“Сабан туе-хезмәт туе”.
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

Балаларны халкыбызның иң яраткан, иң күңелле, иң танатаналы бәйрәме Сабатуй белән таныштыруны дәвам итү. Балаларда халык бәйрәмнәренә кызыксыну уяту, бәйрәмнең үзенчәлекләре белән таныштыру. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Романова Е.Н., Хасаншина А.Р.

Тема: “Сабан туе-хезмәт туе”.

(5-7 яшьлек балалар өчен бәйрәм.)

Максат:

1.Балаларны халкыбызның иң яраткан, иң күңелле, иң танатаналы бәйрәме Сабатуй белән таныштыруны дәвам итү. Балаларда халык бәйрәмнәренә кызыксыну уяту, бәйрәмнең үзенчәлекләре белән таныштыру.

2.Татар халык җырлары, бию көйләре, җырлы – биюле уеннары белән таныштыру; татар халык бию хәрәкәтләре, шул хәрәкәтләрдән тезелгән биюләрне сәнгатьле итеп башкару, шигырьләрне сәнгатъле уку.

3.Җәйге матурлыкны күрә белергә өйрәтү; татар теленә, татар халык  иҗатына кызыксыну уяту, толерантность тәрбияләү.

Җиhазлау:  Иң элек сабантуй үткәрү өчен мәйдан әзерләнә. Флажоклар, бау белән мәйданның чикләре билгеләнә. Бөтен кирәк-ярак алдан чыгарылып куела. Иң  элек бер төркем балалары, тәрбиячеләр милли костюмнардан участоктан участока йөреп, балаларны “Әйдәгез сабантуйга”, “Сезне сабантуй көтә” дигән сүзләр белән мәйданга чакырып йөриләр.

Мәйдан булырга берничә көн калгач балалар төркем саен йөреп бүләкләр җыялар. (рәсемнәр, кул эшләре милли ризыклар). Ә иң мактаулы бүләк кызларның үз куллары белән чигелкән милли сөлгеләр.

Алдан эшләнгән эш: җырлар, биюләр, шигырьләр өйрәнү.

ТСО: Магнитофон, микрофон.

 

Уртага милли киемннән киенгән өч бала чыга.

1 нче бала: Күңелле сабан туйлары

                   Бүген бәйрәм, зур бәйрәм.

                   Матур җырлар җырлый-җырлый

                   Уйныйбыз әйлән-бәйлән.        

2 нче бала: Шатлыклар күңелебездә,

        Ак кояш күгебездә.

        Килегез, дуслар, кунакка:

        Сабантуй бүген бездә.

3 нче бала: Җилферди чиккән сөлгеләр,

        Бүләкләр күбебезгә.

        Көрәшик тә, узышыйк та-

        Сабантуй буген бездә.

Алып баручы: Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, хәерле көн! Без бүген татар халкының   олы бәйрәме – Сабан туена  җыелдык. Сабантуй – ул хезмәт, дуслык бәйрәме. Сабантуй- ул олы бәйрәм, халкыбызның иң яраткан, иң күңелле, иң тантаналы бәйрәме.  Безнең балалар бакчасында да сабантуе ел саен үткәрелә. Балалар бу бәйрәмне бик яратып, көтеп алалар.

 Барыгызны да шушы бәйрәм белән котлыйм. Алдагы көннәрегез дә бүгенге кебек ямьле, күңелле булсын! Өстәлләребездә ризыклар мул булсын!  

“Сабан туе” җыры Л. Батыр-Болгари  көе hәм  Зәйнашева сүзләре.

3 нче бала: Бас, кызым әпипә,

       Син басмасаң, мин басам.

       Бер дә бии белмәсәң дә,

       Биигән бул ичмасам.

“Сөлгеләр белән бию” Татар халык көе.

Майданга батыр килеп чыга.

Алып баручы: Балалар карагыз әле, ниндидер кунак килә. Кем бу?

Балалар: Батыр, батыр.

Батыр: И-и-и, балалар исәнмесез! Менә, үтеп барганда, бик матур итеп шигырь сөйләгәнегезне, матур итеп җырлаганыгызны ишеттем. Тукта әле, мин әйтәм, кереп чыгыйм әле балалар янына. ( гаҗәпләнеп, карап йөри.) Сездә бәйрәм ме әллә балалар?

Балалар: Әйе, бездә бүген Сабан туе!

Батыр: Мин дә, балачагымнан бирле бу бәйрәмне бик сагынып көтеп алам. Бу көнне матур җырлар җырлый, уеннар уйный идек. Бер яраткан уенымны сезгә дә өйрәтәсем килә. Ул “Тәнкә салыш” дип атала. Балалар, түгәрәк ясап тезелеп утырыгыз, апагыз тиз-тиз генә сезнең учыгызга берәр нәрсә салган кебек итәр. Тик ул тәнкәне берегезнең генә учына сала. Шуннан соң ул: “Тычкан-батыр, сикереп тор!”,-ди. Учына тәнкә салынган бала сикереп тора; сизми калса, оттыра, аңа “җаза” бирелә. (мәсәлән, бер җыр җырларга, шигырь сөйләргә, биергә кушыла).

Уен башлана; соңыннан тәнкә Батырның учына салына. (Бию көе яңгырый, Батыр бии.)

Батыр: Кемнәр өлгер, кемнәр җитез

           Минем янга килегез

           Әйдә карыйк ярышып

            Капчык киеп чабышып.

Уен “Капчык киеп өйгерү”.

Батыр: Булдырдыгыз балалар, ләкин минем китәр вакытым җитте. Эшләрем бик күп бит әле. Ой ой ой , баштан чыккан бит, бүләкләрем кайда соң минем? Адашкач әллә урманда  онытып клдырганмын инде?

