Сөмбеләдә кунакта
материал (младшая, средняя группа) на тему

Юрикова Эльмира Рустамовна

Уртанчылар һәм икенче кенчекенәләр төркемендә балаларны Сөмбелә бәйрәме, Уныш бәйрәме бәлән таныштыру «Көз», «Яшелчәләр», «Җиләк-җимешләр» темаларын үткәннән соң йомгаклау, кабатлау дөресләре формасында ачык комплеклы НОД үткәрелә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sombeld_kunakta.docx25.37 КБ

Предварительный просмотр:

Уртанчылар һәм икенче кенчекенәләр төркемендә балаларны Сөмбелә бәйрәме, Уныш бәйрәме бәлән таныштыру «Көз», «Яшелчәләр», «Җиләк-җимешләр» темаларын үткәннән соң йомгаклау, кабатлау дөресләре формасында ачык комплеклы НОД үткәрелә.

Сөмбеләдә кунакта (В гостях у Сөмбели)

Под мелодичную музыку «осени» воспитатель заводит разговор

Тәрбияче. Үзе белән алтын көзне ияртеп, сентябрь да үтеп ките, октябрьне каршы алдык. Иген кырларыннан эстафета кабул иткәндәй, инде бакча-парклар, урманнар, әрәмәлекләр дә сары, кызыл, алсу һәм башка төсләргә кереп чуарланып калалар.

Алтын көз!.. болай әйткәндә без табигатьтәге тышкы буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның кадере һәм күркәмлеге барыннан да бигрәк көзге муллык, иркенчелек белән билгәләнә.

Бер авыл картыннан сораганнар: - Синеңчә көз яхшымы, яз яхшымы?

Ул, һич тә аптырап тормыйча: - Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхши! – дип җавап биргән. Менә шундый авыз өчен яхшы булган, табигатьнең иң асыл фасылы – алтын көздә килә инде халкыбызның онытыла башлаган матур бәйрәме – Сөмбелә.

Ашлык булып җирдә үсә-

Уңыш бит ул «Сөмбелә!»

Бөтен җирне нурга күмә-

Кояш кебек «Сөмбелә»

Показ детям фотоальбома «Осеннняя пора – очей очарование» на большом экране

Балалар, әйтегез че миңә, «Сөмбелә» диген сүз нәрсәне анлата? (балалар җавап бирәләр: өлгергән башак, уңыш, байлык, көзге муллык) Дөрес балалар, менә шушы көзге байлыкта, муллыкта бәйрәм ителә.

Зифа буйлы, җитен чәчле,

Зәңгәр күзле шушы кызның

Исемнәре ничек икән,

Әйтегезче, кем белә?

Балалар: Сөмбелә! Сөмбелә!

Тәр. Дөрес балалар, без хәзер Сөмбелә янына кунакка барабыз.

(Слышится шум ветра, шорох листьев- шумы леса. Дети подходят к избушке где живет девушка по имени Сөмбелә. Она выходит к ним на встречу. Дети здороваются)

Т. - Исәнмесез, Сөмбелә кыз. Без сине сагындык, синең янга  кунакка  килдек.

С. - Мин дә сезне сагындым, әйдәгез үтегез.

(дети садится полукругом у избушки)

Тәр. Сөмбелә без сиңа буш кул белән килмәдек җырлар, шигырьләр алып килдек.

С. Мин җырларны  яратам һәм биергә яратам. Сез монда килгәндә минем дусларны-хайваннарны күрмәдегез ме? Нишләптер алар бүген күренмәделәр? Әллә вакытлары юк, алар бит кышка азык-ризыйк әзерлиләр.

Тәр. Күрдек Сөмбелә. Хәзер без сиңа кемне күргәнне күрсәтербез, ә син безгә табып әйтерсең.

(Ставится фонограмма лесных жителей, дети показывают движением, Сөмбелә отгадывает)

С. Миңа ошады бу уен. Рәхмәт балалар. Ә хәзер мин сезнең белән уйнап алам. Минем өйем янында дөрес үсмәгән агачлар бар. Эзләп табарсызмы аларны?

(Проводится игры: найди неправильное дерево, собери листочки).

Тәр.  Ә хәзер Сөмбелә сиңа үзебезнең бүләкләребезне тапшырабыз, утыр тыңла.

Дети читают приготовленные стихи, поют песни

Җыр «Яфракларнын бәйрәме»

К.Нажми       Көз

Үтте-китте матур җәйләр,

Көзләр килеп җиттеләр.

Ак каенның  яфраклары

Саргаешып киптеләр

Сандугачлар, карлыгачлар

Очып китте еракка.

Торналар да ялга китте, Җылы якка, көньякка.

Г.Латыйп       Алма жыябыз

Урман-кырларга  Килде матур көз.

Жәй үтте диеп  Үкенмибез без.

Алны тутырып.  Алма жыябыз.

Әниләр безне:  -Булдырасыз!-дияләр.

Бакчада хуш ис,  Бакчада ямьле.

Берсеннән –берсе  Алмалар тәмле.

Без шау-гөр килеп  Алма коябыз.

Бездән да инде  Уздырасыз!-дияләр.

Без аның саен  Шатланышабыз. Әниләр белән   Без ярышабыз.

Ш.Майнур       Көзге урманда

Көзге урман  Тып-тын  булган,

Агач башы---ялангач, Соңгы яфрак

Төшә калтырап, Әз генә җил шаяргач.

Тик карт имән башларында, Биек-биек чагында

Җемелди көз кояшында  Уттай яфрак һаман да.

