Сабан туе - хезмәт туе
материал

Сулейманова Рамзия Салиховна

Мәйданчык бәйрәмчә бизәлә. Чигүле сөлгеләр, кулъяулыклар, төрле төстәге шарлар эленә. Балалар гармуннар, шарлар тотып, сәхнәгә үтәләр. Милли киемнәрдән. Колгада чиккән сөлгеләр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon saban_tue.doc19.27 КБ

Предварительный просмотр:

САБАН ТУЕ – ХЕЗМӘТ ТУЕ

Мәйданчык бәйрәмчә бизәлә. Чигүле сөлгеләр, кулъяулыклар, төрле төстәге шарлар эленә. Балалар гармуннар, шарлар тотып, сәхнәгә үтәләр. Милли киемнәрдән. Колгада чиккән сөлгеләр.

“Сабан туе” җыры яңгырый. М. Садри шигыре. Халык көе.

Сабан туе – хезмәт туе,

Шатлык һәм бәхет туе, шул;

Уйнап, биеп, җырлап, көлеп

Бәйрәм итик көн буе.

Шау-гөр киң болыннар,

Кырлар һәм су буйлары, шул;

Котлы булсын балалар,

Ямьле Сабан туйлары.

Бәйрәм итик шатланышып,

Тулганнар бергә-бергә, шул;
Безнең бергә булуыбыз

Китсен бөтен гомергә.

Алып баручы.

Җилферди чиккән сөлгеләр,

Бүләкләр – күбебездә,

Көрәшик тә, узышыйк та –

Сабан туй бүген бездә.

Беренче малай.

Сабан туе, сабан туе!

Шундый кызык, күңелле.

Ник чыкмаска көрәшергә,

Мин соң егет түгелме?

Бүген бәйрәм – сабан туе

Безнең матур бакчада.

Батыр калу өчен әле

Миңа бераз иртәрәк.

Тик шулай да сабан туен

Үзем башлап җибәрәм.

Әби белән бабай керәләр, исәнләшәләр.

  • Исәннәрмесез, кадерле балалар! Сабан туе бәйрәменә без дә килергә булдык. Сабан туе бәйрәме элеккеге вакытта “Җыен” дип атала иде. Ул бәйрәмгә, басуларда чәчүләр беткәч, якын тирәдәге авыллардан дуслар, туганнар җыела иде. Бергәләшеп күңелле уеннар уйный идек, җитезләрне көчлеләрне сыный идек. Иң батыр, иң көчле егет татар халык көрәшендә җинүче була иде. Аңа сабан туе батыры исеме бирелә иде, тәкә бүләк ителә иде.
  • Эх, бар иде шул яшь чаклар! Кая, улым, батыр булырга теләсәң, чакыр иптәшләреңне. Көрәшне башлап җибәрәбез.

Көрәш башлана.

Репликалар:

  • Алышасың, атаң булса да ек!
  • Батырлыгыңны мәйданда күрсәт!
  • Егылсаң, җиргә ябыш!
  • Сынатма, бәр әйдә! Күтәреп бәр!
  • Менә шулай!

Кул чабалар. Җиңүчегә чиккән сөлге бирәләр.

Бабай:

  • Эх, мин дә “батыр” кала идем шул!

Әби:

  • Эй, нинда батыр?! Сине бит түбән оч Хайбулла гел күтәреп сала иде.

Бабай:

  • Юк ла! Көрәштә димим, ат чабышында дим. Эх, Акбузатым монда булса, чабып күрсәтер идем.

Алып баручы:

  • Була ул, бабакай, менә бит безнең атлар. Яле күрсәт балаларга, ничек чабырга була.

Агач атларга атланып, атлар чабышы ярышлары уздырыла. Җиңүче булган балалар, тастымаллар эләктереп, мәйдан уртасыннан чыгып китәләр.

Әби:

  • Мин дә сабан туйларында кашык кабып бик җитез йөгереп, бүләкләр ала идем.

Бала: (күкәй салган кашыклар тоткан).

  • Кашык кабып йөгерәм дип,

Мактанырга ашыкма.

Ә син менә йөгереп бар

Күкәй салып кашыкка.

Күкәй салган кашыклар тотып йөгерү ярышлары оештырыла, җиңүче балаларга бүләкләр бирелә.