Алып баручы: Балалар әйдәгез әле капчыкны эзләп карыйк. Бәлки без аны табырбыз.

Берничә бала  участок буенча капчык эләп йөриләр.

Бала: Карагыз, карагыз әнә бит ул. Шундый зур ул әнә теге куак астында ята.

Батыр: Чынлап та бу минем капчыгым. Әйдәгез әле аны чишеп карыйк.

Алып баручы: Юк, юк Батыр, бу бит сәер капчык, үзе йөри түгелме?

Капчык мәйдан түгәрәге буенча йөгерә.

Батыр: Чынлап та бу капчык әллә нинди. Минем капчык белән ни булган икән?

Батыр капчыкны чишә. Капчык эченнән Шүрәле килеп чыга.

Батыр: Бу нинди хикмәт?

Шүрәле: Мин Шүрәле белмисеңме әллә? Мин иң җитез, иң матур, иң өлгер, бик булган зат! ( Кесәсеннән көзге алып сокланып карап тора.  Аннан соң үпкәләп.) Ә сез мине үз бәйрәмегезгә чакырмадыгыз да әле. Шуның өчен мин сезнең бәйрәмегезне бозам. Бүләкләрегезне дә мин яшердем.

Шүрәле балаларны кытыклый.

Батыр: Тукта, тукта ашыкма, бүләкләрне китер тиз.

Шүрәле: Юк иде, мин иң җитез, иң матур, иң өлгер.

Батыр: Әгәр син иң җитез, иң өлгер икәнлегеңне күрсәтеп бир, әйдәле көч сынап карыйк.

“Аркан тартышу” уены. Икесе аркан тартышалар.

Алып баручы: Балалар, әллә сез дә булышасызмы?

Барысы бергә, ике якка бүленеп аркан тартышалар. Дуслык җиңә.

Шүрәле: Гафу итегез мине, миңа бик оят! Бәйрәмегездә калырга рөхсәт итегез! Бүләкләрегезне дә сезгә кайтарам.

Алып баручы: Балалар Шүрәлене бәйрәмдә калдырабызмы?

Балалар: Әйе.

Алып баручы: Сабан туенда уеннар

   Төрле була, күп була.

                                  Уеннарсыз Сабан туе

                                  Булмаган да күк була.

Балалр әйдәгез әле уйнап алыйк. 

Уеннар башлана.

Шүрәле: Мактана дип уйламагыз,

               Мин урынлы мактанам.

                         Чөнки менә бу чүлмәкне,

                         Күрмичә дә вата алам.

“Чүлмәк ватыш“ уены уздырыла.

Батыр: Кашык кабып йөгерәм диеп

           Мактанырга ашыкма.

           Син менә йөгереп кара,

           Күкәй салып кашыкка.

“Кашык белән йөгерү” уены.  

Алып баручы: Малайлар алып килгәннәр,

             Иң җитез юртакларны.

             Үзләре дә сынатмыйлар,

             Читтә торсын атлары.

Агач атларга атланып, “Атлар чабышы” үткәрелә. Җиңүчегә чигүлә сөлге бирелә.

Алып баручы: Сабан туе, Сабан туе!

                                 Шундый кызык, күңелле.

                                 Ник чыкмаска көрәшергә,

                                 Көрәш кызык түгелме?

(Малайлар көрәшәләр, көч сынашалар.) Җиңүчегә чигелгән кулъяулыклар бүләк

Ителә.

         Шүрәле:Сабантуй елга бер килә,

    Күңелле, олы бәйрәм!

    Нур өстенә нурлар иңсен,

    Биеп алыйк, ичмасам!

“Шүрәле биюе”.(шүрәле һәм балалар). З.Гыйбадулла көе, Зиннур Хөснияр шигыре.

Алып баручы: Дуслар, көтеп алган Сабан туйлары ахырына якынлашты. Барыгызга да саулык- сәләмәтлек телим. Киләсе елга да Сабан туйларына очрашырга язсын.Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балаларда хезмәткә карата уңай мөнәсәбәт, хезмәт итү теләге тәрбияләү.

3-4 яшьтәге балалар үз өсләренә йөкләнгән шәхси һәм күмәк эшләрне башкарып чыгарга өйрәтү: эшне бүлешү турында, тәрбияче ярдәмендә, уртак бер фикергә килә белүне формалаштырырга тиешләр. Йөкләнгән эшк...

Развлечения по культурному воспитанию “Сабан туе- халыклар дуслыгы бәйрәме”

Через подобное развлечение давать детям общее представление о культуре и традиции татарского народа. В работе представлен сценарий праздника "Сабантуй", в котором дети читают стихи, поют песни и участ...

Татарский национальный праздник "САБАН ТУЕ"

Татарский национальный праздник «САБАН ТУЕ»    Ведущий: Исәнмесез балалар! Исәнмесез хөрмәтле тәрбиячеләр! Исәнмесез кадерле кунаклар! Здравствуйте дети и дорогие гости! Мы собрали...

Сабан туе - хезмәт туе

Мәйданчык бәйрәмчә бизәлә. Чигүле сөлгеләр, кулъяулыклар, төрле төстәге шарлар эленә. Балалар гармуннар, шарлар тотып, сәхнәгә үтәләр. Милли киемнәрдән. Колгада чиккән сөлгеләр....

Тынгысыз хезмәт. Тәрбияче хезмәте турында Эссе

Тәрбияче хезмәте җаваплы, күп хезмәт таләп итүче хезмәт....

Сабан туе- хезмәт туе!

Татар халкының милли бәйрәме сабан туе турында бәйрәм әзерләнеше....

Балалар бакчасында күңел ачу чарасы “Сабан туе- хезмәт туе”

Балалар бакчасында күңел ачу чарасы“Сабан туе- хезмәт туе&rdquo...