Алар бирешмиләр әле  Көзнең  яңгыр,җиленә.

Ялтырап алган бизәкләр  Әллә кайда күренә.

Җыр «Про грибы»

М.Жалил      Көз җитте

Киң болыннарда,  Урман-кырларда,

Агачлар,гөлләр  Кибеп сулдылар.

Уйсу җирләрдә,  Елга,күлләрдә,

Көзге салкыннар  Сулар тундылар.

Көннәр суынды,  Чишмәләр тынды.

Безне калдырып,  Кошлар да китте.

Кошлар шикелле  Бергә гөр килеп,

Мәктәптә укыр  Вакытлар җитте.

Н.Гайсин   Уныш җыелды

Уныш  җыелды,  Аккошлар  китте,

Матур көз ае --- Октябрь җитте.

Урамнар тулып  Йөкләр  үтәләр,

Алар дәүләткә  Ашлык илтәләр.

Бар да ашыга,  Тизрәк илтик,дип,

Илебезне бай,  Матур итик ,дип.

Х.Халиков    Көз

Алтын-сары  яфракларны

Җилләр саный.  Иртә-кичен

Суык бабай  Бармак яный.

-Ник гөмергә  Килми икән

Шушы язлар?! Дигән кебек ,

Моңсу гына  Китә  казлар.

Әнә  инде  Юлга чыккан

Торналар да…  Бер үк сүзне

Кабатлыйлар  Гүя бар да:

-Суык бабай  Арттан җитеп

Харап булмыйк,  Оча торыйк,

Тор-рыйк, Тор-рыйк

Ф.Яруллин    Көзге табын

Көзге табын---бай табын,

Кыяр ,карбыз һәм кавын

Телем-телем теленгән,

Оем –оем өелгән.

Алмалары ал төсле,

Балкып туган тан төсле.

Капсаң эри авызда,

Һар кисаге бал төсле.

Ә  жимеше,жимеше,---

Ачысы бар, төчесе!

Яңа пешкән күмәчтер

Кайнар кояш төслесе.

Әткәм кебек торыш көз,

Әнкәм кебек юмарт көз.

Көзләр юмарт булганга,

Бик бәхетле, бик шат  без.

Октябрь.  М. Мазунов

Октябрьдә, октябрьдә

Яңгырлар  бик еш ява,

Бар үләннәр дә саргая,

Чикерткә тынып кала.

Яфракларны өзә—өзә,

Көчле җил уйный тышта,

 Бик күп утын хәзерләнә

Мичкә ягырга кичкә.  

Күңелсез көз. С. Сүнчәләй

Көннәр суынды, яфраклар сулды.

Көз җиттеме әллә--- кошлар юк булды.

Кыйблага таба торналар оча.

Тауларны кара---болытлар коча.

Нинди салкын көз, тышта күңелсез!

Ничек яшәрбез чәчәксез, гөлсез?

Т.  Сөмбелә, безнең нәни дусларыбыз да буш кул белә килмәделәр, аларның да бүләкне карап кит.

(Младшая группа ставит сөенку-сказку «Репка»)

Җыр «Уңыш җыябыз»

С. Рәхмәт балалар.  Бигрәк сезнең белән күңелле. Мин сезгә «Табышмак әйтәм-тап!» уены әзерләдем.

  • . Алсу битле кыз үсте,

    Кызарып җиргә төште. (Алма)

  • Озын, яшел – түтәлдә.

    Сары, тозлы – кисмәктә. (Кыяр)

  • Җир астында җиз бүкән,

    Һәркөн ашыйсың, иркәм. (Бәрәнге)

  • Җир астында алтынказык,

     Алдык без аны казып. (Кишер)

  • Үсеп утыра бер чүлмәк.

    Өстән кигән йөз күлмәк (Кәбестә)

С.  Бигрәк тә тапкырлар сез! Менә сезгә миннәң бүләкләр.

Т.  Рәхмәт Сөмбелә. Безгә кайтырга да вакыт килеп җитте, саубуллашабыз синең белән Сөмбелә.

Под фонограмму «шум леса» дети «уходят» из «леса»

Эшчәнлекне төзеде һәм уздырды:

Әлмәт районы Бишмунча авылы

 “Алтынчәч” муниципаль

бюджет мәктәпкәчә белем

һәм тәрбия бирү балалар бакчасының

 музыка җитәкчесе:

 Юрикова Эльмира Рустамовна

тәрбияче:

Зарипова Равиля Мингазетдинова


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сөмбелә бәйрәме сценариесе

Сценарий на татарском языке...

Сөмбелә бәйрәме

Зурлар төркемендә бәйрәм иртәсе конспекты...

Сөмбелә күңел ачу кичәсе.

Максат : балаларны алдан Сөмбелә бәйрәме белән таныштыру, көзге уңышны җыеп йомгак ясалу, эшләгән эшкә нәтиҗә ясау, күтәренке кәеф булдыру, яшелчәләрнең файдалы яклары турындагыбелемнәрне ныгыту...

Конспект развлечения для детей старшего дошколҗного возраста "Сау бул, Сөмбелә"

Конспект развлечения для детей старшего дошкольного возраста "Сау бул,Сөмбелә!"....

Сөмбелә - көз бәйрәме.

Сөмбелә - көз бәйрәме.(зурлар төркемендә күңел ачу өчен)«Гомуми үсеш бирүче №7 нче Актаныш...

"Сөмбелә".

Көзге бәйрәм....