Развлечения по культурному воспитанию “Сабан туе- халыклар дуслыгы бәйрәме”
творческая работа учащихся (подготовительная группа) по теме

Через подобное развлечение давать детям общее представление о культуре и традиции татарского народа. В работе представлен сценарий праздника "Сабантуй", в котором дети читают стихи, поют песни и участвуют в национальных играх. Это дает детям любить свой край, свои обычаи, традиции и через это они понимают насколько важно сохранить татарскую культуру. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

«Кояшкай» балалар бакчасы.    

Конспекат

Развлечения по культурному воспитанию

“Сабан туе- халыклар дуслыгы бәйрәме”

                Инструктор по в физическому воспитанию :                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                        

                                                                                                           Шайхутдинова Гульзира Асхадулловна.    

Г. Заинск.

Күңелле Сабан туйлары.

(Урта яшьтәге балалар һәм зурлар төркемнәре өчен.)

Сабан туй буласы мәйданчык бәйрәмчә бизәлә. Озын колгага чигүле сөлгеләр, кулъяулыклар, төрле төстәге шарлар эленә. Уеннар оештырыла торган урыннар тиешенчә җиһазландырыла.Балалар милли киемнәрдән.Уртага ике бала чыга.

1 нче бала. Шатлыклар күңелебездә,

                    Ак кояш күгебездә.

                    Килегез, дуслар, кунакка;

                   Сабантуй бүген бездә.

2 нче бала.Җилферди чиккән сөлгеләр,

                     Бүләкләр күбебезгә.

                     Көрәшик тә , узышыйк та-

                     Сабантуй бүген бездә.

Балалар бергәләп” Сабантуй” җырын( М. Садри сүзләре, татар халык көе) башкаралар.

Сабан туе –хезмәт туе,                                   Шау-гөр килә киң болыннар,

Шатлык  һәм бәхет туе,                                  Кырлар һәм су буйлары,

Уйнап-биеп,җырлап-көлеп                           Котлы булсын,гөрләп торсын

Бәйрәм итик көн буе.                                     Ямьле Сабан туйлары!

Алып баручы.Кадерле балалар ,хөрмәтле кунаклар, хәерле көн! Без бүген татар халкының олы бәйрәме-Сабан туена җыелдык.Сабантуй-ул хезмәт,дуслык бәйрәме.Һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме.Барыгызны да шушы бәйрәм белән котлыйм. Балалар бакчасында эшләүче барлык тәрбиячеләр,апаларыгыз исеменнән сезгә бәхетле балачак, ныклы сәламәтлек телим.Алдагы көннәрегез дә бүгенге кебек ямьле  , күңелле булсын!

“Сабан туе” җыры(Г. Зәйнашева сҗзләре,Л.Батыр- Болгари көе) башкарыла.

Күңелле Сабан туйлары,

Бүген бәйрәм, зур бәйрәм .

Матур җырлар җырлый-җырлый

Уйныйбыз  әйлән-бәйлән.  

Кушымта;

Без җырлыйбыз Сабантуйда,

Иң матур җырлар сайлап.

Безнең җырга зәңгәр күктән

Кошлар кушыла сайрап.

Күбәләкләр безнең белән

Уйныйлар әйлән-бәйлән.

Сабатуй- күбәләкләр һәм

Кошлар өчен дә бәйрәм.

Кушымта.

Әти-әниләребезгә

Җыйдык чәчәк бәйләме,

Матур булсын,ямьле булсын

Сабан туе бәйрәме.

Алып баручы. Ә хәзер Сабантуй уеннары башлыйбыз.

1 .    Чүлмәк ватам,чүлмәк ватам,

         Ватып булармы икән?  

         Бүләккә бер чиккән яулык

         Алып булармы икән?

       “Чүлмәк вату “ Уены.

2.       Икегезгә ике капчык,

          Ягез әле, тотыгыз.

          Сабан туен да ярышып,

          Сездә бүләк отыгыз.

         “Капчык белән сугышу “-Уены

3.        Менә сиңа сулы чиләк,

             Көянтә эл иңеңә.

             Йөгер тизрәк,иң алдан кил,

             Егыла гына күрмә.!

           “Су ташу “-уены.

Мәйданга Камырша белән Батырша керәләр;

-Исәнмесез,балалар! Исәнмесез, кунаклар!

Камырша. Таныш булыйк.Бу минем туганым Батырша була.

Батырша.Ә бу –минем җан дустым Камырша.

Алып баручы. Безнең бәйрәмгә килүегезгә зур рәхмәт, кунаклар. Әйдәгез, бергәләп күңел ачыйк.Уеннар уйныйк. Менә сезгә бау.”Аркан тартыш “- уены.

Камырша белән Батырша(бергә) Була ул.!

Икесе аркан тартышалар

Алып баручы. Балалар,әллә сез дә булышасызмы?

Барысы бергә ,ике якка бүленеп аркан тартышалар.

Алып баручы.Сабантуй елга бер килә,

Күңелле,олы бәйрәм!

Нур өстенә нурлар иңсен,

Биеп алыйк , ичмасам!

Татар халкының күмәк биюе башкарыла.

Камырша.Бик күңелле икән сездә!

Батырша.Ә сез капчык белән йөгерү уенын беләсезме?

Алып баручы.Балалар әйдәгез әле капчык белән йө герү уенын уйнап алыйк.

Капчык белән йөгерү. Башта Камырша белән Батырша,аннары балалар ярышалар.

Алып баручы. Җырлы-биюсез бер бәйрәм дә

                            Узмый ,шуны белегез.

                             Балаларыбыз бик уңган.

                             Концерт карап китегез.

Балалар җырлар, биюләр башкаралар, шигырьләр Сөйлиләр.

Алып баручы. Дуслар, көтеп алган Сабан туйлары ахырына якынлашты.

Барыгызга да саулык-сәламәтлек телим.Киләсе елга да Сабан туйларында очрашырга язсын. Сау булыгыз.!

                                     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Нравственное, патриотическое и культурное воспитание старших дошкольников на музыкальных занятиях в детском саду.

Нравственное, патриотическое и культурное воспитание подрастающего поколения в современных условиях - это три важнейших направления в воспитательной работе российских педагогов. Дошкольное детство - в...

НОД по этно-культурному воспитанию

Для систематической работы мы не мало времени уделяем работе по направлению: «Этнокультурное воспитание в пространстве ДОУ». Сегодня мы воспитываем в наших детях национальную и этнокультурну...

"Нравственно - патриотическое и культурное воспитание старших дошкольников в музыкальной деятельности через знакомство с историей и культурой страны."

Данная статья раскрывает опыт работы по одному из важных направлений музыкально - образовательной работы с дошкольниками...

"Художественно-эстетическое развитие как средство духовно-нравственного и культурного воспитания дошкольника"

Статья об актуальности прблемы по художественно-эстетическому развитию дошкольника.Разработка педагогической деятельности в старшей группе по художественно-эстетическому развитию с акцентом на духовно...

«Дружба народов» (Халыклар дуслыгы

Воспитание в детях дошкольного возраста любви к родной культуре, интереса к культуре соседних народов, воспитание чувства толерантности, дружелюбия, взаимопомощи....

План - конспект развлечения особенности культурно - досуговой деятельности "Колядки"

Поддерживать интерес детей к истокам русской национальной культуры....