда соборлар бар, Кызыл мәйданда зур бәйрәмнәр, җиңү парады үтә, мәңгелек ут яна һ. б.)

Россия символикасын искә төшерү.

- Әләм һәм туграны кайда очратырга мөмкин?

- Анда нинди төсләрне күрергә була?

- Бу төсләр нәрсә аңлата?

- Тугра формасы буенча нәрсәне хәтерләтә?

- Анда нинди кош сүрәтләнгән?

- Ни өчен аның башы икәү?(Ул зур илебезне саклый,  уяу тора.)

Үстерелешле уеннар: “Дөрес итеп тез!”( Төсле тасмалардан Татарстан һәм Россия  әләмен төзү.) “Туграны җый”.  (Аерым рәсемнәрне бер- берсенә куеп Татарстан һәм Россия туграсын җыю.)

Мәкаль, әйтемнәр әйтү:

- Теле татлының – дусты күп.

- Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр.

- Туган телем – иркә гөлем. Киңдер сиңа күңел түрем.

- Иң татлы тел – туган тел, анам сөйләп торган тел.

Тел турында шигырь сөйләү:  (Шәйхи Маннур “Яхшы бел!”)

Русча да яхшы бел.

Икесе дә- безнең өчен,

Иң кирәкле затлы тел.

Татарчасы- туган тел

Безгә газиз булган тел.

Атаң- анаң, әби- бабаң

Сине сөя торган тел.

Тел кешене дус итә

Бер- берсенә беркетә.

Бел, балам, син рус телен

Һәм онытма үз телең.

Җыр җырлау:  Г. Тукай. “Туган тел”.

   - Балалар, булдырдыгыз. Безнең туган илебез, туган телебез, илебез символикасы турында бик матур, төгәл җаваплар бирдегез. Чит ил кунакларыбыз безнең илебез турында җитәрлек дәрәҗәдә мәгълүмәт алгандыр дип уйлыйм. Зур рәхмәт барыгызга да.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исследовательский проект «ВОЛШЕБНАЯ ВОДА» Участники проекта: педагоги и дети подготовительной группы. Руководитель проекта: воспитатель Тюленёва Т.А.

Большую роль в экологическом образовании дошкольниковиграет практическая, исследовательская деятельность вприродных условиях. К сожалению, современные дети, особенногородские, имеют весьма огран...

пед.проект "По страницам ВОВ" визитная карточка портфолио проекта, план реализации, проект текстовый вариант, презентация

педагогический проект по патриотическому воспитанию. цель, задачи план реализации содержание....

Социально-коммуникативное развитие младших дошкольников в рамках реализации ФГОС. Долгосрочный проект «Дорожная грамота». Паспорт проекта. Тип проекта- практико-ориентированный, коллективный. Вид проекта - долгосрочный, сентябрь 2018 года - май 2019 года

Актуальность проекта.Ежедневно в дорожно-транспортных происшествиях получают травмы, и гибнет много людей. Дошкольники составляют четвертую часть от общего числа пострадавших в ДТП дете...

Проект "Спортивная зима" Спортивно-познавательный проект «Спортивная зима» Цель проекта: Расширение представлений детей о зимних видах спорта. Задачи проекта: - создавать условия для сознательного изучения детьми здорового образа жизни; • ознакомление с

Спортивно-познавательный проект «Спортивная зима» Цель проекта: Расширение представлений детей о зимних видах спорта. Задачи проекта: - создавать условия для сознательного изучения детьми здоро...

Паспорт проекта «Пчёлкин огород». Тип проекта : среднесрочный, исследовательский. Участники проекта : дети, воспитатели, родители воспитанников. Возраст детей: 6 – 7 лет. Цель проекта: Создание условий в группе и на участке для развития познавательного и

Задачи проекта:Расширять знания детей и представления о культурных  растениях и цветах (их строении и полезных свойствах овощей).Знакомить детей с особенностями выращивания цветов и культурных ра...

МАДОУЦРР д/c «Теремок» Проект «Волшебница вода» " в средней группе «Почемучки» Воспитатель: Ганшу О.А.. 2022г. Проект: краткосрочный (с1.02 -20.02.22) Тип проекта: познавательно – исследовательский. Участники проекта: дети средней группы, воспитат

Проблема:  Отсутствие у детей представлений о значении воды в жизни всего живого на земле.Актуальность проекта: Экологическое воспитание, как никогда, является одной из актуальнейших проблем...

Проект в подготовительной группе на тему: «Зимующие птицы» Вид проекта: познавательно-исследовательский, информационно-творческий. Продолжительность проекта: краткосрочный (1 неделя. С 19.12.2022 – 23.12.2022) Авторы проекта: воспитатель Анисимова

Проект в подготовительной группе на тему:«Зимующие птицы»Вид проекта: познавательно-исследовательский, информационно-творческий. Продолжительность проекта: краткосрочны...