Бала: (чүлмәк ватарга таяк тотып чыга).

  • Мактана дип уйламагыз,

Мин урынлы мактанам.

Чөнки менә бу чүлмәкне

Күрмичә дә ваталам.

Күз бәйләп чүлмәк вату уены оештырыла, җиңүче балаларга бүләкләр бирелә.

Бала: (ике капчык тоткан).

  • Кемнәр өлгер, кем җитез –

Минем янга килегез.

Эйдә, карыйк ярышып –

Капчык киеп чабышып.

Капчык киеп чабыш уены оештырыла, җиңүче балаларга бүләкләр бирелә.

Алып баручы:

  • Сабан туенда уеннар

Төрле була, күп була.

Уеннырсын сабан туе

Булмаган да күк була.

  • Яле, кадерле кунаклар, сезне тагын бер сынап карыйк, көянтә чиләкләр белән су ташытып алыйк.

Эби белән бабай көянтәгә чиләкләр асып, билгеләнгән урынга йөгереп барып, су алган хәрәкәрләр ясап, әйләнеп киләләр. Бу уенны балалар да уйный.

Алып баручы:

  • Менә, бабакай, әби су алып кайтуда җитезрәк булды шул. Я, син дә сынатма, аркан тартып булса да, җиңеп ал.

Аркан тартыш уены оештырыла. Башта әби белән бабай тартыша, аннан балалар тартышып уйный.

 Алып баручы:

  • Уйнап тора музыка,

Болыннар шау-гөр килә

Җырлыйлар да, бииләр дә,

Сабан туе бәйрәмендә.

Кунакларга балалар үзләренең җыр һәм бию һөнәрләрен күрсәтәләр.

Бала:

Тыпыр- тыпыр тыпырдатып,

Бергә басыек әле.

Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,

Күңел ачыек әле.

Бәйрәм күмәк биюләр белән тәмамлана.

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫТҮБӘН КАМА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА 

КОМИТЕТЫНЫҢ “МӘКТӘПКӘЧӘ МӘГАРИФ ИДАРӘСЕМУНИЦИПАЛЬ УЧРЕЖДЕНИЯСЕ

Сабан туе – хезмәт туе

(64 нче балалар бакчасында үткәрелгән бәйрәм сценариясе)

        Төзеде: Сөләйманова Р.С.

        64 нче балалар бакчасы

        Физик тәрбия белгече

Түбән Кама

2010


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балаларда хезмәткә карата уңай мөнәсәбәт, хезмәт итү теләге тәрбияләү.

3-4 яшьтәге балалар үз өсләренә йөкләнгән шәхси һәм күмәк эшләрне башкарып чыгарга өйрәтү: эшне бүлешү турында, тәрбияче ярдәмендә, уртак бер фикергә килә белүне формалаштырырга тиешләр. Йөкләнгән эшк...

Развлечения по культурному воспитанию “Сабан туе- халыклар дуслыгы бәйрәме”

Через подобное развлечение давать детям общее представление о культуре и традиции татарского народа. В работе представлен сценарий праздника "Сабантуй", в котором дети читают стихи, поют песни и участ...

“Сабан туе-хезмәт туе”.

Балаларны халкыбызның иң яраткан, иң күңелле, иң танатаналы бәйрәме Сабатуй белән таныштыруны дәвам итү. Балаларда халык бәйрәмнәренә кызыксыну уяту, бәйрәмнең үзенчәлекләре белән таныштыру....

Татарский национальный праздник "САБАН ТУЕ"

Татарский национальный праздник «САБАН ТУЕ»    Ведущий: Исәнмесез балалар! Исәнмесез хөрмәтле тәрбиячеләр! Исәнмесез кадерле кунаклар! Здравствуйте дети и дорогие гости! Мы собрали...

Тынгысыз хезмәт. Тәрбияче хезмәте турында Эссе

Тәрбияче хезмәте җаваплы, күп хезмәт таләп итүче хезмәт....

Сабан туе- хезмәт туе!

Татар халкының милли бәйрәме сабан туе турында бәйрәм әзерләнеше....

Балалар бакчасында күңел ачу чарасы “Сабан туе- хезмәт туе”

Балалар бакчасында күңел ачу чарасы“Сабан туе- хезмәт туе&rdquo...